Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “Зирәк куянкай”

БезымянныйКечкенәләр төркемендә сөйләм телен үстерү буенча шөгыль

 

Максат: балаларны йорт хайваннары белән таныштыруны дәвам итү, сөйләм телен үстерү, сөйләмдә яңа сүзләр куллану, балаларда игътибарлылык, кайгыртучанлык тәрбияләү.

Яңа сүзләр: йорт куяны, йонлач, утар.

Сүзләрне активлаштыру: соры, чи, печән, кишер, кәбестә, бәрәңге.

 

 

Шөгыльнең барышы.

(Балалар группада уйныйлар. Телефон шалтырый. Алып тыңлыйм. Сөйләшәм.)

– Исәнмесез. Әйе, балалар бакчасы. Безнең бакчаны эзләп йөрисеңмени? Ярар, куянкай, тизрәк сикерә-сикерә кил инде син, көтәрбез.

Тәрбияче. Менә, балалар, куянкай безгә кунакка киләм, ди. Әйдәгез, куянны каршылыйк.

(Куян килеп керә)

Куян. Исәнмесез, балалар! Исәнмесез, кунаклар! Сезнең янга шундый ашыктым, юлда бүре очраттым. Башта качып тордым, качып торганда бик өшедем. Көннәр бик суынган. Бакчаны да көчкә эзләп таптым, тәпием бик өшеде.

Тәрбияче. Әй, куянкай, куянкай,

Син зирәк куяныбыз.

Бүредән дә качкансың,

Безне эзләп тапкансың.

Бик озын колакларың,

Һай, җитез  тәпиләрең.

 

Менә хәзер бу матур балалар белән тәпиләрне җылытырбыз. Әйдәгез әле, балалар, “Ак куянкакй” уенын уйнап алыйк.

 

“Ак куянкай” уены.

 

Куян. Балалар, сез бик матур җыр беләсез икән. Мин җылындым, рәхмәт сезгә. Минем тагын уйныйсым килә. Качышлы уйныйсызмы? Уйный белсәгез, әйдәгез уйныйбыз! Сез күзләрегезне йомыгыз, мин качам, сез мине эзләп табарсыз. (Балалар күзләрен йома. 3 мәртәбә уйныйбыз. Өченчесендә куян чыгып китә, аның урынына читлек куела, капкасы ачкан, анда соры куян утыра).

Тәрбияче. Балалар, карагыз әле, ак куян урынында соры куян утыра. Әйдәгез әле, без Сорыкай белән яхшылап танышыйк. Соры куян  читлектә утыра. Ул аның өе. Кил әле, Сорыкай, балаларга күрен син. Балалар, Сорыкайның колаклары нинди? (Озын)

– Ә бусы нәрсәсе? (Тәпиләре)

– Төсе нинди? (Соры)

– Бу нәрсәсе? (Мыегы)

– Бу нәрсәсе? (Койрыгы)

– Күзләре нинди? (Кызыл төстә)

– Балалар, бу йорт куяны. Ул читлектә яши. Ул йонлач, йомшак.

– Карыйк әле, нәрсә ашый икән ул? Әйе, кишер, кәбестә, чөгендер, бөртек, печән ашый. Ул аларны чи килеш ашый. Нинди килеш ашый?

– Чи килеш.

– Әйе, чи килеш, пешмәгән килеш. Ә хәзер Сорыкайның сикергәләп йөрисе килгән. Сикер, сикер, куянкай, сикер, сикер, Сорыкай!

– Ә хәзер,балалар, әйдәгез утар ясыйбыз. Шакмаклар, кирпечләр китерегез. (Балалар белән бергәләп утар ясыйбыз) Сорыкайны җибәрик шунда. Аңа ашарга бирик. Кем кишер бирә? Кем кәбестә бирә? Кем чөгендер бирә? Кем печән бирә?(Син нәрсә бирдең? – дип сорап торам)

– Динар, бу нинди куян?

– Алинә, ул кайда яши?

– Альбина, куян нәрсә ашый?

– Әйдәгез, сыйпап та карыйбыз, йомшак микән?

 

Хәзер мин сезгә бер шигырь укыйм.

Әй, куян, куян,

Кечкенә генә,

Бик йомшак кына,

Бик куркак кына.

Ике колагы озынкай гына,

Аягы җиңел мамыктай гына.

Койрыгы тора

Өрпелеп кенә,

Мыегы тора

Бөркелеп кенә.

Борыны кечкенә, бөгелгән генә

Ирене ярык, бүленгән генә,

Әй куян, куян,

Кечкенә генә,

Бик йомшак кына,

Бик куркак кына. (Н. Исәнбәт)

 

– Бу шигырьне без өйрәнербез әле. Балалар, Сорыкай бездә калам, ди. Аны кайда тотарбыз икән?

– Читлектә.

– Нәрсә ашатырбыз?

– Чи кишер, чөгендер, кәбестә, печән.

– Кайда сикергәләп алыр икән. (Утар ясарбыз).

– Ярар алайса. Сорыкай бездә кала, без аны рәнҗетмәбез, тәрбияләрбез.

 

Татарстан Республикасы

“Лениногорск муниципаль районы” муниципаль берәмлеге”

Лениногорск шәһәре

“4 нче санлы гомуми үсеш бирү төрендәге балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

II квалификацион категорияле тәрбиячесе

СИМОНОВА ЛАНДЫШ РӘССАМ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий