Песи баласы Вәсил
Нәни песи баласы Вәсил әле өч кенә көнлек. Шулай булса да әнисе инде аңа күп нәрсәләр өйрәтте: бу гүзәл дөньяның табигате белән, җәнлекләре белән таныштырды. Һәм, әлбәттә, иң мөһим нәрсәне – боларның бөтенесенең кайдан килеп чыгуын аңлатты.
Вәсил бик зур игътибар белән әнисенең сөйләвен тыңлап торды.
– Әйе, улым, бөтен-бөтен нәрсәне дә: иксез-чиксез күк йөзен, йөгерек елгаларны, баһадир тауларны, без – җәнлекләрне, кешеләрне, җеннәрне Бөек Аллаһ бар иткән. Ул бөтен нәрсәне дә камил иткән, хәзер дә бөтенесен тәртиптә тота.
Вәсил бераз уйга калганнан соң әнисенә зәңгәр күзләрен төбәде:
– Әни, ә нигә без Аллаһны күрә алмыйбыз?
– Безнең күзләребез бөтен нәрсәне дә күреп бетерә аламени?
– Белмим.
– Син, Вәсил, әнә теге йорт артында ниләр барын күрә аласыңмы?
– Юк.
– Ә әгәр дә күк йөзендә болытлар булса, син кояшны күра аласыңмы?
– Юк.
– Ләкин бит шул болытлар артында кояшның качуын без беләбез, шулаймы?
– Шулай.
– Ничек уйлыйсың, без яши торган өй үзалдына барлыкка килә алганмы?
– Юк, әлбәттә! Әни, алай була алмый бит инде, син нәрсә!
– Дөрес әйтәсең! Без аның төзүчеләрен күрмәсәк тә, кайчандыр аларның монда булып, өйне төзүләрен беләбез, дөресме?
– Әйе.
– Димәк, шушы өй үзалдына барлыкка килмәгәч, безнең дөнья да, андагы барлык тереклек тә, кояш, ай, йолдызлар да үзалдына барлыкка килмәгәннәр бит инде, шулаймы?
– Әйе. Безне барыбызны да Бөек Аллаһ бар иткән.
– Шулай, акыллым! Димәк, без Аллаһны күрмәсәк тә, бөтен Ул бар иткән нәрсәләрдән Аның барлыгын беләбез, тоябыз.
Комментарии: |