Яңа фикерләр:

postheadericon Кышкы шигырьләр

12 яшьтән 7 яшькә кадәр балалар өчен шигырьләр 

 

Карны кем ясый? (Зиннурова Ф.М.)

Кар яуганны карап тордым

Тәрәзәдән беркөнне.

Ап-ак үзе, бизәкләре

Йолдыз кебек, күр инде.

 

Кем соң аны ясый икән,

Кем сибеп тора икән?

Ничек куллары туңмый да,

Каян кар җитә икән?

 

Җәйләрен кайда саклыйлар,

Кышын гына яудыргач?

Сорауларым күп, җавабын

Табармын мин зур булгач.

 

Җимлек (Зиннурова Ф.М.)

Чыпчык белән песнәк килде

Кичә куйган җимлеккә.

Әллә кышка сөенәләр,

Әллә инде җим күпкә.

 

Чыркылдашып сыйландылар,

Канатлар кага-кага.

Көн дә килегез, кошкайлар,

Онытмам җим салырга.

 

                                        

                                      Курыкмыйбыз (Зиннурова Ф.М.)

Кыш килде, салкын урамда.

Ә без куркып тормыйбыз.

Чана-чаңгыларны алып,

Тауда шуып уйныйбыз.

 

          Тауда шуасым килә (Зиннурова Ф.М.)

Мамыктай ак кар ява да,

Агарта бөтен җирне.

Мондый көнне тау шуарга

Чыгасы килмәс кемнең!

 

Тәрәзәдән күрдем инде,

Иптәшләрем гөр килә.

Әни, бир әле чанамны,

Тауда шуасым килә!

 

                                       Тауда шуабыз (Зиннурова Ф.М.)

Куркытмый безне

Кышкы салкын да!

Тауда шуабыз

Чана-чаңгыда.

 

Куян кызы (Зиннурова Ф.М.)

Куян кызы әнисеннән

Сорап куйды бүген иртән:

– Нигә колакларым озын,

Ә күзләрем кылый икән?

 

Әнисе юата аны:

– Колакларың матур синең,

Миңа бит син бик кадерле,

Бердәнберем, кызым минем.

 

Күзләреңнең кыйгачлыгын

Әтиең дә бик ошата.

Куян кызы тынычланды:

– Мине әнием ярата!

Мине әтием ярата!

 

Татарстан Республикасы

Түбән Кама шәһәре

 “78 нче “ЛӘЙСӘН” балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

югары квалификацион категорияле укытучы-логопеды

ЗИННУРОВА ФӘРСИЯ МӘХТҮМ КЫЗЫ

ОХШАШ МӘКАЛӘЛӘР:

Кыш турында шигырьләр

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий