Яңа фикерләр:

postheadericon Эш яратып үссеннәр

kids005Ата-аналар өчен киңәш

Гаилә – бала өчен иң беренче социаль дөнья. Яшь буын хезмәткә иң элек шунда өйрәнә. Кече яшьтән үк хезмәткә өйрәтү аның табигатенә бик туры килә. Балага хас булган активлык, барын да белергә, узе эшләп карарга омтылу хезмәттә аеруча ачык чагыла. Кечкенә бала уен аша хезмәткә тартыла. Ул әнисе яисә әтисе эшләгәнне карап торырга ярата, аннары шуны кабатлый: шофер, сатучы яки врач булып уйный. Уйнаганда исә төрле әйберләр белән эш итә, хәрәкәтләнә. Әгәр 2-3 яшьлек улыгызга яки кызыгызга өстәл сөртергә кушсагыз, ул әлеге хәрәкәтне шактый озак кабатлар. Чөнки бу эш балага зур шатлык һәм куаныч китерә, әмма бу хәрәкәтләрне ул механик рәвештә генә башкара. Ә 5-6 яшьләрдә инде аңарда үзенә тапшырылган эшне пөхтәрәк, әйбәтрәк итеп башкару омтылышы көчәя. Әтисе яисә әнисе башкарган эшне дә аңлы рәвештә кабатлый башлый. Биредә ата-ана балага ярдәм итәргә, аның эшчәнлегенә тиешле юнәлеш бирергә тиеш. Югыйсә аның хезмәт эшчәнлеге сабый баланыкы кебек бик гади һәм эчтәлексез булып калуы бар.

Белгәнебезчә, хезмәт баланың физик һәм психик үсешенә уңай тәэсир итә, аның мускулларын ныгыта, игътибары, күзәтүчәнлеге, тапкырлыгы артуга ярдәм итә. Теләк булганда, бала башлаган эшен яхшырак итеп очлап чыгарга омтыла. Ә бу, үз чиратында, ихтыяр көчен тәрбияли, һәртөрле каршылыкларны җиңәргә, куелган максатка ирешергә өйрәтә. Практик күнекмәләр баланың хәтеренә нык сеңеп кала, аның фикерләү сәләте арта, ул торган саен күбрәк белергә омтыла. Хезмәт баланы рухи һәм физик яктан да чыныктыра. Бала да үзе эшләгән әйбергә, өлкәннәр дә шундый ук саклык, игътибар белән карарга тиеш. Чөнки үз хезмәте аша бала олылар хезмәтен дә ихтирам итәргә өйрәнә. Ул тирә-ягындагы кешеләрнең өйдә, заводта, кырда яки бакчада ничек эшләвен хәтеренә сендереп бара.

Еш кына олылар баланың кечкенә булуын, берни дә эшли белмәвен, комачаулап кына йөрүен сәбәп итеп, аны бер эшкә дә катнаштырмыйлар һәм шуның белән сабыйның шәхесе формалашуга зур зыян китерәләр. Шуңа күрә аны көче җитәрлек эштән беркайчан да читләштермәскә кирәк. 2-3 яшьләрдә үк инде баланы үз-үзен карарга: мөстәкыйль рәвештә ашарга, киенергә һәм чабышырга, кием-салымын билгеле бер урынга элеп куярга, уйнаган уенчыкларын җыярга өйрәтү бик мөһим. Баланы үз-үзенә хезмәт күрсәтергә өйрәтү аны хезмәткә әзерләү итеп каралырга тиеш.

Бераз үсә төшкәч, балага өй эшләрендә катнашырга мөмкинлек бирелә. Бүлмә җыештырганда әнисе улының яки кызының кулына юеш чүпрәк тоттырып, тузан сөртергә куша, табын әзерләгәндә, тәлинкәләрне саклык белән генә куярга кирәклеген әйтә. Балага җиләк-җимеш яки яшелчә юарга да рөхсәт итәргә мөмкин.

Кызганычка каршы, кайбер ата-аналар: “Интекмәсеннәр, үскәч тә өлгерерләр әле”, – дип, балаларына бернинди эш кушмыйлар. Ә берничә елдан улларының яки кызларының булдыксызлыгыннан үзләре үк зарлана башлыйлар. Ир баланы өй эшләренә өйрәтүдә ата үрнәге зур роль уйный. Әгәр дә әти кеше андый эшләргә бары тик хатын-кыз шөгыле дип кенә караса, аның улы да шулай тәрбияләнер, әнисе берәр эш кушса: “Хатын-кыз тугел лә мин!” – дип кенә җибәрер. Хәтта кайбер аналар үзләре дә өйне хатын-кыз гына җыештырырга, бу эшкә кызларны гына өйрәтергә кирәк дип саныйлар. Бу ялгыш һәм зарарлы караш. Гаиләдә ирләргә дә, хатын-кызга да эш җитәрлек. Ата-аналар өйдә бергәләп эшләргә, балаларын да шуңа өйрәтергә тиеш. Чөнки бугенге балалар – булачак ата-аналар.

Әгәр өегездә берәр төрле кош булса, аны да балагыз карасын, аңарга ашарга-эчәргә бирсен, читлеген чистартып торсын. Бу эш балада табигәтькә мәхәббәт, шулай ук җаваплылык хисе тәрбияли. Бер үк эшне системалы рәвештә кабатлау аны файдалы хезмәткә күнектерә.

Баланы эшкә өйрәтү өчен, аңа уңай шартлар да тудырырга кирәк. Мәсәлән, кар көрәгәндә, көрәк сабы аның буена туры килергә тиеш, югыйсә ул бик тиз арып, башлаган эшен ахырына җиткерә һәм бернинди канәгатьләнү хисе алмас. Өстәл янында берәр нәрсә ясаганда, баланың дөрес утыруын, аның артык киеренке эшләмәвен, яктылыкның җитәрлек булуын күзәтеп торыгыз. Өлкәннәргә булышам дип, улыгыз яки кызыгыз көче җитмәслек әйберләр күтәрмәсен. Баланың күңеле сүрелмәсен һәм үз көченә ышанычы кимемәсен өчен, кайвакыт аңарга бераз гына булышып җибәрү дә кирәк. Моннан соң ул тагын да канатланып китә. Кыскасы, баланы кечкәнәдән үк хезмәткә кунектеру аңарда түземлелек, тырышлык кебек сыйфатлар тәрбияләргә ярдәм итә.

Татарстан Республикасы

Казан шәһәре Идел буе районы

 “163 нче “ЧУЛПАН” балалар бакчасы”

муниципаль автономияле мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

II квалификацион категорияле тәрбиячесе

ХАКИМУЛЛИНА ШАХИДА РАХМАТУЛЛА КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий