Архив рубрики «Шөгыль конспектлары»
Конспект: “Уенчыклар илендә кунакта”
Конспект: “Йомры икмәк” әкиятенә сәяхәт”
Конспект: «Өй-бияләйне бизибез»
Икенче кечкенәләр төркеме өчен комплекс шөгыльнең конспекты
Максат: балаларда кызыл һәм сары төсләрне ныгыту; пумала белән туры сызыклар ясарга өйрәтү, төрле төсле буйчыклардан гади орнамент барлыкка китерергә өйрәтү; буяулар белән эшләүне үстерү, үз эшең белән сокланырга өйрәтү, кызгану хисен тәрбияләү; йөгерүдә күнектерү; тәрбияче артыннан хәрәкәтле күнегүләр кабатларга өйрәтү; алга таба ике аякта дөрес итеп сикерү кунекмәсен формалаштыру.
Конспект: “Урманда”
2-3 яшьлек балалар өчен сөйләм телен үстерү буенча ачык дәрес.
Бурычлар :
1) Балаларның олылар белән аралашу теләген хуплау, исем һәм сыйфатларны кулланырга өйрәтү: йомшак йонлы койрык, озын колаклы куян, юан тәпиле аю, соры бүре; кыргый хайваннарның тышкы билгеләрен һәм гадәтләрен белдерә торган сүзләр хисабына сүзлекне активлаштыру (төлке бара, куян сикерә, аю алпан-тилпән йөри һ.б).
Конспект: «Саесканның дуслары»
Уртанчылар төркемендә сөйләм телен үстерү буенча белем бирү эшчәнлеге конспекты
Максат: балаларның бездә кышлаучы кошлар турында белемнәрен киңәйтү, ныгыту; аларны танырга, табышмаклар әйтергә, үзенчәлекле яклары турындагы белемнәрен камилләштерү. Кошларга карата сакчыл караш, мәрхәмәтлелек тәрбияләү.
Конспект: “Теремкәйгә сәяхәт”
Уртанчылар төркемендә юл йөрү кагыйдәләре буенча эшчәнлек
Транспорт төрләрен белүләрен ныгыту. Балаларны яңа юл билгесе (җәяүлеләрнең җир астыннан юлны аркылы чыгу билгесе) белән таныштыру. Юлда куркынычсыз йөрү кагыйдәләрен, юл билгеләрен, транспорт төрләрен өйрәтүне дәвам итү. Сюжетлы уеннар аркылы балаларның фикер йөртү сәләтләрен үстерү, җәмәгать транспортында үзеңне әдәпле тоту күнекмәләрен практик ныгыту.
Конспект: «Казанга сәяхәт»
Белем бирү бурычы: Туган илебез – Татарстан, Татарстанның башкаласы Казан турындагы белемнәрен системалаштыру.
Сөйләм үстерү бурычы: тәрбияченең сорауларына тулы җавап бирергә, диалогик сөйләмне үстерергә.
Сүзлек эше: башкала, Ватан, ачыргаланып, чуен, дивар.
Тәрбия бурычы: туган илне ярату, аның белән кызыксыну, туган илгә тугрылык сыйфатлары, туган җиребезгә, шәһәребезгә, телебезгә, милли ризыкларыбызга, киемнәребезгә, гореф-гадәтләребезгә мәхәббәт тәрбияләү.
Үстерү бурычы: балаларның хәтерен, логик фикерләү сәләтен, кызыксынучанлыкларын үстерү.
Метод һәм алымнар: сорау, балаларның җавабы, нәфис сүз, күрсәтү.
Алдан эшләнгән эш: туган ил турында шигырьләр уку, слайдлар әзерләү.
Материал һәм җиһазлар: ИКТ куллану, туп.
Тәрбияче: Балалар, бүген без сезнең белән бүген Татарстаннын башкаласы – Казан шәһәренә сәяхәткә барабыз. Санамыш ярдәмендә шофер билгеләрбез.
Әлчи-бәлчи,
Әни күлмәк үлчи,
Чәүкә, чыпчык,
Син кал, бу чык.
(1 слайд) Балалар, безнең шәһәребез бик борыңгы шәһәр. Казан шәһәренең ничек барлыкка килүе, аның ни өчен Казан дип аталуы турында бик күп легендалар сөйлиләр. Шуларның берсен сезгә сөйләп китәм, тыңлагыз!
Казан сүзе аш пешерү савытын аңлата. Борын-борын заманда, моннан 1000 еллар элек, Таңсылу исемле кыз үзенең казанын тотып, су алып килер өчен елга буена төшеп китә. Су тутыргач чуен казан бик авырая һәм кыз бала күтәреп торалмый, казан елгага чума. Таңсылу бик ачыргаланып: “Казан, әй, казан” – дип кычкырып җибәрә. Кызның кычкырганын башка кешеләр дә ишетә. Шуннан соң бу елга Казансу елгасы дип, ә бу елга янында төзелә башлаган шәһәр Казан шәһәре дип атала башлый.
(2 слайд) Ә хәзер Казан Кремле буенча сәяхәтебезне башлап җибәрик. Барыбыз да игътибар белән монда карыйк. (Кремль рәсеме күрсәтелә) Казан Кремле – ул бик борынгы Кремль. Казан Кремленең исеме бөтен дөньяга тарихи һәйкәл дип таралган. Аның диварлары бик калын, озын, бик биек. Казан шәһәре башта шул Кремль эчендә булган. Кремль дивары дошманнардан саклану өчен төзелгән булган. Почмакларында манаралар тора. Элек алар күп – 13кә хәтле булганнар. Мондый манаралар күзәтү манаралары дип атала. Сез ничек уйлыйсыз, балалар, кемнәрне күзәтү өчен кирәк булган бу манаралар. (Балалар җавабы.)
Тәрбияче: Кремльгә 5 керү юлы булган. Төп керү юлы – Спас манарасы. (3 Слайд Спас манарасы рәсеме күрсәтелә) Манарага керер алдыннан тирән чокыр казылган, ә аның аркылы күтәртмә күпер салынган булган. Күтәртмә күпер ни өчен кирәк булган? (4 слайд Күтәртмә күпер рәсеме)
Балалар: Дошманнар кермәсен өчен.
Тәрбияче: Хәзерге Спас манарасы ак таштан төзелгән, аның очында – алтын йолдыз. Аның зур сәгате безгә вакытның һәр сәгатен күрсәтеп, сугып тора. Балалар, ә бу нинди манара? (5 слайд Сөембикә манарасы күрсәтелә)
Балалар: Сөембикә манарасы.
Тәрбияче: Дөрес.
(Бер бала Л. Шагыйрҗанның «Сөембикә манарасы» дигән шигыреннән өзек сөйли)
Кремльнең эчендә
Биек, биек, биеккә
Ашкан бер манара бар,
Исеме – Сөембикә.
Балкып тора алтын ай
Шул манара очында.
Карыйсы килә кереп
Ни бар икән эчендә?
«Сөембикә бик матур, гүзәл һәм акыллы ханбикә була. Ул жиде көн эчендә Казанда иң биек манара төзергә куша. Сөембикә манарасын 7 көн, һәр көнне берәр катын төзеп бетерәләр.”
Тәрбияче: Утырып ардыгыз бугай, хәзер, ял итеп алыйк. (Балалар басалар)
Утырып инде арыдык
Бераз ял итеп алыйк.
Кулларны билгә куеп.
Башларны чайкап карыйк.
Куллар билгә, өскә, янга,
Утырып-торып алыйк.
Кушаяклап сикерик тә
Урыныбызга утырыйк.
(5 слайд Кол Шәриф мәчете рәсеме)
Тәрбияче: Бу нинди корылма?
Балалар: Кол Шәриф мәчете. (Балалар Кол Шәриф мәчете турында белгәннәрен сөйлиләр)
Тәрбияче: Кол Шәриф мәчете Россиядә иң зур мәчетләрнең берсе. Казан ханлыгының бәйсезлеге өчен көрәшче, шагыйрь, дәүләт эшлеклесе, рухани, сәид Кол Шәриф хөрмәтенә мәчет аның исеме белән аталган. Аның 8 манарасы бар. Гөмбәз «Казан бүреге» декоратив элементлары, ләлә чәчәге белән бизәлгән. Бина төнлә бик матур яктыртыла.
Ә хәзер, әйдәгез, “Сору-җавап” уены уйнап алыйк. (Балалар түгәрәккә басалар, тәрбияче уртага. Тәрбияче сорау бирә һәм балаларга туп ата, тупны тоткан бала сорауга җавап бирә)
– Без нинди республикада яшибез?
– Республикабызның башкаласы нинди шәһәр?
– Татарстан президенты кем?
– Син яшәгән шәһәрнең исеме ничек?
– Татарстан туграсында нәрсә сүрәтләнгән?
– Ак барсның калканында нәрсә сурәтләнгән?
– Ак барс нигә канатларын күтәргән?
– Ак барсның уң аягы күтәрелгән, ул нәрсәне аңлата?
– Татарстан байрагында ничә төс?
– Кызыл төс нәрсә төсе, нәрсәне аңлата?
– Яшел төс нәрсә төсе, нәрсәне аңлата?
– Ак төс нәрсә төсе, нәрсәне аңлата?
– Татар халкының милли ризыгы (Чәк-чәк)
– Татар халкының милли бәйрәме (Сабантуй)
– Казанның йөзек кашы булган мәчетнең исеменичек ? (Кол Шәриф мәчете)
– Безнең балалар бакчасының исеме ничек?
– Әтиеңнең исеме ничек? һ.б.
Балалар, шуның белән Казан Кремле буенча сәяхәтебез тәмам. Сезгә бугенге сәяхәтебез ошадымы? Сез бүген нинди яңа сүзләр ишеттегез? Казанда күргәннәрегезне кемгә сөйлиячәксез?
Татарстан Республикасы
Азнакай муниципаль районы
Азнакай шәһәре
“Катнаш төрдәге 9 нче “Салават купере” балалар бакчасы”
муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең
I квалификацион категорияле тәрбиячесе
ГАРИПОВА ГӨЛНАЗ ДИЛШАТ КЫЗЫ
Конспект: “Без һава сулыйбыз!”
Конспект: «Айсылуда кунакта»
Тәрбияче: Балалар, без сезнең белән кайсы республикада яшибез?
Конспект: ”Казан буйлап сәяхәт”
Максат:
– балаларны рәсемнәргә карап Казан шәһәребезнең истәлекле урыннарын танып белергә өйрәтү өстеннән эшне дәвам итү;
Конспект: «Н.Кәримованың “Кое чыпчыгы” исемле хикәясенең эчтәлеген сөйләргә өйрәтү”
Программа эчтәлеге:
Матур әдәбият әсәрләре белән балаларның кызыксынуын үстерү, әсәрнең эчтәлегенә карата тәрбияче биргән сорауларга төгәл җавап кайтаруга ирешү, үзлектән фикерләү сәләтен үстерү, мактануның кеше абруен төшерә торган начар гадәтләрнең берсе икәнен күрсәтү, аннан ничек котылу юлларын күрсәтү.
Конспект: “Юлда йөрсәң уяу бул!”
Белем өлкәләрен интеграцияләү: социаль-коммуникатив үсеш өлкәсе, танып белү үсеш өлкәсе, нәфасәти үсеш өлкәсе
Конспект: “Зәңгәр күл”
Максат: балаларның геометрик фигураларны һәм төсләрне аера белүләрен ныгыту, унга кадәр саный белүне кабатлау, карандашларны дөрес тота белүне ныгыту, рәсем ясауга кызыксыну уяту, кыюлык, җитезлек, ярдәмчеллек тәрбияләү.
Конспект: “Сәяхәт”
Конспект: «Зоопаркка сәяхәт»
Конспект: “Тылсымлы су”
Конспект: “Халкыбызның күңел бизәкләре”
Конспект: «Милли ризыклар –табын түрендә”
Ачык дәрес: “Уеннар иленә сәяхәт”
Конспект: “Зоопаркка сәяхәт”
Максат:
Яңа сүзләр белән таныштыру.
Мөстәкыйль фикер йөртергә, җавап бирергә күнектерү.
Сөйләм әдәбе кагыйдәләрен камилләштерү.
Конспект: “Кышкы урманга сәяхәт”
Максат: программа таләпләренә туры китереп, балаларның кыш, кышкы уеннар буенча белемнәрен системалаштыру, тирәнәйтү, бәйләнешле сөйләм телен камилләштерү.
Конспект: “Ташбака белән танышу”
Конспект: “Аккош күленә сәяхәт”
Конспект: «Дәү әнием» шигырен ятлау»
Бурычлар:
1. Шигырьне сәнгатьле итеп сөйләү күнекмәләре бирү.
2. Балаларның хәтер сәләтен, игътибарлылыгын, диалогик
сөйләмен үстерү.
Конспект: “Табышмак әйтәм – җавабын тап”
Конспект: “Әкияткә сәяхәт”
Бурычлар:
1. Әкияткә карата кызыксыну уяту, балаларга әкиятне тыңларга, эчтәлеген аңлый белергә өйрәтү.
Конспкт: “Р.Миңнуллинның “Ак мизгел” шигырен яттан өйрәнү”
Тәрбияви бурычлар: туган як табигатен ярату, аны саклау, аның гүзәллегенә соклану хисе уяту, бердәмлек, татулык хисләре тәрбияләү.
Үстерү бурычлары: сөйләм телен, уйлау, ишетү сәләтен, игътибарлылыкны үстерү.
Конспект: “Безгә дуслар кирәкме?”
Уртанчылар төркемендә дустанә мөнәсәбәтләр тәрбияләү буенча йомгаклау оештырылган белем бирү конспекты
Төре: белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру.
Интеграцияләштерелгән оештырылган белем бирү эшчәнлеге.
Яшь аралыгы: 4-5 яшь. Прочитать остальную часть записи »
Конспект: “Кар – безнең дустыбыз”
Уртанчылар төркемендә физик үсеш буенча оештырылган эшчәнлек.
Максат: балаларны хәрәкәт координациясен дөрес саклап йөрергә өйрәтүне дәвам итү; музыка тыңлап төрле йөрү алымнарын дөрес башкаруларына ирешү; физик күнегүләр эшләүгә кызыксыну булдыру; мөстәкыйльлек, тапкырлык, активлыкларын, логик фикерләүләрен үстерү.
Конспект: “Ташлар илендә”
Конспект: «Күңелле уеннар»
Конспект: “Без төсләрне беләбез”
Максатлар: төсләрне аерырга өйрәтүне дәвам итү, балаларның һәр төсне ачык, дөрес әйтүләренә ирешү; хайваннар, җәнлекләрнең төрле булуларын аңлату; нәниләрнең сөйләм телен үстерү, хәтерен яхшырту.
Конспект: “Математика илендәге “Теремкәй” әкиятенә сәяхәт”
Конспект: “Урманга сәяхәт”
Конспект: «Шәһре Болгар»
Бурычлар:
Балаларны татар халкының үткән тарихы белән таныштыру.
Конспект: “Әкияттә кунакта”
Конспект: “Кибетче уены”
Конспект: “Юл кагыйдәләре – безнең дусларыбыз”
Соңгы берничә елларда республикабызда һәм шәһәребездә автотранспорт саны, юлларда машина хәрәкәте бик нык артты. Шуның нәтиҗәсендә балаларның юл-транспорт һәләкәтенә юлыгу куркынычы да көчәя. Күп кенә очракта бу куркыныч һәләкәткә балалар үзләре сәбәпче була. Шуңа күрә, балаларга мәктәпкәчә яшьтән үк юл йөрү куркынычсызлыгы кагыйдәләрен өйрәтергә кирәк.
Конспект: «Яшелчәләр»
Конспект: “Могҗиза тудыручы су”
Конспект: “Тылсымлы буяулар”
Максат: мөстәкыйль фикер йөртергә, җавап бирергә күнектерү, балада үзенең сөйләменә карата кызыксыну һәм сизгерлек уяту.
Конспект: “Алтын көз”
Икенче кечкенәләр төркеме өчен
Бурычлар:
– Тиңдәш кисәкләрдән торган җөмләләр төзергә өйрәтүне, аерым предметлардан төркем төзергә, характерлы билгеләре буенча предмедны төркемнән аерырга өйрәтүне дәвам итү, предметларның саны буенча бәйләнеш урнаштырганда “бер”, “күп”, “аз”, “берәү дә юк” сүзләрен куллана, сүзләрдә с, з, ф, к тартыкларын ачык итеп әйтә белергә өйрәтү.
Конспект: “Казлар-аккошлар әкияте эзләре буйлап”
Конспект: “Авазлар һәм хәрефләр иленә сәяхәт”
Мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары өчен сөйләм үстерүдән оештырылган эшчәнлек конспекты
КҮЧЕРҮ – Авазлар һәм хәрефләр иленә сәяхәт (Презентация)
Конспект: «Куян белән таныштыру”
Максат:
1. Хайваннарга карата сакчыл караш тәрбияләү.
Конспект: “Әкият иленә сәяхәт”
Программа эчтәлеге:
– балаларның гаилә hәм гаилә әгъзалары турындагы белемнәрен баетуны дәвам итү;
Конспект: «Яшелчәләр бакчасына сәяхәт»
Конспект: “Алтын көз”
Тәрбия бурычы: табигатькә, тереклек ияләренә сак караш, мәхәббәт тәрбияләү; балаларда чиста, пөхтә эшләү теләге тәрбияләү.
Конспект: “Һөнәрләр”
Конспект: «Урманга сәяхәт»
Бурычлар: балаларда татар халкыныӊ җырлы- биюле уеннарына мәхәббәт тәрбияләү; игътибарлылык, күзәтүчәнлек, төркемдә дусларча мөнәсәбәт тәрбияләү, матурлыкны күрә белергә өйрәтү; уйлау, фикерләү сәләтләрен үстерү.
Конспект: “Минем гузәл Татарстаным”
Конспект: «Чәк-чәк»
Конспект: “Татар халык авыз иҗаты белән таныштыру”
Конспект: “Песинең туган көне”
Конспект: “Клоун өчен шарлар”
Конспект: “Канәфер чәчәге”
Конспект: “Бармак уены”
Конспект: “Мияудан хат”
Зурлар төркеме өчен УМК элементлары кулланып сөйләм телен үстерү һәм аралашу буенча ачык шөгыль конспекты.
Основная предметная область: развитие речи (татарский язык)
Конспект: “Белем иленә сәяхәт”
Конспект: “Безнең канатлы дусларыбыз”
Зурлар төркемендә бердәм белем бирү эшчәнлеге конспекты (татар төркемнәренә йөрүче балалар өчен)
Максат: балаларда кошлар, аларның үзенчәлекле яклары турындагы белемнәрен камилләштерү. Оригами ярдәмендә кош силуэты ясарга ярдәм итү. Рус телендә кош исемнәрен, гәүдә өлешләрен дөрес атауны, хәрәкәтне белдерүче фигыльләрне, предметның билгесен белдерүче сыйфатларны әйтә белүне ныгыту. Кыска хикәя төзи белү күнекмәләрен үстерү. Кошларга карата сакчыл караш, мәрхәмәтлелек тәрбияләү.
Конспект: “[Җ] авазы белән таныштыру”
Конспект: “Әкиятләр иленә сәяхәт”
Конспект: “Карлыгачлар килгән кунакка”
Белем бирү өлкәләре: “Аралашу”, “Матур әдәбият”, “Танып-белү”, “Сәламәтлек”, “Сәнгать”.
Максат: әдәби әсәрләргә эмоциональ мөнәсәбәт формалаштыру, диалогик сөйләмне үстерү.
Конспект: “Төньяк хайваннары”
Максат. Балаларның Төньяк хайваннарның тышкы кыяфәтләре, үз-үзләрен ничек тотулары, тукланулары, балалары турындагы белемнәрен ачыклау һәм киңәйтү, балалар сөйләмендә сыйфат һәм фигыльләрне активлаштыру, сүзлек запасын тулыландыру, схемага таянып сөйләргә өйрәтү, хайваннар тормышына кызыксыну тәрбияләү.
Конспект “Кышкы урманга сәяхәт”
Конспект: «Куян кунакка килгән»
Конспект: “Җиләк-җимеш һәм яшелчәләр”
Максат:
– Балаларны 3-4 яшелчәне һәм җиләк- җимешләрне тышкы билгеләре, төсе, зурлыгы, формасы буенча танырга һәм аерырга өйрәтүне дәвам итү; -Балаларны “нинди?” соравына җавап бирергә һәм берничә сүздән торган җөмлә төзергә өйрәтү;
Конспект: “Йомшаккайга ярдәм итик”
Максат:
Балаларны кулъяулыклар б/н файдаланырга өйрәтүне дәвам итү.
Сабын, сөлгене дөрес куллану күнекмәсен ныгыту.
Балаларда бер-берсенә карата ярдәмләшү хисе тәрбияләү.
Конспект: «Светофор»
Конспект: “Кошларга ярдәм итү”
Конспект: «Ямьле яз»
Конспект: “Саннар илендә”
Уртанчылар төркемендә математика буенча йомгаклау белем бирү эшчәнлеге конспекты
Максат: 1,2,3,4,5 саннары турындагы белемнәрен ныгыту; 5 кә кадәр санау буенча белемнәрен арттыру; ничә? ничәнче? дигән сорауларга дөрес җавап бирүләренә ирешү. Геометрик фигураларның аерымлыкларын күрә белергә өйрәтүне дәвам итү. Кәгазь битендә ориентлашуны ныгыту. Игътибарлылыкларын, тизлекләрен, җитезлекләрен үстерү.
Конспект: “Шаян бармаклар”
Конспект: «Сәламәт булып үсик!»
Эшчәнлекнең максаты:
– балаларны рәсемнәр буенча тулы һәм эзлекле итеп сөйли белергә өйрәтү;
Конспект: “Безгә алтын көз килде”
Конспект: «Г. Тукай иҗаты белән таныштыру»
Максат:
– Балаларның матур әдәбият әсәрләре белән кызыксынуларын үстерү.
Конспект: «Кышкы урманга сәяхәт»
Конспект: “Мияуның туган көненә бүләк әзерлибез”
Максат: балаларның көнкүрешкә, табигатькә, җәмгыятькә кагылышлы сүзләр исәбенә сүз байлыгы баету, сүз һәм сүзтезмәләрне төрле ситуацияләрдә кулланышка кертү.
Конспект: “Дин-дан, дин-дан, песинең өе янган…”
Конспект: “Ватанны саклаучылар көне белән таныштыру”
Проект: “Күңелле авазлар”
Мәктәпкә әзерлек төркем өчен проект
КҮЧЕРҮ – Күңелле авазлар (Проект)
Проектның әһәмияте: балаларны грамотлык нигезләре үзләштерү эшенә актив әзерләү, сүз, аваз, иҗек турында күзаллау формалаштырырга, сүзлек запасын баету; балаларның кечкенә күләмле текстларны бәйләнешле һәм эзлекле итеп сөйли белү күнекмәләрен камилләштерү.
Конспект: «Гаилә»
Конспект: «Гаҗәеп камыр»
Бармак уены белән таныштыру. “Йорт хайваннары” уен күнегүе.
Беренче кечкенәләр төркемендә интеграль шөгыль.
Бурычлар:
1) халык авыз иҗаты белән таныштыруны дәвам итү, катлаулы булмаган фразаларны куллануда күнектерү, йорт хайваннарының исемнәрен ныгыту; мөгри, кычкыра, мияулый, өрә фигыльләре хисабына балаларның сүзлек запасын арттыру; [м], [у] авазларын дөрес әйтергә өйрәтү;
Конспект: “Маша паркта”.
Максатлар:
1. Балаларны зур һәм кечкенә капкалар, озын һәм кыска эскәмияләр төзергә өйрәтү. Юка кәгазьне озынча кул белән өзергә өйрәтү.
Конспект: “Сүз” схемасы кертү”
Максат:
1. Авазларны шартлы билгеләр белән күрсәтеп, сүзнең схемасын төзү күнекмәсе булдыру.
Конспект: «Уенчыклар илендә»
Максат:
– Төсне, зурлыкны, эш-гамәлне белдерә торган сүзләр (зур, кечкенә, зәңгәр, кызыл, утырт, эчерт, керт) хисабына балаларның сүз байлыгын арттыру, аралашу осталыгын формалаштыру;
Рәсем шөгыленең эшләнмәсе: «Күлмәк бизәү»
Максат: балаларда төрле төсләрнең матурлыгын күрә белү, мөстәкыйль рәвештә күлмәк өлгесен бизәү, бизәкләрне дөрес урнаштыру сәләтен үстерү.
Конспект: «Аю атлый, куян сикерә»
Конспект: “Туфрак – тормыш чыганагы”
Конспект: “Күктә кояш балкый”
Максат:
- сары һәм зәңгәр төсләрне ныгыту,
- сары һәм зәңгәр төсләрне атый белүләрнә ирешү,
- түгәрәк формасын истә калдыру,
- түгәрәк формадагы пластилинны ике кул белән сыту һәм кәгәзьгә ябыштырып, бармаклар белән як-якка тартып “кояш нурлары” сүрәтләү,
- бармак эшчәнлеген үстерү,
- әвәләүгә карата кызыксыну уяту,
- пөхтәлек тәрбияләү.
Сценарий: «Көз бәйрәме»
Зал празднично украшен. На столах осенний урожай: ягоды-фрукты, овощи, колоски, и т. д. Под медленную, спокойную музыку дети входят в зал.