Архив рубрики «6+ конспектлар»
Конспект: «Казанга сәяхәт»
Белем бирү бурычы: Туган илебез – Татарстан, Татарстанның башкаласы Казан турындагы белемнәрен системалаштыру.
Сөйләм үстерү бурычы: тәрбияченең сорауларына тулы җавап бирергә, диалогик сөйләмне үстерергә.
Сүзлек эше: башкала, Ватан, ачыргаланып, чуен, дивар.
Тәрбия бурычы: туган илне ярату, аның белән кызыксыну, туган илгә тугрылык сыйфатлары, туган җиребезгә, шәһәребезгә, телебезгә, милли ризыкларыбызга, киемнәребезгә, гореф-гадәтләребезгә мәхәббәт тәрбияләү.
Үстерү бурычы: балаларның хәтерен, логик фикерләү сәләтен, кызыксынучанлыкларын үстерү.
Метод һәм алымнар: сорау, балаларның җавабы, нәфис сүз, күрсәтү.
Алдан эшләнгән эш: туган ил турында шигырьләр уку, слайдлар әзерләү.
Материал һәм җиһазлар: ИКТ куллану, туп.
Тәрбияче: Балалар, бүген без сезнең белән бүген Татарстаннын башкаласы – Казан шәһәренә сәяхәткә барабыз. Санамыш ярдәмендә шофер билгеләрбез.
Әлчи-бәлчи,
Әни күлмәк үлчи,
Чәүкә, чыпчык,
Син кал, бу чык.
(1 слайд) Балалар, безнең шәһәребез бик борыңгы шәһәр. Казан шәһәренең ничек барлыкка килүе, аның ни өчен Казан дип аталуы турында бик күп легендалар сөйлиләр. Шуларның берсен сезгә сөйләп китәм, тыңлагыз!
Казан сүзе аш пешерү савытын аңлата. Борын-борын заманда, моннан 1000 еллар элек, Таңсылу исемле кыз үзенең казанын тотып, су алып килер өчен елга буена төшеп китә. Су тутыргач чуен казан бик авырая һәм кыз бала күтәреп торалмый, казан елгага чума. Таңсылу бик ачыргаланып: “Казан, әй, казан” – дип кычкырып җибәрә. Кызның кычкырганын башка кешеләр дә ишетә. Шуннан соң бу елга Казансу елгасы дип, ә бу елга янында төзелә башлаган шәһәр Казан шәһәре дип атала башлый.
(2 слайд) Ә хәзер Казан Кремле буенча сәяхәтебезне башлап җибәрик. Барыбыз да игътибар белән монда карыйк. (Кремль рәсеме күрсәтелә) Казан Кремле – ул бик борынгы Кремль. Казан Кремленең исеме бөтен дөньяга тарихи һәйкәл дип таралган. Аның диварлары бик калын, озын, бик биек. Казан шәһәре башта шул Кремль эчендә булган. Кремль дивары дошманнардан саклану өчен төзелгән булган. Почмакларында манаралар тора. Элек алар күп – 13кә хәтле булганнар. Мондый манаралар күзәтү манаралары дип атала. Сез ничек уйлыйсыз, балалар, кемнәрне күзәтү өчен кирәк булган бу манаралар. (Балалар җавабы.)
Тәрбияче: Кремльгә 5 керү юлы булган. Төп керү юлы – Спас манарасы. (3 Слайд Спас манарасы рәсеме күрсәтелә) Манарага керер алдыннан тирән чокыр казылган, ә аның аркылы күтәртмә күпер салынган булган. Күтәртмә күпер ни өчен кирәк булган? (4 слайд Күтәртмә күпер рәсеме)
Балалар: Дошманнар кермәсен өчен.
Тәрбияче: Хәзерге Спас манарасы ак таштан төзелгән, аның очында – алтын йолдыз. Аның зур сәгате безгә вакытның һәр сәгатен күрсәтеп, сугып тора. Балалар, ә бу нинди манара? (5 слайд Сөембикә манарасы күрсәтелә)
Балалар: Сөембикә манарасы.
Тәрбияче: Дөрес.
(Бер бала Л. Шагыйрҗанның «Сөембикә манарасы» дигән шигыреннән өзек сөйли)
Кремльнең эчендә
Биек, биек, биеккә
Ашкан бер манара бар,
Исеме – Сөембикә.
Балкып тора алтын ай
Шул манара очында.
Карыйсы килә кереп
Ни бар икән эчендә?
«Сөембикә бик матур, гүзәл һәм акыллы ханбикә була. Ул жиде көн эчендә Казанда иң биек манара төзергә куша. Сөембикә манарасын 7 көн, һәр көнне берәр катын төзеп бетерәләр.”
Тәрбияче: Утырып ардыгыз бугай, хәзер, ял итеп алыйк. (Балалар басалар)
Утырып инде арыдык
Бераз ял итеп алыйк.
Кулларны билгә куеп.
Башларны чайкап карыйк.
Куллар билгә, өскә, янга,
Утырып-торып алыйк.
Кушаяклап сикерик тә
Урыныбызга утырыйк.
(5 слайд Кол Шәриф мәчете рәсеме)
Тәрбияче: Бу нинди корылма?
Балалар: Кол Шәриф мәчете. (Балалар Кол Шәриф мәчете турында белгәннәрен сөйлиләр)
Тәрбияче: Кол Шәриф мәчете Россиядә иң зур мәчетләрнең берсе. Казан ханлыгының бәйсезлеге өчен көрәшче, шагыйрь, дәүләт эшлеклесе, рухани, сәид Кол Шәриф хөрмәтенә мәчет аның исеме белән аталган. Аның 8 манарасы бар. Гөмбәз «Казан бүреге» декоратив элементлары, ләлә чәчәге белән бизәлгән. Бина төнлә бик матур яктыртыла.
Ә хәзер, әйдәгез, “Сору-җавап” уены уйнап алыйк. (Балалар түгәрәккә басалар, тәрбияче уртага. Тәрбияче сорау бирә һәм балаларга туп ата, тупны тоткан бала сорауга җавап бирә)
– Без нинди республикада яшибез?
– Республикабызның башкаласы нинди шәһәр?
– Татарстан президенты кем?
– Син яшәгән шәһәрнең исеме ничек?
– Татарстан туграсында нәрсә сүрәтләнгән?
– Ак барсның калканында нәрсә сурәтләнгән?
– Ак барс нигә канатларын күтәргән?
– Ак барсның уң аягы күтәрелгән, ул нәрсәне аңлата?
– Татарстан байрагында ничә төс?
– Кызыл төс нәрсә төсе, нәрсәне аңлата?
– Яшел төс нәрсә төсе, нәрсәне аңлата?
– Ак төс нәрсә төсе, нәрсәне аңлата?
– Татар халкының милли ризыгы (Чәк-чәк)
– Татар халкының милли бәйрәме (Сабантуй)
– Казанның йөзек кашы булган мәчетнең исеменичек ? (Кол Шәриф мәчете)
– Безнең балалар бакчасының исеме ничек?
– Әтиеңнең исеме ничек? һ.б.
Балалар, шуның белән Казан Кремле буенча сәяхәтебез тәмам. Сезгә бугенге сәяхәтебез ошадымы? Сез бүген нинди яңа сүзләр ишеттегез? Казанда күргәннәрегезне кемгә сөйлиячәксез?
Татарстан Республикасы
Азнакай муниципаль районы
Азнакай шәһәре
“Катнаш төрдәге 9 нче “Салават купере” балалар бакчасы”
муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең
I квалификацион категорияле тәрбиячесе
ГАРИПОВА ГӨЛНАЗ ДИЛШАТ КЫЗЫ
Конспект: «Н.Кәримованың “Кое чыпчыгы” исемле хикәясенең эчтәлеген сөйләргә өйрәтү”
Программа эчтәлеге:
Матур әдәбият әсәрләре белән балаларның кызыксынуын үстерү, әсәрнең эчтәлегенә карата тәрбияче биргән сорауларга төгәл җавап кайтаруга ирешү, үзлектән фикерләү сәләтен үстерү, мактануның кеше абруен төшерә торган начар гадәтләрнең берсе икәнен күрсәтү, аннан ничек котылу юлларын күрсәтү.
Конспект: «Зоопаркка сәяхәт»
Конспект: “Тылсымлы су”
Конспект: “Халкыбызның күңел бизәкләре”
Конспект: «Милли ризыклар –табын түрендә”
Конспект: “Зоопаркка сәяхәт”
Максат:
Яңа сүзләр белән таныштыру.
Мөстәкыйль фикер йөртергә, җавап бирергә күнектерү.
Сөйләм әдәбе кагыйдәләрен камилләштерү.
Конспект: “Табышмак әйтәм – җавабын тап”
Конспект: “Ташлар илендә”
Конспект: «Күңелле уеннар»
Конспект: “Могҗиза тудыручы су”
Конспект: “Авазлар һәм хәрефләр иленә сәяхәт”
Мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары өчен сөйләм үстерүдән оештырылган эшчәнлек конспекты
КҮЧЕРҮ – Авазлар һәм хәрефләр иленә сәяхәт (Презентация)
Конспект: “Һөнәрләр”
Конспект: “Минем гузәл Татарстаным”
Конспект: “Канәфер чәчәге”
Конспект: “Белем иленә сәяхәт”
Конспект: “[Җ] авазы белән таныштыру”
Конспект: “Мияуның туган көненә бүләк әзерлибез”
Максат: балаларның көнкүрешкә, табигатькә, җәмгыятькә кагылышлы сүзләр исәбенә сүз байлыгы баету, сүз һәм сүзтезмәләрне төрле ситуацияләрдә кулланышка кертү.
Проект: “Күңелле авазлар”
Мәктәпкә әзерлек төркем өчен проект
КҮЧЕРҮ – Күңелле авазлар (Проект)
Проектның әһәмияте: балаларны грамотлык нигезләре үзләштерү эшенә актив әзерләү, сүз, аваз, иҗек турында күзаллау формалаштырырга, сүзлек запасын баету; балаларның кечкенә күләмле текстларны бәйләнешле һәм эзлекле итеп сөйли белү күнекмәләрен камилләштерү.
Конспект: “Сүз” схемасы кертү”
Максат:
1. Авазларны шартлы билгеләр белән күрсәтеп, сүзнең схемасын төзү күнекмәсе булдыру.
Конспект: “Туфрак – тормыш чыганагы”
Сценарий: «Көз бәйрәме»
Зал празднично украшен. На столах осенний урожай: ягоды-фрукты, овощи, колоски, и т. д. Под медленную, спокойную музыку дети входят в зал.
Конспект: “Имин йөрик юлларда”
Мәктәпкә хәзерлек төркеме өчен эшчәнлек конспекты
Максат: җәяәүлеләр өчен булган кагыйдәләрне өйрәнүне дәвам итү, җәмәгать транспортында үзеңне тоту кагыйдәләрен ныгыту, юл билгеләрен төрләре буенча танырга өйрәнүне дәвам итү; балаларда игътибарлылык, күзәтүчәнлек тәрбияләү, фикерләү сәләтләрен үстерү, сөйләм телләрен баету өстендә эшләү.
Конспект: “Без инде хәзер зурлар – мәктәпкә илтә юллар”
Бәйге: “Мин – Казанлы!”
Ни өчен без Казан турында өйрәнәбез? Казан турында сөйләшәбез?
Конспект: “Карсылу бездә кунакта”
Мәктәпкә әзерлек төркемендә әти-әниләр өчен ачык ишекләр көнендә үткәрелгән эшчәнлек эшкәртмәсе.
Максат: 1дән 10 га кадәр һәм кирегә санау күнекмәләрен үстерү, 7 санының составын ике кечкенә сан аша күрсәтә белүне ныгыту; 20 эчендә икенче дистәнең барлыкка килүе белән таныштыру; шакмаклы дәфтәр битендә ориентлаша белүне камилләштерү, предметларның озынлыгын шартлы үлчәм белән үлчәү.
Осталык сәгате: “Юллар калейдоскопы”
Конспект: “Бураннары белән килде безгә кыш”
Конспект: “Чулман елгасы буйлап сәяхәт”
Проект: “Абдулла Алиш – яраткан шагыйребез”
6-7 яшьлек рус балалары өчен
КҮЧЕРҮ – Абдулла Алиш – яраткан шагыйребез (Проект)
Максат: балаларда бөек шагыйребез А.Алиш иҗатына ихтирам, кызыксыну уяту.
Конспект: “Шалканны кемнәр тарткан?”
Конспект: “Салкын кыш”
Максат:
Балаларның табигатьнең кышка гына хас булган үзенчәлекләре, туган ягыбыз урманнарында яшәүче кыргый җәнлекләр, кышлаучы кошлар турында белемнәрен ныгыту. Балаларның иҗади, логик фикерләү сәләтен үстерү.
Конспект: “Казанга сәяхәт”
Максат:
Башлангыч белем бирү методикасы: «Рус теле балаларны татар теленә өйрәтү»
Информацион-коммуникатив технологияләр, уен-ситуацияләр, күргәзмәлелек кулланып тел өйрәнү, аралашу теләге тудыру.
Конспект: “Яз”
Конспект: “Тапкырлар иленә сәяхәт”
Мәктәпкә әзерлек төркемендә математика шөгыле
Максат:
Шакмаклы дәфтәр битенә тәрбияче әйтүе буенча төрле геометрик фигуралар ясарга өйрәтү; кәгазь битенең уң, сул, аскы, өске якларын дөрес атау; 1-20 гә кадәр санау күнекмәләрен ныгыту; атна көннәрен, ел айларын кабатлау; арифметик мәсьәләләр чишәргә өйрәтүне дәвам итү.
Конспект: “Бөек Казан шәһәре”
Конспект: “Кәҗә белән сарыкны эзләп”
Конспект: «Казан шәһәренә сәяхәт»
Конспект: “Урманга сәфәр”
Конспект: “Математика дөньясында”
Максат: саннар рәтендәге саннарның мөнәсәбәтен аңларга өйрәтү; логик мәсьәлә чишә белүне ныгыту; овалга охшаган предметларны ясап бетерү, геометрик фигуралар турындагы белемнәрен ныгыту.
Конспект: “Татарстанның “Кызыл китабы”
Белем бирү өлкәсен итегральләштерү: матур әдәбият белән таныштыру, танып белү, физик үсеше, нәфасәти үсеш.
Конспект: “Математик илгә сәяхәт”
Максат: балаларга саннар арасындагы төрле сан алдыннан, артыннан килгән саннарны дөрес итеп атый белергә өйрәтүне дәвам итү, мәсьәлә төзи, саннарны чагыштыру, исәпләү күнекмәләрен ныгыту, логик фикерләүләрен үстерү , геометрик фигураларны дөрес итеп атау, үзбәя кую.
Конспект: “Юл йөрү кагыйдәләре”
Конспект: “Катнаш төркемдә йомгаклау эшчәнлеге”
Катнаш төркемдә йомгаклау эшчәнлеге.
(Экскурсия – дәрес формасында)
Максат: балаларда 1дән 20гә кадәр уңайга һәм кирегә санау күнекмәләрен ныгыту;10 эчендә кушу-алу күнекмәләрен гади мәсьәләләр аша камилләштерү; атна көннәре турындагы белемнәрен ныгыту; сәгатьне дөрес билгеләү күнекмәләрен кабатлау; балаларның хәтерләрен, фикерләү сәләтләрен, зиһенен, тапкырлыкларын үстерү; сүзләргә аваз анализы ясау, калын һәм нечкә әйтелешле авазларны белү күнекмәләрен камилләштерү; шигырь, мәкаль, тизәйткечләр аша дөрес сөйләм телләрен ныгыту; күчмә һәм кышлаучы кошларны таный белүләрен камилләштерү – туган як табигатенә сакчыл караш, мәхәббәт һәм ихтирам тәрбияләү.
Конспект: “Теле барның – иле бар”
Мәктәпкә әзерлек төркемендә комплекслы шөгыльнең план-конспекты
Бурычлар:
1. Халык иҗаты аша телебезнең байлыгын, матурлыгын күрсәтү. Пиктограммалар кулланып, бәйләнешле сөйләм үстерүне дәвам итү, ягымлы сүзләрне куллануда күнектерү; тел турында мәкальләрне, шигырьне ныгыту. Фикерләү сәләтен үстерү. Хайваннарга, табигатькә, туган телгә мәхәббәт тәрбияләү.
Конспект: “Туган җиремнең зәңгәр күзләренә акция”
Максат:
– Балаларның үзләре яши торган табигатьне күзәтә белергә өйрәтү.
– Чишмәләрне таный белү һәм сакларга өйрәтү.
Конспект: “Сөт эчсәләр балалар, сәламәт була алар”
Максатлар.
1. Сөтнең файдалы сыйфаты белән таныштыру.
2. Сөт продуктларының төрлелеген турындагы белемнәрен тирәнәйтү.
Проект: «Күчмә кошлар безгә яз алып килде»
КҮЧЕРҮ – Проект «Күчмә кошлар безгә яз алып килде»
Проект методы XX йөз башында Америка педагогы, фәлсәфәчесе Джон Дьюи (1859-1952) тарафыннан уйлап табыла. Аның фикере буенча, белем бирү ул – “баланың шәхсән кызыксынуларына, максатларына тәңгәл килгән максатчан эшчәнлеккә нигезләнеп төзелгән процесс.
