Сценарий: “Х.Халиков иҗатына багышланган әдәби музыкаль кичә”
Мәктәпкә хәзерлек төркеме
Сәяхәттә түбәндәге геройлар катнаша: Хезмәтбикә, Әйдә Ярар, Мыштыр (бу рольне бакча хезмәткәре башкара), Бал кортлары, Аю, Тиен, Гөмбәләр (бу рольләрдә балалар).
Күңелле музыка ишетелә, балалар йөгерешеп залга керәләр һәм ярымтүгәрәк ясап басалар.
1 нче бала.
Бүген бакчада – бәйрәм,
Бик күңелле көн безнең.
Иртәдән үк кояш көлә,
Бизәп зәңгәр күк йөзен.
2 нче бала.
Гармуныңны уйнап җибәр,
Кызлар, җырлыйбыз, диләр!
Күпме безгә кунак килгән,
Җырны тыңлыйбыз, дигән!
3 нче бала.
Сыздыр әйдә гармуныңны
Без җырлаган көйләргә.
Бәйрәмебезне башлыйбыз –
Калсын сагынып сөйләргә.
“Елмаеп-көлеп кенә” (Х.Халиков сүзләре, Р.Курамшин көе) җыры яңгырый.
1.Йокысыннан тора кояш
Елмаеп-көлеп кенә.
Болыт арасына да ул
Елмаеп килеп керә.
2. Шушы кояштай тормышның
Кадерен белеп кенә.
Әйдәгез, бер яшик әле,
Елмаеп-көлеп кенә.
(Балалар урындыкларга утыралар)
Серле музыка ишетелә, Хезмәтбикә керә.
Хезмәтбикә. Исәнмесез, балалар! Мин сезгә әкиятләр иленнән килдем. Сез мине таныдыгызмы?!
Бала. Син Хәкимҗан абый Халиковның “Бәхет чишмәсе” әкиятеннән Хезмәтбикә буласың.
Такыя да башында,
Такыясы башактан.
Бизәкләре чәчәктән
Нур сибә, ди, як-яктан.
Хезмәтбикә.
Дөрес, Хезмәтбикә – исемем,
Бик бәхетле кеше мин.
Килсә әгәр уңасыгыз
Һәм бәхетле буласыгыз,
Беркайчан да тормагыз,
Җиң сызганып эшләгез.
Бала.
Бердәмлектә көчебез,
Җырлый-җырлый эшлибез!
Хезмәтбикә.
Дөрес булсын сүзегез,
Сәяхәткә кунак булыйк,
Әкияттә кунак булыйк,
Әкияттән акыл алыйк.
Күңелле музыка яңгырый, сәхнәгә, канатларын җилпи-җилпи, кулларына бал савыты тоткан Бал кортлары чыга. Алар кояшка шатланып, бер чәчәктән икенче чәчәккә күчә-күчә, бал җыйган кебек хәрәкәтләр ясыйлар.
Хезмәтбикә.
Ерак түгел, якында –
Безнең бакча артында
Бал кортлары торган, ди.
Тынычсызлап боларны
Аюлар да йөрмәгән,
Өйләренә ничектер
Караклар да кермәгән.
Әниләре алай да
Торган, ди, гел кисәтеп.
Ана бал корты.
Бәлки алар, җай көтеп,
Яталардыр күзәтеп?
Шуның өчен һәммәгез
Һәрчак уяу булыгыз!..
Бал кортлары.
Әни, безгә кем тисен!
Бар бит безнең угыбыз!
Аю килсә, аны да
Җиңәчәкбез ничек тә…
Ана бал корты.
И, балалар, балалар,
Уяулыкка ни җитә.
“Чәчәк җыйганда” дигән уен оештырыла.
Уен тәртибе: Балалар – тышкы, бал кортлары эчке түгәрәккә басалар. Татар халык көенә (“Әй икегез, икегез”, Х.Халиков сүзләре) җыр җырлана, аның сүзләренә төрле хәрәкәтләр ясала.
Бергә.
Чәчәкләрем ал гына,
Ал гына да, бал гына.
Аңкып торган хуш исе,
Нинди матур хуш исле.
Бал кортлары (җырламыйча).
Бал кортыннан сорамый,
Тиеп кара бер генә!
Чагып алсам тиз генә,
Аннан инде түз генә!
Бал кортлары төрле якка йөгерешеп качалар, Бал кортлары аларны тотмакчы булалар. Сәхнә буш кала.
Бер шомлырак көй яңгырый, Аю керә.
Аю.
Ш-ә-ә-әп!
Бәхет үзе килә икән,
Җитмәс дигән идем дә,
Баллары шактый икән!
(Балны “ашамакчы” була).
Бала.
Тукта, аю, нишлисең?
Тәртип бозып йөрисең!
Начар юлга баскансың,
Аю, балга тимә син!
Аю.
Ярар, ярар, тимим инде.
Сорауларга җавап тапсагыз,
Сезнең сүзне тыңлыйм инде.
Мин кайсы әкияттән?
Бала. Хәкимҗан абый Халиковның “Алтынбикә” әкиятеннән.
Аю.
Хәкимҗан абый язган әкиятләрне мин дә бик яратам. Тик табышмакларын чишә алмыйм, кич утырып баш ватам. Бәлки сез миңа булышырсыз, табышмакларны чишәрсез!
Балалар. Булышырбыз!
Аю.
Беренче табышмак:
Чыр-р-р, чыр-р-р, ди ул,
Канат белән җырлый ул,
Аяк белән тыңлый ул.
Балалар. Чикерткә.
Аю.
Чынлап та чикерткә бит.
Икенче табышмак:
“Кыш җитсә, йоклап ята,
Исеме “ю”га бетә”.
Балалар. Аю.
Аю.
Ничек аны белмәгәнмен икән? Инде өченче табышмакны тыңлагыз:
“г” белән “ә” сакта тора
Бу исемнең як-ягында.
Шундый гаҗәп үсемлек ул,
Күрмисең бер яфрагын да.
Балалар. Гөмбә!
Аю. Табышмакларны дөрес чиштегез,
Миңа бик тә булыштыгыз.
Әйдә, дустым, Тиенкәй,
Бирегә чык әле.
Җырлый-җырлый күңел ачып,
Гөмбәләрне эзлә әле.
“Гөмбә җыйганда” дигән 3 өлештән торган (Х.Халиков сүзләре, “Куш кулым” татар халык көе) җырлы-биюле уен оештырыла.
Уенның 1 өлешендә Тиен һәм Гөмбәләр, хәрәкәтләнеп, түбәндәге сүзләрне җырлыйлар:
Гөмбәләр.
Әй син, Тиен, Тиенкәй,
Тыз-быз нәрсә эзлисең?
Дусларың бит яныңда,
Ә син шуны сизмисең!
Тиен.
Гөмбә җыям, гөмбә җыям,
Агын җыям, агын җыям,
Майлысын да, баллысын да,
Бик яратам барысын да.
Гөмбәләр.
Яратасың – беләбез,
Менә шуңа күрә без
Синең кебек дусларга
Тәмле ашлар бирәбез.
Уенның 2нче өлешендә Тиен һәм Гөмбәләр татар халык көенә (“Шома бас”) күңелле бию башкаралар, бию ахырында алар Тиеннән качалар.
Уенның 3нче өлешендә Тиен һәм Гөммбәләр элек яңгыраган көйгә җырны дәвам итәләр.
Тиен.
Тәмле дә бит ашыгыз –
Безне генә ташладыгыз.
Белмим, нигә,
Әллә нигә
Сирәк очрый
Башладыгыз.
Гөмбәләр.
Якын итсәң әгәр дә,
Дускай, шуны аңла син:
Беркайчан да, җәберләп,
Безне йолкып алма син.
Тиен.
Беркайчан да, җәберләп,
Сезне йолкып алмам мин!
(Гөмбәләр урыннарына утыралар).
Бала.
Без, Тиенкәй, әкият дигән
Серле илдә йөрибез.
Әмма хәзер кай якка
Барырга да белмибез.
Тиен.
Шушы табышмакларны
Әгәр чишә алсагыз,
Монда туктап калмассыз.
Беренче табышмагымны тыңлагыз:
Канаты юк, үзе шундый очына,
Авызыннан саесканнар очыра.
Балалар.
Ялганчы кеше.
Тиен.
Дөрес. Икенче табышмак әйтәм:
“Мә” – дип әйтә белмәс ул,
Кышын кар да бирмәс ул!
Балалар. Саран кеше.
Тиен.
Дөрес. Инде өченче табышмакның җавабын тыңлагыз:
Ике күзле багана,
Көн узмый, дип зарлана.
Балалар. Ялкау.
Тиен. Чү! әнә үзе дә килә.
Күңелсез музыка ишетелә, акрын гына атлап ялкау Мыштыр керә.
Мыштыр.
Артларыннан куган кебек,
Бу кешеләр нишли икән?
Ашыкканнар ашка пешә,
Болар ничек пешми икән?
Кешегә бит ял да кирәк,
Дәрес качмас, көтәр әле.
Икелеләр бар барын да…
Әйдә ярар…Бетәр әле.
Сәхнәгә Әйдә Ярар керә.
Әйдә Ярар.
Әмма дөрес уйлыйсың син,
Безнең җырны җырлыйсың син,
Яшә, Мыштыр!
Әйдә Ярар Мыштыр өстенә бау ыргыта һәм аны бәйли башлый.
Мыштыр.
Абау, кем син? Җибәр мине!
Әйдә Ярар. Ваемсыз диләр мине!
Чын исемем – Әйдә Ярар…
Кирәк кеше үзе карар.
Шулай бит?
Мыштыр. Шулай бит…
Әйдә Ярар.
Шулай булгач шулай инде,
Елга буе тугай инде.
Мыштыр. Ә син мине җибәр инде!
Әйдә Ярар.
Ә син бигрәк җүләр инде!
Ял ит бераз – аргансың бит,
Шыр сөяккә калгансың бит.
Мыштыр. Җибәр мине!
Әйдә Ярар.
Җибәрми ни!
Үзеңне чак таптым әле,
Ярар, килеп каптың әле.
Тыпырчынма, тик тор әле.
Рәхәтләнеп йокла инде.
(Өй артына алып китә, аннары яңадан әйләнеп керә)
Әйдә Ярар.
Таш яуса да пошмас инде,
Кош булса да очмас инде,
Эш дип янмас-көймәс инде,
Шуңа каршы килмәс инде.
Һи-һи-һи!
(“Урман” ягына китә. Сәхнәгә 2 бала чыга.)
1 нче бала.
Кайчан яши башлар икән
Бу Мыштыр да кеше кебек?
2 нче бала.
Күр әле син, көпә-көндез
Йоклап ята песи кебек!
Әйдә Ярар күренә. Балаларга карап:
Ә!..Узыгыз,
Бик вакытлы
Килдегез,
Арысагыз,
Бераз йоклап алыгыз.
Ник көләсез?
Алай булса…
Барыгыз!
(Балалар китмәкче була)
Әйдә Ярар.
Туктагыз, туктагыз!
Миндә калсагыз
Юкка-барга поршынмассыз,
Таш яуса да борчылмассыз,
Уен булыр бар эшегез…
2 бала (бергә). Без моңа риза түгел!
Мыштыр.
Түгел икән, түгел инде.
Колак сала белмисез
Өлкәннәр сүзенә;
Күренмәгез күземә!
Я, ярый, ярый әлегә китми торыгыз. Хәзер мин сезгә бер капчык күрсәтәм, аның эчендә нәрсәләр генә юк. Ул әйберләр турында сез нәрсәләр әйтә аласыз икән? Әйтик, кәрзин турында. Ягез, сезне тыңлыйм.
Бала. Бу кәрзин Хәкимҗан абый Халиковның “Дәү әнием – бакчачы” шигыренә туры килә. Хәзер мин бу шигырьне сезгә сөйләп тә күрсәтәм.
Дәү әнием – бакчачы,
Бакчасы да бакча соң;
Ачып керсәң капкасын,
Җәйгә аяк басасың.
Гөлләре дә гөлләре,
Пыяладан өйләре.
Менә һөнәр, ичмасам,
Дәү әнинең һөнәре:
Чәчәк арасында үтә
Аның бөтен көннәре…
Әйдә Ярар. Әйдә ярар, анысын чиштегез. Ә менә бу курчак турында нәрсә әйтерсез икән?
Бала. Бу бит Зиләнең курчагы, аның турында да Хәкиимҗан абыйның шигыре бар. Ә мин аны яттан беләм. Тыңлагыз.
Зиләнең бер курчагы бар,
Сузып кына: “Ән-нә”, – ди.
Сеңлем аңа: “Әттә безне
Яратмыйсыңмы әллә?” – ди.
Сөеп кенә тора безне,
Беләсең бит әтине…
Йә үпкәннәр, аңа да бер
“Әт-тә”, – диеп әйт инде.
Хезмәтбикә. Күрдеңме инде, Әйдә Ярар, безнең балалар әнә нинди укымышлы, белемле.
Әйдә Ярар.
Әйдә ярар…
Тик өченчесенә кем җавап
Табар?
(Капчыктан ипи рәсемен чыгарып күрсәтә)
Бала. Анысын да беләбез,
Сезгә җавап бирәбез!
“Ипекәй белән сөйләшү” дигән әйлән-бәйлән уены оештырыла (Х.Халиков сүзләре, татар халык көе).
Уен тәртибе: балалар түгәрәккә басалар, уртада – “ипекәй” ролен башкаручы. Шигырьнең сүзләренә туры килә торган хәрәкәтләр ясала. Җырны башкарганчы, бер бала ипекәй янына килеп сорау бирә.
Бала.
Яхшы беләм игеннең
Кара җирдә үскәнен,
Урган чакта әтинең
Манма тиргә төшкәнен.
Балалар (бергә җырлыйлар).
Нигә алтын төстә соң
Ындырдагы игеннәр?
“Ипекәй”
Үстергәннәр кадерләп
Алтын куллы кешеләр.
Балалар.
Оны ап-ак. Бу аклык
Каян килгән соң аңа?
“Ипекәй”.
Ак булган ул игенче,
Күңеле ак булганга.
Балалар.
Ашаганда телемне
Йота яздым әле мин.
“Ипекәй”
Беләсеңме, әниең
Пешергәнгә тәмле мин.
Балалар.
Валчыгын да калдырмыйм
Ашаганда табында.
“Ипекәй”
Әгәр эшләп ашасаң,
Тәмлерәк мин тагын да.
Балалар. Тәмлерәк син тагын да.
Хезмәтбикә. Күрдеңме инде, Әйдә Ярар, я, кем җиңде?
Әйдә Ярар.
Әйдә ярар,
Шигырьләрне сөйләгәнгә
Мактаналар бит алар!
Арифметик табышмаклар
Тыңлап карагыз әле.
Аларны чишә алсагыз,
Сөйләшербез аннары.
Менә монда язылган алар, күзем күрми, үзегез укыгыз. (Табышмакларны Хезмәтбикәгә бирә).
1. Әтием бар,
Әнием бар,
Ике апам,
Әниемнең
Әнисен дә
Бик яратам.
Ә без аның
Оныклары
Өчәү иде.
Шулай булгач,
Без барыбыз
Ничәү инде.
Балалар. Алты.
2. Ун карлыгач тезелгән
Телефон чыбыгында.
Тагын өчәү өстәлде
Киткәндәй шуны гына.
Бераз сайрап утыргач,
Очып китте бишәве.
Саныйм әле чыбыкта
Калды икән ничәве?
Балалар. Сигез.
Хезмәтбикә.
Әйдә Ярар, без дә сине сынап карыйк әле.
Бер табышмак әйтик әле.
Бала.
Икетәй, микетәй,
Чыгып килә ике тай,
Әнә тагын илле тай,
Иллесе дә җилле тай.
Шуларга куш кырык тай.
Ничәү булды?
Әйдә Ярар. Мин белмим!
Бала.
Белмәсәң, монда торма,
Чыгып тай!
Әйдә Ярар.
Юк инде, моннан китмим,
Дустыгызны да бирмим!
Тавышыгыз чыкмасын,
Мыштыр рәхәт йокласын.
Мин дә бераз ял итим,
Үз хәлемне хәл итим?
(“Урман” ягына китә)
Бала. Я, нишлибез? Мыштырны моннан ничек тартып алыйк?
Балалар (бергә). Әйдәгез, җырлап алыйк! Балалар кара-каршы тезелешеп басалар, “Челтәр элдем читәнгә” дигән татар халык көенә хәрәкәтләр белән түбәндәге такмакларны җырлыйлар:
И пошмаган, пошмаган,
Мич башында кышлаган.
Тирләмәгән, пешмәгән,
Шуңа күрә үсмәгән.
Әттә-гедер генәме,
Ашыйсың да киләме?
Алай булса тор инде,
Йокың туйгандыр инде.
Әтиеңнең каешы да
Көтә торгандыр инде.
Җырламыйча гына:
Бер, ике, өч…
Бездә бөтен көч,
Тизрәк безгә күч!
(Мыштыр йокысыннан уяна)
Әй дусларым, дусларым,
Дусларым, дус ишләрем.
Сез миңа булышыгыз,
Шушы бауны чишегез.
(Балалар бауны чишәләр.)
Әйдә Ярар.
Абау харап иткәннәр,
Күр әле уятканнар,
Кил инде дуслашыйк.
Мыштыр. Юк инде, хушлашыйк!
(Әйдә Ярар Мыштырны тотмакчы була, куа, ләкин түгәрәккә баскан балалар аны чыгармыйлар, каршы киләләр.)
Әйдә Ярар.
Туктагыз, туктагыз!
Тик арагызда минем дуслар –
Ваемсызлар юкмы соң?
Һич югында тик бер генә,
Ярты гына, чирек кенә,
Торыр идем сөеп кенә.
Балалар. Юк булгач, юк инде! (Утыралар)
Әйдә Ярар.
Әйдә ярар, башка җирдән
Эзләп карар.
Сау булыгыз,
Тик сак булыгыз!
(Әйдә Ярар чыгып китә.)
Мыштыр. Рәхмәт, дуслар, булыштыгыз, ваемсызлыктан коткардыгыз! (Китә).
Хезмәтбикә.
Менә, балалар, булдырдыгыз,
Бердәм булгач, җиңдегез.
Кызык әкиятләр күрдегез,
Тагын да зур үстегез.
Балалар, бу усал Әйдә Ярар Хәкимҗан абый Халиковның “Мыштыр” дигән әкиятеннән. Әйе, без бүген шагыйрьнең әкиятләр илендә сәяхәттә булдык. Бәлки, сез аның башка әкиятләрен дә беләсездер?
Балалар. “Саран бака”, “Сорбай”, “Энәбикә”, “Юлчы бабай юлдаш эзли”, “Чыпчык баласы Чырчыр”.
1 нче бала.
Сандугачлар кунып сайрый
Талларның иңнәренә,
Дөнья ямьле, сулар тәмле,
Тик туган җирдә генә.
2 нче бала.
Туган үскән җирем күк
Матур буласым килә.
Дәү әтием шикелле
Батыр буласым килә.
Татарстан Республикасы
Әтнә муниципаль районы
“КОЯШКАЙ” Әтнә балалар бакчасы”
муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең
тәрбиячесе
ХАДИЕВА ГӨЛНАЗ МӘСХУТ КЫЗЫ
Комментарии: |