Архив рубрики «Физик үсеш»
Балаларны физик яктан тәрбияләүдә чыныктыру чараларының әһәмияте
Чыныктыру – ул комплекслы сәламәтләндерү системасы.Чыныктыру организмның сәламәтлек өчен зыянлы булган начар гадәтләргә каршы торучанлыгын ныгытуга юнәлдерелә. Чыныктыру вакытында организмда нәрсә күзәтелә соң?
Беренче чиратта температура үзгәрүгә сизгер булган нерв очлары чыныга. Кояш, һава һәм су – табигать чаралары буларак тәнгә, тире асты күзәнәкләренә тәэсир итәләр. Салкын тәэсирендә тире һәм тире астындагы тамырлар кысылалар, ә эчке органнарга кан килү арта.
Прочитать остальную часть записи »
Чыгыш: “Мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән экологик-сәламәтләндерү эше”
Җәмгыятебезнең иң зур байлыгы – кеше. Кешенең сәламәтлеген ныгыту җәмгыятнең төп бурычы булып тора, чөнки бары тик сәламәт кеше генә шат күңелле, белемгә, камиллеккә омтулачан, гомумән, бәхетле була ала.
Нәрсә соң ул сәламәтлек? Сәламәтлек – ул кешенең зур байлыгы; физик, психик һәм социаль яктан тулы имин хәлате. “Акчага бөтенесен сатып алып була” – дип әйтәләр. Ләкин сәламәтлекне акчага сатып алып булмый. Бу дөньяда яшәр өчен кеше үз-үзен нык контрольдә тотарга тиеш: тәнен, җанын, акылын. Көчле сәламәт һәм акыл белән күп эштә югары баскычка менеп була.
Прочитать остальную часть записи »
Тәрбиячеләр өчен чыгыш: “Сәламәт бала – үзе бер бәхет”
Сәламәт бала – үзе бер бәхет. Гаиләдә әти-әниләр өчен булса, бакчада -тәрбиячеләр, ә мәктәпкә йөри башлауга, укытучылар өчен дә уртак бәхет.
Сәламәтлекне “нәселдәнлек бүләге” итеп кенә түгел, бәлки баланың физик һәм психик яктан нык, чыныктырылган буларак та карарга кирәк. Бала организмның барлык системалары һәм функцияләре формулашуның төп һәм кирәкле шарты – хәрәкәт активлыгы. Барыбызга да билгеле һәм күп психолог, медицина хезмәткәрләре тарафыннан расланган факт: системалы рәвештә физик күнегүләр белән шөгыльләнү баш мие эшчәнлеген яхшырта, кәефне күтәртә, йокыны җайлай, аппетитны ача.
Прочитать остальную часть записи »
Балаларда дөрес гәүдә торышын тәрбияләү
Кешедә дөрес гәүдә торышы кан әйләнешенә, сулыш органнарына, яхшы кәефкә, үз-үзенә ышануына яхшы тәэсир итә. Дөрес гәүдә торышын тәрбияләүнең төп шартлары булып чыныктыру һәм үсешкә юнәлеш бирү булып тора. Ләкин күп генә гаиләләрдә моңа әһәмиятне биреп бетермиләр.
Прочитать остальную часть записи »
Күзләр өчен гимнастика
Ял минутлары-2
Ял минуты “Без инде хәзер зурлар”
Без инде хәзер зурлар,
Күп эшли безнең куллар,
Прочитать остальную часть записи »
Ял минутлары
Менә кошлар очып килде (очу хәрәкәтләре ясау),
Сөенделәр алар анда җим күпкә (канатларын җилпегән рәвеш ясап, әйләнәләр).
Прочитать остальную часть записи »
Физкультминутлар
Физкультминут “Транспор төрләре”
Бер, ике, өч, дүрт, биш -
Транпорт төрләрен саныйк (бер урында атлыйбыз)
Прочитать остальную часть записи »
Физкультминут: “Ел фасыллары”
Киң итеп җәеп колач (кулларны як-якка җәяләр)
Килде яз, килде яз (кул чабу хәрәкәтләре белән)
Прочитать остальную часть записи »
Чыныктыру күнегүләре
1. «Песи балалары йоклый». Балалар үзләренә уңайлы итеп яталар, күзләре йомылган.
2. «Уяндык, сузылдык». Песи балалары уяна, сузылалар, бер яктан икенче якка әйләнәләр (тәгәриләр), кулларын өскә сузалар.
Прочитать остальную часть записи »
Балалар бакчасында сәламәтлек саклау
Балаларның сәламәтлекләрен саклау һәм ныгыту балалар бакчасында тәрбиячеләрнең төп бурычларының берсе булып тора. Ник дигәндә, без балаларны ата һәм аналарыннан кабул итеп бакчада алып калганда сау һәм сәламәт килеш кабул итәбез. Ә инде бала үзен икенче төрле тотса: кәефе булмаса, йөткерсә, көйсезләнсә, температурасы югары булса, без баланы кабул итәргә тиеш түгел. Терелеп сау-сәламәт килгән очракта баланы табиб биргән справка белән кабул итәргә тиеш икәнлеген тәрбияче беренче чиратта төп кагыйдә итеп кабул итәргә тиештер, диеп уйлыйм мин.
Прочитать остальную часть записи »
Хәрәкәтле шигырьләр
Чәбәк-чәбәк (К.Закировадан)
Чәп-чәп, чәбәкәй,
Кулларыбыз бәләкәй (кулларыгызны күтәреп чәбәкләгез),
Ә хәзер тизрәк-тизрәк
Чәбәклик күңеллерәк (кулларыгызны җиңелчә генә тезләрегезгә сугыгыз).
Прочитать остальную часть записи »
Хәрәкәттә – бәрәкәт-2
Икенче тема – “Минем уенчыкларым”.
1. Шар (Чүгәләп утырыгыз һәм әкрен генә күтәрелегез. Кулларыгызны өскә таба күтәреп, аяк очларыгызга басыгыз. “Хлоп!” – дип кул чабыгыз. “Шар шартлады!” Бала да бу күнегүне кабатласын).
Шарик каян
Шар тапкан?
Шаян Шарик
Шар капкан.
Шарик шарны
Шартлаткан.
Шарик шарга
Шаккаткан –
Шардай күзен
Шарлаткан! (Р.Миңнуллин)
Прочитать остальную часть записи »
Хәрәкәттә – бәрәкәт-1
Балалар шигъри юллар белән яисә көй ярдәмендә үткәрелә торган гимнастик күнегүләрне бик яраталар.
“Без зоопаркта. Әйдә хайваннарның хәрәкәтләрен кабатлыйбыз.”
1. Фил (Аякларны югары күтәреп атлагыз).
Прочитать остальную часть записи »
Нәниләр өчен зур тупта күнегүләр
Прочитать остальную часть записи »