Конспект: “Җирдә ак юрган”
Бурычлар:
1. Балаларда табигать күренешләренә кызыксыну уяту, табигатькә сак караш, экологик бәйләнешләрне күрә белү сыйфаты тәрбияләү.
2. Табышмак төзергә өйрәтүне дәвам итү.
Конспект: «Казан Кремле буенча сәяхәт»
Максат: туган якка, туган илгә карата, хөрмәт һәм мәхәббәт хисләре тәрбияләү; балаларның күзәтүчәнлек һәм кызыксынуларын арттыру; әйләнә-тирә дөнья матурлыгын күрә белүләрен үстерү; шәһәребезнең истәлекле урыннары белән таныштыру.
Конспект: “К, к хәрефе, [кь], [къ], авазларын ишетү һәм сүздән интонация белән аерып алу”
Максат:
– К, к хәрефе үзенчәлекләрен (баш һәм юл хәрефләр) һәм аның хәрефләр кассасындагы урынын үзләштерү.
Конспект: “Нәрсә ул кошлар?”
КҮЧЕРҮ – Нәрсә ул кошлар презентациясе
Максат:
1. Әйләнә-тирә тере тәбигатькә сакчыл караш тәрбияләү.
Конспект: “Балаларның язгы табигать турында күзаллаулары”
Конспект: “Доктор Айболитка ярдәм итәбез”
Конспект: «Тиздән мәктәпкә»
КҮЧЕРҮ – Тиздән мәктәпкә презентациясе
Максат:
– 10 эчендә санарга өйрәтүне ныгыту, алга һәм кирегә санау, геометрик фигуралар, көн, атна һәм ел фасылларын белү;
– «=», «<», «>» билгеләрен әйтә һәм таный белүне дәвам итү;
Конспект: “Киемнәр безне бизи”
Бурычлар:
1. Балаларның логик фикерләү сәләтен, сөйләм телен үстерү.
2. Халык сәнгате аша балаларда киемнәргә карата зәвык, сакчыл караш, матур итеп киенергә теләк тәрбияләү.
Конспект: «Сәламәт күңелдә – сәламәт акыл”
Конспект: “Казанга сәяхәт”
Конспект: “Туган көн”
Максат:
Рус милләтеннән булган балаларны йорт кошлары һәм хайваннар белән таныштыруны дәвам итү; хайваннарны, кошларны тавышларыннан танып дөрес итеп атап бирергә өйрәтү һәм алар турында сөйләү күнекмәләрен камилләштерү; төсләрне кабатлау; сүз һәм сүзтезмәләрне диалогта сөйләшүне ситуациягә карап аңлап куллануларына ирешү.
Конспект: “Серле йомырка эзеннән”
Мәктәпкә хәзерлек төркемендә танып белү эшчәнлеге конспекты.
Максат: Балаларның иҗади күзаллауларын үстерү: геометрик фигураларны, саннарны тану; санау күнекмәләрен ныгыту; антонимнар кулланып балаларның сөйләм телен активлаштыру; компьютерда эшләү осталыкларын камилләштерү; уйлау, логик фикер йөртү сәләтен үстерү: балаларда әхлакый сыйфатлар тәрбияләү.
Конспект: “Икмәк – табын кояшы”
Конспект: «Без кафеда»
Конспект: “Мәңге яши, яшьни Тукай иҗаты”
Максат:
Г.Тукайның тормыш юлын һәм шигырьләрен өйрәнүне дәвам итү;
Проект: «Танып-белү»
.
Проектның этаплары:
1. Проектның максатын кую, проблеманы билгеләү.
Презентация: “Герой шагыйрь Муса Җәлил”
Конспект: «Буратино санарга өйрәнә»
“Танып –белү” белем бирү өлкәсендә мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән үткәрелгән ачык педагогик эшчәнлек
Максат: Балаларның геометрик фигураларны аера белүләрен ачыклау, цифрларны рәттән тезә белүләрен билгеләү, шигъри мәсьәләләр чишү, предметларны санап, тиешле санны әйтеп бетерергә күнектерү, балаларның уйлау, фикерләү сәләтләрен үстерү.
Җиһазлау: конверт, 1-10 га кадәр цифрлар язылган төсле шарлар, геометрик фигуралар, предметлар ясалган картина, цифрлар.
Конспект: “Адымнар нык, юллар имин булсын”
Максат: Балаларның урамда үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен, җәяүлеләр өчен булган кагыйдәләрне ныгыту. Уй-фикерләү сәләтләрен үстерү.
Конспект: “Дуслык”
КҮЧЕРҮ – Дуслык белән көчле без презентациясе
МАКСАТ: Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның Идел буе халыклары мәдәнияте, аның башлангычы, теле, гореф-гадәтләре, көн-күреше турында күзаллауларын формалаштыру.Үзенең милләтенә һәм башка милләт халыкларына карата хөрмәт тәрбияләү. Балаларның төрле милләт вәкилләре (татарлар, чувашлар, удмуртлар, марилар, башкортлар, руслар, мордвалар), аларның тормыш-көнкүреше, милли ризыклары, кул эшләре, уеннары, бәйрәмнәре турында сөйли белүләренә ирешү. Төрле милләт халыкларының милли орнаментларын аера белергә өйрәтү. Ата-аналар һәм социум, балалар бакчасы, балалар арасында хезмәттәшлек итү теләге булдыру.
“Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү аша тормыш куркынычсызлыгын тәэмин итү турындагы белемнәрен формалаштыру” буенча проект
.
1. Проектның темасы: “Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү аша тормыш куркынычсызлыгын тәэмин итү турындагы белемнәрен формалаштыру”
Балалар юл-транспорт һәлакәтләренә очрамасыннар, юлда үзләрен дөрес тота белсеннәр, төрле кыен ситуацияләрдән чыгу юлларын тиз һәм дөрес таба белсеннәр өчен балалар бакчасында махсус эш алып барыла. Шөгыльләр барышында балаларга төрле ситуацияләрдән чыга белү юлларын аңлатырга өйрәтергә тырышабыз, юлда үз-үзләренә ышаныч тәрбиялибез.
Конспект: «Кыш көнендә кыргый хайваннарның тормышы”
Максат: Ел фасылы – кыш турында балаларның белемнәрен ныгыту, баету. Туган як җирлегендә яшәгән кыргый җәнлекләрнең (аю, бүре, куян, төлке, керпе, поши) яшәү рәвешләре белән таныштыруны дәвам итү. Табигатькә җайлашып яшәү, тереклек итүләре турында белем бирү. Бәйләнешле монологик сөйләм телен үстерү. Табигатькә сак караш, үз-үзеңне тота белү кагыйдәләре тәрбияләү. Логик фикерләүне үстерү.
Конспект: “Урман – тиңсез хәзинә”
Максат:
1) Балаларның урманнар турындагы белемнәрен барлау: анда төрле агачлар, куаклар, гөмбәләр, үсемлекләр үсә, җәнлекләр, кошлар, бөҗәкләр, бакалар һ.б.яши; урман – саф һава, утын, табигать җимешләре (җиләкләр, гөмбәләр,чикләвекләр, дару үләннәре) ганагы; болын, басулар өчен җилдән ышык; урманда кешеләр ял итәләр, аның матурлыгына сокланалар.
Конспект: “Ашамлыклар”
Конспект: «Г.Тукай – безнең яраткан шагыйребез»
Максатлар:
1. Балаларда Г.Тукайның күпкырлы иҗатына кызыксыну уяту, ихтирам хисләре тәрбияләү;
2. Шигырьнең эчтәлеге буенча үз фикерләрен әйтә белү, фикерләү, хәтер сәләтен үстерү;
3. Г.Тукай әкиятләре, шигырьләре аша балаларда матур әдәбият белән кызыксыну, аларда укырга теләк тәрбияләү.
Конспект: “Бәйрәмчә бизәлгән шәһәр”
Мәктәпкә хәзерлек төркемендә рәсем шөгыленнән план-конспект
Максат: Балаларның үзләре яшәгән шәһәр турындагы белемнәрен үстерү, кызыксыну уяту, әйләнә – тирә белән таныштыру.
Милли төбәк компоненты куллану, шәһәребез урамнарының исемнәрен атау, бәйрәмнәр узучы үзәк урамны таный белү, анда узучы бәйрәм чараларның исемнәрен әйтә алуларына ирешү, шәһәрнең бәйрәмчә бизәлешен күзаллап, рәсемгә төшерү, җылы төсләр куллану, сәнгатьтә иҗади осталыкларын үстерү.
Конспект: «Кием кешене бизи»
Мәктәпкә әзерлек төркеме өчен чагыштырма хикәя төзү.
Бурычлар:
1. Балаларда матур әдәбият аша милли киемнәргә карата кызыксыну уяту, аларның үзләренә генә хас булган нәфис бизәлешенә, уңайлылыгына соклану хисләре тәрбияләү.
2. Балаларның акыл, хәтер, кузаллау, фикер йөртү сәләтен, бәйләнешле сөйләмен үстерү.
3. Халкыбызның күңел бизәкләре белән якыннан таныштыру; сөйләм телен, фикерләү сәләтен, танып белү активлыгын үстерү.
4. Милли киемнәрне аера һәм аларның исемнәрен, үзенчәлекләрен әйтә белергә өйрәтүне дәвам итү.
Конспект: “Ямьле яз”
Максат: Балаларның язгы табигать турында күзаллауларын ныгыту.
Бурычлар:
1. Балаларда табигатьтәге матурлыкны күрә белеп, аңа соклану хисләре тәрбияләү.
2. Пиктограммалар кулланып бирелгән план буенча яз күренешләрен тасвирлап шигырь сөйләргә өйрәтү.
3. Темага кагылышлы сүзлек байлыгын арттыру, сорауларга тулы җавап алып, сөйләм телен үстерү.
Конспект: “Тартык [р] авазының калын яки нечкә әйтелеше”
Максат:
1. Тартык [р] авазының калын яки нечкә әйтелешле булуын билгеләү ысулын үзләштерү.
2. [р] ,[рь] авазларын сүздән интонация белән аерып алу һәм калынлыгын-нечкәлеген саклап калып, башка авазлардан аерып әйтү күнекмәсен үстерү.
3. Мөстәкыльлек, активлык булдыру, игътибарлылык тәрбияләү.
4. Сүзләрнең әйтелеше ягыннан аермасын таба белү күнекмәсен булдыру.
Конспект: “Кошлар – безнең дуслар”
Конспект: “Математик илгә сәяхәт”
Максат: балаларга саннар арасындагы төрле сан алдыннан, артыннан килгән саннарны дөрес итеп атый белергә өйрәнүне дәвам итү, атна көннәре турында булган мәгълүматларын ныгыту, арифметик мәгънәләрне бармаклар ярдәмендә чишә белүләренә ирешү, логик фикерләүләрен үстерү , геометрик фигураларны дөрес итеп атау, үзбәя кую.
Конспект: “Милли нәкыш кулланып түбәтәй бизәү”
Мәктәпкә хәзерлек төркеме өчен танып-белү һәм иҗади сәнгатьне үстерү буенча интегральләшкән белем бирү эшчәнлеге.
.
Максат: Балаларны милләтебезнең хәзинәсе – декоратив-гамәли сәнгате һәм орнаменты белән таныштыруны дәвам итү, шул сәнгатьнең бер төре – милли орнамент кисеп ябыштыру эшчәнлеген ныгыту. Прочитать остальную часть записи »
Конспект: “Безнең гаилә”
Дәреснең максаты:
– Балаларда гаилә әгъзаларына хөрмәт, ярату хисләре тәрбияләү;
– образлы фикерләү сәләтен үстерү;
– балаларның үз тәҗрибәсеннән чыгып, хикәя төзүләре.
Дәрестә кулланылган материал: табышмаклар, аудиоязмалар.
Әзерлек эшләре: “шәҗәрә” ясау, презентация әзерләү. Прочитать остальную часть записи »
Конспект: “Салкын кыш”
Төп белем бирү өлкәсе: Танып белү
Белем бирү өлкәсенең интеграциясе: “Аралашу”, “Танып белү”, “Музыка”, “Матур әдәбият”, “Иҗади сәнгать”, “Сәламәтлек”.
Максат: Табигатьнең сезонлы үзгәрешләре белән таныштыруны дәвам итү.
Конспект: “[З] авазы һәм хәрефе”
Мәктәпкә әзерлек логопедия төркеме
МАКСАТ:
1. “З” хәрефе белән таныштыру, язарга өйрәтү; “З” хәрефе белән 1 – 2 иҗекле сүзләрне укырга өйрәтү.
2.– [з] авазының дөрес әйтелешен, башка авазлардан аеру һәм сүздәге урынын билгеләү күнекмәләрен ныгыту;
– 1 һәм 2 иҗекле сүзләргә иҗек – аваз анализы ясау күнекмәләрен ныгыту;
– Төшем килешенең җөмләдәге дөрес кулланылышын ныгыту.
Конспект: “Район юлының хәвефле урыннары (район үзәгенә экскурсия)”
КҮЧЕРҮ – Районга юл презентациясе
Белем бирү: Юл билгеләре, җәяүлеләр өчен булган кагыйдәләр һәм светофор белән таныштыруны дәвам итү.
Тәрбияләү: Юлда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен ныгыту.Үзара аралашу һәм ярдәмчел булу күнекмәләрен тәрбияләү.
Үстерү: Балаларда хәтерне яхшырту, фикерләү сәләтен үстерү, күзәтүчәнлекне, игътибарлылыкны арттыру, танып белү сәләтен үстерү.
Конспект: “Маша мәктәпкә бара”
Өлкәннәр төркеме.
Максат:
-әти-әниләргә балалар ел буена нәрсә өйрәнүләрен күрсәтү;
-сөйләм телен, уйлау, фикерләү сәләтләрен үстерү,
-сүзләрне иҗекләргә тарката, авазларны аера белү, җөмлә төзү һәм схемага –сала белүләренә ирешү,
-белемгә омтылу,
-иптәшләренә булышырга күнектерү,
-балаларда ягымлылык сыйфатлары тәрбияләү,
-үз телләрен ярата, хөрмәт итәргә өйрәтү. Прочитать остальную часть записи »
Конспект: “Могҗизалар кыры”. [К] хәрефе һәм [К] авазы белән танышу”
Мәктәпкә әзерлек төркеме өчен
Максат : уйлау, фикерләү сәләтләрен үстерү, сүз запасларын баету; [ҡ] хәрефе һәм [к] авазы белән таныштыру; игътибарлылык тәрбияләү.
Җиһазлау: әйләнмәле барабан, магнитофон, 2 шкатулка, сандык, яшелчә, җиләк-җимеш муляжлары, төсле карандашлар, кисмә хәрефләр, яшелчә рәсемнәре, кәрзин, ваза, обруч. Прочитать остальную часть записи »
Конспект: “Доктор Айболитка ярдәм”
Максат: 10 эчендә кушу һәм алуны ныгыту. Логик фикерләү сәләтләрен, тиз исәпләү күнекмәләрен үстерү. Шәфкатьлелек, мәрхәмәтлелек хисләре тәрбияләү.
Җиһазлау: компьютер, интерактив такта, магнитофон, могжизалы капчык, проектор.
Конспект: “Могҗизалар кыры”
Максат:
Балаларга кече яшьтән уен аша юл йөрү билгеләрен өйрәтү.
Бурычлар:
1. Әдәплелек кагыйдәләрен саклау, үз-үзеңне тоту культурасы формалаштыру.
2. Балаларның юл йөрү кагыйдәләре турында фикерләү сәләтен, игътибарын үстерү.
3. Балаларның юл йөрү кагыйдәләре турында белемнәрен киңәйтү, юл йөрү билгеләрен өйрәтүне дәвам итү.
Конспект: “Файдалы үләннәр”
Мәктәпкә әзерлек төркемендә экология шөгыле буенча план-конспект
КҮЧЕРЕРГӘ – Файдалы үләннәр презентациясе
Максат:
Балаларны дару үләннәрен танырга һәм исемнәрен дөрес әйтергә өйрәнү эшен дәвам итү. Берничә агулы үлән турында төшенчә бирү. Балаларның дару үләннәрен куллану һәм дөрес җыю турындагы белемнәрен тулыландыру. Үзеңнең сәламәтлегеңә сак караш тәрбияләү.
Конспект: “Урманга сәяхәт”
Танып белү (математик күзаллауны формалаштыру) эшчәнлеге
Бурычлар:
– 10 эчендә алу һәм кушуга бер гамәлле мәсьәләләр төзү һәм чишү, цифрлар һәм арифметик тамгалар (+; – ; = ) куллану; цифрларны һәм предметларның санын чагыштыру.
– Санны ике кечерәк санга таркату (10 эчендә) һәм ике кечерәк саннан зуррак сан төзергә өйрәтүне дәвам итү.
Конспект: “Мәрхәмәт елмаюдан башлана”
Мәктәпкә әзерлек төркеме өчен мәрхәмәтлелек дәресе.
Максат:
– балаларда яхшылык һәм явызлык турында күзаллау булдыру;
– яхшылыклар эшләргә омтылыш тәрбияләү;
– балаларның фикер йөртү сәләтләрен үстерү.
Җиһазлау: DVD – караоке, мәкальләр язылган плакат, үлчәү рәсеме, уенчыклар, тиен рәсеме, автобус рәсеме, сүзләр язылган карточкалар, туп.