Яңа фикерләр:

postheadericon Җырлы-биюле уеннар җыентыгы

к

КҮЧЕРҮ – Җырлы-биюле уеннар җыентыгы

Без уйныйбыз, уйныйбыз,

Якты көннән туймыйбыз.

Кулны кулга чаба-чаба

Көләбез дә җырлыйбыз.

С. Миӊлекәй

 

1

Җырлы – биюле  уен «Уенга җыю җыры»

Балалар төрлесе төрле шөгыль белән мәшгуль вакытта, уен башлаучы бала уенга җыю җырын башкара. Башка балалар, әкрен-әкрен генә уенчыкларын, эш коралларын җыеп, иптәшләре янына уенга җыелалар, җырга кушылып җырлыйлар.

Уен башлаучы

Әйдәгез, дуслар, җыелыйк,

Җитәкләшеп тезелик.

Түгәрәктә бергәләп

Күңелле уйныйк, көлик!

Зурлар безгә соклансын,

Читтән карап торсыннар,

Безнең дуслыкка сөенеп,

Бертуган дип белсеннәр.

Балалар

Чү, әйдәгез, без теләгәнчә

Уйныйк, шау-шу килик,

Яшь чагыбыз, шат чагыбыз –

Шатланыйк, сөеник, көлик!

Чү, тыймагыз, тик торыгыз

Карап сез читтә генә,

Нинди матур гөр киләбез,

Чабып-сикереп менә!

Дәртле, җанлы, без күңелле,

Безгә ямьле Җир йөзе,

Безгә карап елмая

Күкнең кояшы, ай-йолдызы.

 

2

Җырлы – биюле  уен «Парлашып калу»

Балалар түгәрәккә басып, җырлап йөриләр:

Сандугачлар, былбыллар,

Тургайлар парлы була.

Кем уенда парсыз кала,

Шундук җәзасын ала.

Җыр бетүгә, бию көе башлана. Балалар бииләр. Бию көе туктагач, тиз генә парлашып басалар (балалар саны так булырга тиеш). Так калган балага җәза бирелә (җырлый, бии һ. б.)

 

3

 Җырлы – биюле  уен «Үрмәкүч»

Уен түгәрәктә уйнала. Уртада бер бала «үрмәкүч» булып чүгәләп утыра. Балалар түгәрәк буйлап җырлап йөриләр. Җырның соңгы сүзеннән соң үрмәкүч сикереп тора, түгәрәктәге балалар берьюлы чүгәлиләр.

 

Менә чебеннәр парлашып, туйганчы биеделәр,

Йөри торгач, барысы да арыдылар, талдылар.

Әйләнделәр, борылдылар, як-якка күз салдылар,

Үрмәкүчне күргәннән соң, хушларыннан яздылар.

 

4

Җырлы – биюле  уен «Ак калач»

Балалар зур түгәрәк ясап басалар. Бер бала түгәрәк уртасында басып тора. Балалар,  түгәрәк эчендәге баланың исемен әйтеп, тә түгәрәк буйлап җырлап йөриләр: «җәелгән» сүзендә түгәрәкне киңәйтәләр; «кабарган» дигәндә, кулларын бергә күтәрәләр; «кечкенә» дигәндә, барысы бергә уртага керәләр (кысылалар); «зур» сүзендә янә түгәрәкне киңәйтәләр һәм ахыргы сүзләрдә, тиз-тиз җырлап, кулларын чәбәклиләр. Бу вакытта уртадагы бала уйнаучылардан берәүне уртага чыгара. Уен, икенче баланың исемен әйтеп, кабат башлана.

Галиянең туган көненә

 Без пешердек ак калач,

Менә шулай җәелгән,

 Менә шулай кабарган,

Менә шулай кечкенә,

Менә шулай зур гына.

Ак калач, ак калач,

 Теләгәнеңне сайлап кач!

 Ак калач, ак калач,

Теләгәнеңне сайлап кач!

 

5

Җырлы-биюле уен «Коймак»

Уйнаучылар, кулга-кул тотынышып, түгәрәккә тезеләләр. Бер бала уртада басып тора. Беренче куплетта балалар  түгәрәк буйлап җырлап йөриләр.

Икенче куплетның беренче һәм икенче юлларын җыр- лаганда, балалар кулларын, ычкындырып, өскә күтәрәләр; өченче юлында – як-якка җәяләр; дүртенче юлда ике кул тоташа.

Өченче куплетта балалар кул чабып торалар, ә уртадагы бала түгәрәктән бер баланы сайлап ала. Алар, кулларын тотышып, кара-каршы басалар һәм әйләнәләр.

Булатның туган көненә

Без чакырдык кунаклар.

Кунакларның килүенә

Без пешердек коймаклар.

Коймакларга карасаң,

Менә шулай кабарган,

Менә шулай җәелгән,

Менә шулай кысылган.

Коймагыңны майлап ал,

Теләгәнең сайлап ал.

 

6

Җырлы – биюле  уен «Сукыр тәкә»

Бер баланы, күзен бәйләп, уртага бастыралар. Ул – «сукыр тәкә». Калган балалар кырыйда җырлыйлар:

Сукыр тәкә йөгерә,

Күрми ул бернәрсә дә.

Йөгермичә нишләсен,

Тота алмый берсен дә.

Җыр беткәч, балалар  сукыр тәкәгә якын килеп, кагылып китәләр. Сукыр тәкә куа. Кемне дә булса тотса, тотылган бала «сукыр тәкә » була. Уен шулай дәвам итә.

 

7

Җырлы – биюле  уен «Наза»

Балалар парлашып, бер-бер артлы тезелеп басалар. Бер бала ялгыз кала, ул уенчыларның каршына чыгып баса. Балалар, җырлый-җырлый, баскан җирдә аяк-кулларын хәрәкәтләндерәләр.

Наза дигән кыз баланың

Бөрлегәне түгелгән.

«Наза» дигән уенны без

Уйныйбыз чын күңелдән.

Кушымта:

Наза, Наза,

Наза – матур кыз бала.

Наза – тырыш, уңган бала,

Зирәк, акыллы бала.

Кушымталарны җырлаганда, каршыдагы уенчылар арасыннан ялгыз калган бала биеп үтә, үзенә пар сайлый һәм аның белән икенче башка барып баса. Үзе генә калган бала уенны дәвам итә.         Уенны башка сүзле җырлар белән дәвам итәргә дә мөмкин.

Роза, Роза

Роза – гөлнең чәчәге.

Хәзерге матур тормышның

Күңелле киләчәге.

 

8

Җырлы – биюле  уен  «Яулык салыш»

Бу уен күбесенчә кыз балалар тарафыннан уйнала. Кызлар бер урынга түгәрәкләнеп басалар да бер кешене яулык җыючы итеп сайлап куялар. Ул уртага чыгып баса да:

Талым, талым, талчыбык,

Уртасында бал чыбык,

 Ал яулык, гөл яулык,

 Бир син миңа бер яулык,

дип такмаклый-такмаклый, барлык кызлардан да яулык җыеп чыга. Җыеп бетергәч, яулык хуҗаларына берәм-берәм бәза бирелә. Җәзадан соң уен тагын яңадан башлана.

 

9

Җырлы – биюле  уен «Капкалы»

Ике бала «капка» ясап (кулларын өскә күтәреп) басалар.

Башка балалар, «Әнисә» көенә (татар халык бию көе) бии-бии,

капка аша узалар. Кинәт кенә капка ябыла (ике бала кулларын

төшерәләр). Капкага эләгүчегә җәза бирелә (шигырь сөйләргә,

мәкаль әйтергә һ. б.).

 

10

Җырлы – биюле  уен «Кунаклар»

Уенның сүзләре балалар белән алдан өйрәнелә. Балалар тәгәрәкләнеп басып торалар. Бер бала, кулларын чәбәкли-чәбәкли, җырның беренче куплетын җырлый. Калган балалар аңа җавап кайтаралар – җырның калган өлешен җырлыйлар. Уен барышында төрле хәрәкәтләр ясала. Мәсәлән, өйләре бик тә ямьле» дигәндә, балалар кулларын өскә күтәрәләр, «очтылар, киттеләр» дигәндә, кулларын, як-якка җәеп, очкан кебек итәләр, «башыма килеп кунды» дигәндә, кулларын башларына куялар.

Бала

Чәбәк, чәбәк, чәптеки –

Чәмәк авылы Әптеки.

Сез кайларга бардыгыз?

Ничек кунак булдыгыз?

Балалар

Әбиебезгә бардык без,

Кунак булдык, кундык без,

Ашатты безгә ашлар,

Эчертте ул әйрәннәр.

Өйләре бик тә ямьле,

Ашлары бик тә тәмле,

Әйрәннәре бик татлы,

Ә кошлары канатлы –

Очтылар, киттеләр,

Башыма килеп кундылар!

Очтылар, киттеләр,

Башыма килеп кундылар!

 

11

Җырлы – биюле  уен «Куянкай »

Балалар, кулга-кул тотынышып, түгәрәккә басалар. Түгәрәк уртасына баскан бала «куян» була. Ул бер кулын иягенә куеп, моңаеп тора. Түгәрәктәгеләр җырлый-җырлый әйләнәләр: Ак куянга ни булган,

Әллә инде авырган

Иптәшен дә табалмый,

Урыннан да торалмый,

Куян, куян, син сикер,

Иптәшең табып китер!

Куян биленә таянып сикерә башлый. Аннан бер иптәшен уртага алып әйләнәләр дә, чакырылган бала куян булып кала. Уен яңадан башлана.

 

12

Җырлы – биюле  уен «Өч кош»

Санамыш ярдәмендә өч кош билгеләнә. Калган балалар тәгәрәк ясап басалар да җырлый-җырлый әйләнеп йөриләр. Бу вакытта уртадагы өч кош түгәрәк уртасында утыра. «Берсе очты» дигәндә, берсе очып, түгәрәктән чыгып китә (шулай итеп, икенчесе, өченчесе түгәрәктән чыга). Җыр азагында, кошларга ияреп, барысы да очып таралалар.

Өч кечкенә кош утыра куакта,

Берсе очты-очты еракка…

Очты еракка, ул җылы якка,

Тик ике кош кына калды куакта.

Ике нәни кош утыра куакта,

Берсе очты-очты еракка…

Очты еракка, ул җылы якка,

Бер генә кош калды инде куакта.

Бер кечкенә кош утыра куакта,

Менә инде ул да очты еракка…

Очты еракка, ул җылы якка,

Калмады бер кош та инде куакта.

Әйдәгез, без дә барыбыз бергә

Очыйк кошлар күк, очыйк еракка,

Әйдәгез, әйдә, барыбыз бергә

Очыйк кошлар күк, җылы якларга-а-а-а-а!.

 

13

Җырлы – биюле  уен «Коймаклар»

Балалар кулга-кул тотынышып, түгәрәкләнеп басалар. Уртага бер бала чыга. Кырыйдагы балалар түгәрәк буенча әйләнеп җырлыйлар:

Ямьле бәйрәм көн иде,

Чакырдык без кунаклар.

Кунакларны сыйларга

Салдык майлы коймаклар.

Чыж-чыж итеп коймаклар (Балалар кулларын як-       якка җәяләр)

Җәелде, әй, җәелде.

Менә тагын кечкенә              (кысылалар)

Булып калды,                        (җыелды)

Аннан ары кабарды,     (кулларын югары  күтәрәләр)

Кабарды, әй, кабарды.

Шиңде, юп-юка калды.            (чүгәлиләр)

Пеште инде коймаклар.

Сыйландылар кунаклар,

Тордылар, баш иделәр,                 (баш ияләр)

Таралдылар, әй, шатлар,

Бииләр, әй-әй, шатлар.                    (бииләр)

 

14

Җырлы – биюле  уен  «Нардуган»

Бер бала уртага чыгарыла. Башка балалар аның тирәсендә бер түгәрәк ясап, кулга-кул тотынышып, шушы нардуган җырын җырлап әйләнәләр. Ул үзенә бер көйгә җырлана.

Син уртада, без кырыйда,

Әйләнәбез, Нардуган,

Син нишләсәң, ни кылансаң,

Мин дә шуны булдырам!

Җыр беткәндә, уртадагы бала нинди дә булса бер хәрәкәт ясый, түгәрәктәге балалар да шул хәрәкәтне ясыйлар. Кем шуны булдыра алмый, уртадагы бала үз урынына аны чыгара, һәм уен баштагыча дәвам итә.

 

15

Җырлы – биюле  уен «Түбәтәй»

Балалар, түгәрәкләнеп басалар. Түбәндәге җырны җырлый- җырлый, түбәтәйне бер-берсенә бирәлђр. Җыр ахырында түбәтәй кемдә булып кала, шуңа җәза бирелә (бии, җырлый, шигырь сөйли, әтәч булып кычкыра һ. б.). Уен шулай дәвам итә.

Түбәтәеңне кигәнсең,

Бик ерактан килгәнсең,

Төскә матурлыгың белән

Шаккатырыйм дигәнсең.

Түп-түп-түбәтәй,

Түбәтәең укалы.

Чиккән матур түбәтәең

Менә кемдә тукталды.

 

16

Җырлы – биюле  уен «Ялкау мәче»

Бер бала «ялкау мәче» булып, битләрен юып, иснәп, киерлеп утыра. Калган балалар, «тычканнар» булып, урындыкларда утыралар, җырлыйлар. Җыр бетүгә, тычканнар, урыннарыннан торып, төрле якка йөгерешеп китәләр. Мәче тычканнарны куа башлый һәм берсен тота. Тотылган бала «мәче» итеп билгеләнә, уен яңадан башлана. Мич башында мәче

Утыра, җырлап.

Юа битен ул,

Иренеп, мырлап.

Ул ялкау көндез –

Йокыда була.

Тора да юына,

Киерелеп сузыла.

Килсен төн генә –

Тычканга каршы

Китә ул мәче

Сугышырга менә!

 

17

Җырлы – биюле  уен «Күрсәт әле, Габдулла!»

Балалар түгǝрǝк ясап басалар. Бер бала «Габдулла» була. Ул уртага баса. Балалар, җырлап, Габдулладан төрле хәрәкђтләр күрсәтәен сорыйлар. Габдулла балалар сораган хәрәкәтләрне күрсәтә. «Менә шулай, менә шулай», – дип, балалар Габдулла күрсәткән хәрәкәтләрне кабатлап җырлыйлар.

– Күрсәт әле, Габдулла,

Ничек китап укыйлар?

– Менә шулай, менә шулай,

Шулай китап укыйлар.

Күрсәт әле, Габдулла,

Ничек язу язалар?

– Менә шулай, менә шулай,

Шулай язу язалар.

Күрсәт әле, Габдулла,

Ничек печән чабалар? –

-Менә шулай, менә шулай,

Шулай печән чабалар.

Күрсәт әле, Габдулла,

Ничек утын яралар?

– Менә шулай, менә шулай,

Шулай утын яралар.

Күрсәт әле, Габдулла,

Ничек камыр басалар?

– Менә шулай, менә шулай,

Шулай камыр басалар.

Күрсәт әле, Габдулла,

Ничек гармун уйныйлар?

– Менә шулай, менә шулай,

Шулай гармун уйныйлар…

 

18

Җырлы – биюле  уен «Габдулла»

Балалар бер-берсенең кулларына тотынышып, түгәрәкләнеп басалар. Бер бала уртада тора. Түгәрәктәгеләр, җырлый- җырлый, бер якка хәрәкәт итәләр:

Син уртада, без кырыйда

Әйләнәбез, Габдулла.

Син нишләсәң, ни кылансаң,

Шуны эшләргә була.

Җыр туктагач, уртадагы бала берәр төрле хәрәкәт ясый, башкалар аның хәрәкәтләрен кабатлыйлар. Әгәр бу хәрәкәтне дөрес ясамаучылар булса, аның берәр әйберен алалар. «Гаепләнүчеләр» саны 3–4 кә җиткәнче, уен шулай кабатлана. Соңыннан аларга берәр төрле җәза бирелә (җырларга, биергә, әкият сөйләргә, мәкаль әйтергә һ. б.).

 

19

Җырлы – биюле  уен «Мәк»

Балалар, ике төркемгә бүленеп, кара-каршы басалар. Бер төркем – «әни», ә икенче төркем «балалар» була. Алар, бер – берләренә сорау-җавап бирү юлы белән, җырның сүзләренә туры китереп, төрле хәрәкәтләр ясыйлар.

– Әйтсәнә, әнкәем, әйтсәнә, җанкаем,

Ничек соң, ничек соң чәчәләр мәк?

– Менә шулай, балакаем, менә шулай, гөлкәем,

Чәчәләр, чәчәләр, чәчәләр мәк.

– Әйтсәнә, әнкәем, әйтсәнә, бәгырем,

Ничек соң, ничек соң үсәдер мәк?

– Менә шулай, балакаем, менә шулай, күз нурым,

Үсәдер, үсәдер, үсәдер мәк.

– Әйтсәнә, әнкәем, әйтсәнә, җанкаем,

Ничек соң, ничек соң җыялар мәк?

– Менә шулай, балакаем, менә шулай, гөлкәем,

Җыялар, җыялар, җыялар мәк.

– Әйтсәнә, әнкәем, әйтсәнә, бәгырем,

Ничек соң, ничек соң пешерәләр мәк?

– Менә шулай, балакаем, менә шулай, күз нурым,

Пешерәләр, пешерәләр, пешерәләр мәк.

– Әйтсәнә, әнкәем, әйтсәнә, җанкаем,

Ничек соң, ничек соң ашыйлар мәк?

– Менә шулай, балакаем, менә шулай, аппагым,

Ашыйлар, ашыйлар, ашыйлар мәк.

Уенның 2 нче варианты. Төркемнәр, бер-берсеннән ераграк басып, җырлый-җырлый, кара-каршы киләләр һәм янә артка чигенәләр. Уен шулай дәвам итә.

 

20

Җырлы – биюле  уен «Гөл утыртканда»

Балалар түгәрәкләнеп басалар. Уртада башына кызыл чәчәкләр белән бизәлгән такыя кигән бер бала чүгәләп уты- ра. Аның өстенә карарак төстәге җәймә ябалар. Әлеге бала тирәсендә берничә бала гөл утырткан хәрәкәтләр ясыйлар. Түгәрәктәге барлык башка балалар түбәндәге җырны җырлыйлар:

Балчык йомшартып

Утыртамын гөл,

Шытып, яшәреп

Чыгар әле ул.

Көн саен карап,

Мин сибәрмен су,

Чәчкә атар ул

Кызылсу-алсу.

Канатын җәеп, аңа

Кунар бер былбыл.

Моңланып сайрар:

– Син, дип, матур гөл!

Җыр тәмам булганнан соң,җәймә астыннан «гөл» кәтәрелә. Сандугач киемендәге бер бала түгәрәккә кереп җырлый:

Ай-яй, матур гөл,

Ямьле, ал-кызыл.

Сөямен, сиңа

Гашыйк мин, былбыл.

Җырлар тезәмен

Сиңа, ал гөлем,

Син үскәндә тик,

Ямьле бу илем.

Уенга күрсәтмә

 

Әлеге уенны, киемнәр киеп, концерт номеры буларак, бәйрәмнәрдә дә башкарырга мөмкин.

 

21

Җырлы – биюле  уен «Бала белән кош»

Ике бала кара-каршы җырлыйлар. Берсе – «бала», берсе – «кош».

Бала

Әй матур кош, азык эзләп

Йөрмә әле син салкын көздә.

Әзерне ашап, матур читлектә

Ят рәхәтләнеп син өебездә.

Кош

Юк, юк, дускаем, сәламәт чакта,

Әзерне ашап, эшсез ята алмыйм,

Матур читлек, рәхәт тормыш өчен

Сөйгән ирегемне ташлый алмыйм.

 

22

Җырлы – биюле  уен «Бию җыры»

Көләбез без, уйныйбыз,

Шат күңелле, җырлыйбыз,

Без биибез,

Безнең яшь чак, шат чак,

Шуңа биеп, кул чабабыз чап-чап!

Атам-анам биегән,

Ямь тапкан ул биюдән,

Агам-тутам биегән,

Күңел ачкан биюдән.

Карап торсын дус-иш,

Үрнәк алсын бездән,

Без биибез, биибез,

Тартынмыйбыз биюдән.

Уйнап-җырлап биемәгән –

Җебегән ул, җебегән,

Уйнап-җырлап биемәгән –

Җебегән ул, җебегән!

 

23

Җырлы – биюле  уен «Утыр, утыр, Мәликә…»

Балалар түгәрәккә басалар. Берәү, күзен бәйләп, түгәрәк уртасында утыра. Балалар, кулга-кул тотынышып, түгәрәктә җырлап әйләнәләр.

Утыр, утыр, Мәликә,

Алмагачның төбенә,

Кем утырган каршыңа –

Әйтеп бирче тиз генә!

Берәү аның янына килеп утыра. Уртадагы бала аны капшап танырга һәм исемен әйтергә тиеш. Әгәр белмәсә, аңа җәза бирелә.

Уен шул рәвешчә дәвам итә.

 

24

Җырлы – биюле  уен «Тамчы, там!»

Уенчылар, пар-пар булып, кулга-кул тотынышып, бер-бер

артлы басалар. Алар түбәнәге җырларны бергәләп җырлыйлар һәм бию хәрәкәтләре ясыйлар:

Там, там, тамчы, там, (Балалар алга баралар)

Тамганыңны яратам. (артка таба чигенәләр)

Тамган тамчыларга карап, (кара-каршы басып

Мин җырларга яратам.    кул чабалар).

Тамчы тама, тамчы тама,

Тамчы тама түгелме?

Тамчы тамса, матур язлар

Килеп җитә түгелме?

Без уйныйбыз, уйныйбыз,

Якты көннән туймыйбыз.

Кулны кулга чаба-чаба

Көләбез дә җырлыйбыз.

Уен шул рәвешчә дәвам итә.

 

25

Җырлы – биюле  уен «Төймә»

Балалар, түбәнәге сүзләрне җырлап, түгәрәктә йөриләр һәм, туктап, кушымтасында бииләр.

Яңгыр ява сибәләп,

Төймә-төймә төймәләп.

Кушымта:

Их, төймә, төймә, төймә,

Төймә була егерме.

Бергә җырлыйк, бергә уйныйк,

Бергә яшәү күңелле.

Җепкә тезгән төймә кебек,

Без дә яшик бергәләп.

Кушымта:

Их, төймә, төймә, төймә,

Төймә була бер җептә.

Җепкә тезгән төймәләрнең

Матурлыгы берлектә.

 

26

Җырлы – биюле  уен «Йөзек яшереш»

Балалар түгәрәккә басып җырлыйлар.

Сөләйманның йөзеген

Дию кызы урлаган.

Каф тавының артында

Алтын сандыкка салган.

 

Көтүче: Йөзек анда калмаган

Аннан песи урлаган.

Киң дәрьяны чыкканда

Суга төшереп калдырган.

 

Күмәк җыр: Инде йөзек югалган,

Табалмассың уңмаган.

 

Көтүче: Киң дәрья туңмаган,

Йөзек синдә булмаган!

дип, берәүнең кулын тота. Әгәр дә йөзек ул баладан чыкса, ул көтүче була. Әгәр дә йөзек ул баладан чыкмаса, баштагы көтүче үз урынында кала.

 

27

Җырлы – биюле  уен «Кәрия – Зәкәрия»

Балалар кулга – кул тотынышып, түгәрәкләнеп басалар. Уртага бер бала чыга. Түгәрәктәгеләр бер якка хәрәкәт итеп җырлыйлар. Җырларда уртадагы баланың җыр- биюдә, хезмәттә, укуда булган сәләте, уңганлыгы мактала:

Бу бик яхшы биюче,

Бу бик яхшы биюче, }2 тапкыр.

Аның биюе матур

Аннан үрнәк алыгыз. }2 тапкыр.

Җырдан соң түгәрәктәгеләр туктап калалар, кул чабып такмак әйтәләр:

Кәрия, Зәкәрия, коммая,

Кәрия, Зәкәрия, коммая.

Кәри комма, Зәкәр комма,

Зәкәрия, коммая …  } 2 тапкыр.

Бу вакытта уртадагы бала бер иптәшен алып, әйләнеп тора.

 

Татарстан Республикасы

Яр Чаллы шәһәре

 “1 нче санлы “Алсу” балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

I квалификацион категорияле тәрбиячесе

АКЧУРИНА ГӨЛНАРА МАЛИХ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий