Конспект: “Сүз” схемасы кертү”
Максат:
1. Авазларны шартлы билгеләр белән күрсәтеп, сүзнең схемасын төзү күнекмәсе булдыру.
2. Сүзнең беренче авазын аерып ала белү күнекмәләрен ныгыту.
3. Уку эшчәнлеге компоненты булган үзконтроль, үзбәя күнекмәләре булдыру.
4. Әңгәмәдә катнашу теләге һәм үз-үзеңә ышаныч уяту өчен җирлек булдыру.
Җиһазлау: сюжетлы рәсем һәм предметлы рәсемнәр төшерелгән ике кәгазь бите, гади һәм кызыл карандашлар.
Дәрес барышы.
1. Дәресне оештырып башлап җибәрү.
– Балалар, безгә бүген кунаклар килгән.
– Әйдәгез алар белән исәнләшик әле.
– Исәнмесез. Хәерле иртә!
2. “Яхшы кәеф бүләк ит”, “Кәефләр пәрәвезе” уены. (Балалар түгәрәккә басалар)
– Әйдәгез, балалар, түгәрәккә басыйк әле. Без сезнең белән дәресләрдә кызыклы да, шул ук вакытта катлаулы да булган эшләр башкарабыз. Бүген дә эш барышында кайбер авырлыклар килеп чыгар. Ләкин без аларны һичшиксез җиңеп чыгачакбыз. Шулай бит, балалар? Монең өчен безгә дус, тату булырга, бер-беребезгә комплиментлар бүләк итеп кәефләребезне күтәрергә кирәк.
– Әйдәгез.
– Азалия, син бүген шундый матур.
– Камил, син бик акыллы малай.
– Илгиз, синең футболкаң матур.
– Аделина, син бүген бик мөлаем.
3. Иллюстрация эчтәлеге буенча әңгәмә.
Кәефләрегез бик яхшы икән, балалар. Димәк, сез бүгенге дәрескә әзер. Барлык биремнәрне дә бик яхшы итеп үти алырсыз дип ышанам. Җайлап кына урыннарыгызга утырышыгыз һәм алдыгыздагы китапның “закладка” куелган битен ачыгыз. Андагы рәсемне яхшылап карагыз да мине тыңлагыз.
Хикәя: матур җәй җиткәч, кызлар урманга җиләк җыярга барганнар. Урманда кура җиләге дә, җир җиләге дә, кара җиләк тә бик күп икән. Алар савытлары тулганчы җиләк җыйганнар, тәкыялар үргәннәр. Араларыннан бер кыз чәчәкләр, җиләкләр җыя-җыя артта калган һәм адашкан. Аннан соң ул: “А-а-а-у-у-у, а-а-а-у-у-у” диеп кычкырып иптәш кызларын чакырган.
4. “Ау” сүзендә [а] һәм [у]авазларын интонация белән аерып алу.
– Балалар, әйдәгез без дә адашкан кызга булышыйк әле: “А-а-а-у-у-у”. Хәзер кызлар бу сүзнең беренче авазын сузып кычкырып карасыннар әле. Адашкан кызга кызлар булышалар: “А-а-а-а-у” .
Ә малайлар бу сүзнең икенче авазын сузып әйтеп карасыннар әле. Ягез әле, малайлар, адашкан кызга булышыйк әле: “А-у-у-у-у”.
– Балалар, “ау” сүзендә беренче нинди аваз ишетәсез? (А)
(Тактада квадрат өй ясыйм)
– Мин тактада квадрат ясадым. Бу өйдә беренче аваз яши.
– Хәзер инде “ау” сүзенең икенче авазын әйтеп карагыз (У)
– Тагын бер квадрат ясыйм. Бу өйдә икенче аваз яши.
– Беренче өйдә нинди аваз яши? (А) (Күрсәткеч белән күрсәтәм)
– Икенче өйдә нинди аваз яши? (У) (Күрсәткеч белән күрсәтәм)
– Күрсәткеч белән квадратлар буйлап йөртеп, аларда яшәгән авазларны атасак , “ау” сүзе килеп чыга. Ягез әле, күрсәткеч беренче шакмакта вакытта [а] авазын әйтәбез, күрсәткеч икенче күчкәч [у] авазын әйтәбез. Шулай итеп [ау] дип укыйбыз.
– Аделина, әйдә укып күрсәт әле: “Ау”
– Ә син, Камил, такта янына чыгып укып күрсәт (Берничә бала кабатлый)
5. Хикәя дәвамы.
– Балалар, сез ничек уйлыйсыз? Адашкан кыз белән нәрсә булды икән? Ул шулай урманда адашып калды микән? Әллә иптәш кызлары аны эзләп таптылар микән? (Балаларның җаваплары)
– Әйе, мин дә шулай уйлыйм. Иптәш кызлары адашкан кызны тапканнардыр. Чөнки чын дуслар авыр вакытта ташлап калдырмыйлар, һәрвакыт булышалар.
6. Физкультминутка. “Мәкаль әйтеш” уены (Дуслык турында)
Ә кайвакыт дустыңның кәефе начар, аңа бик күңелсез булырга мөмкин. Андый чакта дустың белән берәр күңелле уен уйнарга кирәк. Әйдәгез, без дә күңелле уен уйнап алыйк.
7. Рәсем буенча эш.
– Балалар, сезнең алдыгызда тагын бер кәгазь бите бар. Анда кечкенә рәсемнәр сүрәтләнгән.
– Әйдәгез, башта шул рәсемнәрдә яшерелгән сүзләрне әйтеп чыгыйк. Хәзер аларның беренче авазларын аерып зйтик. Бу сүзләр нинди авазлардан башланалар? ([а] һәм [у])
Ә уртада “ау” сузенең схемасы. Беренче шакмакта нинди аваз? ([а]) . Икенче шакмакта нинди аваз? ( [у] )
Исемнәре [а] авазыннан башланган рәсемнәрне ( аю, агач, ат, автобус) [а] авазының шакмагы белән тоташтырырга кирәк.
Исемнәре [у] авазыннан башланган рәсемнәрне ( учак, уенчык, урындык, укучы) [у] авазының шакмагы белән тоташтырырга кирәк.
Мәсәлән, аюны беренче шакмак белән тоташтырабыз, учакны икенче шакмак белән тоташтырабыз.
8. Эшкә тотынганчы бармакларны ял иттереп алыйк.
“Бармакларга исем кушу” уены
Уң кулыбызны табыйк,
Әйдәгез, санап карыйк,
Башлыйк чәнтидән,
Иң кечтекидән,
Чәнти булат – бер,
Исемсезе – ике,
Урта бармак – өч,
Имән бармак – дүрт,
Бишенчесе – баш бармак.
Әнә нинди зур тармак –
Менә биш күпме була,
Бөкләгәч, йодрык була.
9. Кәгазь битләрендә мөстәкыйль эш.
Эшләрнең дөреслеген тикшерү.
– Агач рәсемен беренче шакмак белән тоташтырдым, чөнки “агач” сүзе [а] авазыннан башлана.
– Ат рәсемен беренче шакмак белән тоташтырдым, чөнки “ат” сүзе [а] авазыннан башлана.
– Уенчык рәсемен икенче шакмак белән тоташтырдым, чөнки “ уенчык” сүзе [у] авазыннан башлана.
10. “Кем күбрәк сүз әйтә” уены.
– Балалар, менә бу [а] һәм [у] авазларын озак итеп әйтеп була. Без аларның өйләрен кызыл төскә буяп куябыз. Әйдәгез, сез дә шакмакларны кызыл төскә буяп куегыз әле.
11. “Кем күбрәк сүз әйтә” уены.
Хәзер уен-ярыш. [а] һәм [у] авазларыннан башланган сүзләр уйлап әйтергә кирәк. Һәр дөрес әйтелгән сүз өчен фишка бирелә. Кем күбрәк фишка җыя, шул җиңүче була.
12. Дәресне йомгаклау.
Булдырдыгыз, балалар, бик тырышып эшләдегез. Бөтен биремнәрне дә дөрес үтәдегез, чөнки сез бер-берегез белән дус булдыгыз, булыштыгыз.
Татарстан Республикасы
Казан шәһәре Авиатөзелеш районы
“400 нче катнаш төрдәге балалар бакчасы”
муниципаль автономияле мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең
I квалификацион категорияле тәрбиячесе
ШӘРӘФИЕВА РӘЗИНӘ РИШАТ КЫЗЫ
Комментарии: |