Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “Әбием сандыгы”

бизэкЗурлар төркемендә татар теле эшчәнлеге

 

Максат.

“Киемнәр” темасы буенча өйрәнгән сүзләрне ныгыту.

Нәрсә? Нинди? Сорауларына дөрес, тулы җаваплар алу.

Татар халкының милли киемнәре белән таныштыру.

Татар халык авыз иҗаты белән танышуны дәвам итү.

Бәйләнешле сөйләм телен үстерү.

Балаларның уйлау, фикерләү, иҗат итү сәләтләрен арттыру.

Сүзлек өстендә эш: күлмәк, камзул, түбәтәй, алъяпкыч, билбау, читекләр, чүәкләр, сандык.

Җиһазлар: киемнәр һәм татар милли киемнәре ясалган карточкалар, татар милли киемнәре, сандык, дидактик уеннар: «Киемнәрне җый», «Дөрес әйт».

 

Дәрес барышы:

 Балалар керәләр, урындыклардан киемнәр ясалган карточкаларны алып, утыралар.

– Исәнмесез, балалар!

– Исәнмесез!

– Хәлләрегез ничек?

– Яхшы. Кояшлы иртә кебек. Ә сезнең хәлегез ничек?

– Рәхмәт, балалар. Бик яхшы.

 1. – Дәресне башлыйбыз. Сезнең кулда киемнәр ясалган карточкалар. Алар ярдәмендә «Бу нәрсә? Ул нинди?» дигән уен уйныйбыз.

Балалар бер-бер артлы чыгып, сорауларга җаваплар бирәләр.

– Бу нәрсә?

– Бу чалбар.

– Чалбар нинди?

– Чалбар зәңгәр. һ.б.

 

2. – Балалар, мин хәзер сезгә татар халкының милли киемнәре турында сөйлим.

Вот это – татарский национальный костюм. В старину татарский национальный женский костюм состоял из рубахи (күлмәк), поверх надевался камзол (камзул).

Рубаху шили из однотонных тканей со стоячим воротом и с длинными рукавами. Иногда её украшали воланами или оборками. Камзол был похож на удлинённый жилет с длинными или короткими рукавами и без рукавов.

К сельскому костюму добавлялся фартук (алъяпкыч).

В ансамбль национального костюма входили также калфак, ичиги (читекләр), туфли (чүәкләр).

Татарский национальный мужской костюм состоял из рубахи (күлмәк) с длинными рукавами, пояса (билбау) и камзола. На голову надевали тюбетейку (түбәтәй).

 

 3. Күлмәк, камзул, калфак, алъяпкыч, читекләр, чүәкләр, билбау, түбәтәй сүзләрен күмәк һәм һәр бала белән аерым кабатлау үткәрелә. Мәсәлән:

– Бу күлмәк. Бу камзул. Бу читекләр. Бу түбәтәй. һ.б.

 

4. – Балалар, әйдәгез әле, “Өстәлдә нәрсә юк?” уенын уйныйбыз.

Уен барышы.

 Балалар күзләрен йомалар. Тәрбияче өстәлдән татар милли киеме ясалган бер карточканы яшерә. Балалар күзләрен ачалар. Мәсәлән:

– Балалар, өстәлдә нәрсә юк?

– Өстәлдә күлмәк юк һ. б.

 

 5. – Ә хәзер, әйдәгез, “Киемнәр кибете” уенын уйныйбыз.

Уен барышы.

 Балалар “кибеттән” үзләренә ошаган милли киемнәр “сатып алалар”.

– Исәнмесез!

– Исәнмесез!

– Сиңа нәрсә кирәк?

– Миңа күлмәк кирәк (түбәтәй, читек, калфак һ. б.).

– Сиңа нинди күлмәк кирәк?

– Миңа яшел күлмәк кирәк.

– Сиңа ничә күлмәк кирәк?

– Миңа бер күлмәк кирәк.

 

 6. “Киемнәрне җый” уены.

Уен барышы.

 Һәр балага конвертта бер милли киемнең бер бөтене һәм аның өлешләре бирелә. Бала үрнәккә карап өлешләрдән киемне җыя.

– Син нәрсә җыйдың?

– Мин алъяпкыч җыйдым.

– Син нинди алъяпкыч җыйдың?

– Мин ак алъяпкыч җыйдым.

– Ә син нәрсә җыйдың?

– Мин күлмәк җыйдым.

– Син нинди күлмәк җыйдың?

– Мин кызыл күлмәк җыйдым.

 

7. – Хәзер без авылга әбигә кунакка барабыз. Балалар, әйдәгез, поездга утырыйк. Мин сезгә табышмак әйтәм. Җавабын дөрес әйтсәгез, машинист безнең вагоннарны паровозга тоташтырыр.

– “Ат дисәң – ат түгел,

Армый да, абынмый да.

Пух-пух итә,

Уф итә, пуф итә

Бик күп юл үтә”.

– Поезд.

– Әйе, дөрес. Әйдәгез, кузгалыйк. Безгә поезда баруы бик күңелле. Хәзер мин сезгә “Дөрес әйт” уенын уйнарга тәкъдим итәм.

 

Уен барышы.

 Тәрбияче мәкальнең башын, балалар азагын әйтәләр.

– Туган илем…

– туган анам.

– Кем эшләми…

– шул ашамый.

– Ипи-тоз…

– якты йөз.

 

 8. – Менә без килеп тә җиттек. Бу өй. Өйдә Мәрьям әби яши. Әйдәгез, кунакка керик.

– Исәнмесез, әбекәй!

– Исәнмесез, балакайларым! Мин Мәрьям әби булам. Ә синең исемең ничек?

– Минем исемем Маша.

– Ә синең исемең ничек?

– Минем исемем Дима. (Әби барлык балалар белән таныша).

– Исемнәрегез бик матур. Карагыз әле, менә минем серле сандыгым бар. Хәзер мин сезгә сандыктан милли киемнәремне күрсәтәм.

– Менә бу – алъяпкыч. Үзем чиктем. Сезгә ошыймы?

– Ошый. Бик матур!

– Ә бу – калфагым. Бу – чүәкләрем. Матурлармы?

– Әйе, әбекәй, бик матур!

 

9. Балалар әбигә “Модалар театры” н күрсәтәләр.

Уен барышы.

 Ике малай түбәтәйләр киеп, музыка астында уртага чыгалар һәм шигырь сөйлиләр.

1) Балкып тора түбәтәйләр

Энҗе бөртекләр белән.

Алар монда килгән гүя

Чын әкият иленнән.

 

2) Бәрхетләрдән тегелгән,

Ука белән чигелгән;

Нәкышләре көмешләргә,

Алтыннарга күмелгән.

 

Ике кыз калфаклар киеп, музыка астында уртага чыгалар һәм шигырь сөйлиләр.

1) Дәү әнием энҗе калфак

Бүләк итте үземә,

Энҗе калфак, үзе ап-ак,

Бик килешә йөземә.

 

2) Әй, калфагым, калфагым,

Калфаклар кияр чагым.

Күңелемә ямь бирүче

Нур булды шул калфагым.

 

10. Балалар әби белән саубуллашып, “поезд” да бакчага кайталар.

– Алга таба барабыз

Гөрләп чаба паровоз.

Ак төтен артта кала,

Вагоннар җырлап чаба.

Күп юллар инде үттек,

Бакчага кайтып җиттек.

 

Эшчәнлеккә йомгак ясау.

“Кәрия-Зәкәрия” уенын уйнау.

Татарстан Республикасы

Нурлат шәһәре

 “1 нче “ЧИШМӘКӘЙ” балалар бакчасы”

муниципаль автономияле мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

югары квалификацион категорияле татар теленә өйрәтүче тәрбиячесе

МУСТАФИНА РӘСЛИМӘ НУРУЛЛА КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий