Җен малае Абдулла. 3 нче кисәк.
Мансур елга буенда берүзе генә күңелсезләнеп утыра иде. Абдулланың да инде бер атна чамасы күренгәне юк – вакыты белән тыгыздыр инде: ул бит гыйлем ала! Әнә күпме нәрсәләр өйрәнгән: Аллаһ Тәгалә турында нихәтле белә, динне ничек тирәнтен өйрәнә! Хәтта галимнәрнең исемнәрен дә белә! Үскәч Мансур да, Аллаһ теләсә, боларны өйрәнәчәк! Аның да Бөек Раббысы турында, Аның Китабы турында, пәйгамбәрләр, диннең галимнәре турында беләсе килә! Менә бит инде шушы көннәрдә Мансур нихәтле күп нәрсәләргә өйрәнде: әле бит ул Аллаһ турында да, Коръән турында да, бигрәк тә җеннәр турында да ул хәтле күп белми иде. Нинди анда! Җеннәр турында бөтенләй ишеткәне дә юк иде!
Малайның бу фикерләрен сөенечле тавыш бүлдерде:
– Хәерле көн, дустым! Көчкә таптым үзеңне, әллә кайлардан эзләп бетердем, монда икәнсең!
– Абдулла! Мин сине күрергә шундый шатмын!!! Гафу ит инде, бик күп вакытыңны әрәм иткәнсеңдер мине эзләп… Бүген киләсеңне белмәдем шул!
– Бер дә борчылма, дустым! Минем җен токымыннан икәнен оныттыңмы әллә? Сине искиткеч күп җирдән эзләсәм дә, миңа күз ачып йомган вакыт кына кирәк булды, – дип елмайды Абдулла.
– Оһо! Шулай тиз? Син шаяртмыйсыңмы?
– Юк, дөресен сөйлим, – дип җавап бирде Абдулла, – Ә син без, җеннәр турында тагын да күбрәк белергә телисеңме?
– Әлбәттә, телим!
– Алайса, тыңла: Безне Аллаһ Тәгалә уттан яраткан…
– Уттан?!!
– Әйе.
– О, димәк син утка охшагансың һәм утта яна алмыйсың, әйме?
– Юк, син ялгышасың! Менә син, кеше, җирдән яратылсаң да, җиргә бер дә охшамагансың һәм утта да яна аласың.
– Алай икән… Ә сез безгә охшаганмы?
– Охшаш яклар бар. Безнең, сезнең кебек үк йөрәк, ике күз, ике колак бар.
Без, сез, кешеләр сыман ашыйбыз, эчәбез, өйләнәбез, балаларыбыз туа.
Безнең арабызда, нәкъ сезнең арагыздагы кебек үк мөселманнар һәм кәферләр бар.
– Кешеләр дә шулай бүленә мени?
– Ә син ничек уйлыйсың? Җеннәр дә, кешеләр дә яки алар мөселман, яки мөселман булмаган Аллаһка шөкер итмәүче. Мөселман булу өчен синең кебек матур исем йөртү дә, үзен-үзе мөселманнар рәтенә кертү дә җитми! Гамәлләр! Менә нәрсә җен һәм кешенең мөселман булуын күрсәтә! Аллаһ Тәгалә әйткән икән намаз укы, дип, ул Аңа буйсына, әйткән икән, гөнаһ кылма, дип, ул гөнаһтан тыела. Алай гына да түгел, без бөтен гамәлләребезне Аллаһ ризалыгы өчен башкарырга тиешбез.
– Ничек кызыклы!
– Без кешеләрне күрәбез, ә алар безне – юк. Шуңа күрә дә күп кенә кешеләр безнең барлыгыбызга ышанмыйлар һәм бу бик куркыныч! Чөнки андый кеше Коръәндә язылганнарны кире кага, дигән сүз! Андый кешеләрнең, әлбәттә, динебезгә катнашы юк! Мөселман, әгәр шәригатьтә дәлил булса, күренми торган нәрсәләргә дә ышана.
Шуның белән мөселманнар мөселман булмаган Аллаһка шөкер итмәүчеләрдән аерыла да инде. Мөселман булмаган җеннәр шайтан дип йөртелә. Без, җеннәр, сезгә төрле хайван, яки кешеләр, бөҗәкләр кыяфәтендә күренә алабыз. Без җилдән дә җитез! Безгә бернинди өйләр, коймалар, ябык булган ишек-тәрәзәләр дә киртә була алмый.
– Сез нәрсә, ябык ишекләр, стеналар аша да үтә аласыз мени?
– Бу безгә һич авыр түгел. Ләкин Аллаһ исеме белән ябылган ишек – шайтаннар өчен бик зур киртә. Андый ишек аша үтеп булмый.
Комментарии: |