Архив рубрики «6+ сценарийлар»
Сценарий: “Балачак – бәхет иле”
Алып баручы:
-Исәнмесез, кадерле кунаклар! Безнең бүгенге очрашуыбыз, бәйрәмебез «Балачак-бәхет иле» дип атала. Без татар телендә матур итеп шигырьләр сөйләрбез, матур җырлар җырларбыз.
Сценарий: «Әйдәгез әле, әниләр»
Максат: балаларда әниләргә карата кадер-хөрмәт, ярату, олылау хисләре булдыру, әниләрнең газиз, кадерле кеше булуларын, аларның һәркем өчен бер генә булуын төшендерү, гаилә белән бакча арасындагы дуслыкны, хезмәттәшлекне ныгыту; әниләргә ихтирам, хөрмәт, мәхәббәт хисләре тәрбияләү.
Сценарий: “Юлда һәрчак бул уяу!”
Сценарий: “Көмеш кыңгырау”лы балачак күңелләрдә мәңге калачак!”
Сценарий: “Кызыл ромашка”
Сценарий: “Ана күңеле – балада”
6-7 яшьлек балалар өчен әниләр көненә карата бәйрәм сценарие.
1 а.б: Хәерле кич, хөрмәтле кунаклар! Безнең иң матур, мөлаем, сөйкемле, газиз әниләребез! Бүген без сезнең белән көннең яктылыгы кояшта, күкнең матурлыгы йолдызларда, җир йөзенең гүзәллеге әниләрдә икәнен расларбыз. Ана! Әни! Нинди бөек исем! Дөньяда әниләрдән дә газиз, изге зат юктыр. Һәрберебезнең иң кадерле кешесе ул әни һәм никадәр яратсак та, никадәр яхшы сүз әйтсәк тә, бу аздыр кебек.
Сценарий: “Әбиемнең күңел сандыгы”
Максат: балаларны тәрбияләүдә әбиләрнең тоткан урыны. Балалар аңларлык итеп туганлык җепләрен аңлату. Өлкәннәргә карата хөрмәт тәрбияләү.
Сценарий: «Тукай безнең йөрәкләрдә… »
Сценарий: “Нәни Апуш әкият сөйли”
Сценарий: “Бөек Җиңүгә дан!”
Сценарий: “Туган телем – иркә гөлем”
Мәктәпкә әзерлек төркеме өчен халыкара телләр көненә багышланган әдәби-музыкаль кичә
Максат: Туган як, татар теле, татар халкының көнкүреше турында белемнәрен ныгыту; милләтебез, туган телебез – татар теле белән горурлану хисләре, әдәплелек тәрбияләү. Башка милләтләргә карата хөрмәт тәрбияләү. Аларның телләрен өйрәнүгә кызыксыну уяту.
Сценарий: “Бөек җиңүнең 70 еллыгына багышланган бәйрәм кичәсе”
Рус халык әкияте “Колобок” буенча әкият сценарие: “Түгәрәк”
Катнашалар: Әкиятче-тәрбияче, Әби, Бабай, Түгәрәк, Аю, Бүре, Куян, Төлке,
җырларны, шигырьләрне сөйләүче берничә бала.
Түгәрәк өстәл артында сөйләшү: “Гаилә, Ана, Бала”
Түр стенада “Гаилә”, “Ана”, “Бала” сүзләре язылган. Түрдә заманча җиhазланган бүлмә күренеше, өстәлдә татар халкының милли ризыклары. Күңелле музыка яңгырый. Залга бәйрәмне алып баручылар, кунаклар керә.
Сценарий: “Юлда йөрсәң бул өлгер, юл кагыйдәсен нык бел”
Максат.
Юл билгеләрен, урам аша чыгу кагыйдәләрен ныгыту.
Сценарий: «Без инде хәзер зурлар, мәктәпкә илтә юллар»
Сценарий: “Күңелле шигырьләр иртәсе”
Залда өйнең эчке бизәлеше. Балалар урындыкларга кереп утыралар.
Экологик әкият: “Чыршыга күлмәк!”
Максат: балаларның урман, аның кешеләргә файдасы турындагы белемнәрен киңәйтү; барлык нәрсәдән дә канәгать булырга кирәк икәнен төшендерү; халык аваз иҗатын кулланып сөйләү, табигатькә сакчыл караш тәрбияләү; шифалы үләннәр турында мәгълүмәт бирү.
Сценарий: “Чәчәкле аланда”
Сценарий: “Ярат туган телеңне! – Люби и знай родной язык!”
Максат:
- Татар теленең байлыгын, матурлыгын күрә белү һәм соклану хисләре уяту.
- Балаларда татар телендә сөйләшү һәм аралашу теләген үстерү.
- Туган җиргә, туган телгә, аның халкына ихтирам, үзара дуслык, татулык сыйфатлары тәрбияләү.
Сценарий: “Чисталык бәйрәме”
Чисталык бәйрәме – кече яшьтәге мәктәп балалары арасында санитария-гигиена кагыйдәләрен, спортны пропагандалауның бер формасы булып тора. Бәйрәмгә кадәр классларда “Чисталык – сәламәтлек нигезе”, “Безнең кигән киемнәр”, “Без дөрес ашыйбызмы?” кебек темаларга әңгәмәләр үткәрергә мөмкин. Шулай ук класста йолдызчыклар арасында чисталык өчен көрәш оештыру да отышлы булачак.
Сценарий: «Г. Тукай – безнеӊ яраткан шагыйребез»
Максат:
1. Балаларда Г. Тукайныӊ күпкырлы иҗатына кызыксыну уяту, ихтирам хисләре тәрбияләү.
Сценарий: “Әниләргә тиңнәр юк”
Мәктәпкә әзерлек төркемендә 8 Март – халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан үткәрелгән әниләр бәйрәме кичәсе.
– Кадерле әниләребез, хөрмәтле кунаклар! Бүген бездә зур бәйрәм – әниләр бәйрәме. Сезне бүгенге бәйрәм белән котлыйбыз, сезгә изге теләкләребезне җиткерәбез: сау – сәламәт, шат күңелле булыгыз, эшләрегез һәрчак уң булсын! Ә хәзер бәйрәм концертына рәхим итегез.
Сценарий: «Каз өмәсе»
Сценарий: “Светофор иленә сәяхәт”
Максат. Урамда балаларга очрый торган хәвеф-хәтәр турындагы белемнәрне ныгыту, светофор сигналлары, аларның әһәмияте турындагы белемнәрне ныгыту, шулай ук юл билгеләрен нәрсә аңлатуын кабатлау.
Сценарий: “Әкиятләр иленә сәяхәт”
Максат: балаларда эмоциональ халәт булдыру.
Сценарий: “Әбиемнең күңел сандыгы”
Максат:
Балаларны тәрбияләүдә әбиләрнең тоткан урыны.
Балалар аңларлык итеп туганлык җепләрен аңлату.
Өлкәннәргә карата хөрмәт.
Куңел ачу иртәсе-уен ярыш: «Адымнар нык, юллар имин булсын!»
Сценарий: «Без – Тукай оныклары»
Максат: Г.Тукайның күпкырлы иҗатына кызыксыну, ихтирам, горурлык хисләре тәрбияләү.
Бурычлар:
- Балаларның Г.Тукай иҗаты турындагы белемнәрен баету һәм камилләштерү;
- Сәнгатьле сөйләм, чыгыш ясау осталыкларын үстерү;
- Балаларда күтәренке кәеф, бәйрәм рухы булдыру.
Сценарий: “Зәңгәр экран каршында”
Поздравления воспитателей.
Сезгә булган безнең хөрмәтебез
Урын алсын йөрәк түрендә.
Әкият – кичә: “Дуслык йорты”
Мәктәпкә әзерлек төркеме
Аю.– Мин урман хуҗасы. Менә урман карап йөрим. Урманда тәртип микән? Җәнлекләр исән микән? Сезгә урманда булган хәлне сөйлим. Ә ул менә болай булды. … Урман аланында булган серле йорт. Ләкин анда берәү дә яшәмәгән. Аланга бал корты очып килгән.
Сценарий: “Базар-ярминкә”
Мәктәпкә әзерлек төркеме
Максат: татар халык иҗаты турында белемнәрне ныгыту, татар халык уеннары уйнау.
Сценарий: “Машиналардан сак булыгыз!”
6-7 яшьлек балалар өчен юл-йөрү кагыйдәләренә багышланган бәйрәм иртәсе
Алып баручы: Бу хәл борынгы шәhәрләрнең берсендә булган. Иске гаражларда пенсионер запорожец, жигули, беркемгә дә кирәк булмаган Мазлар, Камазлар яткан. Күп этажлы гаражларда чит ил машиналары торган. Ә хәзер сезне “Машиналардан сак булыгыз” дип исемләнгән мюзикл карарга чакырабыз.
Сценарий: “Чыгарылыш кичәсе 2014”
Катнаш төркем балалары өчен (4 – 7 яшь)
(“Өйрәтәләр мәктәпләрдә” көенә балалар керә. )
1 нче алып баручы:
Кадерле әти-әниләр, балалар, килгән кунаклар. Ел да була торган дулкынландыргыч та, шатлыклы һәм моңсу да бәйрәмебез килеп җитте. Бүген без бакчабызга иң акыллы, иң тәртипле балаларны мәктәпкә белем алырга озатабыз.
Сценарий: “Батырлар үлемсез”
6-7 яшьлек балалар өчен әдәби музыкаль кичә.
Огинскийның “Полонез” музыкасы яңгырый (№71)(5 ч.№6)
Алып баручы: Исеме телгә алынуга ук ихтирам уята торган шәхесләр була. Муса Җәлил әнә шундый исемнәрнең берсе. Юк, ул исем генә түгел, бәлки тирән мәгънәле символ да. Аның батырлыгын бөтен дөнья белә. Ул халкыбызның бөек шәхесе, горурлыгы.
Сценарий: «Безгә кунаклар килде»
Сценарий: “Утырмада”
Төрле яшьтәге балалар белән үткәрелгән ачык эшчәнлек конспекты
Максат:
1) Халык педагогикасына таянып балаларга әхлак тәрбиясе бирүне дәвам итү. Халык авыз иҗаты (бишек җырлары, такмаклары, җырлы биюләр, милли уеннар) аша балаларда хезмәт сөючәнлек, өлкәннәргә ихтирам, дөреслек, сафлык, шәфкатьлелек, инсафлылык кебек әхлаки сыйфатлар тәрбияләүне дәвам итү;
Сценарий: “Мин бит татар егете”
Сценарий: “Тукай безнең йөрәкләрдә”
Максат:
Татар халкының күренекле шагыре Габдулла Тукайның тормышына, иҗатына кызыксыну уяту. Балаларның бәйләнешле сөйләм телен артыру.
Сценарий: “Чыгарылыш кичәсе”
Көй янгырый (Игьтибар, игьтибар, «Сау бул, балалар бакчасы, исәнме, мәктәп»исемле тиз йөрешле белем поезды жирле вакыт белән 15сәгать 15 минутта 82 нче «Көнбагышкай» балалар бакчасы платформасыннан кузгалып китәчәк.)
Сценарий: “Әлмәтем – киләчәгем”
Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары өчен күңел ачу кичәсе
КҮЧЕРҮ – Әлмәтем – киләчәгем презентациясе
Максат:
– Һөнәрләр турында күзаллауларын киңәйтү, тегүче, пешерүче, буяучы, төзүче хезмәтләренә ихтирам хисләре тәрбияләү.
Сценарий: “Тукай безнең күңелләрдә”
Максат:
– Балаларда Г. Тукайның күпкырлы иҗатына кызыксыну уяту, ихтирам хисләре тәрбияләү.
Сценарий: “Татар шагыйре Габдулла Тукай”
Максат:
1. Балаларның Г. Тукай иҗаты буенча алган белемнәрен гомумилләштерү һәм балаларда шигърият белән кызыксыну тәрбияләү.
Сценарий: “Моңлы тел ул, нурлы тел ул – Туган тел”
Сценарий: “8 март бәйрәм кичәсе”
Кулларына чәчәкләр тотып музыка астында балалар залга керәләр, ярым түгәрәк ясап басалар.
Сценарий: “Тыныч булсын күгебез”
Сценарий: “Габдулла Тукай мәңге безнең йөрәкләрдә”
Максат: Татар халкының бөек шагыйре Г. Тукайның тормышы һәм иҗаты белән таныштыруны дәвам итү. Балаларда аның иҗаты шигырләре, әкиятләре аша туган телгә кызыксыну һәм мәхәббәт тәрбияләү.
Сценарий: “Кошлар – безнең канатлы дусларыбыз!”
Сценарий: “Әни бәйрәме”
Рус тәрбиячеләре арсында конкурс сценарие: “Без татарча сөйләшәбез”
Сценарий: “Өч кыз” әкиятен сәхнәләштерү”
Максат: балаларда әниләргә карата игътибарлылык үстерү; ихтирам, хөрмәт хисләре тәрбияләү.
Кичәгә әзерлек: балалар белән татар телендә әни турында җырлар өйрәнү.
Җиһазлау: кичәдә куллану өчен магнитофон һәм дисклар, тиен, әни, аның кызлары өчен татар халык киемнәре.
Сценарий: “Игенкәйләр күкрәп уңсыннар”
Соңгы елларда халкыбызның онытылып бара торган милли бәйрәмнәренә, гореф – гадәтләренә мөнәсәббәт уңай якка үзгәрде. “Беренче буразна” бәйрәме дә әнә шундыйлардан.
Сценарий: “Тик туган җирдә генә”
Милли-мәдәни мирас елына багышланган театральләштерелгән кичә.
(“Ел тәрбиячесе -2013” республика конкурсының район этабы).
Максат.
Татар балалар шагыйре Хәкимҗан Халиковның иҗат мирасын балаларга җиткерү.
Сценарий: “Гаилә бәхете – балада”
Бәйрәм үткәреләсе зал чәчәкләр, шарлар белән бизәлгән. “Безнең гаилә” исемле рәсем күргәзмәсе оештырылган. Күңелле музыка яңгырый. Залга бәйрәмне алып баручылар, кунаклар керә.
Сценарий: “Әниләр бәйрәме”
6-7 яшьлек балалар өчен
Алып баручы: Менә тагын барыбыз да зур түземсезлек белән көткән 8нче март – чәчәкле яз бәйрәме җитте. Бу көнне без әниләрне, әбиләрне, апаларны, гомумән барлык хатын-кызларны тәбрик итәбез. Хөрмәтле әниләр, дәү әниләр, укытучы апалар, сөйкемле кызлар! Сезне барыгызны да бәйрәм белән котлыйбыз. Сезгә бәхетле матур тормыш, саулык-сәламәтлек, зур уңышлар телибез. Бәйрәм кичәбезне башлыйбыз.
Сценарий: “Чыгарылылыш кичәсе”
Мәктәпкә хәзерлек төркеме өчен
А.б. Кадерле балалар, хөрмәтле әти-әниләр! Ел да була торган күңелле дә, моңсу да бәйрәм көнебез килеп җитте. Бүген бездә зур бәйрәм. Без бакчабызның иң акыллы, иң уңган балаларын мәктәпкә белем алырга озатабыз. Бүген безгә бик моңсу, чөнки безнең иң зур балаларыбыз бездән китә. Ә шулай да без бик шат, күрәсезме, алар ничек матурлар, сау-сәләмәт, күп белү теләге белән яналар. Аларга сәләмәтлек, зур уңышлар телибез. Әйдәгез, аларны зур алкышлар белән каршы алыйк.
Сценарий: “Әхлак төбе-матур гадәт”
Сценарий: “Җырларыбыз башында – Тукай”
Сценарий: «Әниләр бәйрәме»
Максат:
– Әниләргә, әбиләргә карата мәхәббәт, хөрмәт, ихтирамлылык кебек хисләр тәрбияләү; әбиләрне, әниләрне бәйрәм белән тәбрик итү.
– Җырлар, шигырьләр аша балаларда күркәм сыйфатлар тәрбияләү.
– Балаларның сөйләм телен үстерү.
Сценарий: «Түгәрәк уен»
МАКСАТ:
– Балаларны борынгы йолалар белән таныштыру;
– Халык авыз иҗатына карата кызыксыну уяту;
– Үзара дуслык хисе тәрбияләү.
Сценарий: “Чыгарылыш кичәсе”
Титаник көенә зур кораб йөзеп керә. 5 пар башкаруында вальс. Балалар ярымтүгәрәккә басалар.
А. Б: Бу нинди матур кичә?
Бу нинди шатлык бүген?
Сценарий: «Чишмә» балалар бакчасын ачу тантанасы
Сценарий: “Корбан бәйрәме”
“Кәүсәр” сүрәсе яңгырый.
Мәгънәсе. “ Әлбәттә, без сиңа Кәүсәрне, ягъни җәннәттәге Кәүсәр елгасын бирдек, син намаз укы, Раббың өчен корбан чал. Әлбәттә, сине хурлаучы – ул үзен юк итә.”
Балалар ярым түгәрәк булып басалар.
Сценарий: “Олимпиада уеннарын көткәндә”
Сценарий: “Юлда йөрсәң, уяу бул!”
Сценарий: “Имин һәм хәвефсез сәяхәт”
Сценарий: “Шагыйрә Роза Солтанова белән очрашу кичәсе”
Максат:
1. Балаларны Роза Солтанованың иҗаты белән таныштыру
2. Әлмәт шәһәрендә яшәүче якташ мөгаллимә-шагыйрә иҗатына кызыксынучанлык тәрбияләү.
3. Иҗади сәләтне үстерү өчен мәйдан ачу, этәргеч бирү.
Җиһазлау: Роза Солтанова китапларыннан күргәзмә, шигырьләре буенча ясалган рәсемнәр, җыр язмалары, презентация.
Сценарий: “Милләтемнең горурлыгы – Тукай туган бу айда”
Бурычлар:
1) Балаларның Г.Тукай иҗаты буенча алган белемнәрен гомүмиләштерү һәм балаларда шигърият белән кызыксыну тәрбияләү.
2) Телнең сәнгатьлелеген камилләштерү, хәтер сәләтен үстерү.
3) Балаларның Г.Тукай иҗаты турындагы белемнәрен баету һәм камилләштерү. Г.Тукай иҗатына карата ихтирамлылык, кызыксынучанлык тәрбияләү.
Сценарий: “Ак әбидә кунакта”
6-7 яшьлек балалар өчен фольклор күңел ачу кичәсе
Максат:
1.Балаларның милли киемнәр турында алган белемнәрен гомумиләштерү.
2. Әдәплелек турында белемнәрен тирәнәйтү.
3. Татар халкына хас булган кунакчыллык тәрбияләү.
Сценарий: “Каз өмәсе”
6-7 яшьлек балалар өчен әдәби-музыкаль кичә
Максат: Бәйрәм көннәре турында күзаллауларын формалаштыру. Балаларны милли бәйрәмнәр белән таныштыруны дәвам итү. Халык бәйрәмнәренә, гореф-гадәт hәм йолаларына ихтирам тәрбияләү. Бәйрәм тантанларына уңай мөнәсәбәт булдыру.
Сценарий: “Х.Халиков иҗатына багышланган әдәби музыкаль кичә”
Мәктәпкә хәзерлек төркеме
Сәяхәттә түбәндәге геройлар катнаша: Хезмәтбикә, Әйдә Ярар, Мыштыр (бу рольне бакча хезмәткәре башкара), Бал кортлары, Аю, Тиен, Гөмбәләр (бу рольләрдә балалар).
Күңелле музыка ишетелә, балалар йөгерешеп залга керәләр һәм ярымтүгәрәк ясап басалар.
Сценарий: “Тукай кичәсе”
Сценарий: “Туган телен җырга салган Тукай…”
Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән үткәрү өчен бәйрәм сценарие
Максат: Балаларны Г.Тукай иҗаты белән таныштыруны дәвам итү, әсәрләрен өйрәнүгә теләк уяту. Шигырьләрне сәнгатьле итеп укуларына ирешү. Тукай әсәрләре аша югары әхлаклылык, бөек әдипнең иҗатына һәм туган телебезгә мәхәббәт тәрбияләү.
Алдан эшләнгән эш: Г.Тукайның тормыш юлы, балалар өчен язылган әсәрләре белән танышу. Әкиятләре буенча рәсемнәр ясау, музыкаль әсәрләр тыңлау.
Сценарий: “Кышкы урман” әкияте
Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары өчен
Максат: Балаларны үзара дус, тату булырга өндәү; бер-берсенең шатлыгын уртаклашырга, кирәк вакытта ярдәм итәргә, игътибарлы булырга өйрәтү.
(Урман аланы күренеше, шунда бер өй тора.)
1 Әкиятче: Әкиятне бар да ярата,
Өлкәннәр һәм балалар.
Матур иттереп сөйләсәң,
Бөтенесе тыңларлар.
Сценарий: “Терем-теремкәй”
Мәктәпкә әзерлек төркеме.
Максат:
-Балаларны әкиятләр, мәкальләр, әйтемнәр, такмаклар аркылы халкыбызның иҗаты белән таныштыруны дәвам итү:
-Халкыбыз иҗатына яхшы караш, яхшы мөнәсәбәт тәрбияләү:
-Балаларның сөйләм байлыгын үстерү:
-Балаларда үзара дус, тату мөнәсәбәт булдыру. Прочитать остальную часть записи »
Сценарий: “Минем хокукларым”
Максат: балаларны «Бала хокуклары турында конвенция» нең эчтәлеге белән таныштыру; хокук нормаларын өйрәнүне әхлак нормалары белән бәйләп аңлату; фикерләү сәләтләрен баету, нәтиҗә ясарга, үз-үзеңе, иптәшләреңне хөрмәтләү хисләре тәрбияләү.
Материал: тышына «Бала хокуклары» дип язылган китап, агачлар, Шүрәле киеме, аның өе, бүрәнә, кәгазьдән ясалган чәчәкләр, телефон.
Жетоннар: «Һәркемнең хокуклары», « Исем», « Йорт», «Давалану », «Белем», «Ярату һәм кайгырту».
Сценарий: «Көздә кунакта»
Сценарий: “Уңыш бәйрәме” 2
6-7 яшьлек балалар өчен
Зал бәйрәмчә бизәлә. Өстәлгә “көзге муллык”тан күргәзмә оештырыла.
Тәрбияче. Туган ягыбызга сары яфраклары белән алтын көз килде. Бүген без сезнең белән “Уңыш бәйрәме” үткәрергә җыелдык. Елның иң бай фасылы – көз. Чөнки ул – бар уңышлар да өлгереп, аларны җыеп алу вакыты чоры. Прочитать остальную часть записи »
Сценарий: “Уңышлары белән килде көз”
Мөдир котлавы.
Алып баручы :
Ни арада җәй үтте
Матур көз килеп җитте,
Шатлык тулы бу бәйрәмне
Балалар күптән көтте.
Сценарий: “Иң кадерлем, әнием”
Сценарий: “Бакча белән хушлашу”
А.б. Кадерле балалар, хөрмәтле әти-әниләр, килгән кунаклар, балалар бакчасында эшләүчеләр!
Бүген безнең бакчада зур бәйрәм – бакча белән хушлашу!
Без бакчабыздагы иң акыллы, иң тәртипле кызларны, малайларны мәктәпкә белем алырга озатабыз. Менә сез дә, балалар, мәктәп яшенә кадәр үсеп җиттегез!
Сценарий: “Без күрмәгән җирләр күрер өчен юл тамгасын кирәк белергә”
Габдулла Тукай шигырьләре буенча викторина – уен
Максат: Балаларның Г.Тукай әсәрләре буенча белемнәрен ныгыту, уен барышында үзләренең тапкырлыкларын, осталыкларын күрсәтә белергә өйрәтү; таныш шигырьләрне төрле юллар аша таный белү; сәнгатьле укуны ныгыту.
Кирәкле материал: Г.Тукай шигырьләренә багышланган рәсемнәр; кара тартма, куян һәм эт уенчыклары.
Сценарий: “Алтын көз”. Күңел ачу бәйрәме.
Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен.
Программа эчтәлеге:
-Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның экологик кузаллаулларын үстерү, табигатьне саклау һәм анда үзеңне дөрес итеп тоту турында тәрбия бирү.
-Көзге урманның катлаулы организм икәнен аңлату, белемнәрен тирәнәйтү.
-Аларга яраклы һәм яраксыз гөмбәләр турында балаларның белемен туплау.
-Әхлакый тәрбия дәрәҗәсен арттыру.
Сценарий: “Бәби ашы”
Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары өчен
Максат:
Балалар фольклоры, халык авыз иҗаты аша балаларны туган телебезне яратырга өйрәтү, фольклор элементлары белән таныштыруны дәвам итү, зиһеннәрен, тапкырлыкларын арттыру, сөйләм телен баету, эстетик зәвык тәрбияләү.
Әзерлек эшләре:
Уеннар, җырлар, мәкальләр, шигырьләр, биюләр өйрәнү.
Сценарий: “Тукайга ияреп: “Су анасы”әкияте”
Максатлар:
Г.Тукай әкиятләре аша балаларда матур әдәбият белән кызыксыну, аларны укырга теләк тәрбияләү, әкият аша кеше әйберенә сорамыйча тияргә ярамаганлыкка өндәү.
Сценарий: “Нинди серләр саклый икән әбиемнең сандыгы?”
Мәктәпкә әзерлек төркеме өчен.
Бәйрәмнең максаты:
Күңел ачу чараларында актив катнашырга омтылыш формалаштыру, халкыбызның гореф-гадәтләрен. Буыннан-буынга истәлек булып калган әйберләрнең исемнәрен (бәби итәкле күлмәк, алъяпкыч, камзул, түбәтәй, калфак) хәтерләрендә калдыру. Шигырь һәм уеннар аша балаларны татар халкының үткәне белән таныштыруны дәвам итү. Нәфасәти зәвыкларын үстерү, әйләнә-тирәдәге предметларны бәяли белергә өйрәтү.
Татар халкына,фольклорына мәхәббәт һәм ихтирам тәрбияләү.