Яңа фикерләр:

postheadericon БисмиЛләһ

1760605_635005224531252500

БисмилЛәһир-Рахмәнир-Рахим дип, бөтен гамәл башлана.
Таш атып куылган шайтаннан сыенам мин Аллаһка.
БисмиЛләһ ул – бар эшне дә башлаучы дога була.
БисмиЛләһ әйтеп башлаган эш, һәрчак уңышлы була. 
БисмиЛләһ әйтеп иртә торсаң, уңар бөтен эшләрең.
БисмиЛләһ әйтеп ятар булсаң, матур булыр төшләрең.
Мөселманның таныклыгы – “Лә иләһә иллә Аллаһ” –                                              “Аллаһтан башка гыйбадәткә лаеклы юк затлар!”
“Лә иләһә иллә Аллаһ” дип, кабатлар мөселман кеше;
Аллаһ аңар ярдәм итәр, уңышлы булыр эше.
“Лә иләһә иллә Аллаһу, Лә иләһә иллә Аллаһ”…
Мөселманга ярдәм итә, һәрдаим Бөек Аллаһ.
Аллаһу Әкбәр! Аллаһ Бөек! Бердәнбер безнең Аллаһ.
Бул мөселман, укы намаз – Имансыз булып калма!
Аллаһу Әкбәр! Аллаһу Әкбәр! Лә иләһә иллә Аллаһ;
Мөселманның һәр гамәлен күрә, ишетә Аллаһ.

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий