Яңа фикерләр:

postheadericon Сценарий: “Әбиемнең күңел сандыгы”

14944395-6 яшьлек балалар өчен

Сәхнә өй кебек итеп бизәлгән: тәрәзәләрдә борынгы челтәрләр; тәрәзә араларында кызыл баулы сөлгеләр, чиккән кашагалар; уң якта – карват, аңа челтәрле япма ябылган, чигүле мендәрләр куелган. Сул якта – мич, мич янында – кисәү ачагы, табагач сөяп куелган, алъяпкыч эленгән. Мич алдында җиз комган, чүлмәк тора. Мич башында чабата күренә. Тар сәкеләргә суккан паласлар ябылган. Түрдә – сандык; алдарак – самавыр, чәйнек hәм чынаяклар, татар халык ашлары (өчпочмак, чәк-чәк, кош теле, түгәрәк ипи) куелган, борынгы ашъяулык япкан өстәл. Сандык өстендә – каба, йон hәм орчык. Идәнгә сугылган паласлар җәелгән. Карават янында – чаршау, келәм.

Кичәне ачып җибәргәндә, сәхнәгә татар кызлары киеменнән Айгөл исемле кыз чыга.

 

Айгөл

Әбиемнең күңел сандыгы!

Нинди серләр саклый икән ул?

Гомер буе җыйган хәзинәме,

Әллә инде күңел бизәгеме,

Нинди серләр саклый икән ул?

 

Әбиемнең күңел сандыгын

Бер ачасы иде, ачасы…

Әби-бабам белгән йолаларны,

Халкыбызның күңел җәүhәрләрен

Бер ачасы иде, ачасы.

 

Әбиемнең күңел сандыгын

Кызыктыра инде күптәннән.

Ач, әбием, безгә күңелеңне,

Яшь буынга мирас булып калсын,

Бер хәзинә калсын үткәннән.

 

(Шигырьне укыганнан соң иптәш кызын чакыра)

Гөлнара, Гөлнара! Кер әле, кер.

 

Гөлнара (керә). Нигә чакырдың, Айгөл?

Айгөл. Әти-әни өйдә юк. Ә әбием ахирәтләренә утырмага китте. Әйдә, аулак өйгә кызлар чакырабыз!

Гөлнара. Әйдә. Кемнәрне чакырыйк икән.

Айгөл. Үзебезнең урам кызларының барысын да чакырыйк. Бар, син аларга әйтә тор, мин өйне җыештырам.

Гөлнара китә. Айгөл идән себерә, паласларны төзәтә, өстәлне сөртә. Бераздан, кул эшләре тотып, кызлар керә башлый – барысы да милли киемнән: бала итәкле озын күлмәкләр, чиккән алъяпкычлар, чөеп бәйләнгән яулыклар… Магнитофон язмасында “Галиябану”, “Шахта” җырлары, “Авыл көе” уйнатыла. Кызлар кул эше эшләп утыралар.

Айгөл. Кызлар, әйдәгез җырлый-җырлый эшлик әле. (“Сөлге чигәм” җыры башкарыла. Ф.Әхмәтов көе, Х.Җәләлов сүзләре.)

Нурия әби (кайтып керә). Нинди моңлы көй ишетелә дисәм, үзебезнең  кызлар җырлый икән.

Айгөл. Әбием, кайтып та җиттеңмени? Ахирәтләреңә утырмага барам дигән идең бит? Ачуланма инде, кызларны аулак өйгә чакырган идем.

Нурия әби. Ярар, ярар, мин сезгә комачауламам, почмак якта гына утырырмын. Ә сез уйнагыз, көлегез. Безнең дә бар иде бит яшь чаклар… Без дә шулай аулак өйгә җыела торган идек. Егетләр килеп, күңел күтәреп китәләр иде. Ул уйнаган уеннар, җырлаган җырлар!.. Исәбе-хисабы юк иде.

Гөлнара. Әбекәй, үзегез уйнаган уеннарны безгә дә өйрәт әле.

Нурия әби. И, балалар, үзем генә өйрәтә алмам шул. Кая, күршекәемне чакырып керим әле булмаса. (“Бибинур, ахирәт! Күршеңдә – аулак өй. Кер әле, кер, тизрәк! Дигән тавышы ишетелә.)

Бибинур әби (үзе күренми). Кунагым бар иде шул.

Нурия әби. Ә-ә, ярар, ярар, кунагың белән кер. Кул эшләреңне дә алып кер.

Бибинур (кунагы белән керә). И-и, шушы Нурияне! Яшь чагында да шулай җор иде, хәзер дә шул. Картаеп беткәч, нинди аулак өй икән инде ул?

Нурия әби. И ахирәт, кызлар аулак өйгә җыелганнар. Берәр уен өйрәтүне сорыйлар. (Исәнләшәләр, утырып дога кылалар).

Гөлнара. Безгә бәет яки мөнәҗәт өйрәтсәгез дә ярый.

Бибинур әби. Зәмзәмия, мөнәҗәтне син оста әйтәсең бит, әйдә әле.

 

Зәмзәмия (мөнәҗәт әйтә). БисмиЛләhир-Рахмәнир-Рахим.

Килеп кердем өегезгә,                                 Мәҗлесегез күркәм булсын,

Дога кылдым түрегездә.                              Өегезгә фәрештә тулсын,

И Аллаһым, иман нуры                               Догаларым кабул булсын,

Балкып торсын йөзегездә.                           Әрвахларыгыз шат булсын.

 

Рамилә. Әбекәй, көең бигрәк матур икән, тагын берәрне әйт инде.

(Ерактан гармун тавышы ишетелә).

Нурия әби. Гармун тавышы түгелме соң бу? И, Аллам! Егетләрегез килә бугай.

Кызлар, урыннарыннан сикереп торып, төзәтенәләр.

Егетләр җырлап керәләр, исәнләшәләр.

Егетләр. Исәнлек-саулыкмы, кызлар? Әммәламегаләйкем, әбиләр!

Кызлар, әбиләр. Вәгаләйкемәссәлам!

 

Кызлар. Егетләргә бер җырлап күрсәтик әле. (”Ал чия төпләрендә” көенә җырлыйлар).

Егетләр килгән, егетләр.

Нигә килгәннәр икән?

Тыңлап карыйк, җырласыннар,

Нәрсә диярләр икән.

 

Егетләр.

Ал чия төпләрендә,                                            Сандугачның балалары

Гөл чия төпләрендә.                                          Талга кунганнар икән.

Сулар сибеп үстерәләр                                     Кызларыгыз бигрәк чибәр,

Тәрәзә төпләрендә.                                              Бигрәк уңганнар икән.

 

Ике кыз биеп килеп, ике егеткә басалар, аннары парлап биеп алалар.

Нурия әби. И, балалар, килүегез бик әйбәт булды әле. Ахирәтләр, әйдәгез, боларга югары очта кичке уен вакытында егетләр белән уйный торган уеныбызны өйрәтик.

Бибинур. Теге “Чума үрдәк, чума каз”нымы?

 

(“Чума үрдәк, чума каз” уены уйнала)

Чума үрдәк, чума каз,                                     Айдар үзенә иптәш эзли,

Чума үрдәк, чума каз,                                      Белмим кемне ошата?

Тирән күлне ярата шул, ярата                        Алияне ошата шул, ошата,

Тирән күлне ярата шул, ярата,                       Алияне ошата шул, шул.

(Җыр кабатлана, исемнәре үзгәртелә)

 

Бибинур әби. Кара әле, Нурия, без бит җырлап-уйнап кына утырмый идек, табышмаклар да әйтешә идек.

Нурия әби. Әйе шул. Әйдә әле, Бибинур, башла.

Бибинур әби. Башы – мунчалы, койрыгы – сус. (Җавабын таба алмыйлар). И, балалар, сез таба алмассыз шул аның җавабын. (Мич башыннан чабата алып күрсәтә). Чабата ул. Элек әтиләр чабата үреп бирәләр иде. Төшеп калмасын өчен, артына киндерә, сус бау да тагалар. Ә яз, көз көннәрендә, пычрак кермәсен өчен табынына шакмак кагып, күтәртмә ясый торганнар иде.

Нурия әби. Әйдәгез, тагын әйтешәбез. Мич башында комган, авызын – борынын йомган. (Мәче).

Ләйсән. Ак күлмәк кигән, башы түшәмгә тигән. (Мич).

Илсур. Биш йөз баш, бер койрык. (Чират)

Лилия. Җанлы җансызны кыйный,

Җансыз кычкырып елый (Барабан).

Нурия әби. Зәмзәмия, кисәтүләреңне дә әйтеп бир әле яшьләргә.

Зәмзәмия әби. И, ахирәт, бик күп инде алар, нәрсәдән башлыйк икән?

Бибинур әби. Элек-электән иң олы нигъмәт – ипи, икмәк булган. (Өстәлдән түгәрәк ипи ала). Шуннан башлыйк әле.

Зәмзәмия әби. Ипекәйнең валчыгын да коеп ашама, Аллаһ исраф кылучыларны яртмый.

Бибинур әби. Ризыкны уң кулың белән, бисмиЛләһ әйтеп аша.

Нурия әби. Олыларга үзең башлап сәлам бир.

Алия. Ә без мәкальләр дә беләбез.

Айдар. Әйдә ярышыйк, кем күбрәк белә икән?

Гүзәл. Агач – җимеше белән, кеше эше белән.

Ринат. Егет кешегә җитмеш төрле hөнәр дә аз.

Эльмира. Һөнәрле үлмәс, hөнәрсез көн күрмәс.

Нияз. Тырышкан – табар, ташка кадак кадар.

Лилия. Эш сөйгәнне – ил сөяр.

Айрат. Бүгенге эшне иртәгәгә калдырма.

Эльза. Калган эшкә кар ява.

Зәмзәмия әби. Бигрәк булдыклы егетләр, уңган кызлар икәнсез. Булдырдыгыз бит.

Нурия әби. Безнең заманда аулак өйләр күңел ачу кичәләре генә түгел иде. Кышкы озын кичләрдә кызларның уңганлыгы өлгерлеге тикшерелә иде. Анда без бирнәләр әзерли идек. (Шул арада сандыкны ачып күрсәтә башлый). Ә болары – Казан сөлгеләре. Әбиләребез үзләре тукып эшләгән. Кайсы гына егетнең иңенә ятмаган да, нинди генә батырларга бүләк булмаган бу сөлгеләр.

Зәмзәмия әби. Монысы “күкрәкче” дип атала. Беренчедән, ул бизәнү әйбере, икенчедән, хатын-кызның күкрәген ят күзләрдән каплаган. Бала имезгән вакытта да бик уңайлы булган. Бирнәгә дип бик күп күкрәкче әзерли торган идек тә кияүнең туганнарына бүләк итә идек.

Бибинур әби. Менә монысы алъяпкыч. Татар кызларының алъяпкычлары канатлы булырга тиеш. Чиккән алъяпкычлар зифа буйлы кызларга бигрәк тә килешеп торган. Киләчәктә сез дә шулай милли алъяпкычлар ябып йөрерсез әле.

Нурия әби. Бала итәкле күлмәк тә татар кызларының милли киеме. Итәкләре никадәр күп булса, шулкадәр матуррак санала, кызларның балтырларын чит-ят күзләрдән каплый.

 

Зәмзәмия әби. Түбәтәй чигә hәм тегә белгән кеше алтын куллы оста санала иде. Кара бәрхеткә ука яисә сәйлән чигелгән түбәтәйләрне бәйрәмнәрдә кешелеккә генә кияләр. Ә көн дә кияр өчен сырып тегелгән, менә шундый кара бәрхет түбәтәйләр була. (Бер малайның башына кидерә). Карагыз әле, ничек килешә.

Калфак чигү hәм тегү бигрәк тә зур осталык таләп итә. Менә бу чуклы калфакны үзем чигеп кидем. Ак сәйлән белән күпертеп эшләнә ул. Элегрәк мондый калфакларны бай хатыннары гына кия иде, ә кыз балалар түбәтәй рәвешендә эшләнгән, чигүле кәттәҗине киеп йөрделәр. Яле, Гөлнара, шушы кәттәҗине киеп җибәр әле. Күрегез әле, ничек чибәрләнеп китте. Теләсәгез, сезне дә кәттәҗи чигәргә, калфак тегәргә өйрәтермен. Минем кызларым үзләре чиккән кәттиҗәләрне киеп йөриләр.

 

Бибинур әби. Мендәр тышларын да бик тырышып чигә идек. Карагыз әле, никадәр хезмәт, күңел җылысы салынган бу бизәкләргә.

Нурия әби. (Сандыктан алып күрсәтә бара). Менә монысы – түрләмә, өй түренә, тәрәзә өсләренә эләр өчен. Караватка куяр өчен кашагасы чигелеп, читенә кулдан бәйләнгән челтәр ялгана. Ашъяулыкны чигеп, кырыен бала итәкле итеп әзерлиләр. Аякчу, тастымал, намазлык, суккан паласлар – барысы да бирнәгә дип әзерләнгән. (Сандык тармасыннан чиккән кулъяулыкка терелгән йөзек ала). Бу йөзек – әбиемнән калган истәлек. Мин аны бик кадерләп саклыйм. Аулак өйгә җыелгач, шушы йөзек белән “йөзек салыш” уйный торган идек.

Ләйсән. Әбекәйләр, безгә дә өйрәтегез әле шушы уенны.

Нурия әби. Әйдәгез, барыгыз да тезелешеп утырыгыз, учларыгызны тотыгыз. Мин сезгә йөзек салам. Йөзек кемдә икәнне сизсәгез, аңа берәр “җәза” бирәбез (Йөзек сала). Йөзек кемдә, сикереп чык.

Уйнаучылар. Йөзек – Лилиядә. Нишләтәбез Лилияне?

Икенче төркем җавап бирә: “Җырлатабыз”.

Лилия бии-бии җырлый.

 

Лилия (йөзек сала, йөзек Гөлнурга чыга).  Гөлнурга нинди “җәза” бирик?

Уйнаучылар. “Биетик!”, “Җырлатыйк!” диешәләр.

 

Гөлнур. Рөхсәт итсәгез, мин шигырь сөйләр идем.

Уйнаучылар. Рөхсәт, рөхсәт.

 

Бер күрешү – бер гомер, дип,                     Пәйгамбәрләр тарихыннан

Дога кыла ак әбиләр.                                Гыйбрәтле бер кыйсса сөйли.

Яңа төсмер, мәгънә ала

Борынгы җыр, иске көйләр.                     Мич янында тып-тын кына

Тыңлап тора киленнәре.

Ак әбиләр бер елмайса,                             Шулдыр үзе – өйгә иман,

Үсә күңел офыклары.                                Татулыкның иңүләре.

Яннарында уйнап йөри

Орчык буе оныклары.                               Аллаһның hәр бирмеш көнен

Намаз укып сәламлиләр,

Алар кичен сабыйларга                             Ил шатлыгы, ил аклыгы –

Мөнәҗәтләп, көйли-көйли,                            Ак яулыклы ак әбиләр.

 

Гөлнур. (Йөзекне Бибинур әбигә сала). Бибинур әбигә нинди “җәза” бирик икән?

Уйнаучылар. Биетәбез, биетәбез!

 

Бибинур әби “Әпипә” көенә бии.

Сандыктан бизәкле көянтә алалар.

 

Сания. Әбекәй, нигә көянтәне дә сандыкта саклыйсың?

Нурия әби. И, балалар. Бик кадерле бүләк шул ул. Бабагыз, кияү бүләге итеп, ярминкәдән алып кайткан иде. Килен булып төшкәч, шул көянтә-чиләкләрне алып, чишмәгә су юлы күрсәтергә алып төштеләр.

Сания көянтәне иңенә куеп карый.

 Айгөл. И-и, Сания апа, сиңа бигрәк тә килешә икән. Яшь килен булып йөреп күрсәт әле. (Бизәкле чиләкләрне көянтәгә элә).

Көянтәңә нурлар кунган,          Эчәр суың монда булсын,

Иңбашына алып сал.                  Гомерлеккә бездә кал.

 

Егетләр башкаруында татар халык җыры “Сания апа” яңгырый.

Сания апа суга бара,                   Сания апа суга бара,

Яшел чиләген асып.                    Көянтәсе алмалы.

Сандугачлар кунып сайрый,        Алмалы көянтәсенә

Көянтәсенә басып.                       Кунмаган кош калмады.

 

Сания көянтә-чиләк белән лирик бию башкара. Кул чабалар.

Бибинур әби. Менә монысы – тукмак.

Илсур. Анысы ни эшкә ярый?

Бибинур әби. Өмәләрдә киндер тукып, шушы тукмаклар белән тукмаклый идек. Эшләп бетергәч, “тукмак әйләндереш” уйнап ала идек.

Илсур. Ничек ул, ничек?

Бибинур әби. Менә шулай бер егет уртага керә дә әйләндерә. Тукмакның башы кемгә карап туктаса, шул кеше берәр hөнәрен күрсәтергә тиеш.

Уйнаучылар. Әйдә, әйләндер, Илсур. (Илсур тукмакны әйләндерә, тукмак Айгөлгә карап туктый). Айгөлгә чыкты, нишләтәбез? “Биетәбез”.

Айгөл. Үзем генә биемим әле. Тагын әйләндерегез, берәр егеткә чыкмасмы, парлап биербез. (Аннары Нияз белән бииләр).

Нурия әби. (Сандыктан тальян гармун ала). Бусы да бабагыз истәлеге. Сугышка киткәндә: “ Мин кайтканчы берәүгә дә бирмә, саклап тот”, – дигән иде. Үзе генә әйләнеп кайта алмады шул. Күрше Гаффар бабагыз белән ярышып уйныйлар иде…

Нияз. Ә Гаффар бабай кайда? Ул кайттымы соң?

Нурия. Өйдәдер ул.

Зәмзәмия әби. (Тәрәзәдән карап). Әнә ишек алдында йөри икән.

Нияз. Чакырыйк әле, бәлки уйнап күрсәтер.

Айгөл. Нинди матур көй тыңладык. Рәхмәт, сезгә барсы өчен дә. Барыгызда исән-имин торыгыз, сау булыгыз!

 

Татарстан Республикасы

Түбән Кама шәhәре

 “78 нче “ЛӘЙСӘН” балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

югары квалификацион категорияле тәрбиячесе

ЗИГАНГИРОВА РАЗИЛЯ ХАДИ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий