Яңа фикерләр:

postheadericon Ата ананың балага калдырган иң зур мирасы – яхшы тәрбия

47515222“Мирас” семинар-практикумына әзерләнгән чыгыш

 

Балаларыбызны рухи яктан бай, ныклы иманлы, әхлаклы, матурлык идеалы дөрес формалашкан камиль шәхес итеп күрергә телибез икән, белем һәм тәрбия бирү эшенә һәрберебез өлеш кертергә тиеш.

Рухи яктан бай, эстетик тәрбия идеалы дигәндә, мин халык авыз иҗаты белән танышу, табигатьнең матурлыгын бәяләү, аны күрү, тою күнекмәләрен һәм баланың үз тирә-ягын, көнкүрешен зәвыклы итә белүен күздә тотам. Шул ук вакытта кешенең матурлыгы, аның әхлак дәрәҗәсе белән дә билгеләнә.

 

Бала туу һәр гаиләдә сөенечле вакыйга. Әмма аңа белем һәм тәрбия бирү иң кыен, җаваплы һәм гаять мәшәкатьле эш.

Тыңлагыз сез, җәмәгать,

Борынгылардан амәнәт,

Аңа итсәгез хыянәт,

Сезгә булыр яман ат,-

дип амәнәткә хыянәт итмәскә чакыра.

 

Бала тәрбияләүнең бешектән башлануын китапка язылудан элек халкыбыз болай дип әйткән:

–         Ана сөте белән кермәсә,

Тана сәте белән керми.

–         Сөт белән кергән,

Сөяк белән китер.

–         Җидедә ни булса,

Җитмештә шул булыр.

–         Баланы табу түгел,

Багу һөнәр ди халкыбыз.

 

Гаиләдә баланы дәрес өйрәткән кебек, каршыңа утыртып, озаклап үгет нәсихәт бирүчеләр сирәктер. Барысы да эш арасында бара. Мисаллар кул астында гына. Болай үтәмлерәк тә була кебек. Балалар бит күзәтүчән, тиз үзләштерәләр, әммә тиз оныталар да. Кат–кат әйтергә, игътибарга өйрәтергә кирәк чаклар була. Җанлы мисаллар белән күрсәтеп я әйтеп биргәндә күңелдә ныграк саклана.

Күпме икән соң арабызда кечкенә сабыйлары белән бергә таң атуына, шәфәку балкуына карап сокланган, яфракларның талгын җилдә пышылдавын тыңлаган; бергәләп ясаган ояга сыерчык килүен күзәткән; кичләрен укылган әкият геройлары өчен кайгырып, явыз көчләргә ачуланып утырган; мультфильм яки спектакль караган; кыскасы уртак хис-кичерешләр дөньясында балаларына маяк булган, нәрсәгә сөенергә, кемне кызганырга, кемгә (нәрсәгә) сокланырга икәнен өйрәткән; матурның ни өчен матур, ямьсезнең ни өчен ямьсез икәнен уртага салып сөйләшкән әти-әни, әби-бабай?!

Әлбәттә, бар ул балаларында матурлык идеалы тәрбияләүче, башкаларга үрнәк итеп куярлык гаиләләр. Кызганыч, тик алар күпчелекне тәшкил итми. Шуңа күрә ата-аналарның үзләренең халык авыз иҗатына, аның йолаларына битараф булмавы бик тә мөһим. Балаларга әкиятләр сөйләү, бишек җырлары җырлау, мәкальләр, табышмаклар әйтү иҗаты аша илгә, ата-анага, халыкка мәхәббәт тәрбияли, дөньяны танып белергә өйрәтә, сөйләмен баета, акылын үстерә.

Бу дөньяга берәү дә әни-әти булып тумый, шулай ук һәркем психология һәм педагогика буенча махсус белем дә алмый. Әти-әниләр тәрбия барышында хата җибәрергә, ялгышырга мөмкин яки тәрбиянең тиешле нәтиҗәгә китермәве дә табигый хәл.

Балалар бакчасы коллективның максаты – бала тәрбияләүдә әти-әниләргә һәрьяктан ярдәм күрсәтү, алар белән кулга-кул тотынышып хезмәттәшлек итү. Кыскасы, әти-әниләрнең педагогик белемнәрен күтәрү өстендә эш алып бару кирәк. Бу вазифа беренче чиратта без – тәрбияче-педагогларга йөкләнә.

 

Әлеге максатка ирешү өчен ниләр эшләнә соң безнең балалар бакчасында? Әти-әниләр белән төрле чаралар, очрашулар һәм кичәләр уткәрәбез. Белгечләрнең (психолог, логопед, методист һ.б.) киңәшләрен истә тотып тәрбиячеләр һәм әти-әниләр өчен махсус методик күрсәтмәләр, консультацияләр эшләнде.

 

Әти-әниләр безнең очрашу процессында ачыкланган гадәти проблеманы анализлап, без әти-әниләргә бала тәрбияләүдә кирәк булган түбәндәге белемнәрне ачыкладык:

–         баланың үсүе һәм үсеш үзенчәлекләре турында;

–         гаиләдә балалар белән аралашуны оештыру турындагы белемнәр.

Әлеге мәсьәләне чишүдә әти-әниләргә ярдәм итү өчен һәрбер яшь төркемендә информацион стендлар эшләнеп куелган. Әлеге стендларда:

–         мәктәпкәчә белем бирү буенча белешмәләр;

–         баланы тәрбияләүдә психологларның заманча тикшеренүләренә нигезләнгән файдалы киңәшләр һәм рекомендацияләр;

–         балаларның уңышлары һәм педагогларның уңай кызыклы тәҗрибәләре турында мәгьлүмат;

–         бакча тормышыннан хәбәрләр күрсәтелгән.

 

Шулай ук әти-әниләр белән очрашулар, җыелышлар үткәрәбез. Бу җыелышларда әти-әниләргә бала тәрбияләүдә иң актуаль булган сорауларга материаллар тәкьдим итәбез.

Әти-әниләргә консультацияләр үткәрү өчен тәҗрибәле белгечләр педагог-психолог, өлкән тәрбияче, өлкән шәфкать туташы чакырабыз. Әти-әниләрне балалар белән оештырыла торган төрле чараларга җәлеп итәбез (спорт, күңел ачу, гаилә бәйрәмнәре, төркем почмакларын бизәү, кул эше, рәсем ясау конкурслары. Үзебез уйный торган мәйданчыкны яшелләндерү, һ.б.) Бу чараларда әти-әниләр бик теләп катнашалар.

 

“Ачык ишек көне” рамкасы астында әти-әниләр өчен шөгельләр күрсәтәбез. “Әниләр көне”, “Гаилә бәйрәме” һ.б. төрле кичәләр үткәрәбез.

Хәзерге вакытта балалар бакчалары үзләренең сайтларын булдыралар. Бу сайтлар балалар бакчасы коллективының эш нәтиҗәләрен информацион яктыртуда иң нәтиҗәле чараларның берсе булып тора. Монда әти-әниләр үзләренә кирәкле мәгьлүматне ала алалар.

Балалар – безнең киләчәгебез, аларны ничек тәрбияләсәк, безнең картлыгыбыз да шулай булачак. Сөйләгән сүзләребездә, эшләгән эшләребездә, ясаган хәрәкәтләребездә балаларыбызга үрнәк булыйк.

 

Татарстан Республикасы

Казан шәһәре Совет районы

“233 номерлы балалар бакчасы”

муниципаль автономияле мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

тәрбиячесе

МӨХӘММӘТҖАНОВА МИЛӘҮШӘ ГАБДУЛМАНАФ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий