Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “Карлыгачлар килгән кунакка”

image_5872415-6 яшьлек балалар өчен

 

Белем бирү өлкәләре: “Аралашу”, “Матур әдәбият”, “Танып-белү”, “Сәламәтлек”, “Сәнгать”.

Максат: әдәби әсәрләргә эмоциональ мөнәсәбәт формалаштыру,  диалогик сөйләмне үстерү.

Өйрәтүче бурычлар:

-Балаларны игътибар белән шигырь тыңларга өйрәтүне дәвам итү.

-Карлыгач турында белем бирү.

-Сүзләр составын баету (каурый, йомшак, җиңел).

-Эксперимент аша чагыштыру (җиңел, авыр)

Үстерүче бурычлар:

-Кошларның үзенчәлекләре турында белемнәрен киңәйтү.

-Балаларның кызыксынучанлыкларын, уйлау сәләтен, сөйләмен, ишетә белүләрен үстерү.

-Кошлар санын чагыштыруны ныгыту.

Тәрбияви бурычлар:

-Балаларда кошларга карата сак караш, мәрхәмәтлелек сыйфатлары тәрбияләү.

Сүзлек: тәрәзә капкачы, ялтыр-йолтыр, каурый, түш, йомшак, җиңел, күчмә кошлар.

Кулланылган материал:

-Кош рәсемнәре (карлыгачлар, сыерчык, сандугач, кызылтүш).

-Балалар санынча каурый.

-Балалар санынча таш.

-Кисеп-ябыштыруга җиһазлар: пумала, клей, салфетлар, балалар санынча карлыгач сурәтләре, мамык.

Кулланылган әдәбият: “Туган телдә сөйләшәбез” 5-7 яшьлек балаларны туган телдә сөйләшергә өйрәтү буенча методик ярдәмлек.

 

Белем бирү өлкәсенең барышы:

-Балалар, хәзер нинди ел фасылы?

-Яз билгеләрен әйтеп китегез әле?

-Нигә кошлар туган якларына очып кайталар?

-Ә хәзер табышмак әйтеп китәм:

 

Кулы юк, балчык ташый,

Балтасы юк, оя ясый. (Карлыгач).

 

Алинаның шигырен тыңлап китик әле.

Г.Тукай “Карлыгач”.

Сораулар:

-Әлеге шигырьне кем язган?

-Карлыгач нинди урынны оя иткән?

-Ояны ничек итеп, нәрсәдән ясаган?

-Карлыгач балаларын нәрсә белән сыйлый?

-Тагын нинди кошлар җылы яктан очып кайталар?

-Бер сүз белән әлеге кошларны ничек атыйлар?

 

Дидактик уен “Нәрсә артык?”

(Кош рәсемнәре: карлыгач, сыерчык, сандугач, кызылтүш)

(Урыннарын алыштырып 2-3 тапкыр уйналына)

 

Хәрәкәтле уен “Оясыз кош”.

Очып баручы кошлар (очалар)

Тукталдылар аланда (утыралар).

Утырып ял иттеләр,

Кире очып киттеләр (тагын очалар).

Уен 2-3 тапкыр кабатлана.

 

-Карлыгач күчмә кошларга керә. Ә башка кошлардан ничек аерыла?

-Кошлар хайваннардан ничек аерыла?

 

Эксперимент үткәрү: таш белән каурыйны чагыштыру.

Эксперимент башында тәрбияче таш белән каурыйны җиргә төшереп күрсәтә.

Сораулар:

-Кайсы предмет алдан җиргә төшә?

-Ни өчен?

-Әйдәгез үзегез дә чагыштырып карагыз.

Балалар таш белән каурыйны җиргә төшереп үзләре чагыштырып карыйлар.

-Булдырдыгыз! Балалар, карагыз әле баганага, күпме калыгачлар кунган! Әйдәгез санап китәбез.

 

 Баганага карлыгач рәсемнәре эленгән.

  1. Карлыгач Карлыгач Карлыгач
  2. Карлыгач Карлыгач Карлыгач Карлыгач
  3. Карлыгач Карлыгач Карлыгач

Сораулар:

-Беренче баганага ничә карлыгач кунган?

-Икенче баганада карлыгачлар саны өченче баганага караганда ничәгә артыгырак?

-Барлыгы ничә карлыгач?

Карлыгачлар урынын үзгәртеп уен берничә тапкыр кабатлана.

-Балалар, барлыгы ун карлыгач. Алар бик күп, өер-өер булып яшәргә яраталар. Шуңа күрә дуслар ясарга кирәк. Ясыйбызмы?

 

Кисеп-ябыштыру “Дуслар кирәк”

Карлыгач сурәте ясалган әзер битләр.

-Карлыгачның төсе нинди?

-Түше ак һәм йомшак.

Бергә:

-Йомшак.

-Түшне нәсәдән ясыйбыз?

Балалар пумала белән клей сылап аз-азлап мамык ябыштырып баралар. Ябыштырып бетергән бала авыз белән өреп киптерә. Кырыйга чыккан клейны салфет белән сөртеп алалар. Нәфис гәүдәле карлыгачлар әзер булгач, һәр бала үз рәсемен “Оста куллар” почмагына беркетеп куя.

 

 

Татарстан Республикасы

Яр Чаллы шәһәре

 “Баланың аң-белемен үстерү үзәге –

1 нче “Шатлык” балалар бакчасы”

муниципаль автономияле мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

I квалификацион категорияле тәрбиячесе

РИЗАТДИНОВА ЛИЛИЯ ГИЛЯЗЕТДИН КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий