Яңа фикерләр:

postheadericon Фил вакыйгасы

Аллаһ йорты Кәгъбә Мәккә шәһәрендә урнашкан.

Photo 4_jpg

Элек-электән Кәгъбәдә кешеләр,нәкъ хәзерге кебек үк, хаҗ кыла торган булганнар. Кешеләр Кәгъбәгә түгел, ә шушында килеп хаҗ кылсыннар дип, Ямән патшасы Әбраһа үз җирендә бер гыйбадәтханә салдырта. Ләкин кешеләр Әбраһаның салдырган бинасына хаҗ кылырга килмиләр, шуныңөчен Әбраһаның бик каты ачуы килә, ул гаскәр җыя һәм Мәккәгә барып Кәгъбәне җимерергә тели. Гаскәрдә филләр дә була, ә ул вакыт өчен филләрнең булуы гаскәрнең бик көчле икәнен күрсәткән. Гаскәр Мәккәгә юл тота. Аллаһ Тәгалә шушы Әбраһаның үзен һәм аның гаскәрен һәлак итү өчен, алар өстенә бик күп кошлар жибәрә. Кошларның һәрберсендә өчәр кечкенә таш була: берсе томшыгында, икесе – аякларында. Кошларның күплегеннән күк кап-кара була, хәтта күк үзе күренми дә.
Әбраһа гаскәре турысына житкәч, кошлар ташлары ычкындыралар. Бу ташлар эләккән кешеләрнең барчасы да һәлак була. Шулай итеп, Аллаһ Тәгалә Кәгъбәне җимерелүдән саклый.

Бу вакыйга турында Аллаһ Тәгалә Коръәндә “Фил” сүрәсендә сөйли (Ногмани тәфсиреннән):

БисмиЛләһир-Рахмәнир-Рахим.
1. Әй, Мухәммәд, галәйһиссәлам, күрмәдеңме, синең Раббың фил ияләренә нинди җәза биргәнен? (Мухәммәд галәйһиссәлам туган елны Йәмән вәлисе Әбрәһә, хаҗ кылуны Мәккәдән туктатып үзенең шәһәренә күчерү өчен Кәгъбәтүлланы җимереп юк итәм, дип филле ґәскәр белән Мәккәгә килде. Ләкин теләгенә ирешә алмады, Аллаһ аларның өсләренә таш яудырып һәлак итте).
2. Раббың аларның мәкерләрен батыл кылып (ялган итеп), тырышуларын бушка чыгарды түгелме?
3. Вә һәлак итмәк өчен алар өстенә төркем-төркем кошлар җибәрде.
4. Кошлар аларны коелган таш белән аттылар.
5. Аларны тапталган, чәйнәлгән салам кеби кылды.

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий