Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “Әбигә – кунакка”

а2 нче кечкенәләр төркеме өчен

Максат: Балаларда өлкәннәргә карата мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек, игелеклелек сыйфатлары тәрбияләү; йорт хайваннарының кешеләргә файдасы турында сөйләү, бәйләнешле сөйләм телен үстерү; балаларга  табышмакларга  җавапны уйлап  табуны өйрәтү, күзаллау сәләтләрен үстерү; предметларны зурлыгына, киңлегенә, озынлыгына карап чагыштыра белүләрен камилләштерү; татар фольклор әсәрләре аша балаларның йорт хайваннары турындагы белемнәрен ныгыту. Материаллар: Йорт хайваннары маскалары, әби киеме, төсле картоннан ясалган тасмалар (киң һәм тар; баскыч ясар өчен кыскадан озынга өч тасма), хат, Су анасы рәсеме.Алдан эшләнгән эш: Зурлык төшенчәләрен ныгыту, Г.Тукайның “Су анасы” әкиятен уку.

Методик алымнар: Телдән аңлатма, биремнәр, уеннар, мәкальләр куллану физкультминутка, күрсәтмәлелек.

 

 

 Эшчәнлекнең барышы

Балалар өстәл артында утыралар.

Тәрбияче: Әссәләмүгаләйкүм, балалар.

Балалар: Вәгаләйкүмуссәлам.

Тәрбияче: Хәлләрегез ничек?

Балалар: ӘлхәмдүлиЛләһ.

Ишеккә шакыган тавыш ишетелә.

Тәрбияче: Балалар, ишетәсезме, кемдер ишеккә шакый бугай. Кая карыйм әле, кем икән ул?(ишеккә  барып карый.) Балалар, безгә хат ташучы апагыз хат калдырып китте бит әле.(балаларга күрсәтә.) Кемнән икән бу хат? Хатны  ачып укыйбызмы, балалар?

Балалар: Әйе.

Тәрбияче: “Әссәләмүгаләйкүм, балалар. Сезгә Каенлы авылында яшәүче Мәрьям әбиегез хат яза. Мин сезне үзебезнең авылга кунакка көтеп калам. Авыл тормышы белән танышырсыз һәм миңа да булышырсыз.Тик сезгә урман аша узарга туры килер. Сезгә бик тә тапкыр, җитез булырга, күп белергә кирәк булыр. Юлга чыкканда дуслык та бик мөһим. Минем сорауларыма җавап бирсәгез, юлга кузгала алырсыз”.

Тәрбияче: Барабызмы кунакка? (-Әйе.) Алай булгач,  мин сезгә әбиегезнең биргән биремен аңлатам. Игътибар белән тыңлагыз. Хәзер мин сезгә сүзләр әйтәм, сез миңа шул сүзләрнең киресен, капма-каршысын әйтерсез.

 

Зур-кечкенә;                    

Көн-төн;

Киң-тар;                            

Буш-тулы;                            

Ерак-якын;                  

Өстә-аста;

Озын-кыска;

Ачык-ябык;

Каты-йомшак;

Күп-әз;

Кояш-ай;                               

Әкрен-тиз.

                    

Тәрбияче: Балалар, булдырдыгыз, әлхәмдүлиЛләһ. Сорауларга дөрес җавап бирдегез. Балалар, безгә әбигә кунакка барыр өчен  елга аша чыгарга туры килер, ә елгада басма бар. Басмада бер әкият герое утыра. (Басмада утырган су анасы рәсемен күрсәтә.)

Тәрбияче: Кем ул, балалар, беләсезме?

Балалар: Су анасы.

 

Тәрбияче: Әйе, дөрес әйттегез. Балалар, игътибар белән тыңлагыз әле, Су анасы безгә нәрсә дип әйтә икән:

“Басмам, басмам иң-иң

Берсе тар, ә берсе киң.

Киң басмага бассагыз тотармын,

Тарына бассагыз үтәрсез.” – ди.

 

Тәрбияче: Карагыз әле, балалар, безнең каршыбызда ике басма. (Тәрбияче һәрбер балага төсле картоннан ясалган икешәр тасма таратып чыга: берсе – тар, икенчесе – киң.)

Тәрбияче: Берсе нинди төстә? (- Яшел.) Ә икенчесе? (- Сары.) Әйе. Балалар! Безгә аларның кайсысы тар, ә кайсысы киң икәнлеген белергә кирәк. Ягез, ничек чагыштырабыз? (- Берсе өстенә берсен куеп.) – Әйе, дөрес. Әйдәгез әле, берсе өстенә берсен куеп карыйк. Менә сарысы өстенә яшелне куйдым. Кайсысы чыгып тора? (- Сарысы.) Димәк, сарысы нинди?  (- Сарысы – киң.) Ә яшеле нинди?(- Яшеле – тар.) Әйе, балалар, дөрес әттегез. Су анасы безгә “Киң басмага бассагыз тотармын, ә тарына бассагыз үтәрсез”, − ди. Димәк, кайсы басмадан, кайсы төстәгесеннән үтәргә кирәк безгә? (- Тар басмадан, яшеленнән.) Дөрес балалар, әлхәмдүлиЛләһ, булдырдыгыз. Менә без басма аша да үттек. Су анасы безне басма аша үткәрде.

Тәрбияче: Балалар, безнең алда тагын бер каршылык бар бит әле. Авыл янында биек тау бар. Ул тауга менәр өчен безгә баскыч ясарга кирәк. Сезнең алдыгызда тасмалар ята. (Тәрбияче һәрбер балага төсле картоннан ясалган өчешәр тасма таратып чыга.)

Тәрбияче: Һәрберегездә ничә тасма? Ягез, санап күрсәтегез әле миңа? (Балалар бергә санап күрсәтәләр.) Менә шушы тасмалардан безгә баскыч төзергә кирәк. Әйдәгез хәзер баскыч  төзибез: Иң аста − иң озын тасма, иң өстә − иң кыска тасма, ә уртада − уртача озынлыктагы тасма булырга тиеш (ясап күрсәтәләр.)

Тәрбияче: Иң кыска тасма нинди төстә?

Балалар: Сары.

Тәрбияче: Ә иң озын тасма нинди төстә?

Балалар: Яшел.

Тәрбияче: Уртадагы тасма нинди төстә?

Балалар:Кызыл.

Тәрбияче: ӘлхәмдүлиЛләһ, булдырдыгыз, балалар. Әйдәгез, юлыбызны паравозга утырып дәвам итик. (Балалар вагончиклар, ә тәрбияче – паровоз. Балалар бер-бер артлы басалар. Паровозга гудок бирә, бергәләшеп җырлыйлар.)                                       

Паровозга утырып,

Сәяхәткә җыендык.

Бисмилләһ, бисмилләһ,

Сәяхәткә җыендык.

Барабыз урман аша,

Кояш безгә елмая.

Бисмилләһ, бисмилләһ

Кояш безгә елмая.

 

Тәрбияче: ӘлхәмдүлиЛләһ, менә, балалар, авылга, әбигә дә килеп җиттек. Менә монда, ишек алдында урын табып утырыгыз әле. (Балалар урындыкларга утыралар, әби чыга.)

Әби: Әссәләмүгаләйкүм, балакайларым.

Балалар: Вәгаләйкүмуссәлам!

Әби: Исән-сау гына килеп җиттегезме? Хәлләрегез ничек?

Балалар: ӘлхәмдүлиЛләһ.

Әби: Ярар, кәефләрегез әйбәт икән. Әйдәгез әле, мин сезгә хәзер табышмаклар әйтәм. Әгәр дә табышмакларга дөрес җавап бирсәгез, сез минем дусларыма әйләнерсез. (Дөрес җавап кайтарган балага маска кигертә.)

 

 

Табышмаклар:

Нинди аучы коралсыз,

Җәнлек аулый төн буе,

Аннан мыегын селкетеп,

Йоклап ята көн буе? (Песи.)

 

Кешенең  якын дусты,

Йортның сакчысы. (Эт.)

 

Табышмак әйтим мин сезгә,

Йон бирә нәрсә безгә. (Сарык.)

 

Аллы-гөлле чәчәкләрне

Кетер-кетер ашый ул.

Шуннан ап-ак сөт ясап,

Көн дә безгә ташый ул. (Сыер.)

  

Сабан туенда узыша,

Кешеләргә булыша.

Утырдым исә биленә,

Илтә кирәк җиремә. (Ат.)

            

Сакалы бар – акылы юк. (Кәҗә.)                      

 

Әби: Булдырдыгыз. Сез кемнәр булдыгыз инде, балалар?

Балалар: (Маска кигән бала үзенең кем икәнен үзе әйтеп бирә) −Песи, −эт, −сарык, −сыер, −кәҗә, −ат.

Әби: Ә бу хайваннар кайда яшиләр?

Балалар: Йортта.

Әби: Кемнәрдән башка яши алмыйлар?

Балалар: Кешеләрдән.

Әби: Сез ничек уйлыйсыз? Бу йорт хайваннарының кешегә файдасы бармы?

Балалар: Бар.

Әби: Нинди файда китерәләр алар? Без алардан нәрсә алабыз? Алар безгә ничек булышалар? (Маска кигән бала үзенең нинди файда китерүен әйтә. М-н: ат – йөк ташый, песи – тычкан тота, эт – йорт саклый,сарыктан  йон, ит алабыз, сыердан – сөт, ит, кәҗәдән – сөт.)

Әби: Ә хәзер “Кем нәрсә ярата” уенын уйнарбыз. Мин сезгә йорт хай-ваннарын күрсәтермен, ә сез бу хайваннарның нәрсә белән туклануын әйтерсез. (өстәлгә йөрт хайваннарының муляжларын куеп бара.)

Әби: Ат нәрсә ярата?

Балалар: Ашлык, солы. (сыер – печән, үлән, песи – сөт, тычкан, кәҗә – кәбестә, сарык – печән, эт – сөяк. )

Әби: Балалар, сез бу уенда хайваннарның нәрсә белән тукланганнарын, кемнең нәрсә яратканын белдегез. ӘлхәмдүлиЛләһ, булдырдыгыз, бик зур да үскәнсез икән. Балалар, сез утырып арыгансыздыр инде, әйдәгез әле басып хәрәкәтләнеп алыйк. (Балалар басалар.)

 

Без хәзер инде зурлар (кулларны өскә күтәрәбез.)

Күп эшли безнең куллар (кулларны алга сузып, бармакларны бөгәбез.)

Без печән дә чабабыз (печән чапкан кебек хәрәкәтләр ясыйбыз.)

Сыерны да савабыз (сыерны сауган кебек хәрәкәтләр ясыйбыз.)

Кәҗәне без ашатабыз (кулларны алга сузабыз.)

Песине без яратабыз (сыпыру хәрәкәтләре ясыйбыз).

 

Әби: Балалар, сез бигрәк тырыш икәнсез! Елга аша да уздыгыз, биек тауга да мендегез, табышмакларга да дөрес җавап бирдегез. Менә хәзер, сезгә дип әзерләп куйган күчтәнәчемне дә авыз итәрсез. (Конфет тарата).

 

Тәрбияче: Күчтәнәч биргәнгә, әбигә нәрсә дип әйтәбез әле, балалар!

Балалар: Рәхмәт, әби!

Әби: Дәү үсегез, балакайларым.

Тәрбияче: Әби, безгә китәргә вакыт та җитте инде.Үзең дә безгә кунакка кил, әбекәй, яме.

Әби: Ярар, килергә тырышырмын, балакайларым. Сезнең белән бик күңелле булды.

Тәрбияче: Әйдәгез, балалар, паравозга утырабыз. (Балалар,  бер-бер артлы тәрбияче артыннан басып юлга кузгалалар).

Балалар: (бергә) Әссәләмүгаләйкүм, әбекәй!

Әби: Вәгаләйкүмуссәлам, балакайларым!

Татарстан Республикасы

Түбән Кама шәһәре

 “64 нче “СӨЕМБИКӘ” балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

тәрбиячесе

ГЫЛӘҖИЕВА РЕЗИДӘ РӘИС КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий