Сценарий: “Базар-ярминкә”
Мәктәпкә әзерлек төркеме
Максат: татар халык иҗаты турында белемнәрне ныгыту, татар халык уеннары уйнау.
Ленар
Шундый зур безнең базар
Шундый бай безнең базар.
Базар бай, кесәсес ай-вай.
Дадым-шарым, тәңкә ярым
Күпмегә алсам, шуңа сатам.
Кирәкме, алмыйсызмы?
Алия
Килде ярминкә даулап,
Килде ярминкә шаулап,
Бәхет, муллыклар яулап.
Апакайлар, дускайлар,
Эшегезне ташлагыз,
Йон йомарлап ятмагыз,
Орчык шырылдатмагыз,
Ярминкәгә барыгыз.
Сатучы Рүзилә (җырлый)
И ал бит ул, ал бит ул,
Ай, тырдыр, там-там.
Мал базарда бар бит ул,
Ай, тырдыр, там-там.
Базарга кил, соңга калма,
Ай, тырдыр, там-там.
Иртән иртүк килеп җит,
Ай, тырдыр, там-там.
А.б. Исәнмесез, кадерле дуслар. Хәерле көн сезгә!
Ярминкәгә чакырабыз,
Рәхим итеп килегез,
Тәмле сыйлар, шәп товарлар
Сезне көтә, күрегез.
1 нче өстәл татар киемнәре сатучы кыз:
“Татарда да бар кием, күлмәк, штан, камзул, чикмән, җилән, чапан башмак, кәвеш, бүрек, такыя, кәләпүш” – Монда килегез!,
Кем табышмакның җавабын таба, шүңа бүләк!
Татар кызларының башында калфак, ә егетләрнең башында… (түбәтәй).
Рузилә
Әйдәгез, җитезрәк!
Атлагыз тиз-тизрәк!
Иң шәп товарт – безнеке,
Безнеке – Экиятнеке.
2 өстәл бизәнү әйберләре сатучы:
Муенсаңның очларына
Ник такмадың көмешен?
Яхшы товар син сорыйсың,
Бирерсеңме өлешен?
Бу муенсаны мәкальне дәвам иткән кешегә бирәбез.
Кем эшләми —— шул ашамый. (Муенса бирелә).
3 нче өстәлдә көнкүреш товарлары сатучы:
Ни кирәк, шул бар!
Җаның теләгәнен сайлап ал.
Чүлмәк, чиләк, коянтә
Дустым, сатып ал әйдә.
Матур чүлмәкне татар халык биюен башкаручыга бирәбез.
Рузилә.
Чиккән чүәк, кулъяулыклар,
Түбәтәйләр, калфаклар.
Чүлмәк, тукмак, курчаклар.
Барысы да бар монда.
4 өстәлдә чигелгән әйбер стаучы:
Итек, читек, энә, без,
Матур итеп чигәбез
Кирәкмиме, алмыйсызмы?
Әллә киеп карыйсызмы.
Чиккән кульяулыгымны санамыш әйткән кешегә бүләк итәм.
Бирәм, икәм, алма, тикәм,
Кырык кырама, кырма чыбык,
Сандалием сары янчык,
Карчык, кызчык
Син кал, бу чык.
(Кульяулык бүләк ителә).
Рузилә
Матур җырлар өзелмәс,
Шатлык өстәр гармун да.
Күмәк бию, уен-көлке,
Алыш – биреш, сатып алыш,
Кызык булачак монда.
Безнең кызлар-уңганнар,
Җыр әзерләп куйганнар.
Тыңлап кына тормагыз,
Сез дә кушылып җырлагыз
5 өстәлдә уен кораллары сатучы:
Чакыручы барында
Торма капка янында.
Җырлаганга мал жәл түгел,
Җырлап кал яшь чагыңда
Рузилә
Уеннар бит, дусларым,
Витамин кебек алар.
Күңелләрне үстерә,
Йөрәкләргә көч бирә.
Менә без бүген татар кызлары, татар егетләре булып киендек. Димәк, балалар, нинди уеннар уйныйбыз?
Балалар: Татар халык уеннары.
А.б. Әйдәгез бер парлашып кунаклар белән биеп алыйк әле.
Татарча парлы бию – “Бир кулың”
6 өстәлдә татар халык ашлары:
Татар халык ашлары
Барысы да бар бездә
Гөбәдияләр, чәкчәкләр,
Тәкъдим итәбез сезгә
(Кунакларны чәкчәктән авыз иттерү)
Бергә җырлыйлар
Базарларга бардык без
Күп нәрсәләр алдык без,
Җырладык та, биедек тә,
Күңелебезне ачтык без.
Бәйрәм иттек, эх, дусларым,
Бүген барыбыз бергә,
Килдегез дә карадыгыз,
Рәхмәтләр яусын сезгә.
Татарстан Республикасы
Мамадыш шәһәре
“4 нче санлы “Әкият” балалар бакчасы”
муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең
I квалификацион категорияле тәрбиячесе
КАЮМОВА РУЗИЛӘ МИННЕВАКЫЙФ КЫЗЫ
Комментарии: |