Яңа фикерләр:

postheadericon Балалар белән уйнар өчен төрле-төрле уеннар җыентыгы – 1

бармакМәктәпкәчә тәрбия учреждениеләренең төп бурычы  балаларны рухи яктан бай, физик яктан сәламәт итеп үстерү. Алар төрле юллар белән тормышка ашырыла. Ә шулар арасында иң  әһәмиятлесе – уеннар.

Дидактик уеннар – балаларны уйланырга, эзләнергә, фикер тупларга, берләштерергә, күнекмәләрне, гадәтләрне тормышта кулланырга өйрәтүче һәм тәрбия бирүче көчле чараларның берсе. Уен вакытында баланың сөйләме үсә, сүз байлыгы арта. Чөнки бала бу чакта күпләр белән бәйләнешкә керә, яңадан-яңа сүзләр ишетә һәм үзе дә аларны куллана.

Балалар бакчасында тәрбия эшендә дидактик уеннарны кулланган вакытта, аның кагыйдәләре һәм хәрәкәтләре аша балаларда әдәплелек, игелеклелек, түземлелек сыйфатлары формалаштырырга омтылырга кирәк.

Шулай ук уен өчен уңайлы шартлар тудыру да игътибар үзәгендә булырга тиеш. Кирәк-яраклар, кулланмалар алдан ук әзерләп куелсын, уенчыклар, җиһазлар балаларның игътибарын җәлеп итә торган ачык төстә, матур булсын. Аларны әзерләү, аннары тәртипләп урнаштыру эшләренә балаларны да катнаштырырга кирәк. Алар бу вакытта пөхтәлеккә, чисталыкка өйрәнә, әйберләрне саклап тотарга күнегә. Уенчыкларны тәртип белән урнаштыру, курчакларны пөхтә итеп киендерү, уен урынын җыештыру эстетик зәвыкны үстерә. Ритмлы хәрәкәтләр балаларны физик яктан чыныктыра.

Балаларның психологик үзенчәлекләрен истә тотып, уен эшчәнлеген оештыруда берничә төп юнәлешне күрсәтәтеп утәсем килә:

-баланың фикерләү, күзаллау сәләтен үстерү;

-уенны баланың һәр төр эшчәнлегенә, режим моментларына кертү;

-һәр баланың характерын, темпераментын, шәхси мөмкинлеген, теләген истә тоту.

Балаларның уенын оештыруда файдалы киңәшләр әйтеп үтәм:

1)    уеннарны башка шөгыльләр белән алыштырырга тырышмагыз:

2)    уенны бала тормышының барлык өлкәләрендә дә кулланыгыз;

3)    бала сезне уенга чакырса, каршы килмәгез;

4)     бала белән уйнаганда, үзегезнең олы кеше икәнлегегезне онытыгыз;

5)    уен кагыйдәләрен бозган балага тынычрак карарга тырышыгыз;

6)     уен вакытында рольләрне көчләп такмагыз, балаларга сайлау мөмкинлеге бирегез.

Сезгә үзебезнең балалар бакчасында ешрак кулланыла торган уеннар җыентыгын тәкъдим итәм!

 

Балалар өчен бармак уеннары.

Сабый әле бик кечкенә булганда, аның бармакларын сыйпарга кирәк, уч төбенә узегезнең бармагыгызны куярга мөмкин – ул үзенә күрә массаж була.

Бала үсә бара, бармак уеннарына күчә алабыз, моның өчен безгә татар халык иҗаты ярдәмгә килер:

Бу бармак-бабай,

Бу бармак-әби,

Бу бармак-әти,

Бу бармак-әни,

Бу бармак-нәни бәби,

Аның исеме- чәнти!

================

Баш бармак баш кашый,

Имән бармак имән ташый,

Урта бармак утын яра,

Атсыз бармак ат җигә,

Чәнти бармак чәй эчә.

================

Баш бармак,

Балан ияк,

Урта тияк,

Әби-чеби,

Нәни бәби.

================

Карга килер — казан асар,

Торна килер — тоз салыр,

Саескан килер — салма салыр,

Песнәк килер — пешерер,

Чыпчык килер — төшерер,

Моңа бирер, моңа бирмәс,

Моңа бирер, моннан әлыр,

Кетер, кетер, кетер,

Казан төбен кимер…

(Чәнти бармагын тотып, бала­ның уч төбен кытыклыйлар.)

================

Бер — бермәк,

Ике — икмәк,

Дүрт — дүртмәк,

Биш — бишмәт,

Алты — атмак,

Җиде — җитмәк,

Сигез — сикмәк,

Тугыз — тукмак,

Ун — уймак,

Таба тулы коймак,

Мә сиңа да бер бармак!

(Балага бер бармак тоттыралар.)

================

(Баланың кул аркасын сыйпап.)

Песикәй, песикәй,

Ала мәче сөт эчә,

Кара мәче күз кыса.

Кит дигәндә китмәсәң,

Лапасага чәп итә.

(Алып өлгермәсә, кул сыртына «чәп» итәләр.)

===============

—  Монда май бар иде, май кая китте?

—  Песи ашап китте.

—  Песи кая китте?

—  Салам астына кереп китте.

—  Салам кая китте?

—  Сыер ашап китте.

—  Сыер кая китте?

—  Көтүгә китте.

—  Тебәй, тебәй, тебәй!

(Учны кытыклыйлар)

================

— Бармак, бармак,

Кайда булдың?

— Бу абый белән

Урманга бардым.

Бу абый белән

Кырда йөгердем.

Бу абый белән

Ботка ашадым.

Бу энем белән

Җыр җырладым.

================

Олыга — утын ярырга,

Ә сиңа — чыгып алырга,

Уртага — мичкә ягарга,

Ә сиңа — казан асарга,

Чәнтигә — җырлый башларга,

Дусларның күңелен ачарга.

 

Дәвамы монда:

Балалар белән уйнар өчен төрле-төрле уеннар җыентыгы – 2

Татарстан Республикасы

Саба муниципаль районы

Иске Икшермә авылы

 “КОЯШКАЙ” балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

II квалификацион категорияле тәрбиячесе

ШАРИФУЛЛИНА ИЛСӨЯР НӘҖИП КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий