Архив рубрики «4+ конспектлар»
Конспект: «Саесканның дуслары»
Уртанчылар төркемендә сөйләм телен үстерү буенча белем бирү эшчәнлеге конспекты
Максат: балаларның бездә кышлаучы кошлар турында белемнәрен киңәйтү, ныгыту; аларны танырга, табышмаклар әйтергә, үзенчәлекле яклары турындагы белемнәрен камилләштерү. Кошларга карата сакчыл караш, мәрхәмәтлелек тәрбияләү.
Конспект: “Теремкәйгә сәяхәт”
Уртанчылар төркемендә юл йөрү кагыйдәләре буенча эшчәнлек
Транспорт төрләрен белүләрен ныгыту. Балаларны яңа юл билгесе (җәяүлеләрнең җир астыннан юлны аркылы чыгу билгесе) белән таныштыру. Юлда куркынычсыз йөрү кагыйдәләрен, юл билгеләрен, транспорт төрләрен өйрәтүне дәвам итү. Сюжетлы уеннар аркылы балаларның фикер йөртү сәләтләрен үстерү, җәмәгать транспортында үзеңне әдәпле тоту күнекмәләрен практик ныгыту.
Конспект: ”Казан буйлап сәяхәт”
Максат:
– балаларны рәсемнәргә карап Казан шәһәребезнең истәлекле урыннарын танып белергә өйрәтү өстеннән эшне дәвам итү;
Конспект: “Юлда йөрсәң уяу бул!”
Белем өлкәләрен интеграцияләү: социаль-коммуникатив үсеш өлкәсе, танып белү үсеш өлкәсе, нәфасәти үсеш өлкәсе
Ачык дәрес: “Уеннар иленә сәяхәт”
Конспект: “Ташбака белән танышу”
Конспект: “Безгә дуслар кирәкме?”
Уртанчылар төркемендә дустанә мөнәсәбәтләр тәрбияләү буенча йомгаклау оештырылган белем бирү конспекты
Төре: белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру.
Интеграцияләштерелгән оештырылган белем бирү эшчәнлеге.
Яшь аралыгы: 4-5 яшь. Прочитать остальную часть записи »
Конспект: “Кар – безнең дустыбыз”
Уртанчылар төркемендә физик үсеш буенча оештырылган эшчәнлек.
Максат: балаларны хәрәкәт координациясен дөрес саклап йөрергә өйрәтүне дәвам итү; музыка тыңлап төрле йөрү алымнарын дөрес башкаруларына ирешү; физик күнегүләр эшләүгә кызыксыну булдыру; мөстәкыйльлек, тапкырлык, активлыкларын, логик фикерләүләрен үстерү.
Конспект: “Математика илендәге “Теремкәй” әкиятенә сәяхәт”
Конспект: “Әкият иленә сәяхәт”
Программа эчтәлеге:
– балаларның гаилә hәм гаилә әгъзалары турындагы белемнәрен баетуны дәвам итү;
Конспект: «Ямьле яз»
Конспект: “Саннар илендә”
Уртанчылар төркемендә математика буенча йомгаклау белем бирү эшчәнлеге конспекты
Максат: 1,2,3,4,5 саннары турындагы белемнәрен ныгыту; 5 кә кадәр санау буенча белемнәрен арттыру; ничә? ничәнче? дигән сорауларга дөрес җавап бирүләренә ирешү. Геометрик фигураларның аерымлыкларын күрә белергә өйрәтүне дәвам итү. Кәгазь битендә ориентлашуны ныгыту. Игътибарлылыкларын, тизлекләрен, җитезлекләрен үстерү.
Конспект: “Шаян бармаклар”
Конспект: «Сәламәт булып үсик!»
Эшчәнлекнең максаты:
– балаларны рәсемнәр буенча тулы һәм эзлекле итеп сөйли белергә өйрәтү;
Конспект: “Безгә алтын көз килде”
Конспект: «Кышкы урманга сәяхәт»
Конспект: «Гаҗәеп камыр»
Рәсем шөгыленең эшләнмәсе: «Күлмәк бизәү»
Максат: балаларда төрле төсләрнең матурлыгын күрә белү, мөстәкыйль рәвештә күлмәк өлгесен бизәү, бизәкләрне дөрес урнаштыру сәләтен үстерү.
Физик тәрбия буенча конспект: “Тәгәрәп лә китте тубым”
Конспект: “Алда көтә бик күп юл, дустым, һәрчак уяу бул!”
Максат:
Юлда имин хәрәкәт итә белергә өйрәтү.
Конспект: «Гаилә»
Уртанчылар төркемендә йомгаклау шөгыле конспекты
Бурычлар:
- Балаларны гаиләләре турында күзаллауларын киңәйтү.
- Балаларның сүзлек запасын баету, фикерләвен, хәтерен үстерү ; музыкаль һәм тембр, ритм, динамик төсмерләрен ишетү- тою сәләтен камилләштерү, үстерү; дөрес итеп тын алу һәм җырлау күнекмәләрен ныгыту, камилләштерү; уеннарда катнашу теләге уяту.
- Балаларда эстетик зәвык тәрбияләү, туганлык, хөрмәт, бердәмлек, дуслык хисләре тәрбияләү.
Конспект: “Туган ягым чишмәләре”
Конспект: “Ябалакның кызыклы биремнәре”
Максат: алган белемнәрне искә төшерү һәм аларны дөрес итеп куллану.
Тәрбия бурычы: балаларда мөстәкыйль эшчәнлеккә карата кызыксыну тәрбияләү; фикерләү сәләтен үстерү.
Конспект: “Чәчәкләр вальсы”
Максат: чәчәк исемнәрен, чәчәк ясау алымнарын ныгыту.
Конспект: «Туган авылым»
Максат:
- Балаларда үзе яшәгән урынга, авылга, үз туган йортына мәхәббәт тәрбияләү.
- Үз урамыӊны, яшәгән өеӊнеӊ адресын әйтеп бирә белергә өйрәтү.
- Сөйләм үстерү.
- Үз туган ягыӊ белән горурлану хисе тәрбияләү.
Йомгаклау шөгыле: “Ягымлы сүзләр”
Максат: “Рәхмәт” сүзенең килеп чыгышы белән таныштыру. Ягымлы сүзләр белән таныштырып аларны куллана белергә, үзеңне матур тотарга өйрәтү. Дуслык хисләре тәрбияләү.
Конспект: “Кыш турында хикәя”
Конспект: “Өч күзле светофор”
Максат:
Балаларның юл билгеләре һәм юл йөрү кагыйдәләре турындагы белемнәрен камилләштерү.
Конспект: «Автобус белән танышу»
Максат:
- Балаларны автобус белән таныштыру.
- Юл билгеләрен танып белүләрен ныгыту.
- Олыларга карата мәрхәмәтлелек хисе тәрбияләү.
- Сөйләм телен үстерү.
Конспект: “Көзге урманга сәяхәт”
Максат: балаларның көзгеурман турында белемнәрен киңәйтү, җырларда һәм биюләрдә көз үзенчәлекле билгеләре белән таныштырып, сүзлек байлыгын арттыру.
Конспект: “Ак әбидә кунакта”
Максат: Башлангыч белем бирү методикасы: «Рус теле балаларны татар теленә өйрәтү».
Информацион-коммуникатив технологияләр, уен-ситуацияләр, күргәзмәлелек кулланып тел өйрәнү, аралашу теләге тудыру.
Конспект: “Гаилә”
Максат: информацион-коммуникатив технологияләр, смарт уеннар кулланып “Гаилә” темасына өйрәнгән сүзләне ныгыту, аралашу теләге тудыру.
Конспект: “Яшел даруханә”
4-5 яшьлек балалар өчен сөйләм телен үстерү буенча белем бирү эшчәнлеге.
Максат:
1. Табигать байлыклары турында төшенчә бирү, дару үләннәре белән таныштыру.
2. Төрле метод һәм алымнар кулланып, урманның әһәмияте турында балаларның белемнәрен ныгыту, баету, фикер эшчәнлеген, иҗади сәләтен үстерү, урманда үз-үзеңне әдәпле тоту күнекмәләрен үзләштерү.
Конспект: “Маша бездә кунакта”
По проекту “Минем өем” – средний возраст, открытая непосредственная образовательная деятельность для воспитателей по обучению татарскому языку.
Конспект: “Уенчыклар илендә”
КҮЧЕРҮ – Уенчыклар илендә (Презентация)
Максат:
Балаларның уенчыклар турындагы танып белү кызыксынучанлыгын, интелектларын үстерү.
Конспект: “Сәламәт булыйк”
Максат: балаларда сәламәтлекне саклау hәм ныгыту турында башлангыч
белем бирү, үзебезнең янәшәдәге якыннар турында кайгырту хисе уяту, күңелләрен
күтәрү.
Тәрбияче. Балалар, мина тәрәзәдән урамга карагач бик рәхәт булып китте. Сезгә дә рәхәтме? (Балалар көн турында сөйләп алырга мөмкиннәр).
Конспект: “Айгөл кунакка килгән”
Уртанчылар төркеме балалары белән үткәрелгән комплекслы шөгыль
Максат. Балаларны татар халкының милли киеме, фольклоры, көнкүреше белән таныштыру.
Җиһазлау. Милли киемдәге курчак, татар халкының киемнәре һәм тормыш – көнкүреш кирәк-яраклы сүрәтләнгән рәсемнәр. Түбәтәй. Татар көйләре аудиоязмасы. Күлмәк силуэты, буяулар, җилем, пумала.
Сүзлек.Түбәтәй, калфак, чулпы.
Конспект: “Татар халык авыз иҗаты аша әхлакый-патриотик хисләр тәрбияләү”
Уртанчылар татар төркемендә дәрес конспекты.
Максат: татар халык авыз иҗаты (уен-такмаза, табышмаклар, мәкальләр) белән таныштыру, әңгәмәдә катнашуга тарту; балаларның игътибарын, хәтерен, сөйләм телен үстерү, сүзлек запасын баету; татар халык авыз иҗатына карата кызыксыну, әхлаклылык, сабырлык, әдәплелек, бердәмлек хисләре тәрбияләү.
Конспект: “Әбидә кунакта”
Конспект: «Нәрсә яхшы, нәрсә начар»
Дәреснең максаты: Балаларны юл йөрү кагыйдәләре, уеннар аша әдәпле, кешелекле булырга өйрәтү. Урамның тротуар белән машиналар йөри торган өлешен аерырга өйрәтү. Светофорның яшел, кызыл, сары сигналлары турында аңлату. Балаларның зиһенен баету, сөйләм телен үстерү.
Конспект: “Табигать – безнең дустыбыз”
КҮЧЕРҮ – Табигать-безнең дустыбыз! (Презентация)
Уртанчылар төркеме өчен
Максат:
Табигатькә мәхәббәт hәм сак караш тәрбияләү.
Кышкы табигатькә соклану.
Конспект: “Кыңгырау чәчәк”
Экологик тәрбия юнәлеше буенча төзелгән уртанчылар төркемендә үткәрелгән әкиятне сәхнәләштерү һәм оригамины үз эченә алган шөгыль конспекты
Программа эчтәлеге.
Белем бирү:
- Кызыл китап турында беренчел мәгъүмат бирү.
- Табигатьтә аз калган чәчәкләр белән таныштыру һәм аларны сакларга кирәклегенә төшендерү.
Конспект: “Минем гаиләм”
Уртанчылар төркемендә сөйләм теле үстерү эшчәнлеге.
Бурычлар:
1. Сөйләмдә гаилә әгъзаларын белдерә торган сүзләрне куллану күнекмәлә-ләре бирү,кеше тормышында гаиләнең әһәмиятен күрсәтү.
2. Мөстәкыйль фикерләү сәләтен, бәйләнешле сөйләм үстерү, сөйләмнең
грамматик төзелешен камилләштерү, сүзлек запасын баету.
Конспект: “Куян кызы өчен матур итек”
4-5 яшьлек балалар өчен сөйләм телен үстерү + кисеп ябыштыру буенча план-конспект
Максат:
1. Кыш турында белемнәрне тирәнәйтү.
2. Балаларның сөйләм телен үстерү.
3. Балаларга таныш булган милли орнаменты –лалә чәчәге белән итекләрне бизәү, чәчәкле үсемлекләргә төсләрне туры китерү кирәклегенә игътибар итү.
Конспект: “Әбиемнең сандыгы”
Максат:
1. Татар халкының милли киемнәре белән таныштыру.
2. Балаларга таныш булган милли орнаменты лалә чәчәге белән алъяпкыч, түбәтәй бизәү, чәчәкле үсемлекләргә төсләрне туры китерү кирәклегенә игътибар итү.
3. Балаларның тасвирлап сөйләү күнекмәләрен үстерү, милли киемнәрнең исемнәрен, бизәлешләрен сөйләмдә дөрес әйтүне активлаштыру.
Конспект: “Ярминкә”
Конспект: “Юлны һәм урамны аркылы чыгу кагыйдәләре”
Максат:
– балаларны юл аркылы чыгарга өйрәтүне дәвам итү, машинаның юнәлешенә игътибар итәргә өйрәтү;
Конспект: “Алсуның туган көненә сыйлар”
Конспект: «Яз килә»
Максат: балаларның яз турындагы белемнәрен киңәйтү, язның үзенчәлекле билгеләре белән таныштырып, сүзлек байлыгын арттыру.
Тәрбия бурычы: табигатькә, тереклек ияләренә сак караш, мәхәббәт тәрбияләү.
Конспект: “Тургайларны каршылау”
Конспект: “Юл фәннәре мәктәбе”
Конспект: “Яшелчәләр”
Конспект: “Бөҗәкләр дөньясында”
Интеграциянең бүлекләре: “Танып-белү”, “Сәнгать осталыгы”, “Аралашу”, “Физик тәрбия”.
Балаларның эшчәнлек төре: аңлату, уен, аралашу, күзәтү, шигырь сөйләү.
Конспект: “Геометрик фигуралар. Ярымтүгәрәк”
Танып белү (ИГМКБ)
Белем бирү өлкәсе интеграциясе: “Танып белү өлкәсе”, “Аралашу”, “Физик тәрбия”, “Социальләштерү”.
Конспект: “Геометрик фигуралар. Яңа төр фигура – ярымтүгәрәк”
Конспект: “Сәламәтлек иленә сәяхәт”
Максат:
– балаларның үз сәламәтлеге турында күзаллауларын киңәйтү;
– дөрес туклану, физик күнегүләр, гигиена кагыйдәләрен үтәү белән сәламәтлекнең ныклы бәйләнештә булуын аңларга булышу;
Конспект: “Убырлы карчык хикмәтләре”
Максат:
1. “Киң”, “тар”, “биек”, “тәбәнәк”, “озын”, “кыска”, “озынрак”, “кыскарак” һ.б.төшенчәләрне ныгыту.
2. Геометрик фигураларны төсе, формасы, күләме буенча чагыштырырга өйрәтүне дәвам итү.
Конспект: “Юл иминлеге иленә сәяхәт”
КҮЧЕРҮ – Юл билгеләре иленә сәяхәт презентациясе
Максат:
1) Балаларда туган телләренә карата мәхәббәт хисе тәрбияләү.
Конспект: “Кышлаучы кошлар”
КҮЧЕРҮ – Кышлаучы кошлар презентациясе
Максат: балаларның белемнәрен системалаштыру, камилләштерү .
Тәрбия бурычы: кошларга карата сак караш, шәфкатьлелек хисләре тәрбияләү.
Конспект: “Авылга сәяхәт”
Программа: “От рождения до школы» (“Туганнан алып мәктәпкәчә”)
Юнәлеш: танып-белү-сөйләм үсеше.
Төп белем бирү өлкәсе: танып-белү.
Конспект: “Бүлмә гөлләре”
Программа эшчәнлеге:
– бүлмә гөле турында төшенчә бирү (яфрагы, тамыры, чәчәге, сабагы).
– яран гөле турында мәгълүмат бирү.
Конспект: “Юл йөрү кагыйдәләрен һәркем белергә тиеш!”
КҮЧЕРҮ – Юл йөрү кагыйдәләрен һәркем белергә тиеш! Презентация
Максат:
- Балаларның светофор һәм юл билгеләре буенча белемнәрен ныгыту;
- Транспорт төрләре турындагы белемнәрен ныгыту;
- Балаларны урамда, транспортта үз-үзләрен итагатьле тотарга өйрәтү.
Конспект: “Әниләрен табыйк”
Конспект: “Теремкәй. Юлда үзеңне дөрес тоту кагыйдәләре”
Заманча төзелгән борынгы әкият: “Теремкәй”
Уртанчы төркем балалары өчен
КҮЧЕРҮ – Теремкәй. Юлда үзеңне дөрес тоту кагыйдәләре презентациясе
Конспект: “Светофорның өч төсе”
Максат: балаларның юл йөрү кагыйдәләре турындагы белемнәрен баету.
Тәрбия бурычы: балаларда итагатьлелек, ярдәмчеллек, мәрхәмәтлелек, игътибарлылык сыйфатлары тәрбияләү.
Үстерү бурычы: балаларның юлда светофор төсләре буенча йөрү күнекмәләрен үстерү.
Белем бирү бурычы: урам аркылы бары тик билгеләнгән урыннардан, светофорның яшел уты янгач кына чыгарга кирәклеген өйрәтү.
Конспект: «Урман китапханәсе»
4-5 яшьлек балалар өчен интеграцияләнгән шөгыль конспекты
Максат: Балаларның әйтелгән сүзләрнең мәгънәсенә туры килерлек хәрәкәтләр ясарга өйрәтү. Ишетү сәләтен, игътибар белән тыңлау, сөйләшкәндә дөрес сулыш алырга, авазларны дөрес итеп әйтергә күнектерергә, күргәнне истә калдырырга өйрәтү. Балаларны активлаштыру, мөстәкыйльлелек тәрбияләү. Белем алуга омтылыш уяту, китапларга сакчыл караш тәрбияләү.
Конспект: “Кышкы урманга сәяхәт”
Аралашу – сөйләм телен үстерү.
Балалар эшчәнлеге төре:
Балаларның аңга алуларын, хәтерен, игътибарын, хәрәкәтләр төгәллеген үстерү.
Конспект: “Уенчыклар иленә сәяхәт”
Максат: Заман технологияләрен кулланып узара һәм зурлар белән көндәлек тормышта татарча аралашырга өйрәтү.
Бурычлар:
Бер-берсенә карата дуслык мөнәсәбәте, ярдәмләшү, киңәшләшү кебек сыйфатларны тәрбияләү.
Сценарий: “Татар теле – минем туган телем”
Хәерле көн, кадерле дуслар! Әссәламугаләйкүм!
Халкыбызның борынгыдан бер-берсен сәламләү “әссәламугаләйкүм” сүзе белән башлана. Бу сүз сезгә иминлек, сәламәтлек телим дигәнне аңлаткан. Ә аңа каршы “вәгаләйкүмуссәлам” дип җавап биргәннәр.
Конспект: “Минем гаиләм”
Максат:
1. Гаилә турындагы белемнәрен ныгыту,гаилә әгъзалары белән таныштыру, өлкәннәр дөньясына кызыксыну уяту.
2. Өлкәннәрне хөрмәт итәргә өйрәтү.
3. Бәйләнешле сөйләмне һәм мөстәкыйль фикерләү сәләтен үстерү.
Конспект: “Кышны көтәбез”
Математик күзаллау сәләтен үстерү.
Максат: Уеннар аша геометрик фигура –турыпочмаклыкны танып белергә өйрәтү. Төрле уеннар аша ныгыту. Бердәм аралашу эшчәнлегенә балаларда кызыксыну уяту.
Әйләнә-тирә белән таныштыру: Кышкы уеннар аша белемнәрен киңәйтү.
Максат: Иҗади фикерләү сәләтен үстерү. Ш-Ш-Ш, ВЫЖ-ВЫЖ, сызгыру …. авазлар өстендә эшләү.
Конспект: “Нәрсә ул яхшы, нәрсә ул начар?”
Балаларда әхлакый сыйфатлар тәрбияләү буенча коплекслы шөгыль.
Максат: балаларда яхшы һәм начар сыйфатлар турында кузаллаулар булдыру, начар һәм яхшы сыйфатларны аера белергә өйрәтү, сөйләм телләрен үстерү , тигез итеп, карандашка дөрес басым ясап буяу күнекмәләрен ныгыту, уңай эмоциональ халәт булдыру, яхшы сыйфатлар башкаруга теләге уяту.
Конспект: “Түбәтәй әзерләү”
Нод по художественному творчеству
Традиции, обычаи и культура края должна войти в сердце ребенка и стать неотъемлемой частью его души. В соответствии с требованиями “Программы воспитания и обучения в детском саду”, мы знакомим детей с народной символикой цвета, орнаментом и его разновидностями, стараемся приблизить детей к традициям и обычаям Татарстана. На данном занятии наша главная цель – помочь ребенку выразить свое отношение к татарскому декоративно-прикладному искусству через его творчество.
Конспект: “Тиен бездә кунакта”
Максат:
1) Балаларның ел фасыллары турында белемнәрне ныгыту.
2) Табигатькә карата сакчыл караш тәрбияләү.
3) Матурлыкны күрә һәм тоя белергә өйрәтү.
4) Балаларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү.
5) Балаларның дөньяга карата күзаллауларын киңәйтү.
Конспект: «Юл иминлеге иленә сәяхәт»
Уртанчылар төркеме өчен юл хәрәкәте иминлеген өйрәнү буенча план-конспект
Максат:
1.Балаларның юл йөрү кагыйдәләре турында белемнәрен ныгыту.
2. Урам аркылы бары тик билгеләнгән урыннардан, олы кешенең кулына тотынып, светофорның яшел уты янгач кына чыгарга кирәклеген өйрәтү.
3. Юлда үз-үзеңе тоту кагыйдәләрен кабатлау.
Җиһазлау: Светофор, юл билгеләре, песи маскасы, җәяүлеләр үтү юлы макеты,
автобус рәсеме, туп, уенчык руль. Прочитать остальную часть записи »
Конспект: “Әкият иленә сәяхәт”
Конспект: “Туган ягым – яшел бишек”
Максат:
1) Балаларны туган ягыбыз белән таныштыруны дәвам итү,
2) Милли киемнәрнең исемнәрен, бизәлешләрен сөйләмдә дөрес әйтүне активлаштыру; татар милли сәнгатенә мәхәббәт һәм ихтирам тәрбияләү.
Конспект: “Уртанчылар төркемендә санаудан катнаш шөгыль”
.
Максат: карточкалар ярдәмендә предметметларның санын атау, гад арифметик табышмакларны чишү; бер бөтен предметларның размерларын чагыштыру (мәсәлән: зур – кечкенә, авыр – җиңел); әз һәм күп, озын һәм кыска төшенчәләрен ныгыту.
Кулланма материаллар: рәсемнәр: елга, алмагач, мич, казлар, аккошлар, убырлы карчык өе, 1-5 кадәр предметлы рәсемнәр, зур hәм кечкенә пирамидка, матрешка, ике кәрзин, күркәләр, ике тартма (авыр hәм җиңел), балалар санынча кәгазьдән киселгән пироглар, кайчылар.
Конспект: “Әбидә кунакта ашъяулык бизәү”
4-5 яшьлек балалар өчен
Максат:
– Балаларны татар декоратив – гәмәли сәнгате тармаклары, музыкаль фольклоры белән якынрак таныштыру, балаларда яңага карата кызыксыну уяту.
– Милли әйберләрнең үзләренә генә хас булган билгеләрен ачыклау. Балаларга эстетик тәрбия бирү, татар милли сәнгатенә мәхәббәт тәрбияләү.
– Гадәти булмаган алымнар белән ябыштыру.
Конспект: “Җәнлекләр өчен өйләр”
Максат: балаларның конструктив осталыкларын үстерү; төзү материалларының исемнәрен ныгыту; биремнәрне төгәл үтәүләренә ирешү; кулларының вак моторикасын ныгыту; әкият геройларына ярдәм итү теләге тудыру; күңел күтәренкелеге булдыру.
Җиhазлау: төзү материаллары (шакмаклар, кирпечләр, түбәләр), “Теремкәй” әкиятенең персонажлары, агачлар, кошлар, гөмбәләр, зәңгәрсу тукыма, чикләвекләр.
Сүзлек өстендә эш: төзү материаллары, кирпеч, шакмак, түбә.
Конспект: “Көз кунакка килде”
Интеграция: БӨ “Музыка”, БӨ “Танып белү”, БӨ “Физик тәрбия”, БӨ “Коммуникация”.
Программа эчтәлеге.
Белем максатлары: көз көне табигатьтәге үзгәрешләрне “күрә” белүләренә ирешү; сүзлекне активлаштыру, “салкынайтты”, “яңгырлар еш ява”, “яфраклар коела”, “җил исә”, “караңгы иртә төшә”, “кошлар җылы якка очып китәләр”, “яфраклар ява”; “кызыл”, “сары”, “кызыл-сары” төсләрен кабатлау; “5”кә кадәр саный алуларына ирешү; тәрбияче артыннан хәрәкәтләрне ясый алулырына ирешү; балаларны тигезлеккә, “еланчыктан” йөгерү һәм сикерү осталыгына күнектерү.
Конспект: «Урманга сәяхәт»
Программа эчтәлеге:
1) Урманның кеше тормышындагы әһәмияте турында балаларга белем бирү.
2) Урманда үз- үзеңне әдәпле тоту кагыйдәләп үзләштерү.
3) Урманда үсүче үсемлекләргә, гомүмән, табигатькә сак караш тәрбияләү.
Сүзлек: бака яфрагы, умырзая, ландыш, Кызыл китап.
Алдан эшләнгән эш: конспект язу, методист, тәрбияче белән киңәшү, конспектны ятлау, балаларны шөгыльгә әзерләү.
Конспект: «Әкияттә кунакта»-2
Уртанчылар төркемендә ачык шөгыль
Максат: Әйберләргә күрсәтеп, саннарны тәртип буенча әйтеп бару; соңгы санның бер төркем предметларның барлыгы ничә икәнлегенә күрсәтүен ныгыту. Тигез булмаган төркемнәрне тигезләргә өйрәтүне дәвам итү. Ике предметны озынлыгына карап чагыштыра белү. Геометрик фигураларны ныгыту, төсләрен, зурлыкларын билгеләү. Кыргый хайваннар турында белемнәрен ныгыту, тулы җөмлә белән җавап кайтару. Әкият геройларының дус, тату булуларын күрсәтү.
Конспект: “Кызыл әтәч безгә килмәсен”
Уртанчылар төркемендэ янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренә багышланган эшчәнлек
Максат: янгын чыгу очракларынын сәбәпләрен анлату; ут-күз чыкмасын өчен үтәлергә тиешле кагыйдәләрне ныгыту; янгын вакытында үзенне ничек тотарга кирәклеген өйрәтү, үзеңнең һәм башкалар тормышына карата җаваплылык хисе тәрбияләү.
Кулланма матерал:6анка, шырпы, кәгазь, су, капкачлар (берсе тишекле), юеш ак салфетка, ике коры салфетка, янгын сүндерүчеләр баш киеме, кагыйдәләр белән конвертлар, слайдлар.
Оештыру моменты: (кәефләрен сорашу, бер-берсенә сәлам бирү)
Конспект: «Куян кунакка килгән»
Уртанчылар төркемендә шөгыль эшкәртмәсе
.
Максат: балаларны тәрбияче сөйләмен тыңлый һәм аңлый белергә, «кем?», «нәрсә?» сорауларына җавап бирергә өйрәтү; яшелчә исемнәре, төсләр, саннар белән таныштыруны дәвам итү; фикерләү сәләтен үстерү; татар телен өйрәнүгә кызыксыну уяту.
Күрсәтмәлелек: куян, кабак, яшелчәләр, кояш рәсеме, кояш төшерелгән медальләр, пиктограмма.
Конспект: “Рус телле балалар белән татар теле дәресендә үткән уеннарны кабатлау”
4-5 яшьлек балалар өчен
Непосредственная образовательная деятельность по татарскому языку.
Цели непосредственной образовательной деятельности:
1. Воспитательные:
– способствовать воспитанию толерантности друг к другу;
-воспитать чувство коллективизма;
– способствовать воспитанию интереса к изучению татарского языка.
Конспект: “Р” авазы һәм хәрефе
Максат:
1. “Р” авазының дөрес әйтелешен ачыклау, ныгыту; иҗектә, сүздә, ишетеп аеру; “Р”хәрефе белән таныштыру
2. Ишетеп зиһенгә алу һәм фонематик ишетү сәләтен үстерү.
3. Хәтерне, игътибарны, фикерләүне активлаштыру.
Җиһазлар: зур”Р” хәрефе рәсеме, хәреф кесәләре, предметлы рәсемнәр, уенчык карга, көзгеләр, кыңгыраулар.
Конспект: “2 саны турындагы белемнәрен ныгыту. Кыска, озын. Овал (геометрик “фигуралар арасыннан табу)”
Максат:
– икеле саны турында белемнәрен ныгыту,
– санны предмет саны белән чагыштыру,
– балаларда озынлык һәм аларны үлчәү турында күзаллаулар формалаштыру,
– геометрик фигуралар турында күзаллауларын үстерү,
– овалның торле зурлыкта була алуын аңлату,
– мөстәкыйльлек тәрбияләү.
Конспект: “Көзге урманда гөмбәләр”
Максат: балаларга сюжетлы рәсем ясарга өйрәтүне дәвам итү; ясалган әйберләрнең зурлыкларын күрсәтә белергә өйрәтү (агач зур, гөмбәләр бәләкәй); эш беткәч эш урынын тәртипкә салып куюны гадәткә кертү, төсләрне ныгыту, игътибарлылык тәрбияләү.
Җиһаз: Ак кәгазь бите, төсле буяулар, пумала, салфеткалар. Күрсәтмә материал, тиен макеты.
Конспект: “Көзге күчтәнәчләр”
5-6 яшьлек балалар өчен
КҮЧЕРҮ – Безнең бакча презентациясе
- Көз турында булган белемнәрне системалаштыру; балаларны сорауларга тулы җавап бирергә өйрәтүне дәвам итү.
- Балаларның җиләк-җимешләр, яшелчәләр турындагы белемнәрен, хәтер сәләтен үстерү.
- Туган як табигатенә матурлык хисләре тәрбияләү.
Алдан уздырылган эш:
- Көз турында матур әдәбият уку « Иң матур сүз. Уку китабы» К.В. Закирова-191нче, 192нче бит.
- Тирә-як табигатен күзәтү.
- Балалар белән көз турында әңгәмә уздыру.
Конспект: «Кошларга ярдəм итү»
Максат:
Балаларның бездə кышлаучы кошлар турындагы белемнəрен киңəйтү һəм ныгыту.
Балаларда шəфкатьлелек, миһербанлык хислəре тəрбиялəү.
Балаларның логик фикер йөртү сəлəтен, хəтерен үстерү.
Дəрестə матур əдəбият əсəрлəрен киң куллану.
Конспект: “Туган авылым”
Конспект: “Ир-ат һөнәрләре белән танышу”
Программа эчтәлеге: балаларны ир-ат һөнәрләре белән таныштыруны дәвам итү; балаларның сөйләм телләрен, логик фикерләү сәләтләрен үстерү; коллективлы аппликация ясау. Бурычлар:
- Балаларга уй-фикерләрен аңлаешлы итеп сөйләргә булышу.
- Сүзлекләренә һөнәрләрне белдерүче исемнәрне, эш-гамәлләрне чагылдыручы фигыльләрне кертү. (Төзүче төзи).
- Сөйләмдә гомумиләштерүче сүзләрне (ир-ат һөнәрләре, хәрби һөнәрләр) кулланырга өйрәтү.
- Авазларны дөрес һәм ачык итеп әйтергә өйрәтү.
Конспект: “Кышкы урман аланына сәяхәт”
Уртанчы төркем өчен фольклор һәм традицион булмаган метод кулланып үткәрелгән ачык шөгыль.
Максат: Кышкы табигаткә сакчыл караш тәрбияләү, кыш сынамышларын кабатлау.
Бурычлар: Таныш сүзләрне сөйләмдә активлаштыру, дөрес әйтелеш белән ныгыту. Балалар әдәбиятына кызыксыну уяту. Табигатьтәге тере җан ияләренә мәрхәмәтле караш тәрбияләү. Традицион булмаган метод куллану (мамык кулланып ябыштыру).
Материал: Куян (йомшак уенчык), картоннан ясалган эзләр, куян шаблоннары.
Конспект: “Зоопаркта”
Уртанчылар төркемендә рус балалары өчен татар теле эшчәнлеге.
Максат:
Балаларны уен аша татар телендә сөйләшергә өйрәтүне дәвам итү, уеннарда аңлап актив катнашуларына ирешү, һәм уен аша балаларның сәнгатькә, әдәбияткә, уеннарга карата кызыксынуларын үстерү.
Куллану өчен: тартма, кыргый хайваннар уенчыклары, “ зоопарк”, хайван авазлары белән аудиоязма.
Конспект: “Өч аюда кунакта”
Уртанчылар төркемендә танып белү (математик күзаллауны формалаштыру) эшчәнлеге
КҮЧЕРҮ – Өч аюда кунакта презентациясе
Максат:
– Балаларны пространствода ориентлашырга өйрәтү: янында, өстендә, астында, артында. Предметларны озынлыкка,биеклеккә, киңлеккә чагыштыруларны ныгыту. Бөтенне тигез өлешләргә бүлүне, геометрик фигураларны танып-белүне ныгыту.
– 5 эчендә тәртип буенча санауны, саннарны, тәүлек өлешләрен ныгыту.
– Халык авыз иҗаты аша логик фикерләү сәләтен үстерү.
Конспект: «Әтәч үзенең гаиләсе белән»
КҮЧЕРҮ – Йорт кошлары презентациясе
Максат :
-балаларны йорт кошлары белән таныштыруны дәвам итү, әсәр белән таныштыру, аларны әсәргә карата кызыксыну уяту, әхләк тәрбиясе бирү,
-кул һәм бармак чукларының физик үсешен ныгыту,
-хәрәкәт активлыгын арттыру, сенсорик тәрбия бирүне дәвам итү,
-фикерләү сәләтен үстерү,
-татар халык авыз иҗатын кулланып сөйләм телен үстерү, сүзлек запасын арттыру,
-традицион булмаган техника алымнарын кулланып рәсемнәр ясау, бизәкләр ябыштырып бетерү, әзер үрнәк буенча ябыштыру, кул моторикасын ныгыту,
-чиста, пөхтә итеп эшләүләренә ирешү, танып белү эшчәнлеген үстерү.
Конспект: “Язгы әкият”
Уртанчылар төркемендә бармак уеннарын кулланып әйләнә-тирә белән таныштыру буенча шөгыль конспекты.
Максат:
-Балаларның язгы табигать турында күзаллауларын ныгыту.
-Йорт һәм кыргый хайваннарның яшәү шартлары турындагы белемнәрен киңәйтү.
-Хәрәкәтне белдерә торган фигыльләрне әйтергә өйрәтүне дәвам итү.
Конспект: “Уен-сәяхәт “Без юлда”
Уртанчылар төркеме өчен бердәм белем бирү эшчәнлеге конспекты
Максат: Урамда йөргәндә игътибарлы булырга, юл йөрү кагыйдәләренә буйсынырга өйрәтү.