Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “Серле йомырка эзеннән”

йомыркаМәктәпкә хәзерлек төркемендә танып белү эшчәнлеге конспекты. 

 

Максат: Балаларның иҗади күзаллауларын үстерү: геометрик фигураларны, саннарны тану; санау күнекмәләрен ныгыту; антонимнар кулланып балаларның сөйләм телен активлаштыру; компьютерда эшләү осталыкларын камилләштерү; уйлау, логик фикер йөртү сәләтен үстерү: балаларда әхлакый сыйфатлар тәрбияләү.

Материал: нокталар һәм саннар язылган такта; модульләр ярдәмендә төзелгән самолёт; магнитофон; геометрик фигуралардан ясалган кеше рәсеме; интерактив уенчык Лунтик; урман аланы – агачлар, чәчәкләр; компьютер; “алтын йомырка”

 

Барышы:

(Балалар паласта утыралар)

– Игътибар белән мине тыңлагыз. Без барыбыз да “Чуар тавык” әкиятен яхшы беләбез. Бүген без шушы әкиятне үзгәртеп үзебезчә сөйләп карыйк әле.

Тәрбияче сөйли башлый:

– Борын- борын заманда яшәгән ди бер әби-белән бабай. Аларның булган ди бик матур чуар тавыклары. Тавык көн саен тәмле йомыркалар салган. Ә бер көнне тавык алтын йомырка салган. Йомырканы әби дә ватып караган, бабай да ватып караган, вата алмаганнар. Алар йомырканы өстәлгә куйганнар да йокларга ятканнар.

– Менә шушы урында әкиятне серле итеп үзгәртеп сөйләп карыйк. Йомырканы югалган итеп. Яле, кайсыгыз сөйләп карый?

*(2 бала сөйли)

– Бик кызыклы әкият килеп чыкты. Балалар, әйдәгез әби-бабайга без ярдәм итик, алтын йомырканы эзләп табып кайтыйк. Сез моңа әзерме? Юлда куркып калмассызмы?

– Балалар, нинди транспортка утырып чыгарбыз икән? Җәяү йөрсәк, юл бик ерак булырга ошый.

– Менә бу тактада серле нокталар бар. Әйдәгез шул нокталарны эзлекле тоташтырып карыйк әле, берәр сере юк микән?

– Нәрсә килеп чыкты? (Самолет)

– Ул нинди транспорт төренә керә? (Һава)

– Менә ул самолет килеп тә җитте. Бу самолет могҗизалы. Аның йөртүчесе юк. Ул үзе безне алтын йомырка янына алып барачак. Ләкин анда утыру өчен минем сорауларга җавап бирергә кирәк.

1. 5тән 1гә зур сан?

2. Өч почмагы булган фигура?

3. Бер атнада ничә көн бар?

4. Көз айларын санап күрсәт?

5. Синең исемең, фамилияң ничек?

6. 2не 1гә арттыргач ничә була?

7. Көздән соң кайсы ел фасылы башлана?

8. Нинди фигураның почмаклары юк?

– Молодцы. Матур итеп җайлашып утырдык, юлга кузгалдык. Юлда барганда күңелсез булмасын өчен мин сезгә берничә сорау бирәм.

– Без кайсы Республикада яшибез?

– Без кайсы районда яшибез?

– Без кайсы авылда яшибез?

– Әйе, без Татарстан республикасы, Арча районы, Шушмабаш авылында яшибез.

 

Игътибар, беренче тукталыш “Саннар һәм геометрик фигуралар иле”

– Безнең самолет беренче посадканы ясый. Саннар һәм геометрик фигуралар иле. Бу тукталышта төшәр өчен тагын бер бирем үтәргә кирәк. Менә бу рәсемдә нәрсә рәсеме ясалган, ул нинди геом. фигуралардан тора?

– Ә тавыкның йомыркасы нинди геом фигурага охшаган?  (Овал)

– Инде биремне үтәдек. Җайлап кына төшәбез. Балалар, карагыз әле, безне шат елмаеп Лунтик көтеп тора. Әйдәгез әле, аның белән исәнләшик. Балалар Лунтик белән рус телендә исәнләшергә кирәк. Чөнки ул рус мультфильмы герое. (Здраствуй, Лунтик)

Лунтик: Привет, ребята. Я Лунтик.

– Балалар, сезнең белән Лунтикның уйныйсы, белемегезне тикшерәсе килә.

(Лунтик белән эш)

– Лунтик, мы очень рады тебя встретить. Вот у нас беда. Мы ищем золотое яйцо. Ты нам не поможешь? (Лунтикны колакка якын куеп тыңлагандай итәм)

– Балалар, Лунтик сер итеп кенә әйтә, алтын йомырканы табу өчен безгә башта 5 таҗлы чәчәкне табарга, аның биремнәрен үтәргә кирәк булачак икән. Ә хәзер, әйдәгез, Лунтик белән саубуллашыйк та юлыбызны дәвам итик.

(Самолётка утыру)

– Мин сезгә бер бик кызыклы уен тәкъдим итәм, уен “Киресен әйт” дип атала.

Озын-кыска, матур-ямьсез, көн-төн, зур-кечкенә, баллы-әче, яшь-карт, якты- караңгы, күп-аз.

 

“Гүзәллек утравы” тукталышы.

– Балалар, безнең самолет “гүзәллек утравына” тукталыш ясый. Без эзләгән чәчәк шушында түгел микән. Әйдәгез, төшәбез.

– Балалар, тирә-якка күз салыгыз әле, монда нинди матур чәчәкләр. Игътибар белән карагыз әле, без эзләгән 5 таҗлы чәчәк күренмиме? Менә икән ул. (Чәчәкне карыйлар) Без эзләгән алтын йомырканың да сере шушы чәчәктә булса кирәк. Чөнки аның таҗлары нинди формада? (Овал)

Магнитофон тасмасыннан тавыш ишетелә: Балалар, сез утрауда иң серле чәчәкне таптыгыз, аның таҗларына биремнәр язылган шул биремнәрне үтәргә кирәк.

– Әйдәгез әле, балалар, менә бу урындыкларга утырыйк та чәчәгебезнең беренче таҗын алыйк.

– Ильяс, син нинди төстәге таҗны алдың?(Кызыл)

– Инде бу таҗның биремен белү өчен серле экранга күз салыйк.

 

Слайд 1.

– Менә бу пирамиданың һәр рәтендә дә 5әр флаг булырлык итеп бизәргә кирәк. Яле, Ильяс, эшләп карыйк.

– Инде икенче таҗны алыйк . Яле Таһир, син алып кара. Син нинди таҗны алдың? (Зәңгәр)

– Экраннан бу таҗның биремен карыйбыз.

 

Слайд 2.

– Бу биремдә Убырлы карчык рәсемнәрне карага буяган. Сез рәсемнәрне санап шул санга басарга тиешсез, дөрес басылса, рәсем якты төсләргә буялыр. Яле, Таһир, син эшләп кара. Зәлия, син дә булыш әле безгә.

– Өченче таҗны алабыз. Ралинә, син нинди төс таҗны алдын? (Яшел)

– Биремне карыйбыз.

 

Слайд 3.

– Бу биремдә безнең яраткан әкиятебезнең бирелгән. Ул нинди әкият дип уйлыйсыз? (Шалкан)

– Әкият геройлары бик күбәйгәннәр. Аларга эзлекле рәвештә басып чыксагыз, шалканны тартып чыгара алачаклар икән. Әйдә, Ралинә, син булыш аларга.

– Дүртенче таҗны Фаил алып карар. Син нинди таҗны алдын? (Оранжевый)

– Биремне карыйбыз.

 

Слайд4.

Бу биремдә предметларны билгеле бер охшаш яклары буенча җыярга кирәк. Фаил менә бу нәрсә рәсемнәре?Алар бер-берсенә кайсы яклары белән ошаганнар? (Төсе) Димәк, предметларны төсләре буенча берләштерәбез икән.

– Чираттагы таҗны Айгөл ала. Айгөл, син нинди төс таҗны алдын? (Сары)

– Балалар, бу соңгы серле таҗ. Монда табышмак язылган. Әйдәгез, табышманы чишәбез.

Ап-ак күлмәген кигән,

Күлмәгенә тап тигән.

– Җәй башында җиләгемне

Авыз итәрсез, – дигән. (Каен)

 

(Тәрбияче каен агачы астыннан “алтын йомырка”ны алып күрсәтә. Балалар кул чабалар. )

– Менә икән ул без эзләгән йомырка. Ә хәзер, әйдәгез, самолётыбызга утырыйк та бакчабызга кайтыйк. (Самолетка утыралар)

– Яраткан туган илебез турында “Кояшлы ил, безнең ил” җырын җырлыйк.

(Җырлау)

– Менә без кайтып та җиттек. Сез бик тырыш, зирәк булуыгыз белән сөендердегез. Рәхмәт сезгә.

 

Татарстан Республикасы

Арча муниципаль районы

“Шушмабаш балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

I квалификацион категорияле тәрбиячесе

ЛОКМАНОВА ГӨЛШАТ ХӘЙДӘР КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий