Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “Төлке белән торна” әкиятенең эчтәлеген сөйләү”

Төлке белән торна5-6 яшьлек балалар өчен.

Матур әдәбият белән таныштыру буенча белем бирү эшчәнлеге.

 

Программа эчтәлеге:

Текстка якын сүзләр белән сөйләргә өйрәтү, төрле хисләрне интонация аша белдерү.

Башкаларны игътибар белән тыңлый белү формалаштыру.

Уртак эшчәнлектә катнашу теләге тәрбияләү.

Белем бирү өлкәләре интеграциясе: танып-белү, коммуникация, социализация, матур әдәбият белән таныштыру.

Алдан эшләнгән эш:

Төлке һәм торна рәсемнәре ясалган иллюстрацияләр карау, табигатьтә аларның тормышлары турында әңгәмә. Тема буенча шигырьләр һәм табышмаклар ятлау.

Материал: төлке һәм торна (уенчыклар); тар муенлы кувшин, чәй тәлинкәсе, клей, кәгазь, төрле төстәге төймәләр, җеп, рәсемнәр.

 

 

Шөгыль барышы

Балалар һәм тәрбияче өстәл тирәли утыралар, өстәлдә өстенә салфетка капланган предметлар.

Тәрбияче. (Бер предметка күрсәтеп) Балалар, мин сезгә аның турында сөйлим: ул урманда яши, озынча йөзле, сизгер колаклы, йонлач койрыклы, тиресе алтынсу төстә. (Балалар җавап бирәләр, тәрбияче уенчык төлкене салфетка астыннан ала.) Ә анда кем?

(Икенче предметка күрсәтә). Каулыйлар белән капланган, ике аяклы, томшыгы, канатлары бар. Дөрес, ул кош. (Торна уенчыгын ала.) Безнең кошның муены озын, башы тар, томшыгы очлы. Ул нинди кош? Әйе, ул торна. Сез ничек уйлыйсыз, табигатьтә төлке белән торна дуслаша алалармы? Юк. Ә алар кайда дуслашырга мөмкиннәр? Әйе шул, әкияттә! Хәзер мин сезгә аларның дуслыклары турында “Төлке белән торна”әкиятен укыйм.

 

(Рәсемнәр фланелеграфта күрсәтелеп әкият укыла. Эчтәлек буенча әңгәмә)

 

Ни өчен төлке торнаны кунакка чакырырга уйлый? Ул аны нинди тавыш белән чакыра? (Хәйләкәр, татлы.) Шундый тавыш белән чакырыгыз әле сез дә. Бер-ике бала төлке интонациясен бирергә тырышалар. Ул аны нәрсә белән кунак иткән, сыйлаган? Ни өчен ботканы тәлинкәгә сылап-сылап куйган? (Балаларның җаваплары) Әйдәгез әле, тикшереп карыйк, торна төлкенең сыен ашый алачак идеме? (Чәй тәлинкәзсенә клей – “ботканы “ сылап куя. Аннан томшыкка ошаган предмет белән(пинцет яки ручка) тәлинкәне шакылдата – “чукый”).

Төлке ботканы ялый, ә торна ач кала. Торна төлкегә ничек итеп рәхмәт белдерә? Үпкәләү тавышы белән. Кабатлагыз: “Рәхмәт инде, дустым!” (Балалар тиешле интонация белән кабатлыйлар, ә торна төлкене ничек чакырган? Көлке белән, мыскыллап: “Хәзер инде син мина кунакка кил!” ( Балалар кабатлыйлар.) Әйдәгез әле, бергәләшеп төлкегә сый әзерлибез – кәгазьне ваклыйбыз (ул ипи валчыгы булачак) һәм аны озын муенлы кувшинга салабыз; торна төлкегә әзерләгән кебек итеп. (Балалар кәгазьне вак кисәкләргә ерталар, тәрбияче аларны кувшинга сала.) Төлке үзенә әзерләнгән сыйны кабып карый аламы? Кувшинның тамагы тар, аңа нечкә томшык кына керә ала. (Томшыкка охшаган предмет ярдәмендә күрсәтә.) Төлке авызына бер нәрсә дә кабып карый алмыйча, өенә кайтып киткән, шуның белән аларның дуслыклары да беткән.

 

Физминутка

Тәрбияче. Төлкенең борыны озынча. (Балалар ике кул белән бармакларын тоташтырып очлы борын ясап күрсәтәләр.)

Аның койрыгы йонлач. (Куллар белән дулкынсыман хәрәкәтләр ясыйлар.)

Төлкенең туны кызгылт-сары,

Искитәрлек матур ул.

(Төлкене сыйлау хәрәкәтләре ясыйлар.)

Төлке бик тә хәйләкәр.

(Башларын югары күтәреп, куллары белән күкрәкләрен, эчләрен сыйпап баралар.)

Уен ике-өч тапкыр кабаталана.

 

Тәрбияче. Мин сезгә әкиятне тагын бер тапкыр сөйлим, һәм рәсемнәрне дә күрсәтеп барам.

(Балалар әкиятне сөйлиләр: бер бала башлый, икенчесе дәвам итә һәм шулай бара. Соңыннан тәрбияче эмоциональ, текстка якын сөйләүчеләрне билгеләп үтә.

Тәрбияче. Кызганыч, торна белән төлкенең дуслыклары бетте. Бәлки алар болай килеп чыгуын теләмәгәннәрдер, бәлки бүтән савыт сабалалары булмагандыр. Әйдәгез әле, аларны дуслаштырырга тырышыйк – төлкегә торна исеменнән муенса ясап бүләк итик. (Җеп һәм төрле төстәге төймәләр күрсәтә, төймәләрне җепкә кидертергә өйрәтә. Балалар биремне үтиләр һәм төлкегә муенса кигерәләр.)

Бәлки алар дуслашырлар һәм үзара тату яшәрләр.

 

Татарстан Республикасы

Яр Чаллы шәһәре

 “42 нче “АЛ ЧӘЧӘК” балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

I квалификацион категорияле тәрбиячесе

ГИЛЬФАНОВА АЛЬМИРА ШАМИЛ КЫЗЫ

 

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий