Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “Көзге күчтәнәчләр”

5-6 яшьлек балалар өчен

 

КҮЧЕРҮ – Безнең бакча презентациясе

 1Программа эчтәлеге:

  1. Көз турында булган белемнәрне системалаштыру; балаларны сорауларга тулы җавап бирергә өйрәтүне дәвам итү.
  2. Балаларның җиләк-җимешләр, яшелчәләр турындагы белемнәрен, хәтер сәләтен үстерү.
  3. Туган як табигатенә  матурлык хисләре тәрбияләү.

 

Алдан уздырылган эш:

  • Көз турында матур әдәбият  уку « Иң матур сүз. Уку китабы» К.В. Закирова-191нче, 192нче бит.
  • Тирә-як табигатен күзәтү.
  • Балалар белән көз турында әңгәмә уздыру.

 

Сүзлек өстендә эш: фигыльләр: очып китәләр, әзерләнәләр, ява; көзге яфраклар, алтын көз.

Җиhазлар:

ТСО, проектор.

 

 

Шөгыль барышы.

Оештыру:

    Исәнләшү, балаларда психологик халәт булдыру.

 

Актуальләштерү:

      Тәрбияче: Балалар, без сезнең белән узган шөгыльдә көз  турында сөйләшкән идек. Бүген дә көз турында сөйләшүне дәвам итәрбез һәм  “Көзге күчтәнәчләр” дигән темага сөйләшербез (Слайд 1). Балалар, мин сезгә хәзер бер җыр тыңлатам,  ә сез тыңлагыз. Җыр нәрсә турында иде?

  Балалар:  Көз турында .

  Тәрбияче: Әйе. Хәзер нинди ел фасылы?

Балалар: Көз. (Слайд 2)

  Тәрбияче: Әйдәгез, балалар, көз билгеләрен әйтик. Мин сезгә экранда күрсәтәм, ә сез әйтерсез  (Слайд 3) .

  Балалар: Көз көне агачлардан яфраклар коела. Кошлар җылы якка очып китә. Урамда салкын, шуның өчен кешеләр җылы киенә. Хайваннар кышка әзерләнә. Еш кына салкын яңгырлар ява һәм көчле җил исә.

  Тәрбияче:  Балалар, нинди көз айларын беләсез сез?

  Балалар: Сентябрь, октябрь, ноябрь.

  Тәрбияче: Балалар, көз безгә нинди бүләкләр әзерли соң?

  Балалар: Көзге букетлар, яшелчәләр, җиләк-җимешләр.

  Тәрбияче: Әйе, көзнең байлыклары яшелчәләр, матур букетлар, җиләк-җимешләр. (Слайд 4)

  Тәрбияче: Балалар, безнең бакчаларда нәрсәләр үсә?  (Слайд 5)

  Балалар: Яшелчәләр, җиләк-җимешләр, чәчәкләр.

  Тәрбияче: Ә яшелчәләр бакчасында нәрсәләр үсә?

  Балалар: Бәрәңге, помидор, кыяр, кәбестә, кишер. (Слайд 6)

 

    Тәрбияче: Балалар, хәзер без сезнең бер уен уйныйбыз. Ул “Яшелчә җыю” дип атала. Яшелчәләрне үз урыннарына салырга кирәк.

 

(Слайд 7) Нинди яшелчәләр бирелгән? Кайсын кая салабыз.

(Балалар сөйли-сөйли эшлиләр)

 

Ял минуты:

Без инде хәзер зурлар

Күп эшли безнең куллар.

Без идән дә юабыз,

Без керләр дә юабыз.

Гөлләргә су сибәбез

Менә шундый уңган без

Менә шундый булган без.

 

   Тәрбияче: Балалар, ял иттегезме?  Хәзер без сезнең белән тагын бер уен уйнарбыз. Ул “Яшелчә һәм җиләк-җимешләрне таны” дип атала. Мин сезгә күрсәтеп барам, ә сез җавап бирәсез. Әзерме сез балалар?

(Слайд 8)

 

    Тәрбияче: Балалар, без уйнаган чакта, безгә  хат килгән. (Слайд 9) Әйдәгез, аны укып карыйбыз. Ә бу Степашка белән Хрюшадан икән, (Слайд 10) алар кунакка киләбез дигән бит. Балалар, әзерләнәбезме соң? (Әйе). Сезнең әниләрегез кунак киләсе булса, нәрсәләр эшлиләр? (Өйне җыештырлар, бәлеш, тортлар пешерәләр, салатлар ясыйлар). Без дә аларга күчтәнәч әзерлибезме? Әйдәгез, “Күчтәнәч тутыр” дигән уен уйныйбыз. (Слайд 11). Яшелчәләрне аерым, җиләк-җимешләрне аерым салабыз. Менә булды да. Аларны кунакларга бирик инде. (Слайд 12)

 

Йомгаклау:

    Тәрбияче: Балалар,  бүгенге шөгыль ошадымы сезгә?

Без бүген нәрсәләр турында сөйләштек? (Җаваплар)

    Тәрбияче: Балалар, сез көз турында, көз билгеләре, көзге уңышлар турында бик күп белдегез, уеннарны яхшы чиштегез. Молодцы!  Ә хәзер безнең шөгыль тәмам, чыгарга мөмкин.

 

Татарстан Республикасы

Актаныш муниципаль районы

Иске Сәфәр авылы

 “РОМАШКА” балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

II квалификацион категорияле тәрбиячесе

САЛИХОВА ФИРҮЗӘ ИНСАЕН КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий