Әдәп дәресләре. Хәерле иртә! Хәерле көн! Хәерле кич! Тыныч йокы!
Баланы “тәмле сүзләргә” өйрәтәбез.
Хәерле иртә! Хәерле көн! Хәерле кич! Тыныч йокы! (Ф.Бәдретдин)
Тәмле әйбер ашагач, авызга рәхәт була. Тәмле сүз ишеткәч, күңелгә рәхәт була. Ашый торгач, тәмле әйбер бетә. Ә тәмле сүз… Күпме генә тыңласаң да, күпме генә кабатласаң да, тәмле сүзнең кадере китми, рәхәте әйткән кешегә дә, ишеткән кешегә дә җитә.
Безнең телебездә тәмле сүзләр бихисап! Сез дә беләсез аларны. Төн узып, көн туу белән әйтелә торганы нинди әле? Әйе, шул: «Хәерле иртә!». Шуны бер отып алсагыз, өйдәгеләрне, күршеләрне, дусларны «Хәерле иртә!» дип сәламләргә онытмыйсыз инде! Әле тагын «Хәерле көн!», «Хәерле кич!» дигән сүзләребез бар. Алары да онытыла күрмәсен. Хәер, көн саен, кич саен кабатлап торгач, ничек онытылсын ди алар?!
Хуш, көнне кешеләргә яхшылык, дөньяга иминлек теләп башладык. Ә нинди теләк белән тәмамлыйбыз! Шулай! Тыныч йокы теләп: «Тыныч йокы, әнием!», «Тыныч йокы, әтием!», «Тыныч йокы үземә, тыныч йокы күземә!»
Хәерле иртә! (Л.Лерон)
Әтәчтән дә иртәрәк
Уяндым мин, әлбәттә.
– Хәерле иртә, әнкәм!
– Хәерле иртә, әткәм!
Үзем урын җыям мин,
Үзем юына алам.
– Хәерле иртә, әбкәм!
– Хәерле иртә, бабам!
Мәктәпкә үзем барам,
“Бишле”ләр генә алам.
– Хәерле иртә, апа!
– Хәерле иртә, мәктәп!
Хәерле иртә! (Х.Халиков)
Иртән торып чыгуга,
Урап алды чебиләр.
Әй сөйлиләр, сөйлиләр:
– Чи-чи, чи-чи-чи… – диләр.
Казлар әйтә: «Га-га-га»,
Ә үрдәкләр: «Бак-бак-бак».
Нәни бәбкәләре дә:
– Пип-пип, – диләр, такмаклап.
Берсен тотып иркәлим…
Икенчесен иркәлим…
Алар: «Пип-пип-пип», – дисә,
Мин: «Хәерле иртә!» – дим.
Тукта, тукта! Нишләргә?
Әле төште хәтергә:
Әнигә бит шулай дип
Онытканмын әйтергә.
Тыныч йокы (Ш.Галиев)
Тыныч йокы әнкәйгә!
Тыныч йокы әткәйгә!
Тыныч йокы абыема!
Тыныч йокы радиога!
Тыныч йокы үземә,
Тыныч йокы күземә!
Тыныч йокы курчакларыма,
Куяннарыма – куркакларыма!
Тыныч йокы сәгать күкесенә дә,
Тыныч йокы бөтенесенә дә!
Юк, юк, күке ятсын,
Иртән безне уятсын!
Комментарии: |