Архив рубрики «БАЛАГА»
Минем эшем кызыклы
Минем эшем кызыклы (Зарипова М.Р.)
Минем эшем кызыклы,
“Яңгырлы” һәм “болытлы”
Күп кенә нәниләрнең
Булам мин әниләре.
Татар милли киемнәре турында табышмаклар
Чиккән яшел бәрхетне.
Ул үзем кебек бәләкәй,
Ә исеме …. (Түбәтәй)
Юл билгеләре турында шигырьләр
Аннан кешеләр бара.
Монда бит махсус тамга,
Исеме аның “зебра”.
***
Агачлар турында шигырьләр
Минем исемем – имән,
Мин күптән яшәп киләм.
Бик көчле агач – имән,
Җилләргә, давылларга –
Берсенә дә баш имәм.
Кышкы табышмаклар
Атсыз да алга чаба-
Җитез булса аяклар,
Кулда була таяклар.
Әкият: “Кәрлә мәктәпкә бара”
Борын заманда түгел, көннәрнең бер көнендә кара урман аланында яшәгән ди урман сакчысы Кәрли, узенең малае Кәрлә белән. Алар урманда яшәгәнлектән укый, яза белмәгәннәр. Ә Кәрләнең бик тә укырга, язарга өйрәнәсе килгән. Әмма кара урман аланыннан зур шәһәргә бару өчен бик озын һәм авыр юл үтәсе бар. Шуңа күрә Кәрли малаен бик җибәрмәскә тырышса да күнде, Кәрләне мәктәпкә җибәрде.
Җырлы-биюле уеннар җыентыгы
КҮЧЕРҮ – Җырлы-биюле уеннар җыентыгы
Без уйныйбыз, уйныйбыз,
Якты көннән туймыйбыз.
Кулны кулга чаба-чаба
Көләбез дә җырлыйбыз.
С. Миӊлекәй
Презентация: “Татар халык уеннары”
КҮЧЕРҮ- Татар халык уеннары (Презентация)
Максатлар:
1. Балаларда татар халкына хөрмәт һәм аны ярату, рухи кыйммәт һәм кешелек дөньясының аралашу, белем алу чарасы буларак аңлы караш тәрбияләү;
Прочитать остальную часть записи »
“Хәрәкәттә – бәрәкәт” шигыре
Чыгарма тик исеңнән.
Һәрчак хәрәкәттә булып
Яшә, эшлә бүгеннән.
Гаилә әгъзалары турында табышмаклар
Әни турында шигырьләр – 4
Иң кадерле әнием.
Яхшылыкта, матурлыкта,
Үрнәк миңа әнием.
***
Ватанны саклаучылар көненә шигырьләр
Кадерле ул һәркемгә.
Аны иң зур бәйрәм дип
Мөмкин хәтта әйтергә.
***
Җиңү көненә шигырьләр-2
Ил язмышы кылыч йөзендә.
Ир-егетләр китте яу кырына,
Алып көче тоеп үзендә.
Кошлар – безнең дусларыбыз
Без ашханә ачабыз:
Җимлекләр ясап эләбез,
Кошларны ашатабыз.
Ягымлы сүзләр турында шигырьләр
Яшәп ята бер ялгызы
Күршедә Сабир бабай.
6-7 яшьлек балалар өчен кызыклы биремнәр
Әби турында шигырьләр – 2
Гел көлеп кенә тора.
Балакаем, дип әйтеп,
Сөеп, иркәләп тора.
Санамышлар
Безнең нәни дускайлар.
Песнәк, чәүкә, саескан,
Күгәрчен артка поскан.
Туган тел турында шигырьләр
Уенчыклар турында шигырьләр
Кечкенәләр төркемендә режим моментлары үткәрү
Кече яшьтәге балаларны татар теленә өйрәтү, сөйләм үстерү мәсьәләләрен чишкәндә өйрәтүнең төрле методлары, алымнары, чаралары кулланыла. Хәрәкәтләнү активлыгы югарырак булган саен, балаларның сөйләме тизрәк һәм яхшырак үсеш ала. Бармак уеннары баш мие эшчәнлегенә, интеллект үсешенә уңай йогынты ясый.
Транспорт төрләре турында табышмаклар
Татар милли ризыклары турында табышмаклар
Бутап камыр басканнар.
Бәрәңге, ит, тоз салып,
Почмаклар ясаганнар. (Өчпочмак)
Туган як турында шигырьләр
Гөл чәчәкле туган җиребез.
Җир шарында кояш булып
Балкый безнеӊ туган җиребез.
Һөнәрләр турында табышмаклар
Ул бар өйгә тарата.
Пенсия биргәнгә күрә,
Бар өлкәннәр ярата. (Почтальон)
Һөнәрләр турында шигырьләр
Минем әнием тегүче,
Үз эшен бик нык сөя,
Ул теккән җылы киемне
Бик күп кешеләр кия.
Сәламәтлек турында шигырьләр
Иртә әле, вакыт бар дип,
Озак йоклап ятма син.
Кояштан алда уян да,
Физзарядка яса син.
Гаилә турында шигырьләр
Икмәк турында шигырьләр
Җир җылысын саклап үзендә,
Күкрәкләргә терәп кисәр икмәк
Һәр табынның тора түрендә.
Прочитать остальную часть записи »
Ел фасыллары турында табышмаклар
Яңгырлар ява.
Җирләр дымлана.
Бу кайчак була? (Көз көне)
Дару үләннәре турында табышмаклар
Чагамын кул тидерсәң.
Шаянрак балаларны
Үрле – кырлы сикертәм.
Күңелле шигырьләр
Атна көннәре турында шигырь
Бер атнада ничә көн?
Бер атнада 7 көн.
7 төрле исеме,
7 сен дә яттан бел (түгәрәктә җырлап әйләнү)
Татар халык уеннары
1. “Буяу сатыш”. Бу уен урамда, ишек алдында, болыннарда уйнала. Балалар арасында “буяу сатучы” һәм “буяу алучы” билгеләнә. Калганннар “буяулар” булып тезелеп утыралар. “Сатучы” һәрберсенә буяу исемнәре әйтеп чыга. “Буяу алучы” килә:
Татар халык уеннары – 2
Дәвамы. Башы монда: Татар халык уеннары
28. “Борынга шырпы кыстыру”. Уечыларның борынына шырпы кабы кыстырыла, шырпы кабын бит белән төрле хәрәкәтләр ясап төшерергә тырышалар. Кем беренче?
“Уйный-уйный үсәбез” проектындагы темаларга кыска шигырьләр
Татармультфильм
5 яңа мультфильм (Каз белән Аккош, Мактанчык чыпчык, Бикбатыр белән Биккуркак, Шүрәле, Кем көчле?)
Каз белән Аккош
Каз белән Аккош
(Абдулла Алиш әкияте)
Очы-кырые күренмәгән болын уртасында зур бер күл булган. Тирәләре аның яшел кыяклар, шаулап торган камышлар белән капланган булган.
Бу күл буена кеше аягы бер дә басмаган, ул тирәләрдә аучыларның мылтыклары да шартламаган.
Топтыжканың туган көне
Мультфильмның авторы – ХАЛИУЛЛИНА РИЗИДӘ РӘҮФ КЫЗЫ
Муса Җәлил шигырьләре
Баланы йоклатканда укыла торган әкият
(Рабит Батулла)
Беренче сөйләм
Бер тапкыр Мөбарәк исемле бер малай урманга киткән. Бара икән, бара икән, бара торгач, бер басмага барып җиткән. Басманы чыккан да Мөбарәк тагын алга таба киткән. Бара икән, бара икән, бара торгач, бер күпергә барып җиткән бу. Прочитать остальную часть записи »
Анимацияле сюжетлар – 2
Башы монда: Анимацияле сюжетлар
Зур төркем балалары өчен анимацияле сюжетлар ( 13 видео)
Солдат буласым килә
Балалар белән уйнар өчен төрле-төрле уеннар җыентыгы – 3
Балалар белән уйнар өчен төрле-төрле уеннар җыентыгы – 2
16) Ак, димә, кара, димә…
Уенның максаты: балаларның уйлау сәләтен үстерү, аларда игътибарлылык, тапкырлык сыйфатлары тәрбияләү.
Балалар белән уйнар өчен төрле-төрле уеннар җыентыгы – 2
Балалар белән уйнар өчен төрле-төрле уеннар җыентыгы – 1
Балалар өчен җырлы-биюле уеннар
1) Ак калач яки коймаклар
Балалар белән уйнар өчен төрле-төрле уеннар җыентыгы – 1
Мәктәпкәчә тәрбия учреждениеләренең төп бурычы балаларны рухи яктан бай, физик яктан сәламәт итеп үстерү. Алар төрле юллар белән тормышка ашырыла. Ә шулар арасында иң әһәмиятлесе – уеннар.
Дидактик уеннар – балаларны уйланырга, эзләнергә, фикер тупларга, берләштерергә, күнекмәләрне, гадәтләрне тормышта кулланырга өйрәтүче һәм тәрбия бирүче көчле чараларның берсе. Уен вакытында баланың сөйләме үсә, сүз байлыгы арта. Чөнки бала бу чакта күпләр белән бәйләнешкә керә, яңадан-яңа сүзләр ишетә һәм үзе дә аларны куллана.
Комсызлыктан әкияттерапия
Раиләләрнең ишегалдында балалар бик күп. Алар бер-берсен яраталар, бергәләп, төрле-төрле уеннар уйныйлар. Быел кыш тау ясадылар. Һәркайсының чанасы бар. Тик Раиләнең генә чанасы юк. Ул уйнарга чыккач, Фирая белән Гүзәл йөгереп киләләр дә:
— Раилә, кил, чанада шу,— дип, үз чаналарын биреп торалар.
Беркөнне Раиләнең әтисе дә чана алып кайтты. Раилә шатлыгыннан нишләргә белмәде. Биеп тә алды, сикергәләп тә. Әтисе Раиләгә:
— Чанаңны саклап кына шу, ватма, — диде.
Балаларны тәрбияләүдә татар халык иҗатының әһәмияте
Татар халык иҗаты әсәрләрнең тәрбияви әһәмияте аеруча зур. Җанлы һәм тапкыр сүзле мәкаль–әйтемнәр, әкиятләр, табышмаклар һәм башкалар балаларда тел матурлыгын тоемлау тәрбиялиләр, танып белү эшчәнлеген үстерәләр.
Татар фольклоры, халкыбызның гасырлар буенча тупланып килгән акыл хәзинәсе буларак, зур педагогик әһәмияткә ия.
КҮЧЕРҮ – Балаларны тәрбияләүдә татар халык иҗатының әһәмияте презентациясе
Балалар бакчасында әкияттерапия һәм бармак уеннары
“Балаларның психик яктан сәламәт булуның бер чарасы буларак УМК элементларын кулланып “Әкиятерапиянең һәм бармак уеннарының әһәмияте”
Баланың мәктәпкәчә яшьтәге чоры – тирә-юньне йотлыгып өйрәнү, күп кичерешләрне үзенә туплау һәм кеше шәхесе формалашуда иң мөһим чор. Баларның физик һәм психик яктан сәламәт булулары өлкәннәрнең йогынтысы бик зур роль уйный. Психик яктан сәламәт булуның бер чарасы буларак әкияттерапиянең һәм бармак уеннарының әһәмияте турында сезгә якыннан таныштырып китәсем килә. Бу төр эшебездә без УМК материалларында киң куллана алабыз. Прочитать остальную часть записи »
Кышкы шигырьләр
Нәниләргә шигырьләр
Көз җитте (Хәйбуллина М.Ә.)
Салкын урамда.
Салкын булса да
Чыгам урамга.
Шигырь: “Бәхет бит ул – бала күзләре”
Бәхет бит ул – бала күзләре (Сәгъдиева А.А)
Иж-Бубыйлы, мәгърифәтле булып,
Туып үскәнмен мин авылда.
”Ак йөзле” мәгънәсен йөртә
Исемем дә минем Альбина.
Нәниләр өчен шигырьләр
Уйныйсың да уйныйсың,
Уйнап һич тә туймыйсың.
Йомылган бит күзләрең,
Йокларга уйламыйсың.
Туган телем – әткәм-әнкәмнең теле
Кошлар турында шигырьләр – 2
Сыерчык (Г. Лотфи)
Өй түрендә бакчада,
Талчыбык куначада
Сыечык канат кага –
Яз килүгә шатлана.
Бала ипи ашарга теләмәгәндә укыла торган әкият
(Балалар матбугатыннан)
Бер авылда Гөлназ исемле кыз яшәгән, ди. Бер начар гадәте булган аның: ул көйсезләнергә ярата икән.
Бервакыт әбисе аны өстәл янына аш ашарга чакырган. Тәлинкә янына бер телем арыш ипие куйган. Шунда Гөлназ: «Мин сезнең бу ипиегезне ашамыйм, үзегез ашагыз, миңа конфет бирегез»,— дип киреләнә башлаган.
Бала кәнфит сораганда укыла торган әкият
Күп кешеләр баллыны яраталар. Ә балалар – аеруча. Баллы ризыклар баланың үсеше өчен бик кирәк, ләкин аңа күбрәк файдалы татлылыклар бирергә тырышыгыз. Мәсәлән, бал (аллергия булмаса), җиләк-җимешләр, кипкән җимешләр, яшелчәләр. Ә торт яисә күмәч белән сыйланырга телисез икән, аларны үзегез сабыегыз белән бергә табигый азык-төлектән пешерегез.
Елак әтәч
(Рабит Батулла әкияте)
Бикбатыр белән Биккуркак
Кошлар турында шигырьләр – 1
Чыпчык (Ф.Яруллин)
Тәрәз каршына
Килгән бер чыпчык.
Миңа кычкыра:
– Чык әле, – ди, – чык.
Алдый ул, беләм,
Гел шулай итә.
Йөгереп чыксам,
Оча да китә.
Бөҗәкләр турында шигырьләр
Аллы-гөлле күбәләк
Чәчәктән табын корган ,
Кемне чакырыйм диеп,
Уйга батып утыра:
Чикерткә каты чырлый,
Энә карагы – урлый,
Чебен тирескә куна –
Бик әшәке ул шуңа:
Сабантуй бәйрәменә шигырьләр
Сабантуй (Э.Шәрифуллина)
Сабантуймы, Сабантуй –
Уеннар туе бит ул,
Тәм-томнар сые бит ул,
Җиңүләр уе бит ул.
Нечкәбил
Нечкәбил
(Абдулла Алиш әкияте)
(Кыскартып алынды)
Каршыгызда, менә күрәсезме, нәрсә соң ул, беләсезме?
Шашка шакмаклары төсле тезелеп киткән йортлар. Ул йортларда яшиләр кортлар.
Кортлар? Нинди кортлар?
Татлыдан татлы бал җыялар, шәмгә яраклы балавыз коялар. Ерак-ерак җирләргә очып китәләр. Укларын кадасалар, еларга итәләр.
Анимацияле сюжетлар
Уртанчы төркем балалары татар телен өйрәнү шөгыльләре өчен анимацияле сюжетлар ( 12 видео)
Балалар бакчасы турында шигырьләр
Көн саен Ләйлә
Бакчага килә.
Соң гына кайта
Кич белән өйгә.
Ярата Ләйлә
Көн үткәрергә
Иптәшләр белән
Бакчада бергә.
Җиңү көненә шигырьләр
Минем бабай (Э.Шәрифуллина)
Минем бабам – капитан,
Сугышта булып кайткан.
Күкрәк тулы орденнар,
Медальләр алып кайткан.
Бик яхшы сабак алды Ябалак
Бик яхшы сабак алды Ябалак
(Абдулла Алиш әкияте)
Әкият – Бик яхшы сабак алды ябалак
Зәп-зәңгәр күк итәгенә барып тоташкан, очы-кырые күренмәгән бер кара урман бар. Ул урманда яшел киемле агачлар гөрләп үсәләр, тәмле-тәмле җиләкләр кызарып пешәләр. Анда ерткыч бүреләр, хәйләкәр төлкеләр, куркак куяннар, агулы еланнар яшиләр.
Усал ерткычлар, сайраучы кошлар белән бергә бу урманда ике ябалак та тора. Төскә алар тавык төсле матур, ә башлары аларның песи башына бик охшый. Күзләре коточкыч зур булсалар да, көндезләрен күрмиләр, шуңа күрә алар ауга да төннәрен генә йөриләр.
Совет мультфильмнары – 3 (татар телендә)
Гав исемле мәче баласы турында 5 мультфильм.
Совет мультфильмнары – 2 (татар телендә)
Винни-Пух турында 3 мультфильм.
Яз турында шигырьләр
Яз көне карга
Бала чыгара.
Көн дә җим эзләп,
Авылга бара.
Өч аю
Өч аю
(Лев Толстой әкияте)
Әкият – Өч аю
Бер кыз өйләреннән чыгып урманга киткән. Урманда ул адашкан һәм кайтырга юл эзли башлаган. Ләкин таба алмаган. Урмандагы кечкенә генә бер өй янына килеп чыккан.
Этләр турында шигырьләр
Маэмай (М.Җәлил)
Кара борын Акбаем.
Күп йөгерә, күп өрә,
Күп ишетә, күп күрә…
Песиләр турында шигырьләр
Мияу (Р.Миңнуллин)
Соры синең төскәең.
Йомшак синең йоннарың,
Җылы синең туннарың.
“Мияу, мияу!” – бар сүзең,
Ялкау да әле үзең,
Белмим инде, ни өчен
Бернигә китми исең?
Сертотмас үрдәк
Сертотмас үрдәк
(Абдулла Алиш әкияте)
Борын заманда башы бүрекле, аягы төкле бер үрдәк булган. Ул үзе, сайрый белмәсә дә, күргән бер кошына, хайванына, ерткычына озак-озак итеп яңа хәбәрләр сөйләргә ярата икән. Тегеләр аның сүзләрен тыңлый-тыңлый арып бетәләр, я бөтенләй тыңламый ташлап китәләр икән. «Ишеттеңме бер яңа хәбәр? Сиңа гына сер итеп сөйлим», – дип башлап китә торган булган ул сүзен.
Чуар тавык
Балага “Чуар тавык” әкиятен сөйләгез. Сабыегыз сез әйткән сүзләрне һәм хәрәкәтләрне кабатлап барсын.
Чуар тавык
(Рус халык әкияте)
Яшәгән, ди, булган, ди, бабай белән әби. Аларның Чуар тавыклары булган – КЫТ-КЫТАК! КЫТ-КЫТАК!
Әни турында шигырьләр 3
Әниләр бәйрәме (С.Сөләйманова)
Кояш көлә, мин елмаям,
8 нче Март бүген.
Солдатлар, туган ил турында шигырьләр
Байрак элдек без бүген урамга,
Кыю солдатлар көне булганга.
Әйдә, зур бәйрәм, шатлык белән кил,
Сине каршылый бөтен Туган ил.
Ватаныбызның чикләрен саклап,
Батыр абыйлар торалар сакта.
Теремкәй
Габдулла Тукай әсәрләре
Күренекле шагыйрь Габдулла Тукайны халкыбыз һәрвакыт күңел түрендә саклый. Аның әсәрләрен балалар бик яратып укыйлар, ятлыйлар, чөнки алар матурлыкка, яхшылыкка өйрәтә, шәфкатьле*, гадел*, кыю булырга өнди.
* Шәфкатьле – милосердный.
* Гадел – справедливый.
Әни турында шигырьләр 2
Күктәге йолдыз кебек.
Мин дә тырышам булырга
Газиз әнием кебек!
Әни турында шигырьләр
Фольклордан: баланы чәбәк-чәбәк иттерү
Чәп-чәп иткәч үсеп кит,
Чәп-чәп ит тә йөреп кит,
Белгәнеңне сөйләп кит.