Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: «Әминә әбидән хат”

226kb15-6 яшьлекләр өчен

 

Белем бирү өлкәләре: аралашу, танып белү, физкультура, сәламәтлек, иҗат, музыка, социальләштерү.

Программа эчтәлеге:

Максат:

1. Рәсемнәр аша балаларның йорт хайваннары турындагы күзаллауларын системалаштыру, кешенең алар турында ничек кайгыртуын күзаллый белүләрен формалаштыру. Тәрбияче сорауларын аңлап җавап бирүләренә ирешү; “тояк”, “рәнҗетмәү”, “ишегалды”, “кимерә” сүзләрен активлаштыру.

2. Балаларның бер-берсен тыңлый, башкаларның җавапларын тулыландыра алу сәләтен, халык авыз иҗаты үрнәкләре нигезендә балаларның бәйләнешле сөйләмен үстерү.

3. Балаларда хайваннарга карата мәрхәмәтлелек, кайгыртучанлык хисләре тәрбияләү.

Алдан башкарылган эш:

1) хәрәкәтле уеннар уйнау – “Песи һәм тычканнар”, “Төлке һәм тавыклар”, “Мияу, мияу, нинди төс?”, “Көтүче һәм көтү”;

2) йорт һәм кыргый хайваннарының аермалыгы турында әңгәмәләр уздыру.

3) дидактик уеннар: “Нәрсә артык?”, “Баласын әйт”, “Нәрсә, ничек кычкыра?”, “Нинди һәм нәрсә бирә?”;

4) сүзле уен: “Сүзләр яса”, “Песине дәшү”;

5) “Гав исемле мәче баласы” мультфильмын карау;

6) шигырьләр уку;

7) табышмаклар, мәкальләр, әйтемнәр өйрәнү;

8) рәсемнәр карау;

9) интерактив тактада уеннар.

Сүзлек: тояк, рәнҗемәү, кимерә, ишегалды;

Җиһазлар: интерактив такта, аудиоязма, курай, ишегалды макеты, йорт хайваннары уенчыклары, “Ишегалды” рәсеме, хат, әби фоторәсеме,  күчтәнәч.

 

Эшчәнлек барышы:

Балалар кереп басалар.

Т.- Балалар, карагыз әле, шундый матур кояш безгә карап елмая. Әйдәгез, без дә кояшка чын күңелдән елмаеп, барысы белән дә исәнләшәбез.

 

Тәрбияче һәм балалар бергә:

Бар шундый яхшы гадәт (куллар ике якка җәелә)

Сәламнәр бүләк итү (куллар төшә)

Малайларга сәлам (сул кул өскә күтәрелә)

Кызларга сәлам (уң кул күтәрелә)

Олылар (куллар алдагы кешеләргә сузыла) һәм кечеләр (куллар күкрәккә куела)

Барыгызга да сәлам (кулларны ике якка җәеп)

 

Т. – Балалар, бүген иртән безгә Әминә әбидән хат китерделәр. Хатта ул үзенең фоторәсемен җибәргән. Ул авылда яши, күп эшли һәм барысына да хәленнән килгәнчә булыша һәм сезнең дә шундый булып үсүегезне тели. Балалар, кайсыгыз хезмәт һәм яхшылык турында мәкальләр, әйтемнәр белә? Әйтеп бирегез әле.

Б. – Эше барның ашы бар;

Эш – кешенең көзгесе;

Яхшы кеше эштә беленер;

Яхшылык җирдә ятмый.

 

Балалар утыралар

Т. – Балалар, әбинең авылда якын дуслары – йорт хайваннары бар, ул безгә аларның да рәсемнәрен җибәргән. Ул дусларын бик ярата, алар турында кайгырта. Без аларның кайсылары дус икәнен табышмаклар аша белербез. Җавапны дөрес әйтсәгез, тактада  рәсемен күрерсез.

 

(Балалар табышмаклар әйтәләр. Җавапларын әйткәч интерактив тактада йорт хайваннарының рәсемнәре чыга һәм тавышлары ишетелә)

1. Табышмак әйтәм мин сезгә:

Йон бирә нәрсә безгә? (Сарык)

 

2. Нинди аучы коралсыз,

Җәнлек аулый төн буе.

Аннан мыегын селкетеп,

Йоклап ята көн буе. (Песи)

 

3. Сакаллы килеш туа

Берәү дә гаҗәпләнми (Кәҗә)

 

4. Кешенең дусты, йортның сакчысы. (Эт)

 

Т. – Булдырдыгыз, балалар. Әбинең дусларын белдек.  Ә ни өчен әби аларны ярата икән? Алар әбигә ничек ярдәм итәләр? Хәзер без сезнең белән уен уйнап алабыз, бәлки шул уен аша соравыбызга җавап табарбыз. (Ишегалды макеты һәм йорт хайваннары уенчыклары, балалар үзләренә берәр йорт хайваны сайлап алалар).

 

Дидактик уен: “Нинди һәм нәрсә бирә?”

Т. – Син нәрсә алдың? Сыер нинди, ул нәрсә бирә?

Бала – Сыер зур, мөгезле. Сөт бирә.

Т. – Дөрес. Балалар, сыерның тоягы да була. Син нәрсә алдың? Кәҗә нинди, ул нәрсә бирә?

Бала – Кәҗә кечкенә, кешеләргә сөт һәм мамык бирә.

Т. – Кәҗәнең дә тоягы бар.

Т. – Ат нинди, ул нәрсә бирә?

Бала - Ат зур, тиз йөгерә, арба тарта, йөк ташый.

Бала – Сарык кечкенә, йомшак. Йон бирә.

Т. – Дөрес. Безнең сыер, ат, кәҗә, сарык – тояклы хайваннар.

Як-як-як – сыерда бар тояк.

Як-як-як – атта бар тояк.

Як-як-як – сарыкта бар тояк.

Як-як-як – кәҗәдә бар тояк.

Т. – Песи нинди, ул ничек ярдәм итә?

Бала – Песи кечкенә, йомшак, мыеклы, ул тычкан тота.

Т. – Этнең ярдәме нәрсәдә?

Бала  – Ул кешенең дусты, йорт сакчысы.

Т. – Балалар, ә аларны бер сүз белән генә нәрсәләр дип әйтәләр?

Балалар бергә: – Йорт хайваннары.

Т. - Ә нигә аларны йорт хайваннары дип йөртәләр?

Балалар: – Чөнки алар кешеләр янында яшиләр. Кешеләр аларга азык әзерлиләр. Кешеләр һәрвакыт йорт хайваннарын кайгыртып яшиләр.

Т. – Сез бу сорауларга да дөрес җавап бирдегез. Балалар, хәзер ял итеп алабыз.

Т.(талгын көй астында күз гимнастикасы ясау) Балалар, төн җитте, күзләрегезне йомыгыз! Ял итәбез. Хайваннар да, дөньядагы барлык тереклек тә ял итә… Көн! Уяндык!

 

Дидактик уен: “Нәрсә артык”

Т. – Балалар,  карагыз әле, хайваннар ял иткән арада алар янына нәрсәдер килеп кушылган. Нәрсә ул? Нигә ул артык?

Бала: – Бүре, ул кыргый хайван, урманда яши, безнең йорт хайваннарын ашарга мөмкин.

Т. – Дөрес, әйдәгез, этебезгә бүрене урманга куарга ярдәм итик. Эт булып өрик.

Тәрбияче һәм балалар: – Һау- һау – һау. (Сулыш гимнастикасы)

Т. – Менә бүре урманга качты. Эт ярдәмендә хайваннарны бүредән коткардык, димәк, ул безнең дустыбыз һәм сакчыбыз. Хайваннар әлегә ишек алдында йөри торсыннар, ә без сезнең белән “Көтүче белән көтү” уены уйнап алу өчен түгәрәккә басабыз.

 

Хәрәкәтле уен: “Көтүче һәм көтү”

Тактада авыл ишегалды рәсеме куела.

Т. – Балалар, әби безгә үзенең ишегалды фоторәсемен дә җибәргән. Әйтегез әле, бу рәсемдә нәрсәләр күрәсез?

Б. – Өй, песи, песи баласы, эт, сыер.

Т. – Песи баласы нишли?

Б. – Песи баласы сөт эчә.

Т. – Эт нишли?

Б. – Эт сөяк кимерә.

Т. – Сыер нишли?

Б. – Сыер үлән ашый.

Т. – Алар кайда йөриләр?

Б. – Ишегалдында. (Рәсем буенча хикәя төзеп сөйләү)

 

Хикәя

“Бу ишегалды. Монысы өй. Ишегалдында песи утыра. Янында – баласы. Ул сөт эчә. Бу – эт. Ул сөяк кимерә. Сыер үлән ашый. Хайваннар дус, тату яшиләр.

Т. – Песи ничек сөт эчә? Ә мыегына буялган сөтне ничек ялый?

(Артикуляцион гимнастика)

Т. – Булдырдыгыз, балалар. Карагыз әле, безнәң хайваннар үз өйләрен табалмыйча аптырап торалар. Әйдәгез әле, без аларга булышыйк.

 

Интерактив тактада уен: “Хайваннарны өйләренә урнаштыру”

Т. – Балалар, әбинең дуслары белән таныштык, аларның ничек ярдәм иткәннәрен белдек. Ә хәзер, әйдәгез, шул хайваннарның үзегезгә ошаган өлешләрен генә алып, яңа төрле хайванның рәсемен ясагыз әле. Ул безнең дустыбыз булыр.

(Балалар тактада рәсем ясый)

1 бала - Сарыкның йомшак йонын ясыйм.

2 бала –  Ә мин сыерның мөгезен.

3 бала – Атның аякларын ясыйм.

4 бала – Ә мин кәҗәнең сакалын.

5 бала – Мин этнең койрыгын ясыйм.

Т. – Менә нинди күңелле хайван килеп чыкты. Әйдәгез, әбине шаяртабыз. Бу хайванны интернет челтәре аша аңа җибәрәбез. Балалар, сезгә әбинең дуслары ошадымы? Алар нәрсәләр булдылар?

Б. – Йорт хайваннары.

Т. – Ул аларны ни өчен ярата икән?

Б. – Чөнки алар әбигә ярдәм итәләр, яхшылар, булышалар. Хайваннар кешеләргә булышалар. Шуңа күрә алар турында кайгыртырга, аларны рәнҗетмәскә кирәк.

Т. – Балалар, сез миңа бүген бик ошадыгыз, эшчәнлектә актив катнаштыгыз. Сезгә эшчәнлек ошадымы? Нәрсәсе белән ошады? Нинди яңа сүзләр белән өйрәндегез? Нинди бирем авыр булды сезгә, кайсысы җиңел булды? (Балалар бер-берсенә һәм үз – үзләренә бәя бирәләр.)

 

Татарстан Республикасы

Яр Чаллы шәһәре

“50 нче “ЧИШМӘКӘЙ” балалар бакчасы”

муниципаль автономияле мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

I квалификацион категорияле тәрбиячесе

НУРГАЛЕЕВА ЛИЛИЯ ТАЛИП КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий