Яңа фикерләр:

postheadericon Коймадагы кадаклар

7014738Яшәгән ди булган ди начар холыклы бер малай. Бер көнне әтисе аңа бер капчык кадаклар бирә һәм малае сабырлыгын югалтып берәрсе белән талашкан саен аларны баганага кагарга куша.
Беренче көнне малай утыз җиде кадак кага. Алдагы атналарда ул үзен-үзе тотып торарга тырыша.

Шулай итеп, коймага каккан кадаклары көннән көн кими бара. Кадакларны кагуга караганда, сабыр кылырга күпкә жиңелрәк икән!
Менә ниһаять, коймага бер кадак та кагылмаган көн килеп җитте. Шунда малай әтисе янына килеп бу сөенечле хәбәрне аңа җиткерде. Шунда әтисе аңа сабырлыгын югалтмаган һәр көн саен коймадан кагылган кадакларны берәм-берәм тартып чыгарырга куша.
Көн артыннан көн үтә. Инде менә ниһаять, малай әтисенә коймадагы бөтен кадакларны да тартып чыгаруы турында әйтә алды. Әтисе улын койма янына алып килә һәм әйтә: “Улым, син үзеңне яхшы тоттың, ләкин кадаклар калдырган шушы тишекләргә кара әле. Син кешеләр белән ачуланышып, аларга авырлык китерә торган ямьсез сүзләр әйткән вакытта, кешенең күңеленә менә бу тишекләргә охшаган яра китерәсең. Инде ул кешедән күпме генә гафу үтенсәң дә, яра барыбер кала. Күңел ярасы тән ярасы кебек үк авырта, йөрәкне елата. Начар кешеләр белән берәүнең дә дуслашасы килми! Ә бит дуслар – ул сирәк булучы хәзинә, алар сиңа сөенеч бүләк итәләр. Дусларың булу – бик зур бәхет, моның кадерен белү кирәк…”
Кечкенә малай әтисенең әлеге сүзләрен гомерлеккә исендә калдырды. Кем беләндер ачуланышасы килгән вакытта, ул коймадагы ярыкдарны исенә төшереп үзен үзе туката иде. Шулай итеп, кешеләр малайны шул хәтле яратканнар, хәтта һәрберсе аны үзенең дусты дип исәпли иде.

(А.Абдрахмановадан)

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий