Яңа фикерләр:

postheadericon Кыргый хайваннар турында табышмаклар

immagine-cartoon---vettore_15-14549Җәен соры, кышын ак,

Аңа шулай яхшырак. (Куян)

***

 

Алгы тәпие кыска,

Чабарга ул бик оста.

Сары тунын сала да,

Ак тунын кия кышка.  (Куян)

***

 

Кишер белән кәбестәне

Ул бик нык ярата,

Озын колагын тырпайтып

Сикереп урманга кача. (Куян).

 

***
Бер нәрсә тегә белми,

Энәләр тагып йөри. (Керпе)

 

***

Энәсе бар, ә тегә алмый.  (Керпе)

 

***
Җәен урманга патша,

Кышын кардан да аста. (Аю)

 

***

Нечкә билле, көлтә койрыклы. (Төлке)

 

***

Кош түгел – оча,

Ябалактан курка.

Чикләвекне ярата,

Сызгырса, урманны яңгырата. (Тиен)

 

***
Сорыдыр төсе,

Үткендер теше.

Урманда йөри,

Бозаулар эзли. (Бүре)

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий