Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: «Туган авылым»

dasha_polukarikova_tugan_avylym4-6 яшьлек балалар өчен. 

 

Максат:

  1. Балаларда үзе яшәгән урынга, авылга, үз туган йортына мәхәббәт тәрбияләү.
  2. Үз урамыӊны, яшәгән өеӊнеӊ адресын әйтеп бирә белергә өйрәтү.
  3. Сөйләм үстерү.
  4. Үз туган ягыӊ белән горурлану хисе тәрбияләү.

Алдагы эш:

– экскурсияләрдә булу;

– әӊгәмә үткәрү;

– рәсем төшерү.

Материаллар: Башкортостан картасы, Караидел районы картасы, Тайкаш авылыныӊ күренекле урыннарын фоторәсемнәргә төшереп җыелган альбом, рәсемнәр.

 

 

Эшчәнлек барышы

Тәрбияче: Матур итеп утырыгыз. Без бүген үзебезнеӊ туган авылыбыз турында сөйләшәбез.

 әрбияче Башкортостан республикасы картасын алып керә)

Балалар, кем белә, нәрсә бу?

Балалар: Бу – карта.

Тәрбияче: Бу Башкортостан республикабызныӊ картасы.

 

 (Караидел районы картасын күрсәтеп)

Менә бу безнеӊ Караидел районы картасы. Безнеӊ районда 99 авыл. Без яшәгән авылныӊ исеме ничек?

(Балалар җавабы)

Мин сезгә үзебезнеӊ авыл турында сөйләп үтәм. Сез авылыбызныӊ ничек барлыкка килүе турында белерсез.

 

 (Күлнеӊ фотосы күрсәтелә)

Безнеӊ авыл бик матур, зур күл буенда төзелгән. Кайчандыр, күп ел элек, иӊ беренче итеп шул күл буена Туймөхәмәт исемле кеше урнашкан. Аныӊ кыскартылган исеме Туйкаш булган. Шуннан алып күлгә дә, авылга да Тайкаш исеме бирелгән.

 

Безнеӊ авыл зур, матур, биш урамнан тора. Әйдәгез әле исемнәрен искә төшереп китик.

(Балалар яшәгән урамнарыныӊ исемнәрен әйтәләр).

 

Авылыбызда мәктәп, балалар бакчасы, кибетләр, клуб, медпункт, идарә, ферма, пилорама бар.

(Фотолар карау).

 

Тайкашта татарлар яши, шуныӊ өчен татар авылы дип санала. Ә менә күршедә Казанка авылы бар – анда руслар яши, ул рус авылы була.

Тайкашта туып, үсеп читтә яшәгән кешеләр дә күп. Төрлесе төрле якта яши. Менә сез дә үсеп җиткәч, төрлегез төрле якка китәрсез, укырсыз, яшәрсез. Ә туган авылыгыз, туып үскән җирегез гомерлеккә Тайкаш булып калачак.

(Балалар туган як турында шигырьләр сөйли)

 

Диләра: Ал чәчәкле туган җиребез

Гөл чәчәкле туган җиребез.

Җир шарында кояш булып

Балкый безнеӊ туган җиребез.

 

Денис: Якындагы урманда

Шаулап үсә пар каен.

Чәчәк ата туган җирем

Матурлана көн саен.

 

Азалия: Нинди матур минем туган җирем

Җир шарында тиӊдәш юк аӊа.

Киӊ кырларда үсә мул игеннәр

Авылымны уратып алган зур күл.

 

Тәрбияче: Безнеӊ авылыбызда кул эшенә оста кешеләр яши. Без аларда кунакта булдык. Әйдәгез әле искә төшерик, кемнәр алар?

 

– Рәссам – Фаизов Рәис Асхатович.

– Кул осталары – Хайранам бабай, Сәкинә әби, Фәһлимә әби.

 (Искә төшереп, кыскача сөйләп бирергә).

 

Балалар, без рәсем занятиясендә «Минем өем» дигән темага рәсем эшләдек. Хәзер рәсемегезне күрсәтеп, адресыгызны әйтеп бирегез.

 

Азалия: Бу минем өй. Минем адрес: Республика Башкортостан,

Караидел районы, Тайкаш авылы,

Хәмзә Исламов урамы, 1.

Абдуллин Абдулла Абдулла улы.

 (3-4 бала адресларын әйтә).

 

 Физкульт-минут: «Күрсәт әле, үскәнем» уены

 Уен: «Караидель районы авылларын әйтәбез».

 

Балалар, бүген без нәрсә турында сөйләшәбез?

(Үзебезнеӊ Тайкаш авылы турында).

Тайкаш авылы – туган илнеӊ бер өлеше ул. Туган ил Әни шикелле газиз, якын. Кая гына китсә дә, кеше туган ягын сагынып кайта. Туган якныӊ һавасы да шифалырак, күкләре дә зәӊгәррәк, сулары да татлырак, табигате дә матуррак тоела.

Туган авылны яратырга, сакларга кирәк.

Балалар, сез нинди авылда яшисез?

 

Балалар: Без табигате белән дә, кешеләре белән дә бик матур булган Тайкаш авылында яшибез.

 

Тәрбияче: Авылымныӊ матурлыгын

Сөйләп түгел, җырлап бирәм,

Чөнки туган авылымны сезнеӊ кебек,

Чын күӊелдән өзлеп сөям.

 

Ошадымы сезгә шигырь?

(Балалар җавабы)

 

Шөгылебезне шушы юллар белән бергәләп тәмамлап куйыйк.

 

Туган ил була бер генә.

Туган илнеӊ кадерен бел генә.

 

 

Башкортостан  Республикасы

Караидел муниципаль районы

“Тайкаш балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

тәрбиячесе

МИҢНЕӘХМӘТОВА РОЗАЛИЯ ФАИЛ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий