Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “Икмәк – табын кояшы”

ипиМәктәпкә әзерлек төркемендә шөгыль

 

КҮЧЕРҮ – Ипи презентациясе

Максат.

1. Балаларның сүз байлыгын үстерү, яңа сүзләр белән таныштыру, өйрәнгән сүзләрне сөйләмдә активлаштыру, диалогик һәм бәйләнешле сөйләм үстерүне дәвам итү. (Игенче, бодай, башак, бөртек).

2. Балаларның логик фикерләү сәләтен үстерү.

3. Игенчеләрнең хезмәтләре турында күзаллауны киңәйтү, хезмәтләренә хөрмәт һәм бер-береңә ярдәм итү хисләре тәрбияләү.

Җиһазлау.

1. Башаклар, борынгы заманда ипи игү рәсемнәре, ипи, сөлге, тозлы камырдан ясалган ризыклар, презентация, таратма материаллар.

2. Һәр балага таратма материал: он, бодай, камыр.

 

 

Шөгыль барышы.

 

–          Исәнмесез, хәерле көн, балалар! Мин сезгә ерак юлны якын итеп кунакка килдем, күчтәнәч тә алып килдем. Менә, иснәп карагыз әле.

(Ипине иснәтеп чыга).

–         Табышмак:

Үзе түгәрәк, урыны түрдәрәк. (Ипи)

 (Әби ипине әкрен генә чишә, үзе сөйли. )

–         Ипи – ул өстәлнең кояшы. Ул өстәлгә иң беренче чыга.

Ипи булмаса, табынның яме калмый, аннан башка тамак туймый. Икмәк – бөтен ризыкларның да иң кирәклесе. Ә без ипекәйне кайдан алабыз соң балалар?

–         (Кибеттән).

–         Кибеткә каян килә ул? (Балалар җавабы).

Әби: – Әйдәгез, бергә авылга кайтыйк, ипинең үсү юлын күзәтик.

 

Презентация: “Ипи өстәлнең кояшы”

1-2нче слайд: – Яз җитә, карлар эри, авылда эшләр башлана.

 

3-5нче слайд: – Игенчеләр тракторларын, чәчкечләрен, комбайннарын чәчүгә әзерли.

 

6 нче слайд: – Амбарда орлыкларның тишелешен тикшерәләр.

–         Җир җылынгач басуны нәрсә эшкәртә? Сезгә табышмак:

Ат түгел, кешнәми,

Йөз аттан ким эшләми.

Үзе йөри тыр да тыр.

Йә, бу нәрсә, кем әйтер? (Трактор)

 

7-14слайд: – Әйе, балалар. Игенчеләр тракторларда җирне сөрәләр.

Шуннан иң җаваплы эш башлана – орлык чәчү.

“Җирең нинди булса, икмәгең шундый булыр” диләр иде борынгылар. Игенчеләр бодайлар күмелсен, тигез ятсын дип кәтүклиләр, тигезлиләр.

 

15-16 слайд: – Ә чәчкән орлыкларга үсәргә нәрсә ярдәм итә?

(Балалар җавабы)

–         Мин сезгә табышмак әйтәм .

Ул булса, көн була,

Ул булмаса, төн була. (Кояш).

–         Кояш орлыкларга ничек ярдәм итә? Безгә кем сөйли алыр? Орлыкларга тагын кемнең ярдәме кирәк? Табышмак әйтәм, тыңлагыз.

Күктән килде, җиргә иңде. (яңгыр).

–         Орлыкларга яңгырның ярдәмен берәрегез аңлата алырмы?

Табышмак әйтәм тыңлагыз.

Кулсыз-аяксыз, тәрәзә кага. (Җил).

–          Сез дә табышмаклар белмисезме? Кем белә, әйтеп карасын.

–         Игенчеләрнең ярдәмчеләре: кояш, яңгыр, җил. Алардан башка бер генә үсемлек тә үсә алмый.

 

17нче слайд: – Көз җитә, бодайлар саргая, башаклар тула. Кемнәр эшкә чыга?

 

18нчы слайд: – Әйе, комбайнчы комбайны белән эшкә чыга. Берәрегез комбайн турында табышмак белмиме?

Табышмак:

Ура, суга, җилгәрә

Үзе төяп җибәрә?

 

19нче слайд: – Нәрсәгә төяп җибәрә? (Машина)

–         Ә ул бодайларны кая илтә?

20-22слайд: – Амбарга, киптергечләргә.

“Таза орлык таза иген үстерер, начар орлык кырга чүп-чар тутырыр”- ди татар халык мәкале .

– Орлыкларны, зурлыкларына карап, чүптән чистарталар, киптерәләр. Киләсе елда тагын чәчәр өчен иң эреләрен, иң матурларын келәтләргә тутыралар.

– Ә аннары орлыкларны кая куялар?

 

23-24нче слайд: – Орлык күп булгач, сакларга урын кирәк. Шуның өчен аны элеваторга илтәләр. Зур элеватор Бөгелмә шәһәрендә – орлык шунда саклана.

– Аннан соң орлыкны нишләтәләр дип уйлыйсыз?

 

25-27нче слайд: – Әйе, тегермәнгә юл тота бодай бөртекләре. Тегермәндә тегермәнче бодай бөртекләрен онга әйләндерә.

– Хәзер онны кая җибәрәбез?

 

28-34нче слайд: – Кибетләргә, пешерү йортларына, ягъни, пекарняга. Анда онны нишләтәләр?

– Әйе, камыр ясыйлар. Камырдан ниләр пешерәләр, әйтеп карагыз әле.

Балалар җавабы.

– Менә ипи пешерү йорты (пекарня), анда ипи пешерүчеләр эшлиләр, аларның йөзләреннән үз эшләрен яратып эшләгәнен күрәбез. Менә пичләре, ипиләре. Анда апалар гына түгел, абыйлар да эшли. Ипи пешерү бик җаваплы эш.

– Пекарнядан ипи кая китә?

 

35-нче слайд: – Дөрес, кибетләргә. Анда ипиләрне матур итеп урнаштыралар. Аннан соң ипи кая китә? Өйләргә, балалар бакчасына, шифаханәләргә.

– Балалар, бодайның ипигә әйләнү юлы бик озын. Берүзенә күпме хезмәт сорый, кадер, хөрмәткә лаек бит ул безнең икмәк. Ипи – дөньяда иң кадерле ризык.

 

(Ял минуты)

– Элек бодайны ничек чәчкәннәрен күрсәтеп өйрәтимме?

– Түгәрәккә бастык.

Күрсәт әле үскәнем.

Ничек бодай чәчәләр?

Ничек үсә бодайлар?

Ничек бодай уралар?

Ничек бодай сугалар?

Ничек онны ясыйлар?

Ничек камыр басалар?

Ял итеп алдык.

 

Мин сөйләгәннәрне аңладыгызмы икән? Шуны тикшерик әле.

Менә сезгә рәсемнәр, ипи үстерүгә ниләр кирәк дип уйлыйсыз, шул рәсемнәрне чират буенча куеп чыгып карагыз әле.

–         Рәхмәт, балакайларым, куандырдыгыз. Миңа тәрбияче апаларыгыз сезне бик мактадылар, алар шундый осталар, бөтен эшне булдыралар, диделәр. Сезне сынап карар вакыт җитте.

–         Ипи пешерүчеләр булабызмы?

–         Иң элек камырдан ниләр пешереп була, шуларны карап үтик.

–         Презентация.

Сезнең өстәлләрдә камыр бар, үзегезнең осталыгыгызны күрсәтегез, кем эшли алмыйм дип уйлый, кул күтәрерсез, булышырмын. Әйдәгез, башлыйбыз.

(Әби һәр баланы мактый, ярдәм итә)

– Камырдан ясалган әйберләрне киптерергә куябыз. Киләсе шөгыльдә апагыз белән бергә сез аларны буярсыз.

– Балалар, күрәсезме, ипи салуга күпме көч кирәк. Шуның өчен ипинең валчыгын да әрәм итмәскә, кирәк кадәр кенә алырга кирәк.

– Калдык, каткан ипиләрне ниләр эшләтергә була дип уйлыйсыз?

1. Бүген шөгыльдә нәрсәләр аңладыгыз?

2. Сезгә күңелле булдымы?

3. Нәрсәләргә өйрәндегез сез?

4. Без бүген нәрсә әвәләдек?

5. Бүгенге шөгыль сезгә ошадымы?

Әби: – Сезгә, балалар, игелеклелек, мәрхәмәтлелек, тәүфыйклылык телим. Иманлы булыгыз. Сау булыгыз, үзегез дә кунакка килегез.

 

Татарстан Республикасы

Азнакай муниципаль районы

Кәкре Елга авылы

 “ЛӘЙСӘН” балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

II квалификацион категорияле тәрбиячесе

СУНГАТУЛЛИНА РИММА ВЛАДИМИР КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий