Яңа фикерләр:

postheadericon Балаларны физик яктан тәрбияләүдә чыныктыру чараларының әһәмияте

%d0%b7%d0%b0%d0%ba%d0%b0%d0%bb%d0%b8%d0%b2%d0%b0%d0%bd%d0%b8%d0%b5Чыныктыру – ул комплекслы сәламәтләндерү системасы.Чыныктыру организмның сәламәтлек өчен зыянлы булган начар гадәтләргә каршы торучанлыгын ныгытуга юнәлдерелә. Чыныктыру вакытында организмда нәрсә күзәтелә соң?

Беренче чиратта температура үзгәрүгә сизгер булган нерв очлары чыныга. Кояш, һава һәм су – табигать чаралары буларак тәнгә, тире асты күзәнәкләренә тәэсир итәләр. Салкын тәэсирендә тире һәм тире астындагы тамырлар кысылалар, ә эчке органнарга кан килү арта.

Чыныктыру – ул тәнне ышку, су белән коену гына түгел, ә бәлки махсус оештыру, вакыт таләп ителми торган көндәлек гадәти чаралар: бүлмәдә яки саф һавада булу, салкынча су белән юыну, ачык форточкалы бүлмәдә йоклау, физкультура белән актив шөгылләнү. Чыныктыру вакытында кием мөһим әһәмияткә ия. Баланы бервакытта да артык калын киендерергә ярамый – бу организмның артык җылынуына китерә. Артык җылы кием инфекцияләргә каршы торучанлыкны киметә. Әти-әни баласын ныграк төргән саен, баланың хәлсезрәк булып үсүе арта төшә. Һава белән чыныктыру чаралары гади һәм уңайлы. Баланың ачык һавада булуы үзе үк сәламәтләндерү, чыныктыру әһәмиятенә ия. Һава ваннасы, һава агымы нәтиҗәсендә нерв системасының тонусы күтәрелә, эшләү сәләте арта, йөрәк-кан, сулыш, ашкайнату системасы, эндокрин бизләрнең эшләве яхшыра. Канда эритроцит һәм гемоглобин күләме арта. Су белән чыныктыру – сәламәтлекне ныгытуның яхшы чарасы. Балалар су белән уйнарга ярата, мондый чакта күңелләре күтәрелә. Су белән чыныктыруны елның җылы вакыты – җәйдән башлау әйбәт: салкынча су белән юынабыз, башта терсәккә кадәр кулларны, аннары муен, битләрне.

Аякларны капма-каршы температуралы су белән юу шулай ук яхшы чыныктыру чарасы: – башта-24-25°с салкын су,аннары +36°с җылы су, кабат салкын су. Тамакны шулай ук башта җылы, аннан салкынча су белән чайкыйбыз.

Чыныгуның берничә кагыйдәсе белән таныштырып китәм.

Беренче кагыйдә – бала чыныгуның кирәклеген аңларга тиеш.

Икенче кагыйдә – бала тәрбияләнгән гайләдә сәламәт тормыш алып барылырга тиеш.

Өченче кагыйдә – чыныгу системалы рәвештә алып барылырга тиеш. Искә төшкәндә генә түгел, чыныгу вакытында ике атна гына бүленеш булса да, бер нәтиҗәсе дә калмый. Чыныгуны авырган вакытта да аз азлап эшләргә кирәк.

Дүртенче кагыйдә – чыныгуның дәвамлылыгын һәрдаим арттырып барырыга кирәк. Һәр яңа процедура организмда үзгәрешләр китерә: пульсны ешайта, сулыш алуны үзгәртә. Әгәр дә шушылар булмаса, чыныгу процесы алга бармый. Киресенчә, калтырау, туңу, каз тәннәре чыгу, тәннәр агарып китсә, чыныгу кирәгеннән артык булган. Чыныгу билгеле бер үсештә булмаганда организмага зыян китерә.

Бишенче кагыйдә – бала организманың индивидуаль үзенчәлекләрен истә тотарга кирәк. Балаларның температура тоюлары төрлечә. Һава температурасы үзгәрү кайбер балаларда төрле авыз, борын куышлыгы авырулары китереп чыгарырга мөмкин. Ә кайбер бала бу үзгәрешләрне сизми дә. Ныграк характерлы бала салкынга тиз ияләнә.

Алтынчы кагыйдә – чыныгу процедурасында яхшы кәеф, күтәренке күңел булдыру мөһим роль уйный. Әгәр бала төшенке кәеф белән эшләсә, кире тәэсир булачак. Ә теләп эшләсә, нәтиҗә яхшы була.

Җиденче кагыйдә – чыныгу физик күнегүләр белән тулыландырылса тагы да нәтиҗәлерәк була.

Сигезенче кагыйдә – чыныгу вакытында табигый факторлар: су, һава, кояш – иң мөһиме.

Тугызынчы кагыйдә – үзебез яшәгән төбәктәге климатны исәпкә алу да бик кирәк. Чөнки кеше шул климатка ияләшә һәм аның салкынга чыдамлыгы да шуның белән билгеләнә.

Чыныгу аерым һәм гомуми булырга мөмкин. Аерым чыныгу вакытында салкын тәннең билгеле бер өлешенә тәэсир итә. Мәсәлән: аякка ванна, гәүдәне ышку. Ә гомуми чыныгу тәннең бөтен өлешенә йогынты ясый. Мәсәлән: ванна керү, душка керү, су коену.

Электән үк яланаяк йөрүнең – искиткеч чыныктыру чарасы булуы билгеле. Аяк табанында бик күп температура рецепторлары булуы ачыкланган, алар сулыш юлларының тышчасы белән, шулай ук барлык эчке органнар белән дип әйтерлек бәйләнгән. Бу төр чыныктыруны башлаганда,билгеле бер эзлеклелекне саклау мөһим. Беренче этапта носкидан йөрү, аннары яланаяк ковер яки одеялда йөрү. Аннан соң бала идәндә яланаяк йөри, ә җәен үлән яки ком өстендә яланаяк йөри.

Шулай ук организмга төрле яктан тәэсир ясаучы кояш ванналары да яхшы чыныктыру чарасы була ала. Кояшта күп төрле бактерияләр, вируслар үлгәнлектән организм салкын тидерүгә каршы тора алуын ныгыта. Ләкин кояшта булганда кояш радиакциясенең билгеле бер дозада гына файдалы булуын онытырга ярамый.

Чыныктыру чараларын системалы рәвештә куллануны өзмичә, чараларны акрынлап арттыра барып, баланың индивидуаль үзенчәлекләрен исәпкә алып кулланганда гына чыныктыру көченә ия булуын истән чыгармаска кирәк.

Безнең бакчабызда да чыныгу процедуралары үтәлеп барыла. Бүлмәләр җилләтелә, тиешле температура режимы сакланыла, балаларның киемнәре шул температурага яраклаштырып киертелә. Һава шартлары тиешенчә булганда саф һавада булалар.

Җәй көне кояш астында комда йөрү, ком һәм су ярдәмендәге уеннар аларга чыныгырга булыша.

Төркемнәрдә юынуга кагылышлы гигиеник таләпләрне үтәү дә чыныгуның бер чарасы булып тора.

 

 

Татарстан Республикасы

Әтнә  муниципаль районы

“Олы Әтнә балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

физкультура инструкторы

ТӨХФӘТУЛЛИНА АЛЬБИНА ДИЛБӘР КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий