Архив рубрики «ТӘРБИЯ»
Өйдә бала белән ничек шөгыльләнергә?
Кечкенә бала үзенә карата бик күп игътибарны җәлеп итә. Әни кешенең өй эшләрен эшләр өчен дә вакыты җитми бит, чөнки бала һәрвакыт кызыксынучан, ул үзенә яңа шөгыль тәлап итә. Баланы өйдә ни белән кызыксындырырга соң?
Прочитать остальную часть записи »
Без барыбыз да җәяүлеләр
Әйе, юлдагы төрле һәлакәтләрнең сәбәпчеләре булып балалар торалар. Юл һәлакәте юл йөрү кагыйдәләрен белмәү, олыларның салкын каравы нәтиҗәсендә килеп чыга. Балалар катнашындагы юл транспорт һәлакәтенең күбесе аларның уйламыйча эш итүеннән килеп чыга. Аларның иң киң таралган сәбәпләре:
Прочитать остальную часть записи »
Әти-әниләр өчен киңәшләр
КҮЧЕРҮ – Әти-әниләр өчен Г.Тукай һәм чишмә темасы буенча киңәшләр
1. Балагызның үзегез кебек яки сез теләгәнчә булуын көтмәгез. Аңа үзегез кебек булырга түгел, ә үзенчә булырга ярдәм итегез.
Прочитать остальную часть записи »
Тирә-юньнең могҗизалары яисә ничек итеп бәләкәчне пөхтәлеккә өйрәтергә?
Әти-әниләр өчен консультация
Бәләкәч өлкәннәр арасында үзен великаннар иленә килеп эләккән кебек хис итә һәм аны әйләндереп алган тирә-юньдәге әйберләр дә шул ук великаннар иленнән икән ич! Бала уйлавынча, төрле әйберләр төрле якта чәчелеп ята…
Балалар бакчасына аяк баскач, бәләкәч үзен бөтенләй бүтән дөньяга килеп эләккәндәй була. Мондагы җиһазлар барысы да аның буена туры килә, һәрвакыт бала өчен аңлашылмый торган тәртип хөкем итә. Монда аның өчен бернинди дә тыюлыклар юк түгелме соң?
Прочитать остальную часть записи »
Балаларга фольклор ярдәмендә әхлак тәрбиясе бирү
Балага әхлак тәрбиясе бирү – тәрбиянең төп бурычы. Әхлак тәрбиясе бирүнең нигезендә баланы яхшылыкка өйрәтү, начар эшләрдән кисәтү, нәрсәнең яхшы, нәрсәнең начар икәнлеген белерлек итеп, тәрбияләп үстерү ята. Ата-ананың вазыфасы үз балаларының кече яштән принцыпларны үзләштереп үсүенә, аларның көндәлек күнекмәләренә әйләнүенә ирешүдән гыйбарәт.
Прочитать остальную часть записи »
Ата ананың балага калдырган иң зур мирасы – яхшы тәрбия
“Мирас” семинар-практикумына әзерләнгән чыгыш
Балаларыбызны рухи яктан бай, ныклы иманлы, әхлаклы, матурлык идеалы дөрес формалашкан камиль шәхес итеп күрергә телибез икән, белем һәм тәрбия бирү эшенә һәрберебез өлеш кертергә тиеш.
Прочитать остальную часть записи »
Өйдә бала белән ничек шөгыльләнергә
Ата-аналар өчен семинар
Максат: Һәр әти – әнинең бала тәрбияләү белән кызыксынуына ирешү. Семинар барышында килеп туган сорауларга җавап табу.
Әти – әниләрне балалар белән эшчәнлектә кулланыла торган төрле алымнарга өйрәтү, алар белән эзлекле бәйләнештә булуны тәэмин итү.
Прочитать остальную часть записи »
Тәрбия эшендә куркыту урынлымы?
Еш кына ата-аналар баласын тыңлатасы килгәндә аны куркытып яисә өркетеп үз дигәннәренә ирешәләр. Баланың ботка ашыйсы килми, аны бабай белән куркыталар. Урамнан керәсе килмәгән балага убырлы карчык, аю өрәге кулланыла. Бала йөкларга теләмәсә, нәрсә генә уйлап чыгармыйбыз, койрыклы җен дә калмый, убыр да, башкасы да ярдәмгә чакырыла. Ата-ана шулай итеп үзеннән кире максатка ирешә. Куркыныч бабай капчыгына эләкмәс өчен авызына ботка тутырган баланың ул ризык тамагыннан үтәр, ашы-аш булып барыр дисезме? Прочитать остальную часть записи »
Балалар бакчасы һәм гаилә бердәм булса
ХХI гасырга аяк бастык. Аның нинди булуы билгеле, безгә дә, педагогларга, һәм ата-аналарга бәйле. Чөнки балалар бакчасы белән гаиләнең бурычы бер үк. Без физик яктан, әхләкый һәм рухи яктан хасил, шәфкатьле, ихтирамлы, эш сөйгән шәхес тәрбияләргә тиеш һәм шуңа һәрвакыт омтылабыз да.
Прочитать остальную часть записи »
Гаилә һәм балалар бакчасы хезмәттәшлегендә актуаль проблемалар
Баланың үсешендә шәхес булып җитешүендә гаиләнең әһәмияте гаять зур. Гаилә баланы тормышка әзерли, аңарда кешелек сыйфатларына, мәдәни-әхлакый һәм олы социаль максатларга нигез сала һәм иң мөһим рухи мирасының буыннан-буынга күчүен тәэмин итә. Бала туып-үскән гаиләсенә хас сыйфатларны үзендә чагылдыра.
Прочитать остальную часть записи »
Яратырга өйрәник
Һәрбер бала назга, яратуга мохтаҗ. Ярату – ул нәфислек, ягымлылык, назлылык. Балагызны назлап яратсагыз, сез үзегезне ихтирам итәргә, яратырга өйрәтәсез.
Ярату, наз, гаделлек – бик кирәкле хисләр. Ата-ана мәхәббәте балаларга тормыш терәге, таяныч бирә. Алар бу вакытта үзләрен көчлерәк hәм ышанычлырак итеп тоялар. Әгәр баланы кечкенәдән яратсаң, дөрес тәрбия бирсәң, ул башкаларны да хөрмәт итеп, ярата белә.
Прочитать остальную часть записи »
Әдәпле булу – бәхетле булу
Ата- аналар өчен киңәш
Без бер көн эчендә бик күп кешеләр белән очырашабыз. Гаилә әгъзалары искә алмаганда гына да, эшләгән җирдә, урамда, транспорта, күңел ачу урыннарында төрле характердагы кешеләрнең үзләрен төрлечә тотуларын күрәбез. Аларны үзебезчә әдәпле hәм әдәпсез кешеләр дип бәялибез. Бу төшенчәләр телебездә еш кабатлана торган, берсе – якты нур калдырган, икенчесе исә – канга тоз салган сыйфатларның билгеләмәсе.
Прочитать остальную часть записи »
Уйный-уйный үсәбез!
Әти-әниләр өчен мәгълүмат
Мин бит инде зур бала
Юкка еламыйм алай.
Көн буена уйныймын,
Уеннан hич туймыймын.
(Р.Валиева)
Прочитать остальную часть записи »
Сенсор тәрбия нәрсә ул һәм аның үсеше ни өчен шулай әһәмиятле?
0-3 яшьлек балаларда сизү органнарының үсеше бик интенсив рәвештә бара. Кечкенә яшьтәге баланың барлык яклап камил үсешен сенсор үсеш тәшкил итә.
Әйләнә-тирәдәге чынбарлыкны тулы кабул итүгә юнәлдерелгән сенсорика буенча дәресләр дөньяны танып белүнең нигезе булып торалар.
Балада акыл, физик , эстетик тәрбиянең алга китеше иң беренче чиратта сенсорик тәрбиянең үсешенә бәйле: ул ни дәрәҗәдә күрә, ишетә һәм сизә.
Прочитать остальную часть записи »
Эш яратып үссеннәр
Гаилә – бала өчен иң беренче социаль дөнья. Яшь буын хезмәткә иң элек шунда өйрәнә. Кече яшьтән үк хезмәткә өйрәтү аның табигатенә бик туры килә. Балага хас булган активлык, барын да белергә, узе эшләп карарга омтылу хезмәттә аеруча ачык чагыла. Кечкенә бала уен аша хезмәткә тартыла. Ул әнисе яисә әтисе эшләгәнне карап торырга ярата, аннары шуны кабатлый: шофер, сатучы яки врач булып уйный. Уйнаганда исә төрле әйберләр белән эш итә, хәрәкәтләнә. Әгәр 2-3 яшьлек улыгызга яки кызыгызга өстәл сөртергә кушсагыз, ул әлеге хәрәкәтне шактый озак кабатлар. Прочитать остальную часть записи »
Балалардагы курку тойгысы
Ата-аналар җыелышы өчен чыгыш
Курку хисе бөтен җан ияләрендә дә бар. Ул – тыштан килә торган хәвеф-хәтәрдән үз-үзеңне яклау өчен җайлаштырылган саклану механизмы. Бу механизм яки тумыштан ук бирелә, яки яшәү тәҗрибәсе нәтиҗәсендә барлыкка килә. Кешеләр курку хисе ярдәмендә үзләрен яклый ала. Куркуы булмаган кеше, хәвеф-хәтәр алдында югалып кала, үзен аннан коткара алмый. Кыскасы, курку тойгысы кеше өчен файдалы. Тик шунысын да онытмаска кирәк: бу тойгы кешене төрле кыен хәлләргә дә төшерә ала.
Прочитать остальную часть записи »
Гаиләдә әхлак тәрбиясе
Һәр ата-ана үз баласының бәхетле булуын тели. Тик баланы һәркем үзенчә ярата, үзенчә тәрбияли. Ләкин аны ярату гына җитәме? Киләчәктә ул нинди кеше булып үсәр? Холык-фигыле, кешеләргә мөнәсәбәте, кылган эшләре белән горурлана алырмы? Менә шулар хакында һәр ата-ана да вакытында уйлана микән?
Прочитать остальную часть записи »
Баладагы таркаулыкны ничек җиңеп чыгырга?
Ата – аналар өчен киңәшләр.
Таркаулык – психик халәт. Таркаулы бала күзәтүдә мөһимен аера алмый, төгәл тәртиптә яхшы эшли алмый.
Таркаулык – дөрес тәрбия алмау нәтиҗәсе. Бала тәртипкә, башлаган эшен тәмамларга өйрәнгән булса, ул таркаулы була алмый. Ә ата – анасы балага көн тәртибен бозарга рөхсәт бирсә, аның онутычан, тәртипсезлек якларына игътибар бирмәсә, ул әкрен генә таркаулыга әйләнә.
Бу сыйфатлар мәктәптә уку вакытында бигрәк тә ачыклана.
Прочитать остальную часть записи »
Әдәп дәресләре. Хуш киләсез! Рәхим итегез!
Балага кунакларны каршылау турында сөйлибез.
Хуш киләсез! Рәхим итегез! (Ф.Юсуповтан)
«Әйдүк, әйдүк! Түрдән узыгыз!»
Кунакны сезнең өйдә дә шулай дип каршылыйлардыр. Кыюсызланып, оялыбрак торучыны искәрсәләр, «Бер дә тартынмагыз, үз өегездә утыргандай иркенләп утырыгыз», – дип әйтеп җибәрәләрдер. Табын янында кыстап-кыстап ашаталардыр. Французлар, әйдә, кыстамасын, аларда гадәт шундый. Ә без, татарлар, кыстый-кыстый сыйлыйбыз. «Чәкчәгеннән авыз итегез», «Кош телен кабып карагызчы», – дибез. Кунакны: «Гаеп итеп китмәгез, берүк. Тагын килегез», – дип озатабыз.
Прочитать остальную часть записи »
Исәнләшү сүзләре: Исәнмесез! Сәлам! Әссәламегаләйкем! Нихәл! Саумысыз!
Баланы исәнләшергә өйрәтәбез.
Исәнмесез! Сәлам! Әссәламегаләйкем! Нихәл! Саумысыз! (Ф.Юсупов)
Җир шарында яшәүче кешеләр бер-берсен нинди сузләр белән генә сәламләмиләр! Борынгы Кытай, Монголия, Мисыр кешеләре бер-берсен очратканда «Мал-туарыгыз тазамы!» дип сөйләшеп китә торган булганнар. Бу да — исәнләшү, иминлек теләү. Мал-туар таза булса, ашарга-эчәргә бар, гаиләнең жаны тыныч дигән сүз.
Зулуслар үзара очрашкан чакта «Мин сине күрәм» дип исәнләшәләр.
Тибетлылар баш киемнәрен уң куллары белән салып, сул кулларын колак артына куялар һәм телләрен чыгарып алалар.
Әдәп дәресләре. Хәерле иртә! Хәерле көн! Хәерле кич! Тыныч йокы!
Баланы “тәмле сүзләргә” өйрәтәбез.
Хәерле иртә! Хәерле көн! Хәерле кич! Тыныч йокы! (Ф.Бәдретдин)
Тәмле әйбер ашагач, авызга рәхәт була. Тәмле сүз ишеткәч, күңелгә рәхәт була. Ашый торгач, тәмле әйбер бетә. Ә тәмле сүз… Күпме генә тыңласаң да, күпме генә кабатласаң да, тәмле сүзнең кадере китми, рәхәте әйткән кешегә дә, ишеткән кешегә дә җитә.
Прочитать остальную часть записи »
Тәрбияле бала җанга – шатлык, йөзгә аклык китерер
Ата-аналарның, тәрбиячеләрнең алдында торган җаваплы, изге бурычларның берсе – балаларны кечкенәдән инсафлы, әдәпле, мәрхәмәтле итеп тәрбияләү.
Кеше гомеренең беренче җиде елы бала үсешендә аеруча җаваплы. Нәниләр һәрнәрсәне йотылып, тирән кызыксынып өйрәнәләр һәм әдплелек сыйфатларын да тиз отып үзләштерәләр. Кечкенәләрне үз-үзләрен әдәпле тоту, кешеләр белән аралашу күнекмәләренә өйрәтү бала туган көннән үк башланырга тиеш.
Прочитать остальную часть записи »