Сценарий: “Көзге уңыш бәйрәме”
4-7 яшьлек балалар өчен бәйрәм кичәсе (катнаш төркем).
Максат:
1) Көз турындагы белемнәрен ныгыту.
2) Эзлекле, бәйләнешле фикерләү сәләтен, хәтерләрен, кызыксынучанлыкны, иҗади монологик сөйләмне үстерү.
Җиһазлау: Куян өе, кәрзиннәр, поезд макеты, чөгендер, бәрәңге, җиләк-җимеш, гөмбәләр (ясалган), яңгыр плащы, кишер пирогы, сөлге, ипи, гөмбә (баш киемнәре).
Бәйрәм залда уздырыла.
Залда – көзге күренеш. Ул көзге яфраклар, гөмбәләр белән бизәлгән. Зал уртасында куян өе тора. Өй тирәсендә кәрзиннәрдә көзге уңыш байлыгы җыелган.
Бәйрәм барышы.
Тәрбияче балаларны экскурсиягә чакыра.“Поездга утырырга” тәгъдим итә.
Җырлы уен: ”Поезд”.
Тәгәрмәч шакылдый –
Поездлар баралар.
Безнең поездыбызга
Утырган балалар,
Чу-чу-чу,
Утырган балалар.
(Өй янында туктыйлар. Балалар кәрзиннәрдәге яшелчәләрне күрәләр)
А.б. Кем шундый уңган-булган? Тук, тук, тук! Бу өйдә кем яши?
Куян: Исәнмесез, балалар. Күрәм, миңа кунакка килгәнсез. Мин кышка әзерләнәм. Җәй буе су сибеп, карап үстергән яшелчәләрне бакчадан җыеп алам.
А.б. Мондый эре яшелчәләрне ничек итеп үстердең? Безне дә өйрәт әле?
Куян: Әйдәгез, түгәрәккә басыгыз. Мин сезгә хәрәкәтләр күрсәтәм, ә сез кабатлап барыгыз.
Уен:“Күрсәт әле, куянкай”.
А.б. Куянкай, нишләп чөгендерләреңне, бәрәңгеләреңне бергә тутырдың?
Куян: Яңгыр килә дип ашыктым, шуңа шулай булды. Менә хәзер шул яшелчәләрне аерасым бар.
А.б. Куянкай, без сиңа булышыйкмы соң?
Уен: “Яшелчәләр аеру”.
(1 нче чиләккә малайлар, 2 нче чиләккә кызлар яшелчә тутыра. Бәләкәйләр соңрак аерым уйныйлар)
А.б. Куянкай, безнең иң бәләкәйләребез яшелчәләр турында шигырьләр өйрәнгәннәр иде, шуларны сөйләп күрсәтсеннәрме?
1 бала.
Кәрзин тулы алмалар,
Помидор һәм кыярлар,
Кәбестә, кишер, суган,
Безнең чиләкләр тулган!
2 бала.
Көз көннәре бик күңелле,
Бик күп җимешләр пешә.
Помидор, карбыз өлгерә,
Алмалар өзелеп төшә.
Куян: Ай, рәхмәт! Мондый уңган балаларга күчтәнәч бирми булмас. Кунаклар килер дип пешергән идем, сыйланыгыз әле! (Кишер пирогы бирә)
(Балалар рәхмәт әйтеп поездка утыралар. Саубуллашалар)
Уен “Поезд”.
(Көзге урманга килеп җитәләр)
А.б. Җирдә сары яфраклар –
Көз килүнең билгесе.
Сары яфрак көз чибәрнең
Төшеп калаган көзгесе.
Балалар, көзге урманга да килеп җиттек. Карагыз әле, балалар: безгә кем килде икән?
(Көз кызы керә. Кулында сөлге белән ипи)
Көз кызы: Мин – Көз кызы, киләм сезгә,
Көзге байлык кулымда.
Муллык белән байлык телим
Кем очраса юлымда.
(Тәрбиячегә ипи бирә)
А.б.
Син килүгә сөендек,
Бик күп җырлар өйрәндек.
Шигырьләр, табышмаклар,
Күп биюләр өйрәндек.
Көз кызы: Ә ипи турында шигырьләр беләсезме соң сез?
1 бала.
Ипи басуда үсә,
Аннан амбарга күчә.
Аннары мичтә пешә,
Кызарып мичтән төшә.
2 бала.
Өстәлдә икмәк,
Ашъяулык япкан.
Тәмле хуш исен
Өйгә тараткан.
А.б.
Алтын көз кунакка килгән,
Сары күлмәген кигән.
Елмаеп карый безгә,
Җырлап алыйк соң бергә.
Җыр: “Көзге яфрак”.
Көз кызы: Бик матур җырлыйсыз, балалар. Рәхмәт сезгә!
Ильдан. (Яңгыр турында шигырь.)
А.б. Көз үзенең яңгыры, кояшы белән килгән. Хәзер Көз кызы белән уен уйнап алырбыз.
Уен: “Яңгыр һәм кояш”.
Балалар:
Исәнме Көз, алтын Көз.
Безне сагынып көттеңме?
Матур күлмәгеңне киеп
Безнең янга килдеңме?
Көз кызы:
Саумы, нәни дусларым!
Сезне сагынып килдем мин.
Сезгә үземнең дустым –
Яңгыр белән килдем мин.
Балалар:
Яңгыр, чык, чык, чык!
Күрен без – дусларыңа.
Бар табигать юынсын,
Тирә-як көлеп торсын.
Яңгыр чыга. Балаларга кәнфитләр өләшә.
А.б. Яңгыр дускай, рәхмәт сиңа! Сиңа багышлап без рус телендә җыр өйрәндек.
Җыр: “Дождик”
Яңгыр: Рәхмәт, балалар! Сезнең белән бик күңелле булды. Бүтән җирләрдә дә мине көтәләр, мин шунда киттем. Сау булыгыз!
А.б.
Бик күңелле бакчада –
Алтын сары бар дөнья!
Җил яфраклар биетә,
Көз шатлана, туй итә.
Һәр көз үзенчә килә ул,
Һәр көз үзенчә матур.
Елмаешып бер биесәк,
Көзне ярату булыр.
Бию: “Яфраклар”
А.б. Без Көз кызына шигырьләребезне сөйләүне дәвам итәбез.
(Балалар көз турында шигырьләр сөйлиләр.)
А.б.
Көз, көз, әйт әле,
Кәрзинеңдә ниләр бар?
Җыр “Көз, көз, әйт әле”.
(Көз кызы поднос күрсәтә)
Көз кызы: Менә монда нинди җиләк-җимешләр бар микән? Кайсыгыз күзен йомган килеш әйтә алыр икән?
Уен “Җиләк – җимеш тану”.
(Көз кызы балаларга җимешләр каптыра, балалар нәрсә ашаганнарын әйтәләр.)
Көз кызы: (Гөмбә күрсәтә.) Бу нәрсә, балалар?
Балалар: Гөмбә!
Көз кызы: Кем гөмбә турында шигырьләр белә микән?
(Гөмбә турында шигырьләр тыңлау.)
(Көз кызы балаларны мактый. Кәрзинендәге гөмбәләрне күрсәтә.)
Көз кызы: Хәзер сезнең җитезлекне дә тикшереп карыйк әле.
Уен “Гөмбә ташу”
(Көз кызының зур кәрзиненнән 3 бәләкәй кәрзингә гөмбә ташу.)
Көз кызы: Ай, булдырдыгыз, молодцы! Тагын ниләр эшли беләсез?
А.б. Без бит гөмбәләр турында җыр да өйрәнгән идек. Хәзер шуны җырлап күрсәтәбез.
Җыр: “Гөмбәләр”
А.б. Көз кызы, күрәсеңме балалар арасында гөмбәләр бар икәнен? Аларның сиңа биеп күрсәтәселәре килә.
Бию: “Гөмбәләр”
(Көз кызы балаларны мактый.)
А.б.
Безнең күгебез аяз,
Дөньябыз тыныч,
Без рәхәт илдә яшибез.
Шуңа багышлап “Кояшлы ил безнең ил” дигән җырны җырлыйбыз.
Җыр “Кояшлы ил безнең ил”.
Көз кызы: Бәйрәмегез бик күңелле булды, балалар, рәхмәт сезгә. Менә сезгә минем көзге күчтәнәчем. Ә хәзергә сау булыгыз. Табигатьне саклагыз. Агачларны сындырмагыз, чүпне җиргә ыргытмагыз, кошларга җимлекләр ясарга онытмагыз. Сау-сәламәт, бәхетле булыгыз!
Татарстан Республикасы
Азнакай муниципаль районы
Кәкре Елга авылы
“ЛӘЙСӘН” балалар бакчасы”
муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең
ӀӀ квалификацион категорияле тәрбиячесе
СУНГАТУЛЛИНА РИММА ВЛАДИМИР КЫЗЫ
Комментарии: |