Яңа фикерләр:

postheadericon Йосыф галәйһиссәлам. 11 нче кисәк

Ягкуб артыннан.
e

Йосыф галәйһиссәламнең әтисе Ягкубны тизрәк күрәсе килә иде. Ничек моны теләмәскә ди – аерылышу бигрәк озак иде бит?!
Ни өчен тагын түзәргә ди, серләр бит инде чишелде!
Ничек инде ул әтисе тыныч кына ашый, эчә, йоклый алмаганда, тыныч кына ашап-эчсен?!
Серләр чишелде. Серләр ачык булдылар.
Аллаһ Тәгалә, кайгысыннан һәм күз яшьләреннән сукыраеп беткән Ягкуб галәйһиссәламгә күз күремен кире кайтарырга тели.

Йосыф галәйһиссәлам:
– Минем күлмәгем белән әтием янына барыгыз һәм аның йөзенә аны ябыгыз. Шул вакытта ул янәдән күрә башлаячак. Аннары минем яныма бөтен гаиләгезне алып килегез, – ди.

Ягкуб галәйһиссәлам Йосыф галәйһиссәлам янында.

Абыйлары Каньанга Йосыф галәйһиссәламнең күлмәге белән кайталар.
Ягкуб галәйһиссәлам үзенең улының исен сизеп ала һәм:
– Дөреслектә, мин Йосыфның исен сизәм, – ди. Алар аңа:
– Аллаһ белән ант итәбез, син үзеңнең картлык ялгышлыгыңда!
Ләкин Ягкуб галәйһиссәлам дөресен сөйли иде. Ул – аларга:
– Миңа Аллаһтан сезгә билгеле булмаган нәрсәләр билгеле икәнлеген сезгә әйтмәдем мени?!
Алар әйттеләр:
– Әтиебез! Безнең гөнаһларыбызга ярлыкау сора әле! Дөреслектә, без гөнаһлылар идек!
Ул әйтте:
– Мин үземнең Раббымнан сезне гафу итүен сорыйм. Дөреслектә Ул – Ярлыкаучы, Рәхимле!
Ягкуб галәйһиссәлам Мисрга килгәч, аны Йосыф галәйһиссәлам каршы ала.
Аларның ни кадәрле бәхетле һәм сөенечле булуы хакында хәтта сорап та тормагыз!
Бу көн – Миср өчен онытылмаслык, бәйрәм көне була.
Йосыф галәйһиссәлам үзенең әти-әнисен көрсиенә меңгерә. Һәм алар, абыйлары аңа сәҗдә кылалар.
Ул заманнарда кешегә хөрмәт йөзеннән сәҗдә кылу шәригать тарафыннан рөхсәт ителгән була. Ә хәзер исә, безнең шәригатебез Аллаһтан башка берәүгә дә сәҗдә кылуны тыя, ул – зур гөнаһлардан исәпләнә.
Йосыф галәйһиссәлам әйтә:
– Әтием! Минем күптәннән күргән төшемнең юралуы – шушы инде! Мием Раббым аны өн итте. Мин төшемдә кояш һәм айны, унбер йолдызны күрдем. Мин аларның миңа сәҗдә кылганнарын күрдем.
Йосыф галәйһиссәлам Аллаһ Тәгаләгә бик күп матур сүзләр һәм мактаулар әйтә.
Йосыф галәйһиссәлам бөтенесе өчен дә Аллаһка рәхмәтле иде.
Ягкуб галәйһиссәлам һәм аның хатыны Мисрда әле бик озак яшиләр. Һәм үләләр алар Мисрда.

Кыйссаның гүзәл тәмамы.

Искиткеч байлыклар Йосыф галәйһиссәламне бер дә үзгәртмәде, Аллаһка гыйбадәт кылудан читләштермәде.
Йосыф галәйһиссәлам һәрвакыт Аллаһны мактады, Аңа гыйбадәт кылды, Аннан курыкты.
Йосыф галәйһиссәлам Аллаһ Тәгалә кушканнарны һәрчак үтәде, Ул куйган чикләрдән чыкмады.
Йосыф галәйһиссәлам милеккә, байлыкка бик зур игътибар бирми, байлыкларның мөһим нәрсә түгеллеген ул белә.
Йосыф галәйһиссәламнең бу дөньядан падишаһ булып, Кыямәт көнендә падишаһлар арасында торгызыласы килмәде. Аның гади кол булып вафат булып, изгеләр арасында торгызыласы килде.
Йосыф галәйһиссәламнең догасы шундый булды:
– Йә Рабби! Син миңа милек биреп, төшләр юрарга өйрәттең. Син – күкләрне һәм җирне бар Итүче. Син – минем бу дөньяда һәм киләсе тормышта вәкилем. Мине мөселман булган халәттә вафат ит һәм Кыямәт көнендә изгеләр белән торгыз!
Аллаһ Тәгалә аның җанын мөселман булган халәттә ала һәм аны аталары Ибраһим галәйһиссәлам, Исхак галәйһиссәлам, Ягкуб галәйһиссәлам белән очраштыра.

Абдул Хәсән Али Хәсән ән-Нәдәвинең “Пәйгамбәрләр тарихы”ннан.

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий