Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “Тиен бездә кунакта”

тиенУртанчылар төркеме өчен

Максат:

1) Балаларның ел фасыллары турында белемнәрне ныгыту.

2) Табигатькә карата сакчыл караш тәрбияләү.

3) Матурлыкны күрә һәм тоя белергә өйрәтү.

4) Балаларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү.

5) Балаларның дөньяга карата күзаллауларын киңәйтү.

 

ДӘРЕС БАРЫШЫ:

 Тәрбияче:

Нинди рәхәт урман аланында!

Карагыз әле, карагыз!

Анда агач башында

Тиен дускай күренә бугай.

Әй, тиенкәй, матуркай.

Кил бирегә, алсукай!

Курыкма син, калтырама

Без, балалар, оялма!

 

Тиен:

Куркам, куркам, балалардан.

Кичә генә бер шук малай,

Куды мине оямнан. ( Калтырый )

 

Тәрбияче:

Кил, тиен дус, безнең балалар бик акыллы, алар сиңа тимәсләр. Ягез әле, тиен дуска шигырь сөйләп курсәтик.

 

Балалар:

“Табигать – туган йортыбыз” дип

Юкка гына әйтмиләрдер.

Кайберәүләр бу сүзләрне

Бөтенләй белмиләрдер.

Бу сүзләрне белмәс бары,

Итагатьсез кешеләр.

“Табигатьне саклау кирәк” – дип

Уйламаучы кешеләр.

Үсемлексез кош-кортлар да

Булмаслар бу дөньяда.

Үсемлексез матур кошлар

Сайрамаслар болында.

Кемнең генә яшисе килер

Әйләнә-тирә пычрак булса,

Сагынырлар матурлыкны

Намуссыз кешеләр дә.

Сакламаганга табигатьне

Бик нык үкенерләр дә.

Үкенерләр итагатьсез,

Ваемсыз булган өчен,

Көрәшә башларлар алар

Куеп бар булган көчен.

Ләкин инде соң булыр,

Яшеллек булмас инде…

Һава пычрак, сулар кипкән,

Агачлар сынып беткән,

Хайваннар үлеп беткән…-

Мондый начар хәлләрне

Күрәсегез килерме?

Уйланыгыз, кешеләр,

Шулай булса, нишләрсез?

Табигатьне яратмаган

Нинди кешеләр соң сез?

Ничек саклыйк табигатьне –

Утыртыйк күп урманнар.

Елга-суларны чистартыйк,

Исән калыр балыклар.

Гөлчәчәкләрне өзмик без,

Агачларны сындырмыйк,

Кош һәм урман җәнлекләрен

Беркайчан кыерсытмыйк.

Шул чагында үзебез дә

Җиңел сулап яшәрбез.

Җиләк-җимеш, гөмбәләрне

Рәхәтләнеп ашарбыз!

 

Тәрбияче:

Хәзер инде безнең балалар ягымлы сүзләр белән эндәшерләр.

Балалар:

Хәерле иртә!

Тыныч йокы!

Зур рәхмәт!

Хәерле көн!

Исән бул!

Хәерле кич!

Сәламәт бул!

Ашыгыз тәмле булсын!

Хушыгыз, сау булыгыз!

 

Тиен:

Ай-яй, нинди акыллы зур балалар, ничек итеп ягымлы сүзләр беләләр. (Сөенә). Ә мин бик күп табышмаклар беләм, сезгә дә алып килдем, яле сынап карыйм үзегезне .

Берсе яшел келәм тукый,       

Берсе сарыга мана.

 Берсе ак мамыгын түши,             

Ә берсе җыеп ала.                                      

 

Балалар:

Ел фасыллары.

 

Тиен:

Белдегез бит, менә мин сезне ел фасыллары илендә сыныйм да инде.

 

Кырлар буш кала,         

Яңгырлар ява,               

Җир дымлана-              

Бу кайчак була.  

Һәр көн диярлек

Елап яшь коела,

Килгән кошларны

Көньякка куа, бу кайчак?

 

Балалар:

Көз ае.

 

Тәрбияче:

Безнең балалар көз фасылы турында сөйли беләләр.

 

Балалар:

Көз килде. Үләннәр

Саргайды, шиңде.

Сап-сары яфраклар

Җиргә сибелде.

 

Тиен: 

Кырга ак кардан   

Юрган ябынган 

Җир язга чаклы

Йокыга талган.

 

Балалар:

Кыш ае.

 

Тәрбияче:

Балалар, кыш турында да бер шигырь сөйләп күрсәтик әле.

 

Балалар:

Салкын, саф һава,

Йомшак кар ява.

Урамга чыксаң,

Битләр кызара.

Кар бөртекләре

Өстеңә куна,

Үзләре матур

Һәм салкын була.

 

ФИЗКУЛЬТМИНУТКА:

Матур сүзләр уйладык
Ял итәргә туктадык.
Җилкәләрне турайттык,
Тирән итеп суладык,
Башны як-якка бордык,
Чүгәләдек һәм тордык,
Бер урында йөгердек,
Аннары соң сикердек.
Сузылдык –киерелдек.
Югарыга үрелдек.
Соңыннан тынычланып
Шөгыльне дәвам итик.

 

Тиен:

 Боз һәм кар эреде,        

Сулар йөгерде                

Елап елгалар,            

Яшьләр түгелде.

Көннәр озая,

Төннәр кыскара.

Бу кайсы вакыт,

Я, әйтеп кара.

 

Балалар:

Яз ае.

 

Тәрбияче:

Балалар, әйдәгез, хәзер тиенгә яз турында сөйләп күрсәтик.

 

Балалар:

Тышта яз әле

Яңа башлана:

Тамчылар тып-тып

Түбәдән тама.

 

Тәрбияче:

Балалар, яз турында мәкалләр, сынамышлар искә төшерик.

 

Балалар:

Яз сөрсәң-көз урырсың.

Язгы хезмәт-көзге хөрмәт.

 

Тиен:

 Кигән киеменең бизәге

Бөтен дөньяны ямьгә бизәде.

 

Балалар:

Җәй фасылы.

 

Тәрбияче:

Хәзер, әйдәгез, җәйне тасвирлыйк.

 

Балалар:

Аланнарда – җиләк исе,

Басуларда – иген исе,

Җәйләүләрдә – сөт исе…

Тагын аллы-гөлле чәчәк,

Кайнар кояш өстисе –

Шушы булыр җәй төсе!

 

Дәрескә йомгак ясау.

Татарстан Республикасы

Саба муниципаль районы

Иске Икшермә авылы

 “КОЯШКАЙ” балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

II квалификацион категорияле тәрбиячесе

ШАРИФУЛЛИНА ИЛСӨЯР НӘҖИП КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий