Конспект: “Уенчыклар илендә кунакта”
Беренче кечкенәләр төркеме балаларының сөйләм телен үстерү буенча ачык шөгыль конспекты
Максат:
1. Уенчыклар турында сөйләм телләрен баету: курчак, аю, әтәч, песи, машина, самолет, һ. б . Аларны башка сүзләр белән бәйләргә өйрәтү: зур, бәләкәй, күп….
2. Хайваннар һәм җәнлекләр итеп ясалган уенчыкларны белергә, аларга хас билгеләрне әйтә белүне ныгыту.
3. Бәйләнешле сөйләмне үстерү һәм матур әдәбияткә, халык уеннарына мәхәббәт үстерү.
4. Уенчыкларга сак караш тәрбияләү.
Җиһазлар: уенчыклар (аю, песи, машиналар, курчаклар, самолет, әтәч).
Шөгыль барышы:
Тәрбияче: Хәерле көн! Балалар, карагыз әле безгә күпме кунак апалар килгән. Әйдәгез әле апалар белән исәнләшик.
Балалар: Исәнмесез!
Тәрбияче: Балалар, тәрәзәгә карагыз әле, безнең хәзер кайсы ел фасылы икән?
Балалар: Көз.
Тәрбияче: Әйе, дөрес, безнең хәзер көз ае. Ә урамда хәзер салкынмы әллә җылымы?
Балалар: Салкын.
Тәрбияче: Әйе, дөрес, балалар, көннәр салкын. Ә без сезнең белән урамда салкын булгач нинди киемнәр киябез икән?
Балалар: Шапка, куртка, чалбар, сапоги һ. б.
Тәрбияче: Дөрес, балалар. Ә кайсыгыз белә, көз көне агачларның яфраклары нинди төскә керә?
Балалар: Сары, кызыл.
Тәрбияче: Әйе, дөрес, агачларның яфраклары сары, кызыл төскә керә, чөнки көннәр салкыная, ә агачларның яфраклары шиңеп, сары төскә кереп коелалар.
Тәрбияче: Ә хәзер әйдәгез әле көз турында җыр тыңлап биеп алыйк.
№7 “Яфрак бәйрәме” Л. Лерон сүз. , Р. Еникеева муз.
Тәрбияче: Булдырдыгыз, балалар, молодцы!
(Ишек шакыйлар)
Тәрбияче: Балалар, бу кем икән? (Куян керә). Әйдәгез куян белән бергәләп матур итеп исәнләшик.
Балалар: Исәнме, куян.
Тәрбияче: Куянкай, син кая юл тоттың?
Куян: Мин сезне уенчыклар иленә чакырырга килдем. Анда бик матур уенчыклар күп, алар сезне көтә.
Тәрбияче: Рәхмәт, куянкай, безне чакыруыңа. Балалар, барабызмы? Ә нәрсә белән барабыз?
Куян: Паровозга утырып барыйк, кузгалабыз.
№29 “Паровоз” Р. Ахиярова муз.
Тәрбияче: Менә килеп тә җиттек. Күрегез әле, күпме матур уенчыклар. Балалар, уенчыклар күпме?
Балалар: Күп.
Тәрбияче: Әйдәгез ял итеп алыйк, утырышыйк. Мин сезгә хәзер табышмак әйтәм, ә сез миңа кайсы уенчык турында икәнен әйтерсез.
Ул иртүк тора
Матур итеп кычкыра.
Әйтегез, әле бу кайсы уенчык турында?
Балалар: Әтәч.
Тәрбияче: Әйе. Әтәч ничек кычкыра? (Ки-кри-күк). Ул нинди төстә? (Төсләрен атыйбыз). Аның нәрсәләре бар? (Башы, томшыгы, күзе, кикриге, койрыгы, канаты, тәпиләре).
Тәрбияче: Балалар, монда аю да бар икән. Ул нинди? (Зур, йомшак…) Аның нәрсәләре бар? (Колагы, борыны, күзләре, тәпиләре, башы, койрыгы). Аю кайда яши? (Урманда). Аюның безнең белән уйныйсы килә. Әйдәгез бергәләп уйнап алабыз.
Уен
Балалар: Аю килә лап-лап,
Үләннәрне таптап (әкрен генә килә).
Аю, алай итмә син,
Безнең белән уйна син (аюга бармак яныйлар).
Урыныңда тик торма,
Тыпыр-тыпыр тыпырда (урында тыпырдыйлар).
Аю бик арган икән,
Тәмләп йокыга киткән (аю йоклый).
Аю, әйдә, тор инде,
Тагын бер уйнык инде (аю уяна, куып китә).
Тәрбияче: Балалар, бу нәрсә икән?
Балалар: Песи ( Балалар белән карыйбыз)
Тәрбияче: Песи нинди? (Матур, йомшак…. ) Ул зурмы, әллә кечкенәме? (Кечкенә)
Ул нәрсә ярата? (Сөт). Ул ничек кычкыра? (Мияу-мияу).
Тәрбияче: Балалар, әйдәгез песекәй белән дә уйнап алабыз.
Уен
Песи, песи, песекәй
Песи әле бәләкәй,
Үзе мырлый да мырлый,
Әллә ул шулай җырлый.
Песекәй, песекәй, прәссссс (Йомшак кына тәпиләренә сугабыз)
Тәрбияче: Уенчыклар илендә машиналар да күп икән. Кечкенә машина безнең кайсысы һәм нинди?(Балалар күрсәтә). Ул нинди төстә?
Балалар: Сары.
Тәрбияче: Ә зур машина кайсысы һәм нинди? (Бер бала күрсәтә).
Тәрбияче: Дөрес, камаз. Балалар, камазның нәрсәләре бар? (Кузов яки арба, кабина, тәгәрмәчләре). Ә камазны кем йөртә?(Шофер).
Тәрбияче: Ә бу уенчык ничек атала? (Самолет күрсәтәм)
Балалар: Самолет.
Тәрбияче: Самолет кайда оча?
Балалар: Өстә, һавада.
Тәрбияче: Әйдәгез әле без дә самолет кебек очып күрсәтәбез.
Уен
Самолет оча, самолет улый,
У-у-у-у, у-у-у-у
Без очып киттек.
Командир пилот самолет йөртә,
У-у-у-у, у-у-у-у
Без очып төштек.
Тәрбияче: Карагыз әле, балалар, монда курчаклар да күп икән. Балалар, мин сезгә курчакның нәрсәләре бар икәнен әйтәм, ә сез күрсәтегез. (Балалар курчакта күрсәтәләр, кабатлыйлар )
Тәрбияче: Курчакларыбыз арыган, әйдәгез аларны җырлап йоклатыйк.
№82 “Йокла курчак” Г. Таһирова сүз. , М. Мозаффаров муз.
Тәрбияче: Курчакларыбыз йокыга китте, тавышланырга ярамый. Әйдәгез без аларны тыныч кына караватка яткырабыз.
Тәрбияче: Безгә китәргә вакыт, куянкай син безне озат инде.
(Тезелешеп паровоз ясап чыгып китәбез).
№29 “Паровоз” Р. Ахиярова муз.
Татарстан Республикасы
Сарман муниципаль районы
“Гомуми үсеш төрендәге Сарман 3 нче “Ләйсән” балалар бакчасы”
муниципаль бюджет мәктәпкәчәбелем бирү учреждениесенең
тәрбиячесе
ШАЙМУРАТОВА РЕГИНА РИШАТ КЫЗЫ
Комментарии: |