Яңа фикерләр:

postheadericon Сценарий: «Шалкан әкияте»

ШАЛКАН2-3 яшьлек балалар өчен рус халык әкияте буенча инсценировка

 

Балалар костюмнардан ярым түгәрәк ясап төзелгәннәр.

Барысы бергә. Исәнмесез, кунаклар!

Алып баручы. Без бүген рус халык әкиятен татар телендә күрсәтербез. Әкият “Шалкан” дип атала. Рәхим итеп карагыз.

Тычкан. Мин – тычкан, чи-чи-чи. (Йөгереп кырыйга баса).

Песи. Ә мин песи булам. Исемем – Мияубикә, Мияууу. (Кырыйга китеп ята).

Эт. Мин эт булам. Исемем – Акбай, һау-һау-һау. (Оясына кереп кача).

Кыз. Ә мин кыз, исемем Алия (Өйгә кереп китә).

Әби. Мин әби булам инде (Өйгә кереп китә).

Бабай. Ә мин бабай булам (Өй янына бара).

Шалкан. Ә мин – шалкан (Әйләнеп ала да уртага утыра).

 

Алып баручы. Бабай шалкан утырткан. Шалкан зу-у-ур булып үскән.

Бабай. (Чыга, кулын каш өстенә куеп, шалкан тирәсендә йөри).

Йә, Аллам, йә, Аллам.

Качан үскән бу шалкан?

Кайсы ягыннан тартыйм.

Ничек кенә чыгарыйм?

Тукта, әбине чакырыйм әле. Әбисе, әбисе, дим, чык әле монда.

 

Әби. (Яулыгын төзәткәләп).

Ятып кына торыйм, дисәм,

Тагын нигә чакыра?

Нәрсә булган бу бабайга,

Шалканга карап тора?

 

Бабай. (Шалканга күрсәтеп).

Күр, әбисе, нинди шалкан

Үскән безнең бакчада.

Бергәләп тартып чыгарыйк.

Тотын минем аркага.

 

Алып баручы. Әби бабайга, бабай шалканга тотынган, тарталар – тарталар, тартып чыгара алмыйлар икән.

 

Әби. (Маңгаендагы тирен сөртеп ала).

Булмый, бабай, туктале.

Кызны чакырыйк әле.

Кызым. Кызым. Алия.

Кил әле син бирегә.

 

Кыз.

Ай, битләрем алланды.

Иреннәрем кызарды.

Әбием, тагын нәрсәгә.

Мине өйдән чыгардың?

 

Әби. (Кулы белән күрсәтеп).

Кара, кызым, күрәмсең.

Шалкан ничек үскәнен.

Бергәләп тартып карыйк.

Бу шалканны чыгарыйк.

(Кыз, бии-бии, шалкан тирәли әйләнеп чыга, әбигә килеп тотына).

 

Алып баручы. Кыз әбигә, әби бабайга, бабай шалканга тотынган. Тарталар – тарталар, тартып чыгара алмыйлар.

Кыз. (Кулларын карый).

Ай, кулым арыды.

Тартуы авыр ла.

Акбайны чакырыйк.

Булышсын тартырга.

Акбай. Акбай. Кайда син.?

Ник бирегә килмисең.

Акбай, булыш, бик авыр.

Бу шалканны тартуы.

 

Акбай. (Чыга).

Һау- һау-һау. Ни булды монда?

Көн буе саклыйм йортны.

Бер каракны китермим,

Энәгә дә тидермим.

Һау-һау. Нәрсә булды, Алия?

 

Кыз. (Күрсәтеп).

Тотын минем артыма.

Әйдә шалкан тартырга.

(Акбай кызның артына тотына).

 

Алып баручы. Акбай кызга, кыз әбигә, әби бабайга, бабай шалканга тотынган. Тарталар – тарталар, тартып чыгара алмыйлар икән.

 

Акбай. (Туктап, тирен сөртә).

Һау-һау-һау. Булмый болай.

Шалкан бигрәк зур булган.

Кая син, Мияубикә?

Ярдәмгә килеп җит лә.

 

Мияубикә. (Киерелеп – тартылып чыга).

Мияу-мияу-мияу мин.

Һәрвакытта уяу мин.

Сөт эчәм, тычкан тотам.

Йокларга бик яратам. (Киерелеп ала).

Акбай-Акбай. Ник уяттың мине?

 

Акбай. (Күрсәтеп).

Бабай шалкан үстергән.

Шалкан гаҗәп зур булган.

Тартып-тартып карыйбыз.

Һич чыгара алмыйбыз.

Булыш әле, Мияубикә.

 

Алып баручы. Песи эткә, эт кызга, кыз әбигә, әби бабайга, бабай шалканга тотынган. Тарталар – тарталар, тартып чыгара алмыйлар икән.

(Барысы да уфылдап тирләрен сөртәләр).

 

Мияубикә. Мияу-мияу, арыдым.

Ә шалкан чыкмый һаман.

Бергә-бергә җиңел булыр.

Ярдәм сорыйк тычканнан.

Тычкан-тычкан, чи-чи-чи.

Син кайларда йөрисең?

Һич тимәскә сүз бирәм.

Килсәң иде бирегә.

 

Тычкан. (Чи-чи-чи килеп чыга).

Качып ипи кимердем.

Әллә шуны сиздеңме?

Мияубикә, ни кирәк?

Чабып килдем тизрәк.

 

Мияубикә. (Күрсәтеп).

Бабай үстергән шалкан.

Шалканы бик зур булган.

Тычкан, ярдәмең кирәк,

Тартып чыгарыйк тизрәк.

Алып баручы. Тычкан песигә, песи эткә, эт кызга, кыз әбигә, әби бабайга, бабай шалканга тотынган. Тарталар – тарталар икән – шалкан килеп тә чыккан.

 

Шалкан. (Торып баса).

Бабай чәчте орлыгым.

Сулар сибеп үстерде.

Витаминлы, бик файдалы.

Тәмле булып өлгердем.

(Балалар түгәрәк ясап, шалканны уртага алалар һәм җырлыйлар).

 

Барысы бергә.

Әй, бабабыз бик уңган.

Үстергән шундый шалкан.

Шалкан үскән, зур булган.

Бөтен бакчабыз тулган.

Без әбигә булышырбыз.

Бергәләп тәмләп ашарбыз.

(Кунакларга карап, кулларын җәеп).

Шалканнан авыз итәргә.

Без сезне дә чакырабыз.

(Алып баручы рольләрдә кемнәр уйнаганын әйтеп чыга).

 

Күңелле музыка яңгырый.

Татарстан Республикасы

Буа  муниципаль районы

Татар Буасы авылы

“КУРОЧКА РЯБА” балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

тәрбиячесе

ВАЛИУЛЛИНА ИЛЬСЕЯР ИЛДУС КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий