Яңа фикерләр:

postheadericon Сценарий: “Тукай теле – Туган тел. . .”

l_01adbc2eЗурлар hәм мәктәпкә әзерлек төркемендә әдәби – музыкаль күңел ачу кичәсе. 

 

Максат:

1. Балаларны татар халкының бөек шагыйре Г. Тукайның тормышы hәм иҗаты белән таныштыруны дәвам иттерү, белемнәрен киңәйтү.

2. Уйлау, фикерләү, тыңлый һəм аңлый белү сəлəтен, эчтəлеге буенча сорауларга тулы җавап бирə белү күнекмəлəрен үстерү, күзаллау сәләтләрен камилләштерү.

3. Шатлык хисләре уяту, сөйләм теленең сәнгатьлелеген үстерү.

4. Балаларда аның иҗаты шигырыләре, әкиятләре аша туган телгә кызыксыну hәм мәхәббәт тәрбияләү.

 

Җиһазлау:

– урман күренешен сүрəтлəү өчен агачлар, чəчəклəр, җилəклəр;

– балтыр өчен балта, елга, басма күренеше;

– су анасы өчен алтын төсендө тарак ;

– күбəлəк өчен канатлар, кəрзин;

– шүрəлелəр биюе өчен ясалган маска һəм озын бармаклы перчаткалар;

– бакалар биюенə маска, яшел төстə перчаткалар;

– өстəлдə Г. Тукай иҗатына багышланган рəсемнəр күргəзмəсе.

 

Кулланылган əдəбият:

1. Балалар бакчасында тəрбия һəм белем бирү программасы. Төз. : К. В. Закирова. – Казан РИЦ 2011.

2. Гөлбакча. Балалар бакчалары өчен хрестоматия. Төзүчелəре Ф. Ю Юсупов, З. Ф. Камалова, Р. А. Борханова. Казан, ТКН,1990.

3. Күңел ачыйк бергəлəп: Балалар бакчасы тəрбиячелəре һəм музыка җитəкчелəре өчен ярдəмлек. – Казан: Мəгариф,2003.

4. Туган телдə сөйлəшəбез. Балалар бакчасында тəрбия һəм белем бирү программасы.

 

. . . Зал бәйрәмчә бизәлә. Алгы стенада Г. Тукай портреты. Як – ягында сюжетлы pәceмнәp.

Плакатта: Тукай теле – Туган тел

 

А. Б.

– Исәнмесез, кадерле балалар! Исәнмесез, хөрмәтле кунаклар!

Зәңгәр күк йөзендә язгы кояш нурларын балкытып, табигатьне җылытып туган якларыбызга апрель ае килде. Нәкъ мeнә шушы айда безнең яраткан шагыйребез Г. Тукай дөньяга аваз сала.

 

l- нче бала:

Илдә кояш, җирдә кояш
Тукай көне канат җәйгән.
Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген
Тукай көне – безнең бәйрәм!

 

2- нче бала:

Апрель җитсә, исемен
Җырына куша тургай.
Милләтемнең кояшы ул
Нурлы Габдулла Тукай!

 

Залдагы барлык балалар да, кунаклар да басып “Туган тел” җырын җырлыйлар.

 

А. б.

Хикмәтле шигырьләрен
Укыйбыз кабат-кабат.
Балачак хыялларына
Бирәләр алар канат.

 

Әйе, сөекле шагыйребезне яратабыз, зурлыйбыз. Шигырьләрен, әкиятләрен укып яшәргә өйрәнәбез.

Залга Күбәләк очып кepә. Аның артыннан кулына кәрзин тоткан бала кepә.

 

Бала:   Нинди матур күбәләк!
Сөйләшикче бергәләп.

“Бала белән Күбәләк” җыры җырлана.

 

Бала:   Бу аланда җиләкләр күп икән, дәү әнигә җыеп алыйм әле.

 

А. б.

Балалар, әйтегез әле, сез Г. Тукайның нинди әкиятләрен, шигырләрен беләсез? (“Су анасы”, “Шүрәле”, “Гали белән Кәҗә”, “Бичара куян”, “Безнең гаилә”, “Кәҗә белән Сарык” һ. б. ) Бу әсәрләр нәрсәгә өйрәтә?

 

Балалар җавабы: Хезмәтне яратырга, алдашмаска, белемле, көчле булырга.

 

– Ә хәзер табышмак тыңлагыз:

 

Нәкь кеше төсле үзе
Ә шулай да шаккатыра:
– Былтыр кысты, – дип кычкыра
Туганнарын чакыра.
– Hәpcә икән ул?
Б. җ. Шүрәле.
– Бик дөрес, әйдә, чакырыйк әле үзен.
“Шүрәле” балетыннан музыка яңгырый. Залга Шүрәле кepә. Шүрәле бии, эзләнә, як-ягына карана.

 

“Пар ат” көе. Ат туктаган тавыш. Биленә балта кыстырган. Былтыр кepә, туктап кала, аннары балта белән агач чабарга тотына. Шүрәле аның янына килә.

 

Шүрәле: Әй, матур егет, әйдә кети-кети уйныйбыз. Син ни атлы?

Былтыр: Мин – Былтыр. Ә син кем?

Ш: Мин – Шүрәле. Әйдә, кети-кети уйныйбыз.

Б: Я, ярый, уйнарбыз. Син башта мине тыңла. Әнә бер бүрәнә ята. Башында ярыгы бар. Син бармагыңны шунда тык, и урман сарыгы. (Шүрәле кушканны үти. Былтыр бүрәнәдән чөйне балта белән кагып чыгара).

Ш: (елаган тавыш белән): Кысты, кысты, бармагымны. Былтыр кысты. Килегез, ярдәм итегез!

 

Алып баручы: Балалар, бигрәк кызганыч бит, Шүрәле, әллә аңа ярдәм итәбезме? (Балалар яр. кил. ). Балалар Шүрәлене уртага алып болай диләр: (җырлыйлар):

Ачуланган, турсайган
Шүрәлене күр әле.
Онытырга вакыт инде
Былтырга үпкәләрне.
Әй, Шүрәле, Шүрәле,
Безнең яңа кил әле.
Син яхшы бит,
Син әйбәт бит,
Бергәләп көлик әле.

Ш: Бигрәк озын кулларым
Күзләрем йөреп тора
Килеш-килбәтемне кургәч
Көләсе килеп тора.
Мин Шурәле, Шурәле
Чакыргач килдем әле
Онытып үпкәләрне
Көлдереп алыйм әле.

 

Шүрәле балаларны кытыклый, а балалар исә көлергә тиеш түгел. Кем көлә, шул үзе Шүрәле була. Уен беткәч, Шүрәле рәхмәт әйтеп китә:

Мин сезгә бик рәхмәтле,
Һәрчак шулай Шүрәлегә
Булыгыз мәрхәмәтле.

Шүрәле чыгып китә, киткәндә гөмба калдыра. Гөмбә эчендә күчтәнәчләр була.

А. б.

Шүрәлеләр яшәгәнгә
Ышанмый кемнәр генә.
Су анасы әкият сөйли
Серле җәй төннәрендә.

 

А. б.: Ишетәсезме, урман ягыннан су аккан тавыш килә. Ә басмада кемдер утыра. Су анасы икән бит! Кулында алтын тарак ялтырый.

 

Су анасы:

Суларга карыйм әле,
Чәчемне тарыйм әле.
Чумып, бакалар белән
Бер уйнап алыйм әле.

Су анасы чәчен тарап бетергәч, суга чума.

 

“Бакалар биюе”

Малай:

Су анасы, Су анасы,
Су астында ниләр бар?
Әйдә, бире чык әле,
Безгә сөйләп бир әле.

 

Уен

Су анасын уртага алып, түгәpәккә басалар. Су анасы күзләре бәйләнгән килеш, түгәрәк уртасында йөзү хәрәкәтләре ясый, балалар сүзләрне әйтеп бетергәч, бер бала янына килә дә капшап карый, кем икәнен әйтергә тиеш була. Исемен дөрес әйтсә, шул бала Су анасы урынына кала. Уен 2-3 тапкыр кабатлана. Уен тәмамлангач, Су анасы басмага килә, ул килеп җиткәнче, малай таракны алып кача.

 

Су анасы:

– Качма, качма, тукта, тукта, и карак,
Ник аласың, ул бит минем алтын тарак.

 

Эт өpгән тавышлар ишетелә: Ау, ау, ау,ау!

– Әни, алтын тарак таптым!
Сусадым, арыдым,
Әни мин бик озак чаптым.
Әни (А.б.) (Малайның башыннан сыйпап). Pәхмәт, улым, әйдә, йокларга ят. Малайны бишек җырлап йоклата:

Әлли – бәлли бәү итә
Улым йокыга китә. . .

 

Ишек шакыйлар. Әни ишек янына килеп:

– Ни кирәк, кем бу? Кара төндә вакытсыз кем йөри?

Hәpcә бар соң төнлә белән, и пычагым кергере.

 

Су анасы:

Су анасы мин, китер, кайда минем алтын тарак.
Бир! Бая көндез урлап качты синең улың, карак!

 

Әни таракны тәрәзәдән ташлый, малайны орыша:

– Нигә сораусыз кеше әйберенә тиясең, ах, юньсез малай! Бу һич тә ярый торган эш түгел. Бүтән болай эшләмә. Аңладыңмы?

 

Малай:

– Аңладым, әни, аңладым, мондый хәл бүтән кабатланмас.

 

А. б

Г. Тукай сабый чагында бик моңлы бала була. Татар халык җырларын ул бик яратып тыңлый. Ә инде үсә төшкәч үзе дә көйләргә сүзләр язган. “Әллүки” җырының сүзләрен ул иҗат иткән. Хәзер шуны тыңлап утәрбез. (Илhам Шакиров башкаруында)

 

Хәзер Г. Тукайның кайбер шигырьләрен тыңлап үтәрбез.

1. “Гали белән Kәҗә”

2. “Кызыклы шәкерт”

3. “Безнең гаилә”

4. “Кошларга”

5. “Фатыйма белән Сандугач”

6. “Бичара куян”

 

А. б.

Тукай татар халык уеннарын бик яратып уйнаган. Хәзер сезгә “Башмакчы” уенын тәкъдим итәрбез.

Уенны уйнар алдыннан санамыш санарга уенны алып баручыны сайларга кирәк.

Итек, читек, энә, без,
Энә белән тегәбез.
Кирәкмиме, алмыйсызмы,
Әллә киеп карыйсызмы?

 

Б. Җ. Карыйбыз, карыйбыз!

Балалар түгәрәк буенча чабалар, кемнең аягына тия, шул уенны дәвам итә.

 

3- нче бала:

Дөньяда иң матур ил
Ул минем туган илем
Дөньяда иң матур тел
Ул минем туган телем!

 

4- нче бала:

Иң изге хисләремне мин
Туган телдә аңлатам.
Шуңа курә туган телне
Хөрмәтлим мин, яратам.

 

Җыр “И, газиз татар телем . . . ” (З. Минһаҗова)

А. б. . :

Балалар, сез бүген бик матур итеп җырладыгыз, биедегез, шигырьләр сөйләдегез, сез Тукайның әсәрләрен бик яхшы беләсез икән. Димәк, сез – яшь Тукайчылар. Киләчәктә газиз Тукаебыз теленә тугрылыклы булып Туган илебезнең сөекле уллары һәм кызлары булып үсегез!

 

Сау булыгыз, балалар. Рәхмәт сезгә. Бәйрәм кичәбез шуның белән тәмам.

 

Татарстан Республикасы

Казан шәһәре Мәскәү районы

“105 нче балалар бакчасы”

муниципаль автономияле мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

I квалификацион категорияле тәрбиячесе

САБИТОВА КИФАЯ ГАБДУЛҖӘЛИЛ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий