Архив рубрики «АТА-АНАГА»
Балаларны физик яктан тәрбияләүдә чыныктыру чараларының әһәмияте
Чыныктыру – ул комплекслы сәламәтләндерү системасы.Чыныктыру организмның сәламәтлек өчен зыянлы булган начар гадәтләргә каршы торучанлыгын ныгытуга юнәлдерелә. Чыныктыру вакытында организмда нәрсә күзәтелә соң?
Беренче чиратта температура үзгәрүгә сизгер булган нерв очлары чыныга. Кояш, һава һәм су – табигать чаралары буларак тәнгә, тире асты күзәнәкләренә тәэсир итәләр. Салкын тәэсирендә тире һәм тире астындагы тамырлар кысылалар, ә эчке органнарга кан килү арта.
Прочитать остальную часть записи »
Чыгыш: “Мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән экологик-сәламәтләндерү эше”
Җәмгыятебезнең иң зур байлыгы – кеше. Кешенең сәламәтлеген ныгыту җәмгыятнең төп бурычы булып тора, чөнки бары тик сәламәт кеше генә шат күңелле, белемгә, камиллеккә омтулачан, гомумән, бәхетле була ала.
Нәрсә соң ул сәламәтлек? Сәламәтлек – ул кешенең зур байлыгы; физик, психик һәм социаль яктан тулы имин хәлате. “Акчага бөтенесен сатып алып була” – дип әйтәләр. Ләкин сәламәтлекне акчага сатып алып булмый. Бу дөньяда яшәр өчен кеше үз-үзен нык контрольдә тотарга тиеш: тәнен, җанын, акылын. Көчле сәламәт һәм акыл белән күп эштә югары баскычка менеп була.
Прочитать остальную часть записи »
Дидактик уен: «Матур сервиз»
Зурлар төркеме рус телле балалар өчен УМК буенча «Матур сервиз» уены.
Максат: савыт-сабаларны белдергән исемнәрне дөрес әйтелеш белән ныгыту, төсләре буенча төркемләү, төсне белдергән сүзләрне активлаштыру, предметларны санау күнекмәләрен камилләштерү, татар телендә аралашу теләге булдыру.
Прочитать остальную часть записи »
Топиарий ясау буенча мастер–класс
КҮЧЕРҮ – Топиарий ясау буенча мастер–класс
1. Савытка гипс кушылмасын салабыз, шуңа су өстәп бергә бутыйбыз. Куе булсын өчен суны әз-әзләп кенә салырга (фото 1).
Прочитать остальную часть записи »
Татарстан гербын ясау буенча мастер–класс
КҮЧЕРҮ – Татарстан гербын ясау буенча мастер–класс
Кирәк булачак: рамка, төрле төстәге салфеткалар (кызыл, сары, ак, яшел), клей ПВА, кайчы.
Прочитать остальную часть записи »
Мастер-класс: “Балалар бакчаларында эскперимент, тәҗрибәләр үткәрү”
Исәнмесез, хөрмәтле коллегалар!
Мәктәпкәчә яшьтәге балалар тирә-юньне тырышып өйрәнүчеләр. Аларның дөньяны тотып, тешләп, иснәп, ватып карап өйрәнәселәре килә. Бу өйрәнү бертуктаусыз: уйнаганда да, зурлар яки кечкенәләр белән сөйләшкәндә дә, экскурсиядә дә, хезмәттә дә. Бу чорда олыларның максаты – “мин күбрәк беләм ” – дип, балаларның күңелен төшермәү, үз белдеклегебез белән бастырыкламау, киресенчә, аларга җавапларны табу юлларын сиздермичә генә әйтеп җибәрү, аларга туган сорауларына мөстәкыйль җавап табу өчен мөмкинлекләр булдыру. Бу вакытта эксперименттан да шәп нәрсә юк, әлбәттә.
Прочитать остальную часть записи »
Тәрбиячеләр өчен чыгыш: “Сәламәт бала – үзе бер бәхет”
Сәламәт бала – үзе бер бәхет. Гаиләдә әти-әниләр өчен булса, бакчада -тәрбиячеләр, ә мәктәпкә йөри башлауга, укытучылар өчен дә уртак бәхет.
Сәламәтлекне “нәселдәнлек бүләге” итеп кенә түгел, бәлки баланың физик һәм психик яктан нык, чыныктырылган буларак та карарга кирәк. Бала организмның барлык системалары һәм функцияләре формулашуның төп һәм кирәкле шарты – хәрәкәт активлыгы. Барыбызга да билгеле һәм күп психолог, медицина хезмәткәрләре тарафыннан расланган факт: системалы рәвештә физик күнегүләр белән шөгыльләнү баш мие эшчәнлеген яхшырта, кәефне күтәртә, йокыны җайлай, аппетитны ача.
Прочитать остальную часть записи »
“Тел күрке – сүз”
Балалар бакчасында сүзлек запасын туплау һәм баетуга, җөмлә конструкциясенең үзләштерүгә, фонематик ишетеп аеру сәләтен үстерүгә зур игътибар бирелә.
Шуңа күрә бу эшне балага 5 яшь тулганнан да соңга калмыйча башларга кирәк. Чөнки телдәге кимчелек балалар бакчасында, аннан соң мәктәптә программа материалын үзләштерергә, белем һәм тәрбия бирү процессын нормаль алып баруга комачаулыячак. Авазларның дөрес әйтелешен булдыру, сөйләм телен үстерү максатын күзаллап, уземнен эшемдә еш куллана торган, балалар тарафыннан яратып башкарыла торган уеннар тәкъдим итәсем килә.
Прочитать остальную часть записи »
Дидактик уен: “Тылсымлы шакмаклар” (УМК буенча)
Максат: “уенчыклар”, “яшелчәләр” лексикасын ныгыту, сүзләрне активлаштыру, дөрес итеп җөмләләр төзергә өйрәтү, нинди соравына җавап биргән сүзләрне кабатлау.
Прочитать остальную часть записи »
Дидактик уен: «Тап һәм әйт»
Максат: Балаларны татар халык бизәкләре белән таныштыру, исемнәрен дөрес әйтә белү, эстетик зәвык тәрбияләү.
Прочитать остальную часть записи »
Балаларда дөрес гәүдә торышын тәрбияләү
Кешедә дөрес гәүдә торышы кан әйләнешенә, сулыш органнарына, яхшы кәефкә, үз-үзенә ышануына яхшы тәэсир итә. Дөрес гәүдә торышын тәрбияләүнең төп шартлары булып чыныктыру һәм үсешкә юнәлеш бирү булып тора. Ләкин күп генә гаиләләрдә моңа әһәмиятне биреп бетермиләр.
Прочитать остальную часть записи »
Өйдә бала белән ничек шөгыльләнергә?
Кечкенә бала үзенә карата бик күп игътибарны җәлеп итә. Әни кешенең өй эшләрен эшләр өчен дә вакыты җитми бит, чөнки бала һәрвакыт кызыксынучан, ул үзенә яңа шөгыль тәлап итә. Баланы өйдә ни белән кызыксындырырга соң?
Прочитать остальную часть записи »
“Бармакларга исем кушу” уены
Күзләр өчен гимнастика
Бармак уеннары «Минем гаиләм»
Әтиемнең әтисе – ул минем дәү әтием, (Балалар баш бармакларын бөгәләр )
Төшерми ул башыннан кәләпүш, түбәтәен.
Прочитать остальную часть записи »
Дидактик уен (УМК буенча): “Әнигә булыш”
5-6 яшьлек балалар өчен
Максат: яшелчәләрне һәм җиләк-җимешне аера белү, өйрәнгән сүзләрне активлаштыру.
Прочитать остальную часть записи »
Үстрешле дидактик уен: “Лалә чәчәкләре”
Максат: чәчәк исемен беркетү; лалә чәчәгенең төрле төсле булулары белән танышу; төсләрне (ак, сары, ал, кызыл, шәмәхә) ныгыту; күбәләкләрнең яз җитеп көннәр җылынгач уянуларын искә төшерү, чәчәкләр төсенә охшаш күбәләкләр булуын чагыштыру; күзаллауларын арттыру; Прочитать остальную часть записи »
Дидактик уен: “Яшелчә, җиләк – җимешләрне шәүләсе (силуэт) буенча әйт”
Презентация: “Нәрсә кайда яши?”
КҮЧЕРҮ – Нәрсә кайда яши (Презентация)
Максат. Җан ияләренең яшәү урыннарын билгеләү.
Прочитать остальную часть записи »
Ял минутлары-2
Ял минуты “Без инде хәзер зурлар”
Без инде хәзер зурлар,
Күп эшли безнең куллар,
Прочитать остальную часть записи »
2-3 яшьлек балалар өчен бармак уеннары
Күпсанлы фәнни тикшеренүләр һәм күзәтүләр кул бармаклары хәрәкәтләре үсеше дәрәҗәсенең сөйләм үсеше дәрәҗәсе белән туры килүен дәлиллиләр. Сөйләм үсеше җитлекмәгән күпчелек балаларда кул хәрәкәтләренең зәгыйфьлеге (төгәлсезлек) күзәтелә.
Прочитать остальную часть записи »
Ял минутлары
Менә кошлар очып килде (очу хәрәкәтләре ясау),
Сөенделәр алар анда җим күпкә (канатларын җилпегән рәвеш ясап, әйләнәләр).
Прочитать остальную часть записи »
Без барыбыз да җәяүлеләр
Әйе, юлдагы төрле һәлакәтләрнең сәбәпчеләре булып балалар торалар. Юл һәлакәте юл йөрү кагыйдәләрен белмәү, олыларның салкын каравы нәтиҗәсендә килеп чыга. Балалар катнашындагы юл транспорт һәлакәтенең күбесе аларның уйламыйча эш итүеннән килеп чыга. Аларның иң киң таралган сәбәпләре:
Прочитать остальную часть записи »
«Кофе агачы» ясау буенча мастер – класс
Кирәкле материалны алдан әзерлибез. Безгә пенопласт кирәк (төрле формада булырга мөмкин, мәсәлән, түгәрәк), чүлмәк, чия төстә гуашь, кофе, пистолет клей, сабак өчен таяк, аны урар өчен җеп, гипс (катырыр өчен), төссез лак, кисточка һәм бизәр өчен лента, ялтыравык гель.
Прочитать остальную часть записи »
Физкультминутлар
Физкультминут “Транспор төрләре”
Бер, ике, өч, дүрт, биш -
Транпорт төрләрен саныйк (бер урында атлыйбыз)
Прочитать остальную часть записи »
Әти-әниләр өчен киңәшләр
КҮЧЕРҮ – Әти-әниләр өчен Г.Тукай һәм чишмә темасы буенча киңәшләр
1. Балагызның үзегез кебек яки сез теләгәнчә булуын көтмәгез. Аңа үзегез кебек булырга түгел, ә үзенчә булырга ярдәм итегез.
Прочитать остальную часть записи »
Физкультминут: “Ел фасыллары”
Киң итеп җәеп колач (кулларны як-якка җәяләр)
Килде яз, килде яз (кул чабу хәрәкәтләре белән)
Прочитать остальную часть записи »
Чыныктыру күнегүләре
1. «Песи балалары йоклый». Балалар үзләренә уңайлы итеп яталар, күзләре йомылган.
2. «Уяндык, сузылдык». Песи балалары уяна, сузылалар, бер яктан икенче якка әйләнәләр (тәгәриләр), кулларын өскә сузалар.
Прочитать остальную часть записи »
Тирә-юньнең могҗизалары яисә ничек итеп бәләкәчне пөхтәлеккә өйрәтергә?
Әти-әниләр өчен консультация
Бәләкәч өлкәннәр арасында үзен великаннар иленә килеп эләккән кебек хис итә һәм аны әйләндереп алган тирә-юньдәге әйберләр дә шул ук великаннар иленнән икән ич! Бала уйлавынча, төрле әйберләр төрле якта чәчелеп ята…
Балалар бакчасына аяк баскач, бәләкәч үзен бөтенләй бүтән дөньяга килеп эләккәндәй була. Мондагы җиһазлар барысы да аның буена туры килә, һәрвакыт бала өчен аңлашылмый торган тәртип хөкем итә. Монда аның өчен бернинди дә тыюлыклар юк түгелме соң?
Прочитать остальную часть записи »
Балаларга фольклор ярдәмендә әхлак тәрбиясе бирү
Балага әхлак тәрбиясе бирү – тәрбиянең төп бурычы. Әхлак тәрбиясе бирүнең нигезендә баланы яхшылыкка өйрәтү, начар эшләрдән кисәтү, нәрсәнең яхшы, нәрсәнең начар икәнлеген белерлек итеп, тәрбияләп үстерү ята. Ата-ананың вазыфасы үз балаларының кече яштән принцыпларны үзләштереп үсүенә, аларның көндәлек күнекмәләренә әйләнүенә ирешүдән гыйбарәт.
Прочитать остальную часть записи »
Үстерелешле уеннар җыелмасы «Күңелле уеннар”
КҮЧЕРҮ – Үстерелешле уеннар җыелмасы “Күңелле уеннар”
5-7 яшьлек балалар өчен
«Күңелле уеннар” дип исемләнгән әлеге үстерелешле уеннар җыелмасы балалар бакчасы тәрбиячеләре, әти-әниләр һәм балалар белән берлектә рус балаларын татар теленә өйрәтү укыту методик комплекты (УМК) программасы буенча үзләштерелгән материалны кабатлау һәм ныгыту өчен тәкъдим ителә. Уеннар балаларның игътибарлык, фикерләү сәләтен үстерүгә, сүз байлыгын арттыруга, сөйләм телен камилләштерүгә юнәлтелгән.
Прочитать остальную часть записи »
Ата ананың балага калдырган иң зур мирасы – яхшы тәрбия
“Мирас” семинар-практикумына әзерләнгән чыгыш
Балаларыбызны рухи яктан бай, ныклы иманлы, әхлаклы, матурлык идеалы дөрес формалашкан камиль шәхес итеп күрергә телибез икән, белем һәм тәрбия бирү эшенә һәрберебез өлеш кертергә тиеш.
Прочитать остальную часть записи »
Өйдә бала белән ничек шөгыльләнергә
Ата-аналар өчен семинар
Максат: Һәр әти – әнинең бала тәрбияләү белән кызыксынуына ирешү. Семинар барышында килеп туган сорауларга җавап табу.
Әти – әниләрне балалар белән эшчәнлектә кулланыла торган төрле алымнарга өйрәтү, алар белән эзлекле бәйләнештә булуны тәэмин итү.
Прочитать остальную часть записи »
Дидактик уен: «Кибет»
КҮЧЕРҮ – Дидактик уенга карточкалар
6-7 яшьлек балалар өчен
Максат: балаларның көнкүрешкә, табигатькә, җәмгыятькә кагылышлы сүзләр исәбенә сөйләмнәрен баету, сүз һәм сүзтезмәләрне төрле ситуацияләрдә кулланышка кертү.
Прочитать остальную часть записи »
Тәрбия эшендә куркыту урынлымы?
Еш кына ата-аналар баласын тыңлатасы килгәндә аны куркытып яисә өркетеп үз дигәннәренә ирешәләр. Баланың ботка ашыйсы килми, аны бабай белән куркыталар. Урамнан керәсе килмәгән балага убырлы карчык, аю өрәге кулланыла. Бала йөкларга теләмәсә, нәрсә генә уйлап чыгармыйбыз, койрыклы җен дә калмый, убыр да, башкасы да ярдәмгә чакырыла. Ата-ана шулай итеп үзеннән кире максатка ирешә. Куркыныч бабай капчыгына эләкмәс өчен авызына ботка тутырган баланың ул ризык тамагыннан үтәр, ашы-аш булып барыр дисезме? Прочитать остальную часть записи »
Балалар бакчасы һәм гаилә бердәм булса
ХХI гасырга аяк бастык. Аның нинди булуы билгеле, безгә дә, педагогларга, һәм ата-аналарга бәйле. Чөнки балалар бакчасы белән гаиләнең бурычы бер үк. Без физик яктан, әхләкый һәм рухи яктан хасил, шәфкатьле, ихтирамлы, эш сөйгән шәхес тәрбияләргә тиеш һәм шуңа һәрвакыт омтылабыз да.
Прочитать остальную часть записи »
Гаилә һәм балалар бакчасы хезмәттәшлегендә актуаль проблемалар
Баланың үсешендә шәхес булып җитешүендә гаиләнең әһәмияте гаять зур. Гаилә баланы тормышка әзерли, аңарда кешелек сыйфатларына, мәдәни-әхлакый һәм олы социаль максатларга нигез сала һәм иң мөһим рухи мирасының буыннан-буынга күчүен тәэмин итә. Бала туып-үскән гаиләсенә хас сыйфатларны үзендә чагылдыра.
Прочитать остальную часть записи »
Яратырга өйрәник
Һәрбер бала назга, яратуга мохтаҗ. Ярату – ул нәфислек, ягымлылык, назлылык. Балагызны назлап яратсагыз, сез үзегезне ихтирам итәргә, яратырга өйрәтәсез.
Ярату, наз, гаделлек – бик кирәкле хисләр. Ата-ана мәхәббәте балаларга тормыш терәге, таяныч бирә. Алар бу вакытта үзләрен көчлерәк hәм ышанычлырак итеп тоялар. Әгәр баланы кечкенәдән яратсаң, дөрес тәрбия бирсәң, ул башкаларны да хөрмәт итеп, ярата белә.
Прочитать остальную часть записи »
Балалар бакчасында сәламәтлек саклау
Балаларның сәламәтлекләрен саклау һәм ныгыту балалар бакчасында тәрбиячеләрнең төп бурычларының берсе булып тора. Ник дигәндә, без балаларны ата һәм аналарыннан кабул итеп бакчада алып калганда сау һәм сәламәт килеш кабул итәбез. Ә инде бала үзен икенче төрле тотса: кәефе булмаса, йөткерсә, көйсезләнсә, температурасы югары булса, без баланы кабул итәргә тиеш түгел. Терелеп сау-сәламәт килгән очракта баланы табиб биргән справка белән кабул итәргә тиеш икәнлеген тәрбияче беренче чиратта төп кагыйдә итеп кабул итәргә тиештер, диеп уйлыйм мин.
Прочитать остальную часть записи »
“Язгы тюльпаннар букеты” ясау буенча мастер-класс
Мин сезгә язгы тюльпан букеты ясау буенча мастер-класс курсәтәм.
КҮЧЕРҮ – Язгы тюльпаннар букеты ясау буенча мастер-класс
Кирәкле материалларны алдан әзерлибез: пластмасс буш савыт (яки картон), төсле кәгазь, кайчы, клей ПВА, тимер чыбык (алюминий).
Прочитать остальную часть записи »
Әдәпле булу – бәхетле булу
Ата- аналар өчен киңәш
Без бер көн эчендә бик күп кешеләр белән очырашабыз. Гаилә әгъзалары искә алмаганда гына да, эшләгән җирдә, урамда, транспорта, күңел ачу урыннарында төрле характердагы кешеләрнең үзләрен төрлечә тотуларын күрәбез. Аларны үзебезчә әдәпле hәм әдәпсез кешеләр дип бәялибез. Бу төшенчәләр телебездә еш кабатлана торган, берсе – якты нур калдырган, икенчесе исә – канга тоз салган сыйфатларның билгеләмәсе.
Прочитать остальную часть записи »
Уйный-уйный үсәбез!
Әти-әниләр өчен мәгълүмат
Мин бит инде зур бала
Юкка еламыйм алай.
Көн буена уйныймын,
Уеннан hич туймыймын.
(Р.Валиева)
Прочитать остальную часть записи »
Артикуляцион гимнастиканың әһәмияте
Артикуляция гимнастикасы – ул сөйләмдә авазның катлаулы хәрәкәт күнекмәсе әйтелеше.
Сабыйлык чорыннан ук бала тел, ирен, казналык ярдәмендә күптөрле артикуль-мимик хәрәкәтләр башкара. Бу хәрәкәтләрне ул диффуз авазлар, ягъни мыгырдау, бытылдау белән озата бара. Мондый хәрәкәтләр инде баланың сөйләм үсешендә беренче баскыч булып тора: алар гадәти тормыш шартларында сөйләм органнары өчен гимнастика ролен үтиләр. Хәрәкәтләрнең төгәллеге, көче һәм дифференциялелеге балада акрынлап үсеш ала. Ачык һәм төгәл артикуляция өчен көчле, сыгылмалы хәрәкәтчән сөйләм органнары – тел, ирен, аңкау кирәк.
Прочитать остальную часть записи »
Курчак ясау буенча мастер-класс
Мин сезгә курчак ясау буенча мастер-класс күрсәтәм.
КҮЧЕРҮ – Курчак ясау буенча мастер-класс
1. Кирәкле материалларны алдан әзерлибез. Ике кисәк тукыма, кызыл төстәге җеп, кайчы, үлчәр өчен линейка һәм карандаш әзерлибез.
Прочитать остальную часть записи »
Мнемотаблицалар
Ата-аналар һәм тәрбиячеләр өчен методик кулланма.
Баланың хәтерен ничек яхшыртырга?
Еш кына ата-аналар балаларының хәтерләре начар булуына зарланалар. “Бер колагына керә, ә икенчесеннән чыгып китә”, – диләр. Ни өчен шулай? Чөнки балага бирелгән мәгълүмат аңа кызык түгел. Балага кызык булса – ул исендә калдыра, ә кызык булмаса – шундук оныта. Нәрсә белән аны кызыктырып була соң? Җавап: рәсемнәр белән.
Прочитать остальную часть записи »
Сенсор тәрбия нәрсә ул һәм аның үсеше ни өчен шулай әһәмиятле?
0-3 яшьлек балаларда сизү органнарының үсеше бик интенсив рәвештә бара. Кечкенә яшьтәге баланың барлык яклап камил үсешен сенсор үсеш тәшкил итә.
Әйләнә-тирәдәге чынбарлыкны тулы кабул итүгә юнәлдерелгән сенсорика буенча дәресләр дөньяны танып белүнең нигезе булып торалар.
Балада акыл, физик , эстетик тәрбиянең алга китеше иң беренче чиратта сенсорик тәрбиянең үсешенә бәйле: ул ни дәрәҗәдә күрә, ишетә һәм сизә.
Прочитать остальную часть записи »
Эш яратып үссеннәр
Гаилә – бала өчен иң беренче социаль дөнья. Яшь буын хезмәткә иң элек шунда өйрәнә. Кече яшьтән үк хезмәткә өйрәтү аның табигатенә бик туры килә. Балага хас булган активлык, барын да белергә, узе эшләп карарга омтылу хезмәттә аеруча ачык чагыла. Кечкенә бала уен аша хезмәткә тартыла. Ул әнисе яисә әтисе эшләгәнне карап торырга ярата, аннары шуны кабатлый: шофер, сатучы яки врач булып уйный. Уйнаганда исә төрле әйберләр белән эш итә, хәрәкәтләнә. Әгәр 2-3 яшьлек улыгызга яки кызыгызга өстәл сөртергә кушсагыз, ул әлеге хәрәкәтне шактый озак кабатлар. Прочитать остальную часть записи »
Балалардагы курку тойгысы
Ата-аналар җыелышы өчен чыгыш
Курку хисе бөтен җан ияләрендә дә бар. Ул – тыштан килә торган хәвеф-хәтәрдән үз-үзеңне яклау өчен җайлаштырылган саклану механизмы. Бу механизм яки тумыштан ук бирелә, яки яшәү тәҗрибәсе нәтиҗәсендә барлыкка килә. Кешеләр курку хисе ярдәмендә үзләрен яклый ала. Куркуы булмаган кеше, хәвеф-хәтәр алдында югалып кала, үзен аннан коткара алмый. Кыскасы, курку тойгысы кеше өчен файдалы. Тик шунысын да онытмаска кирәк: бу тойгы кешене төрле кыен хәлләргә дә төшерә ала.
Прочитать остальную часть записи »
Кар бөртекләрен ясыйбыз
(Кечкенәләр өчен)
Ә сезгә табигатьтә ике бертөрле кар бөртегенең булмаганы билгелеме? Аларның һәрберсендә үзенә генә хас матур бизәк һәм форма бар! Шуңа күрә бер генә калыпта (шаблонда) тукталмагыз, кар бөртекләрегез төрле-төрле булсын!
Прочитать остальную часть записи »
Әти-әниләргә бармак уеннары турында киңәшләр
Мәктәпкәчә тәрбия бирү учрежденияләренең төп бурычлары балаларның акыл үсеше һәм сөйләм телен үстерү. Бик еш балаларның сөйләм теле үсеше артта кала. Бу хәттә ишетү органнары, үзәк нерв системасы нормаль булуга да карамый. Сәбәп нидә соң?
Сөйләм теле үсешен, гадәттә, турыдан-туры баланың өлкәннәр белән аралашуына бәйләп бәялиләр. Ата-аналарга шундый киңәш тә бирелә әле: бала белән күбрәк сөйләшегез! Һәм һәр мөмкинлектән файдаланып, олылар нарасыйлар белән әңгәмә коралар. Ә балалар күп очракта ишарә белән генә чикләнә, яисә, төрле авазлар гына куллана. Сүз дә юк, бу факторны исәпкә алмый ярамый, тик башкалары да күп.
Прочитать остальную часть записи »
Дидактик уен: “Хәрефләрне тап”
Материал 6 яшьлек балалар өчен тәкъдим ителә.
КҮЧЕРҮ – Тренажёр «Смешариклар»
Прочитать остальную часть записи »
Гаиләдә әхлак тәрбиясе
Һәр ата-ана үз баласының бәхетле булуын тели. Тик баланы һәркем үзенчә ярата, үзенчә тәрбияли. Ләкин аны ярату гына җитәме? Киләчәктә ул нинди кеше булып үсәр? Холык-фигыле, кешеләргә мөнәсәбәте, кылган эшләре белән горурлана алырмы? Менә шулар хакында һәр ата-ана да вакытында уйлана микән?
Прочитать остальную часть записи »
Бармак уеннары – 5
Бармак уеннары белән уйнар алдыннан баланың уч төпләрен һәм бармакларын җиңелчә генә сыйпагыз. 2-3 күнегүне сайлап ясагыз да, тора-бара аларны яңалары белән алмаштырыгыз.
Хайваннар, кошлар
1. Песи
(Урта, атсыз һәм баш бармакларыгызны берләштереп сузыгыз. Бала да кабатласын.)
Прочитать остальную часть записи »
Баладагы таркаулыкны ничек җиңеп чыгырга?
Ата – аналар өчен киңәшләр.
Таркаулык – психик халәт. Таркаулы бала күзәтүдә мөһимен аера алмый, төгәл тәртиптә яхшы эшли алмый.
Таркаулык – дөрес тәрбия алмау нәтиҗәсе. Бала тәртипкә, башлаган эшен тәмамларга өйрәнгән булса, ул таркаулы була алмый. Ә ата – анасы балага көн тәртибен бозарга рөхсәт бирсә, аның онутычан, тәртипсезлек якларына игътибар бирмәсә, ул әкрен генә таркаулыга әйләнә.
Бу сыйфатлар мәктәптә уку вакытында бигрәк тә ачыклана.
Прочитать остальную часть записи »
Оригами
Оригами – кәгаздән уенчыклар ясау сәнгате. Ул безгә борынгы Япониядән килгән һәм хәзерге вакытта бик популяр.
Оригами ярдәменә баланың вак моторикасын һәм логик фикерләвен үстерергә, игътибарын ныгытырга, аның иҗади активлыгын стимуллаштырырга була.
Эшчәнлек алдыннан балага шигырь, табышмак, кечкенә хикәя яки әкият сөйләргә дә мөмкин.
Прочитать остальную часть записи »
Уйнап өйрәнә сабыйлар
Бала туган көннән үк әти-әниләре, якыннары аның теле ачылу өчен шартлар тудырырга, сөйләм аппаратының формалашуына ярдәм итәргә тиешләр. Кызганычка каршы, кайбер әти-әниләр баланың сөйләменә, авазларның дөрес әйтелешенә игътибар итмиләр. Киресенчә, авазларны бозып әйтелгән сүзләрне ишетеп, шатланалар. Әти-әниләр авазларны дөрес итеп әйтергә өйрәтү турында оныталар. Бала да дөрес әйтелмәгән авазга күнегә һәм шулай әйтелергә тиеш, дип уйлый.
Прочитать остальную часть записи »
Ни өчен балалар рәсем ясыйлар?
Балачакта без барыбыз да рәссамнар идек. 2-3 яшьтән үсмер чакка кадәр һәр бала ниндидер катлаулы композицияләр ясый, нәрсә күрсә, ишетсә шуны, хәтта исне дә ясый. Күп очракта аларның бу кызыксынулары югала. Рәсемгә тугры булып бары сәләтле кешеләр генә кала. Җир шарының төрле нокта-сында бер үк яшьтәге балалар бер стадияда бер-берсенә охшаш рәсемнәр ясыйлар.
Прочитать остальную часть записи »
Төсләр өйрәнәбез
Баланы төсләр белән 1 яшьтән соң таныштыра башларга була. Мин кызыл төстән башларга киңәш итәр идем. Сабыйны өйрәткәндә: “Бу кызыл туп”, – дип түгел, ә: “Бу туп. Ул кызыл төстә”, – дип әйтегез.
Яңа төсләрне кертергә ашыкмагыз. Бала бер төсне үзләштергәч кенә сары, кызгылт-сары, зәңгәр, яшел, шәмәхә, ак, кара, көрән төсләрен акрынлап кертегез.
Прочитать остальную часть записи »
Карандаш (каләм) белән уеннар
Балалар рәсем ясарга бик яраталар. Ә рәсем ясар алдыннан, карандашлар белән уйнап, бармакларга массаж ясап алырга була.
«Кара әле, бездә нинди карандашлар бар! Алар барысы да төрле-төрле. Карандашлар озын һәм кыска, юан һәм нечкә булалар. Алар төсләре буенча да аерылалар. Карандашлар нәрсә эшли беләләр? Дөрес, алар синең кулларың белән матур рәсемнәр ясый, буйый, яза беләләр. Ә тагын карандашлар синең кулларың белән уйный беләләр. Әйдә уйнап карыйбыз!».
Прочитать остальную часть записи »
Сөйләм телен үстерү өчен уеннар – 3 этап
Сөйләм үсешенең беренче һәм икенче этапларында бала авазларны, гади сүзләрне кабатларга өйрәнә. Киләсе этап – кыска сүзтезмәләр һәм җөмләләр. Мәсәлән, МИЯУ – ПЕСИ – ПЕСИ УЙНЫЙ. Бу этапның максаты – баланы күбрәк сөйләштерү.
Прочитать остальную часть записи »
Хәрәкәтле шигырьләр
Чәбәк-чәбәк (К.Закировадан)
Чәп-чәп, чәбәкәй,
Кулларыбыз бәләкәй (кулларыгызны күтәреп чәбәкләгез),
Ә хәзер тизрәк-тизрәк
Чәбәклик күңеллерәк (кулларыгызны җиңелчә генә тезләрегезгә сугыгыз).
Прочитать остальную часть записи »
Чәнечкеле туп ярдәмендә массаж
Уч төпләре һәм бармаклар өчен күнегүләр:
1. Тупны баланың уч төпләренә салыгыз һәм алга-артка тәгәрәтегез.
Прочитать остальную часть записи »
Хәрәкәттә – бәрәкәт-2
Икенче тема – “Минем уенчыкларым”.
1. Шар (Чүгәләп утырыгыз һәм әкрен генә күтәрелегез. Кулларыгызны өскә таба күтәреп, аяк очларыгызга басыгыз. “Хлоп!” – дип кул чабыгыз. “Шар шартлады!” Бала да бу күнегүне кабатласын).
Шарик каян
Шар тапкан?
Шаян Шарик
Шар капкан.
Шарик шарны
Шартлаткан.
Шарик шарга
Шаккаткан –
Шардай күзен
Шарлаткан! (Р.Миңнуллин)
Прочитать остальную часть записи »
Хәрәкәттә – бәрәкәт-1
Балалар шигъри юллар белән яисә көй ярдәмендә үткәрелә торган гимнастик күнегүләрне бик яраталар.
“Без зоопаркта. Әйдә хайваннарның хәрәкәтләрен кабатлыйбыз.”
1. Фил (Аякларны югары күтәреп атлагыз).
Прочитать остальную часть записи »
Кыстыргычлар белән уеннар
Кыстыргычлар белән уеннар бик күп төрле булалар. Алар ярдәмендә вак моториканы гына түгел, ә фантазияны да үстерергә, санарга да өйрәнергә була.
1 нче уен. Баштан балага кыстыргычның ничек эшләвен күрсәтергә кирәк. “Кыстыргычның авызы һәм аяклары бар”, – дигез. “Әйдә кыстыргычларны чиләк (тартма, чынаяк) кырыена эләктереп карыйбыз”. Бу иң гади уен.
Прочитать остальную часть записи »
Сөйләм телен үстерү өчен уеннар – 2 этап
Татар телендә “кем” алмашлыгы (местоимение) кешегә мөнәсәбәттә генә кулланыла. “Ни, нәрсә” алмашлыклары кешедән башка тереклек ияләренә һәм җансыз предметларга мөнәсәбәттә кулланыла.
Ә рус телендә “кем” алмашлыгы кешегә һәм барлык тереклек ияләренә дә мөнәсәбәттә кулланыла.
1нче уен.
Балага йорт хайваннарының һәм кошларының рәсемнәрен күрсәтегез. Баштан аларның аталышларын үзегез әйтегез, аннары баладан сорагыз. Хайваннарның һәм кошларның ничек йөргәнен , ничек ашаганын, ничек сөзгәнен күрсәтсәгез, уен тагын да кызыграк булыр.
Бу – песи. Ул мияулый: “Мияу-мияу!”. Бу нәрсә? (Нәрсә мияулый?) Син аны ничек сыйпыйсың? Күрсәт әле! Ә песи ничек сөт эчә?
Прочитать остальную часть записи »
Әдәп дәресләре. Хуш киләсез! Рәхим итегез!
Балага кунакларны каршылау турында сөйлибез.
Хуш киләсез! Рәхим итегез! (Ф.Юсуповтан)
«Әйдүк, әйдүк! Түрдән узыгыз!»
Кунакны сезнең өйдә дә шулай дип каршылыйлардыр. Кыюсызланып, оялыбрак торучыны искәрсәләр, «Бер дә тартынмагыз, үз өегездә утыргандай иркенләп утырыгыз», – дип әйтеп җибәрәләрдер. Табын янында кыстап-кыстап ашаталардыр. Французлар, әйдә, кыстамасын, аларда гадәт шундый. Ә без, татарлар, кыстый-кыстый сыйлыйбыз. «Чәкчәгеннән авыз итегез», «Кош телен кабып карагызчы», – дибез. Кунакны: «Гаеп итеп китмәгез, берүк. Тагын килегез», – дип озатабыз.
Прочитать остальную часть записи »
Сөйләм телен үстерү өчен уеннар – 1 этап
Сабыйларга хайваннар бик ошый. Аларның тышкы кыяфәтләре, тән төзелешләре, гадәтләре, балалары белән танышу – нәниләрнең күзаллауларын киңәйтә һәм сөйләм телләрен үстерергә ярдәм итә.
Бала белән күбрәк уйнарга тырышыгыз. Уйнаган саен биремнәрне акрынлап катлауландырыгыз. Мәсәлән, беренче этап –хайваннарның ничек итеп кычкырганын кабатлау. Икенче этап – хайваннарның аталышын әйтү. Киләсе этаплар – баладан кыска сүзтезмәләр һәм җөмләләр әйттерү.
Беренче этапларда сабыйның җаваплары аңлаешлы булмаса да, аларны кабул итегез, ә җавап бирә алмаса – булышыгыз.
1нче уен.
Балага, рәсемнәрне күрсәтеп, хайваннарның ничек итеп кычкыруын исенә төшерегез.
Прочитать остальную часть записи »
Манный ярмасы белән уеннар
Башка бармак уеннары кебек үк, манный ярмасы белән уйнау да сабыйның вак моторика үсешенә ярдәм итә.
Манный ярмасын зур табага тигез итеп салыгыз. Төсле таба булса тагын да яхшырак.
- Баштан бала һәр бармагы белән берәм-берәм ярмага кагылсын.
- Аннары куллары белән. Прочитать остальную часть записи »
Төймәләр белән уенннар
Нәниләр төймәләрне тотып карарга, алар белән уйнарга яраталар. Түбәндәге күнекмәләр балаларның вак моторикасын үстерергә, төс, форма, зурлык кебек төшенчәләрне үзләштерергә булышалар.
Прочитать остальную часть записи »
Аш бүлмәсендә уйныйбыз
Аш бүлмәсе (кухня) – баланың акыл эшчәнлеген һәм вак моторикасын үстерү өчен бик шәп урын. Нәниләр, әрҗәләрне ачып, әйберләр актарырга яраталар. Монда нәрсәләр генә юк: кәстрүлләр, калаклар, савыт-сабалар, банкалар, макароннар, төрле-төрле ярмалар. Аларның барысы белән дә кызыклы уеннар уйлап табып уйнарга була.
- Сабый кәстрүлләрне зурлык буенча чагыштырырсын, берсен икенчесе эченә кертсен, капкачларын туры китерерсен, ачсын-япсын. Кәстүл эченә суган, кишер салып, калак белән болгатсын, “аш пешерерсен”.
Прочитать остальную часть записи »
Сөйләм сулышы (Речевое дыхание)
Бала авазларны дөрес итеп әйтсен өчен аны дөрес суларга өйрәтергә кирәк. Моның өчен борын белән тирән сулыш алыгыз, һаваны авыздан әкрен генә чыгарыгыз. Иреннәрегезне кысмагыз, битләрегезне кабартмагыз. Бала да кабатласын.
Бу күнегүләрне шигырьләр белән ясау бик күңелле!
Прочитать остальную часть записи »
Бармак уеннары 4
Төзүче
Мин өй төзергә булдым,
Чүкеч белән шакыдым.
Тук-тук, тук-тук,
Минем чүкечем ватык!
Чүкечне мин ясадым,
Кадакны кагып куйдым!
Прочитать остальную часть записи »
Бармак уеннары 3
Карга килгән – казан аскан,
Чыпчык килгән – бәрәңге әрчегән,
Торна килгән – камыр баскан,
Сыерчык килгән – аш бушаткан,
Тилгән килгән – бүлгән,
Моңар биргән, моңар биргән,
Моңар биргән, моңар биргән, (чәнти бармакка җитеп),
Моңар бирмичә калдырган,
Мич астынан куян чыга:
Пырыйк, пырыйк, пырыйк! (Кытыклыйлар)
*** Прочитать остальную часть записи »
Нәниләр өчен зур тупта күнегүләр
Прочитать остальную часть записи »
Исәнләшү сүзләре: Исәнмесез! Сәлам! Әссәламегаләйкем! Нихәл! Саумысыз!
Баланы исәнләшергә өйрәтәбез.
Исәнмесез! Сәлам! Әссәламегаләйкем! Нихәл! Саумысыз! (Ф.Юсупов)
Җир шарында яшәүче кешеләр бер-берсен нинди сузләр белән генә сәламләмиләр! Борынгы Кытай, Монголия, Мисыр кешеләре бер-берсен очратканда «Мал-туарыгыз тазамы!» дип сөйләшеп китә торган булганнар. Бу да — исәнләшү, иминлек теләү. Мал-туар таза булса, ашарга-эчәргә бар, гаиләнең жаны тыныч дигән сүз.
Зулуслар үзара очрашкан чакта «Мин сине күрәм» дип исәнләшәләр.
Тибетлылар баш киемнәрен уң куллары белән салып, сул кулларын колак артына куялар һәм телләрен чыгарып алалар.
Әдәп дәресләре. Хәерле иртә! Хәерле көн! Хәерле кич! Тыныч йокы!
Баланы “тәмле сүзләргә” өйрәтәбез.
Хәерле иртә! Хәерле көн! Хәерле кич! Тыныч йокы! (Ф.Бәдретдин)
Тәмле әйбер ашагач, авызга рәхәт була. Тәмле сүз ишеткәч, күңелгә рәхәт була. Ашый торгач, тәмле әйбер бетә. Ә тәмле сүз… Күпме генә тыңласаң да, күпме генә кабатласаң да, тәмле сүзнең кадере китми, рәхәте әйткән кешегә дә, ишеткән кешегә дә җитә.
Прочитать остальную часть записи »
Тәрбияле бала җанга – шатлык, йөзгә аклык китерер
Ата-аналарның, тәрбиячеләрнең алдында торган җаваплы, изге бурычларның берсе – балаларны кечкенәдән инсафлы, әдәпле, мәрхәмәтле итеп тәрбияләү.
Кеше гомеренең беренче җиде елы бала үсешендә аеруча җаваплы. Нәниләр һәрнәрсәне йотылып, тирән кызыксынып өйрәнәләр һәм әдплелек сыйфатларын да тиз отып үзләштерәләр. Кечкенәләрне үз-үзләрен әдәпле тоту, кешеләр белән аралашу күнекмәләренә өйрәтү бала туган көннән үк башланырга тиеш.
Прочитать остальную часть записи »
Артикуляция гимнастикасы
Артикуляция гимнастикасы ирен, тел, аскы ияк мускулларын ныгытып, ачык һәм матур итеп сөйләшергә өйрәнү өчен кирәк. Артикуляция күнегүләрен бала белән көзге алдында үтәгез.
Прочитать остальную часть записи »
Кычкырып һәм пышылдап укый торган шигырьләр
Кычкырып һәм пышылдап укый торган шигырьләр баланы үз тавышының көче белән идарә итәргә өйрәтәләр.
Түбәндәге шигырьләрне бер генә балага да укырга була, ә балалар төркемендә шөгыльләнсәгез тагын да кызыграк була. Сез “кикрикүк” дип әйткәч, икенче “кикрикүк” сүзен алар хор белән кычкырырга тиеш. Мондый күнегүләр бик файдалы, алар балаларның эмоцияләрен чыгарырга ярдәм итәләр.
Прочитать остальную часть записи »
Төрле интонацияле шигырьләр
Әгәр дә бала интонацияләрне дөрес итеп кулланырга өйрәнсә, аның сөйләме сәнгатьле булыр.
Бу шигырьләрне балага укыгыз. Аңа сорау һәм өндәү интонацияләренең аермасын күрсәтегез. Соңыннан шигырьләрне ятлап, рольләргә дә бүлешеп сөйләргә була.
Прочитать остальную часть записи »
Баланың сөйләм телен ничек үстерергә?
Баланың теле гаилә эчендә әнисе белән әтисе ярдәмендә ачыла. Гадәттә, бала иң беренче “әни”, “әти”, “әби”, “бабай”, “тук-тук”, “мияу”, “һау-һау”, “аю”, “туп” сүзләрен әйтә. 1,5 яшьтән алып 2 яшькә кадәр аның актив сүзлегендә 25 сүз була, ә кайберәүләренең 90 сүзгә кадәр җитә. 3 яшьтә баланың сүзлеге 1000 сүзгә якын була.
Прочитать остальную часть записи »