Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “Без кышны яратабыз”

кышЗурлар төркемендә сөйләм үстерү буенча шөгыль конспекты.

 

Максат: балаларның сүз байлыгын арттыру; әйтелгән авазлар кергән сүзләр уйлау (Ә,Ч), сүзләрдә, җөмләләрдә, сөйләмдә авазларның дөрес итеп әйтелүенә ирешү; предметларны тасвирлап хикәя төзү; предметларның классификациясен кабатлау (дидактик уен “Нәрсә артык?”); балаларның фонематик, логик фикерләү сәләтен үстерү, схема буенча җөмлә төзи белүләрен ныгыту. Кыш турында белемнәрен тирәнәйтү.

Сүзлек өстендә эш: декабрь, гыйнвар, февраль, буранлы, аяз, хәйләкәр, көлтә койрыклы, нәфис, җитез.

Алдан эшләнелгән эш: рәсемнәр буенча хикәя төзү, уенчыклар турында сөйләргә өйрәнү, бирелгән авазларга сүзләр уйлау, схема буенча җөмләләр төзү, “Нәрсә артык?”, “Чәчәкне җый”, “Куянкай” уеннарын уйнау, куян, төлке, туп турында сөйләргә өйрәнү, “Төлке, куян, әтәч” әкиятен уку.

Җиһазлар: “Нәрсә артык?”, “Чәчәк җый” дидактик уеннары; туп, куян өе, төлке.

 

 

Дәрес барышы.

Тәрбияче: Хәерле иртә, балалар!

Балалар: Хәерле иртә.

Тәрбияче: Кәефләрегез ничек?

Балалар: Бик яхшы.

Тәрбияче: Бик әйбәт, балалар. Тагын да күңеллерәк булсын өчен үзебезне мактап алыйк әле.

Балалар: Мин әйбәт, мин яхшы, мин тырыш, мин шөгыльдә тырышып җавап бирәм.

Тәрбияче: Балалар, сез һава торышын иртән килгәндә дә күзәткәнсез. Тәрәзәдән дә күзәттек. Кем бүгенге көн турында сөйләп бирә?

Бала:  Бүген 24 нче январь. Атнаның бишенче көне. Җомга. Көн кояшлы. Салкын. Күк йөзе аяз. (Нинди көн булуына карап җавап бирә).

Тәрбияче: Балалар, әйдәгез, искә төшерик әле, сез нинди авазлар беләсез?

Бала:  Тартык һәм сузык авазлар.

 

1. Тәрбияче: Дөрес. Хәзер, балалар “Чәчәкне җый” дигән уен уйнап алырбыз.

чэчэк

(Балалар чәчәкләргә карап тәрбияченең кайбер сорауларына җавап бирәләр).

Тәрбияче: Беренче өстәлдә утырган балалар нинди аваз кергән сүзләр уйлыйлар?

Балалар: Ә авазы.

Тәрбияче: Икенче өстәлдә утырган балалар нинди аваз кергән сүзләр уйлыйлар?

Балалар: Ч авазы.

(Балалар килешле сүзләрне уйлыйлар, ә тәрбияче ул сүзләрне таҗда билгеләп бара).

Тәрбияче: Булдырдыгыз, балалар.

 

2. Тәрбияче: Ә хәзер “Нәрсә артык?” уенын уйныйбыз. Игътибар белән карагыз. Мин күрсәткән карточкада нәрсә артык һәм ни өчен? (Карточкада алма, груша, суган, лимон).

Балалар: Монда суган артык. Чөнки карточкада күбрәк җиләк-җимешләр рәсеме, ә суган ул яшелчә.

Тәрбияче:  Бик дөрес, балалар. Ә бу карточкада нәрсә артык? (Рәсемдә әтәч, ябалак, үрдәк, тавык, каз рәсеме).

Балалар: Бу карточкада ябалак артык. Чөнки рәсемдә йорт кошлары сүрәтләнгән, ә ябалак – кыргый кош.

Тәрбияче: Булдырдыгыз, балалар. Хәзер бу карточканы карагыз, монда нәрсә артык? (Чыпчык, бал кортлары, коңгыз, таракан, күбәләк).

Балалар: Монда чыпчык артык, чөнки карточкада бөҗәкләр күбрәк сүрәтләнгән, ә чыпчык –кош.

(Әңгәмә барганда балаларга төрле сораулар биреп бер-берсенең дөреслеген хупларга була).

Тәрбияче: Булдырдыгыз, балалар.

 

3. (Тактада яки экранда төлке, куян, әтәч рәсемнәре).

Тәрбияче: Балалар, искә төшерик әле, рәсемдәге җәнлекләр кайсы әкиятнеке икән?

Балалар: “Төлке, куян һәм әтәч” әкиятеннән.

Тәрбияче: Дөрес, балалар, рәхмәт. Ә хәзер әйтегез әле, төлке белән куян үз өйләрен кайсы вакытта төзегәннәр?

Балалар: Кыш көне.

Тәрбияче: Бик дөрес, балалар. Алар өйләрен нәрсәләрдән төзегәннәр соң?

Балалар: Куян өен кайрыдан төзегән, ә төлке – боздан.

Тәрбияче: Кышның ничә ае бар? Кыш айларын санап күрсәтегез әле.

Балалар: Декабрь, гыйнвар, февраль.

Тәрбияче: Кышка нинди билгеләр хас? Кыш нинди була ул, балалар?

(Балалар кыш матур, салкын, суык, карлы, буранлы, бозлы, җилле, күңелле, бизәкле, бәйрәмле, бүләкле,… була дип җавап бирәләр).

Тәрбияче: Балалар, ә сез кышны яратасызмы?

Балалар: Яратабыз.

Тәрбияче:  Ә ни өчен сез аны яратасыз?

Балалар: Кыш көне мин чана шуам. Кыш көне кар бабай әвәләп була. Кыш көне чаңгыда шуып була. Кыш көне кар атышып уйнап була….

Тәрбияче: Ә хәзер, балалар, кышкы уеннар, хезмәт турында схема буенча җөмләләр төзербез.

(Схема └───── ────── ────── ).

Балалар: Мин чана шуам. Әти кар көри. Мин тауда шуам. Мин чаңгы шуам. Без тау ясыйбыз. Без кар атышабыз….

 

4. Тәрбияче: Булдырдыгыз, балалар. Хәзер ял итеп алыйк, “Йомшак кар” уенын уйнап алабыз.

 

Кар, кар, кар ява,

Бураннарны туздыра.

(Балалар кулларын җилпиләр).

Кулларга төшеп эри,

Үзе бик тиз туңдыра.

(Балалар уч төпләрен ышкый).

Йомшак карны алабыз,

Аннан туплар ясыйбыз.

(Җирдән кар алалар).

Кар атышып уйныйбыз,

Бик күңелле яшибез.

(Кар аталар, кул чәбәклиләр).

 

5. Тәрбияче: Балалар, кыш артыннан елның нинди фасылы килә?

Балалар: Кыштан соң яз килә.

Тәрбияче: Дөрес, матур, кояшлы яз килә. Җылы яз җиткәч төлкенең дә боздан төзегән өе эреп беткән. Ә куянның кайрыдан төзегән өе шул килеш калган.

(Бүлмәгә елый-елый Куян керә).

Тәрбияче: Куянкай, ни булды сиңа, нигә елыйсың?

Куян(елап): Хәйләкәр төлке мине өемнән куып чыгарды.

Тәрбияче: Елама, Куянкай. Безнең балалар сиңа ярдәм итәрләр. Ә хәзер алар синең турында матур итеп сөйләп бирерләр.

Балалар: Бу – куян. Ул кыргый хайван. Ак төстә. Куян урманда яши. Аның башы, гәүдәсе бар. Башында ике озын колагы, ике күзе, борыны, авызы бар. Мыеклары озын. Гәүдәсендә ике алгы, ике арткы тәпие бар. Алгы тәпиләре кыска, арткы тәпиләре озын. Шуңа күрә ул чабарга бик оста. Аның кечкенә койрыгы бар. Куян кишер, кәбестә, үлән ашарга ярата. Агач кайрылырын да кимерә. Куян йоныннан бияләй, башлык, кофта, оекбаш бәйлиләр.

 

6. Куян:  Рәхмәт сезгә, балалар, бик матур сөйләдегез. Минем күңелем күтәрелеп китте бит әле. Әйдәгез, минем белән уен уйнап алыйк әле. (“Куянкай” уенын уйныйлар).

Куян:  Карагыз әле, монда нинди матур әйбер бар. Бу нәрсә?

Балалар: Туп.

Куян:  Ә сез туп турында сөйли беләсезме?

Балалар: Бу – туп. Ул – уенчык. Туп резинадан ясалган. Эченә һава тутырылган. Туп түгәрәк, тыгыз, шома. Зәңгәр, кызыл, сары төсләре бар. Туп сикерә, тәгәри. Аны атып, ыргытып була. Аның белән футбол, волейбол, баскетбол уйныйлар….

 

7. Тәрбияче: Әйдәгез, балалар, туп белән уйнап алабыз. Мин тупны берегезгә бирәм дә сүз әйтәм, шул бала сүзнең киресен әйтеп миңа тупны кире кайтара.

(Баллы-әче, тирән-сай, озын-кыска, әкрен-тиз, юан-нечкә, каты-йомшак, көн-төн, биек-тәбәнәк, тар-киң, ак-кара, зур-кечкенә, яхшы-начар, матур-ямъсез…)

Куян:  Балалар, сез бик күп беләсез икән. Төлке турында да миңа сөйләп бирегез инде.

Тәрбияче: Балалар, төлке нинди ул?

Балалар: Төлке ул хәйләкәр, матур, кызгылт сары, сары, нечкә билле, көлтә койрыклы….

Төлке (өйдән чыга): Әйе, мин бик матур! Сез мине мактадыгыз, рәхмәт сезгә. Миңа оят булып китте. Мин куян өеннән чыгам, балалар. Куян үз өендә үзе яшәсен. Мин моннан соң гел яхшы булырмын.

Куян:  Рәхмәт сезгә, балалар.

Куян, төлке бергә: Ярый, без киттек. Сау булыгыз!

Балалар: Сау булыгыз!

Тәрбияче: Балалар, дус, тату яшәгәч ничек күңелле. Һәрвакыт шулай акыллы, ярдәмчел булыгыз, дус яшәгез. Дәресебезнең ахырын җыр белән тәмамлыйбыз.

“Чана шуганда”

 Биек, биек тау битендә

Чана шуып уйныйбыз;

Ярышабыз, узышабыз

Матур җырлар җырлыйбыз.

Тау битенә менәбез дә,

Таудан шуып төшәбез.

Кошлар сыман бер-бер артлы

Түбән таба очабыз.

Шәп шуалар, ашкыналар

Безнең ярсу чаналар,

Бар урамнан җыелганнар

Тау шуарга балалар.

 

Татарстан Республикасы

Мамадыш муниципаль районы

“Югары Ушма балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

II квалификацион категорияле тәрбиячесе

          ХӘСӘНОВА РАВИЯ ӘЗҺӘР КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий