Яңа фикерләр:

postheadericon Уйный-уйный үсәбез!

Әти-әниләр өчен мәгълүмат

уйный

Мин бит инде зур бала

Юкка еламыйм алай.

Көн буена уйныймын,

Уеннан hич туймыймын.

(Р.Валиева)

 

 

 

 

Мәктәпкәчә тәрбия учреждениеләренең төп бурычы – балаларны рухи яктан бай, әхлаклы, физик яктан сәламәт итеп үстерү. Бу бурычлар төрле юллар белән тормышка ашырыла. Ә шулар арасында иң әһәмиятлесе, үтемлесе һәм нәтиҗәлесе – уеннар.

Уеннар, тәрбия чарасы буларак, баланың шәхес булып формалашуына зур йогынты ясый, психик үсешенә ярдәм итә. Алай гына түгел, алар нәниләргә дуслык, иптәшлек, гаделлек, зирәклек кебек сыйфатлар да тәрбияли. Уеннар ярдәмендә бала тырыш, көчле, сәләтле, нык ихтыярлы булып үсә. Физик активлык, балаларда җитезлек, өлгерлек, кыюлык сыйфатлары тәрбияләү белән беррәттән, нәниләрнең игътибарын арттыруга, хәтерләрен үстерүгә дә булышлык итә. Уен вакытында балаларның иҗат мөмкинлекләре ачыла, мөстәкыйльлекләре арта, оештыру сәләтләре үсә. Кечкенәдән алынган хәрәкәт күнекмәләре нәниләргә тышкы дөнья белән тирәнерәк танышырга ярдәм итә.

Уен – баланың тормышка әзерләнү күнекмәсе ул. Уеннар балага зур файда китерәләр, алар ярдәмендә ул үзенең характерына нигез ташы булып урнашып кала торган гадәтләргә, күнекмәләргә өйрәнә, моның өстенә бу уеннар балада зур канәгатьләнү хисе уята. Уеннар, бер яктан, физик тәрбия чарасы булса, икенчедән, күп кенә уеннар эстетик тойгылар тәрбияләүгә зур ярдәм итә. Хәрәкәтләрнең төгәллеге, уенның сүзләрен сәнгатьле итеп әйтү, балаларның төрле образлар башкарулары һ.б. – болар барысы да балаларда канәгатьләнү хисләре уята, матурлыкны аңларга ярдәм итә. Алай гына да түгел, уен вакытында баланың күңеле күтәренке, көр була, һәм бу халәт аның нерв системасына да уңай йогынты ясый. Уен вакытында туган шатлыклы кичерешләр уенны көчле тәрбия чарасына әверелдерә. Минем өчен уен – балаларны яхшырак аңлау, аларга тагын да якынаю чарасы. Чөнки нәкъ уен вакытында баланың нәрсәгә сәләтле булуын, аның оештыру мөмкинлекләрен яхшырак күрү, холкын, гадәтләрен күбрәк аңлау мөмкинлеге. Уен ярдәмендә оялчан, үз эченә бикләнгән балаларны да “уятырга” мөмкин. Уендагы текстка, җырга кушылып, аның кагыйдәләрен үтәп, я булмаса ниндидер роль башкарып бала үз көченә ышанырга, эшләгән эшенә бәя бирергә өйрәнә, анда башкаларның хәленә керә белү, ярдәмләшү, кебек матур сыйфатлар тәрбияләнә.

Уеннар күптөрле: сюжетлы рольле, хәрәкәтле, музыкаль, дидактик, төзелеш, танып белү, халык уеннары һ.б. Әлеге уеннар нәниләрнең төрле яктан үсүен тәэмин итә, иҗади мөмкинлекләрен, хыялларын баетуда, фикер активлыгын һәм зиһеннәрен үстерүдә ныклы этәргеч булып тора.

Уеннар, балаларның псхологик үзенчәлекләрен истә тотып, яшь аермалыкларына карап, һәр төркем өчен бүленеп бирелә. Нәниләрнең яше арткан саен, уеннарның максаты катлаулана бара.

Балалар халык уеннарын бик яратып уйныйлар. Халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары, тормыш-көнкүреше чагылыш тапкан бу уеннар балаларда өлгерлек, тапкырлык, күмәклек, ярдәмләшү, шулай ук кешелеклелек, шәфкатьлелек, сабырлык кебек күркәм сыйфатлар тәрбияли.

Мин уеннарны җанлы, кызыклы, тәэсирле итеп оештырырга тырышам. Иң элек уенны сайлап алыр алдыннан, балаларның шәхси мөмкинлекләрен, яшь үзенчәлекләрен, уен белән ни дәрәҗәдә кызыксынуларын, кәефләрен истә тотам.

Уеннарны сайлаганда, ел фасылы, һава торышының нинди булуын да истә тоту зарур. Кышкы көннәрдә күп хәрәкәтле, йөгерүле – сикерүле уеннар планлаштырылса, җәйге эссе көннәрдә, киресенчә, аз хәрәкәтле уеннар уйнарга  мөмкин.

Уен өчен уңайлы шартлар тудыру: бүлмәнең зурлыгы; җилләтелгән, чиста булу; уен кирәк – яраклары бала алырлык һәм уйнаганнан соң кире куярлык итеп җайлы булу, уенчыклар игътибарны җәлеп итә торган матур булу мөхим. Шулай булганда, балаларның уен белән кызыксыну дәрәҗәсе тагын да арта.

Балаларны уенга җыя белү зур әһәмияткә ия. Минем уенда турыдан –туры катнашуым балаларның кызыксынуларын арттыра. Балалар җыелып беткәч, уенның исемен әйтәм, эчтәлеген сөйлим, кагыйдәләре белән таныштырам. Уен вакытында рольләрне билгеләү өчен санамышлар кулланам.

Уен барышында барлык балаларга да игътибарлы булу, аларны күзәтеп тору, кирәк чакта ярдәм итү зарур. Шулай ук балалар тарафынан уенның кагыйдәләре үтәлүгә дә зур игътибар бирәм. Кагыйдәләрнең үтәлүе түземлелек, тәртиплелек, ихтыяр көче, тотнаклылык тәрбияли.

Уеннарны оештыруга җитди әзерләнергә кирәк. Никадәр кызыклырак итеп оештырылса, аларның файдасы шулкадәр зуррак. Балаларга алар яратмаган уенны көчләп тагарга ярамый. Барлык балаларны да уенга тарта белү осталыгы, иҗат фантазиясе, активлыгы җитәрлек булмаган балаларны да дәртләндерә торган алымнар өстендә эшләвемне дәвам итәм.

Татарстан Республикасы

Казан шәһәре Совет районы

“171 нче балалар бакчасы”

муниципаль автономияле мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

I квалификацион категорияле тәрбиячесе

ГАЙНЕТДИНОВА РИММА АЛЕКСАНДР КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий