Яңа фикерләр:

postheadericon Сценарий: “Абдулла Алиш “Койрыклар”

койрык

Өлкәннәр төркеме өчен

 

Максатлар:

  1. Балаларны А.Алишның “Койрыклар” әкияте белән таныштыру, эчтәлегенә төшенү.
  2. Балаларда акыл, хәтер, күзаллау, фикер йөртү сәләтен, сөйләм телен үстерү .
  3. А.Алишның “Койрыклар” һәм башка әкиятләре аша балаларда матур әдәбиятка кызыксыну тәрбияләү.
  4. Балаларда матур әдәбият аша табигатькә карата мәрхәмәтлелек, сакчыл караш тәрбияләү.

 

Җиһазлау:

  1. Авыл өе макеты.
  2. Урман күренеше өчен агачлар.
  3. Төрле җәнлекләр костюмнары.
  4. Биюләр өчен татар көйләре.

 

 

  Борын – борын заманда…

( А.Алишның  “Койрыклар” әкиятенә сәхнәләштерелгән күренеш.)

 

Сәхнәнең бер читендә – авыл өе, икенче ягында урман күренеше. Пәрдә ачылганда кечкенә кыз бала идәндә уенчыклар белән уйнап утыра. Сәхнәгә әби керә.

Әби.  Кызым, күрәсеңме, ничек караңгыланды, кич булды, йокларга да вакыт җитте.

Бала. Әбием, ә син мин йокларга яткач, әкият сөйләрсеңме? Минем әкият тыңлыйсым килә.

Әби.  Ярый,кызым,тыңла.

Әкият ул күптөрле:

Тормышың үзе шикелле

Катлаулы, кызык, серле.

Я, тыңларга син әзерме?

( Бала караватына ята, әби аның яныны утыра.)

Әби.  Борын – борын заманда

Кәҗә – командир,

Саескан – сотник,

Үрдәк – үрәтник,

Минем бабай – малай,

Мин әле тумаганда

Яшәгән ди, бар җәнлекләр койрыксыз.

Шулай тыныч кына көн итеп ятканда,

Килгән Казан каласыннан телеграмма.

( саескан очып чыга.)

Саескан.  Тыңлагыз! Тыңлагыз!

Бөтендөнья җәнлекләре!

Тиздән Казан шәһәрендә бәйрәм була –

Беләсезме?

Аю.  Димәк, зур бәйрәм!

Бүре.  Зур тамаша була!

Төлке.  Әйлән – бәйлән уйныйк, әйдә!

( Барысы бергә татар көенә бииләр.)

Саескан.  Чү, ашыкмагыз шатланырга!

Бәйрәмгә бит барып булмый болай гына!

Җәнлекләр.  Ә нишләргә?

Саескан.   Менә миннән шундый тәкъдим:

Үткәрергә кирәк зур ярминкә,

Өләшергә анда бар җанварга

Бәйрәмгә бару өчен койрык.

Куян.  Койрык?

Аю.  Нигә кирәк ул койрык?

Төлке. Өләшәләр икән, димәк, кирәк!

Бүре.  Койрыклар кайда? Табыйк тизрәк!

Саескан.  Ягез әле, ашыкмагыз,

Баш ватмагыз!

Зур урман аланында бар карт имән,

Анда койрыкларның ниндие генә юк:

Озыны, нечкәсе, калыны, йомшагы –

Аларның һәммәсе дә менә дигән!

Әби.  Таң алдыннан җәнлекләр уяндылар,

Зур аланга һәрберсе зур юл алдылар.

Куян. ( агач артыннан башын сузып).

           Яңгыр ява, йокы килә,

Барып йөрмәм, күңелем боек,

Нәрсәгә ул миңа койрык?

( Яңадан агач артына кереп утыра).

Әби.   Шул мизгелдә дөбер – шатыр агач сынды шартлап.

Аю бабай чыкты лап-лоп атлап.

Куян.  Аю бабай, күрүемчә, сиңа таныш боерык

Бәйрәмгә барыр өчен сиңа да кирәкме койрык?

Аю.     Әйе шул, ә син нигә бик боек?

Куян.  Яңгыр яугач, мин бармадым,

Алып катмассың микән миңа койрык?

Аю.     Ярар, ярар, озынколак, китим булмаса,

Алып кайтырмын, истән чыкмаса…

( Аю китә, Төлке керә.)

Куян.  Төлкебикә апа!

Күрүемчә, сиңа да таныш боерык

Бәйрәмгә барыр өчен сиңа да кирәкме койрык?

Төлке.  Әйе шул, йомшагым, үземә матуры тисә,

Алырмын сиңа да, кирәксә…

( Төлке китә, бүре керә.)

Бүре.    У-у-у, тизрәк, тизрәк, бәйрәмгә барырга койрык кирәк…

( Песи,эт йөгереп үтәләр.)

Әби.     Һәммә җәнлекләр зур аланга җыйналдылар.

Урман аланында карт имән,

Андагы койрыкларның барысы да менә дигән!

( Җанварлар агач янында койрык сайлыйлар.)

Һәр җәнлек үзенә койрык сайлады,

Куян аларның исенә кереп тә карамады.

Карт имән янында шатлыктан

Әйлән – бәйлән уены башланды…

( “ Җәнлекләр” җырлар җырлый, шигырьләр сөйлиләр, җырлы – биюле уеннар уйныйлар.)

Әби.    Бар да әзер, койрык та бар

Шатланышып кайта җәнлекләр.

( Куян өеннән чыгып җәнлекләрне каршылый.)

Җәнлекләр. Әй, куянкай, син кайда?

Нигә күңелең боек?

Куян.   Алып кайттыгызмы миңа койрык?

Җәнлекләр ( бер – берснә карашып). Онытканбыз бит, куянкай.

Әби.    Нихәл итсен, ялкау куян үксеп елады. (Куян елый.)

Куян.  Бәйрәмгә ничек барыйм инде?

Бу дөньяда юк хәзер кызык,

Бәйрәмгә барырга юк миндә койрык…

( Песи белән Эт керәләр.)

Песи.  Минем койрык нинди йомшак, нинди матур!

Эт.      Ә минеке матуррак!

( Бәхәсләшеп куыша, сугыша башлыйлар. Көтмәгәндә эт песинең койрыгын өзеп ала.)

Әби.    Йомшак кына җил исте,

Әллә ишетеп, әллә жәлләп,

Койрыктан өзелгән кисәк

Керде куян өенә тәгәрәп.

Шул кисәкне куян эзләп тапты

Һәм үзенә койрык итеп такты.

Куян.  ( койрыкны тагып куя һәм сикерә – сикерә). Ур-ра! Минем дә булды

койрыгым! Инде хәзер ялкауланып ятмам!

Әби.   Шулай итеп куян да бәйрәмгә чапты. Әй, күрми дә торам, кызым йоклап киткән икән. ( Бишек җыры җырлый.)

 

Татарстан Республикасы

Казан шәһәре

«САЛАВАТ КҮПЕРЕ»

297 нче катнаш төрдәге балалар бакчасы”

муниципаль автономияле мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

татар теле тәрбиячесе

БИКМУЛЛИНА ЛӘЙСӘН ФОАТ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий