Яңа фикерләр:

postheadericon Сценарий: «Исәнме, көз, алтын көз”

5129991724-5 яшьлек балалар өчен

 

Максат: балаларга көз турында гомүми мәгълүмәт бирү.

Тәрбия бурычы: табигать матурлыгына соклана белү хисләре тәрбияләү. Үстерү бурычы: сөйләм телен үстерү эшен дәвам итү, җ авазының дөрес

әйтелешенә ирешү.

Белем бирү бурычы: монологик һәм диалогик сөйләмнең гади төрләренә өйрәнү; сүзле уеннардан киң файдалану, сүз байлыгын арттыру һәм активлаштыру.

Белем бирү өлкәләре: коммуникация, танып белү, социальләштерү.

Методик алымнар һәм чаралар: күзәтү, сүзле уен, әңгәмә, сорауларга җавап.

Җиһазлау: “Көз” темасына төсле рәсем, көзге яфраклардан төзелгән букет.

Сүзлек өстендә эш: алтын, көзге җил, көзге яңгыр.

Кулланылган әдәбият: “Туган телдә сөйләшәбез” (методик әсбап),

З.М. Зарипова, Р.С. Исаева “Үстерелешле уеннар”.

Л.Г. Гыйләҗева “Татар телендә сөйләм үстерү”.

Эшчәнлек төзелеше:

  1. Оештыру.
  2. Табышмак әйтү.
  3. Көзнең керүе.
  4. Рәсем карау.
  5. Ял минуты.
  6. Көз турында сөйләшү.
  7. Шигырь уку.
  8. Көз, балалар, яңгыр.

 

 Эшчәнлек барышы:

Табышмак һәм сорауларга җавапларын әйтергә кушу.

Кырлар буш кала,

Яңгырал ява;

Җирләр дымлана,

Бу кайчак була? / Г.Тукай/

 

Балалар: Көз, бу көз!

-Бер елда ничә фасыл бар?

/-Бер елда 4 фасыл бар/

-Ниндиләр, саныйк әле?

/-Көз, кыш, яз, җәй./

-Бик дөрес, булдырдыгыз. Балалар, бүген тышта нинди көз?

/ Салкын, яңгыр, җилле һ.б./

 

/ Ишек шакыйлар. Көз керә. Исәнләшә./

Тәрбияче: И, балалар, күрегез,

Безгә әнә килде көз.

Балалар: Әйе, әйе, күрәбез.

Тәрбияче: Я, әйтегез, сөйләгез,

Ничек килә икән көз?

Балалар: Кошлар оча көньякка

Канат кагып еракка.

Аюлар өн казыды

Бик тирән итеп базны.

Балыклар тындылар

Су төбенә чумдылар /чүгәлиләр/

Агачлар ялангачлар

Җилләрдә чайкалалар /куллар болгыйлар/.

Тик безгә күңелле көз

Без бакчага йөрибез.

 

/Көз аларны матур уйнаганнары өчен мактый/.

 

Көз: Сез бу рәсемдә елның кайсы фасылын күрәсез?

Балалар: Көз фасылын күрәбез.

Көз: Көз икәнен ничек белдегез?

Балалар: Чөнки агач яфраклары саргайган, көн болытлы салкын, кешеләр җылы киемнәрдә, кошлар җылы якка китәләр…

Көз: Кемнәр гөмбә җыярга килгәннәр?

Балалар: Җәмил белән Энҗе әтиләренә ияреп гөмбә җыярга килгәннәр.

/ Җ авазының дөрес әйтелеше кабатлана/

Көз: Җәмил нинди малай?

Балалар: Әйбәт, тырыш. Чөнки ул әтисенең кәрзинен күтәреп кайта.

Көз: Сезнең, балалар, көз көне урманга барганыгыз бармы?

/ Балаларның сөйләве/

 

Тактага көз темасына рәсем эленә.

-Игътибар белән карагыз әле. Рәсемдә көз көне сүрәтләнгән. Көн болытлы. Ерактарак тезелешеп кыр казлары оча. Алар безнең белән саубуллашып җылы якка китәләр. Агачларның яфраклары саргайган, әкрен генә җиргә коелалар. Бөтен җир сары төскә кергән. Әйтерсен лә җиргә сары палас җәйгәннәр.

Җәмил белән әтисе гөмбә җыйганнар. Җәмилнең сеңлесе Энҗе дә ияргән. Алар күп итеп гөмбә җыйганнар. Җәмил әтисе белән кәрзинне күтәреп кайта. Сеңлесе Энҗе яфраклардан букет ясаган. Алар өсләренә җылы итеп киенгәннәр. Чөнки көн салкын. Кояш та күренми. Ул болытлар артына кереп югалган.

 

Тәрбияче “Сары көз” Р.Миңнуллинның шигырен сөйләп күрсәтә.

Яратам мин

Сары төсне.

Бөтен дөнья

Алтын төсле…

 

Уен: “Көз, балалар, яңгыр”.

Балалар: Исәнме, көз, алтын көз

Безне сагынып килдеңме?

Агачаларга, куакларга

Сары чуклар элдеңме?

Көз: Саумы, нәни дусларым,

Сезне сагынып килдем мин.

Сезгә аяз көннәрдә

Яңгыр да китердем мин.

Балалар: Яңгыр, яу, яу, яу,

Тирә як көлеп торсын.

Яңгыр чыга: Яу, яу, яу, дип яңгыр телисез,

Үзегез качып йөрисез.

/Балаларны куа. Ике балага тотынгач рольләр алышына./

 

Яңгыр һәм Көз саубуллашып чыгып китәләр.

Эшчәнлекне тәмамлау.

 

 

Татарстан Республикасы

Яр Чаллы шәһәре

“49 нчы “Гөлназ” балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

I квалификацион категорияле тәрбиячесе

САЛИХОВА ЛҮЗӘ ТӘФТИЛ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий