Әдәпле булу – бәхетле булу
Ата- аналар өчен киңәш
Без бер көн эчендә бик күп кешеләр белән очырашабыз. Гаилә әгъзалары искә алмаганда гына да, эшләгән җирдә, урамда, транспорта, күңел ачу урыннарында төрле характердагы кешеләрнең үзләрен төрлечә тотуларын күрәбез. Аларны үзебезчә әдәпле hәм әдәпсез кешеләр дип бәялибез. Бу төшенчәләр телебездә еш кабатлана торган, берсе – якты нур калдырган, икенчесе исә – канга тоз салган сыйфатларның билгеләмәсе.
Гади генә итеп әйткәндә, әдәплелек ул – үзеңне башкаларның эчләрен пошырмаслык, ачуын китермәслек, шәхесен кимсетмәслек итеп тоту. Тумыштан ана сөте белән канга сеңдерелгән, гаилә тәрбиясе белән үстерелгән әйбәт сыйфат. Ни генә әйтсәң дә, бала холкына иң элек гаиләдә нигез салына. Бала күп вакытын өйдә әти-әниләре янында үткәрә, аларның үзара мөнәсәбәтләрен күреп үсә, гадәтләрен, сөйләгән сүзләренә хәтле күңеленә сеңдереп бара. Алар кебек булырга, аларның гамәлләрен кабатларга ярата. Малайлар әтиләре булып кыланса, кызлар күбрәк әни кеше булып уйныйлар. Гаилә тормышы, көзгедәге кебек, аларның уеннарында чагыла.
Бала-чаганы теге я бу эшкә өйрәтү күп вакытны ала, түземлек тә җитеп бетми, киребеткән бала булса, аны җайларга, көйләргә дә кирәк. Тәртипле гаиләдә исә баланы эшкә өйрәтеп үстерүгә зур әhәмият бирәләр. Әйткәнне көтмичә, йоклаган урынын җыештырып, ашаганнан соң савыт-сабаны юып куюы, өйдәге барлык вак-төяк эшләрне эшләве, ул гынамы соң, әнисе пешергән ашны мактый – мактый ашавы, өстәл яныннан рәхмәт әйтеп кузгалып китүе, йокларга ятканда хәерле төн теләве, барасы җиренә рөхсәт соравы, исәнләшеп йөрүе – баланың кечкенәдән өйрәнгән, канына сеңгән гадәтләре ул.
Гаиләдә баланы, дәрес өйрәткән кебек, каршына утыртып, озаклап үгет-нәсихәт бирүчеләр сирәктер. Барысы да эш арасында бара. Мисаллар да кул астында гына. Болай үтемлерәк тә була кебек. Балалар бик күзәтүчән, тиз үзләштерүчән, әмма тиз онытучан да булалар. Кат-кат әйтергә, игътибарга өйрәтергә кирәк чаклар да була. Җанлы мисаллар белән күрсәтеп, я әйтеп биргәндә күңелдә ныграк саклана.
hәр милләттә элек – электән килгән ырымнар, юрамалар бар. Безнең милләтебездә исә, ырым-юрамалардан кала, Ислам диненнән килгән әдәп-әхлакка өйрәтүче тәрбияви элементлар бар.
Мәсәлән, пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм Умар бин Сәләмә кечкенә чагында аңа ашаган вакытында болай дигән: “И, балакай, ашаган вакытыңда Аллаһ исемен әйт (ягъни, бисмиЛләһ диген), уң кулың белән аша һәм үзеңә якын булган җирдән ризыклан” (Хәдисне Муслим 5388 номеры астында китерә).
Икенче бер хәдистә пәйгамбәребез галәйһиссәләм: “Чәчләре булган һәркем аларга хөрмәт белән карасын” (Абу Дауд). Ягъни, аларны чиста, пөхтә йөртсен.
Шулай ук, ул, галәйһиссәләм: “…Әгәр дә кеше үзенең кардәшләре янына чыкса, үзен тәртипкә китерсен, чөнки Аллаһ – гүзәл һәм гүзәллекне ярата!” (Макхул)
Шулай итеп, әгәр дә куллана беләң, эзләнсәң, пәгамбәребез, галәйһиссәләм әйткән кыска һәм шул ук вакытта искиткеч камил сүзләре, ягъни хәдисләр ярдәмендә балаларны әдәплелеккә өйрәтергә мөмкин.
Татарстан Республикасы
Казан шәhәре Идел Буе районы
“163 нче балалар бакчасы”
муниципаль автономияле мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең
тәрбиячесе
БАҺАУТДИНОВА ИЛЬВЕРА ИЛДАР КЫЗЫ
Комментарии: |