Архив рубрики «5+ сценарийлар»
Сценарий: “Урманга сәяхәт”
5-6 яшьлек балалар өчен экологик тәрбия чарасы
Зал матур урман аланын хәтерләтеп бизәлгән, салмак кына көй уйный, кошлар сайраган тавышлар ишетелеп тора. Агачлар булып киенгән балалар бер-бер артлы чыгып басалар.
Тәрбияче. Хөрмәтле әти-әниләр, килгән кунаклар! Балалар көче белән әзерләнгән “Урманга сәяхәт” дип аталган бәйрәм кичәсен ачып җибәрәбез.
Сценарий: “Көз бәйрәме”
Зал тематикага туры китереп бизәлгән. Ярым түгәрәккә яфраклар тезелгән.Балалар музыка астында керәләр, ярым түгәрәккә тезелеп басалар, бию хәрәкәтләре ясыйлар.
Сценарий: “Бер, ике, өч – светофор утлары!”
Максат: светофор сигналларын, юл билгеләрен танып белүләрен ныгыту.
Сценарий: «Фольклор кичәсе»
Матур итеп бизәлгән авыл өенең эчке күренеше. Малай китап укый. Әни баланы бишектә тирбәтә. Матур көй яңгырый.
Сценарий: “Әкиятләр иленә сәяхәт”
Максат: балаларда эмоциональ халәт булдыру.
Сценарий: «Шагыйрьләр – фронтовиклар»
Сценарий: “Без әкият иленнән”
Бурычлар:
- Балаларның Г.Тукай иҗаты буенча алган белемнәрен гомумиләштерү һәм сәхнәләштерү белән кызыксыну тәрбияләү.
- Телнең сәнгатьлелеген камилләштерү, хәтер сәләтен үстерү.
- Әкияттәге төп фикерне аңларга, әсәрне сәхнәләштерергә өйрәтүне дәвам итү.
Сценарий: “Өч кыз” әкияте”
Сценарий: “Соры бүре һәм җиде кәҗә бәтие”
Викторина на тему “Татарские сказки”
Сценарий: «Туган телем»
Сценарий: “Көзге вакыйга”
Сценарий: “Тынычлыкның туган көне”
Сценарий: “Әтием – горурлыгым”
Иртәлек балалар һәм әтиләр белән берлектә үткәрелә. Зал бәйрәмчә бизәлгән. Бәйрәмгә әтиләр, бабайлар, абыйлар, кунаклар чакырылган.
Сценарий: “Әниләр бәйрәме”
8 нче март – балаларның да, әти-әниләрнең дә көтеп алган зур бәйрәме ул. Аны күңелле итеп уздыру өчен алдан ук әзерлек таләп ителә. Балалар әниләренә төрле бүләкләр, матур итеп бизәлгән чакыру кәгазъләре әзерлиләр. Шигырьләр, җыр-биюләр өйрәнәләр. Иң яхшы рәсемгә конкурс үткәрелә. Кул эшләреннән, әниләр пешергән ашамлыклардан күргәзмә оештырыла.
Сценарий: «Каз өмәсе» бәйрәме»
Балалар бакчасында зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән кичә үткәрү өчен сценарий.
Максат: Балаларның татар халык йолалары, бәйрәмнәре турында белемнәрен баету, татар фольклоры белән таныштыру. Каз өмәсе йоласы турында әнгәмә. Элекке гореф-гадәтләрне искә төшерү. Бәйләнешле сөйләм телен үстерү.
Проект: “Габдулла Тукай китаплары буенча сәяхәт”
Татарчага тәрҗемә итте һәм милли балалар бакчасына, зурлар төркеме шартларына, ФГОСка туры килгән итеп үзгәртте: Шакирзянова Р.Г
Оригиналь текстның авторы: Балобанова Н.Н.
“Үткүзкәй” конкурсына сценарий
Алып баручы:
Исәнмесез, дуслар, кунаклар
Һәм жюри членнары!
Сценарий: “Баллы агач”
Проект: “Аллы-гөлле бизәкләр”
Сценарий: “Дуслар җыелган җирдә”
Сценарий: “Кем? Кайда? Кайчан?”
5-6 яшьлек балалар өчен Муса Җәлилнең тормышына һәм иҗатына багышланган интелллектуаль уен (рус телендә)
КҮЧЕРҮ – Кто Где Когда (Презентация)
Аралашу әдәбе проекты буенча әдәби викторина
Тәмле сүзне кызганма,
Син, дустым, сөйләшкәндә,
Ягымлы һәм мөлаем бул,
Кешегә эндәшкәндә.
Сценарий: «Спорт бәйрәме»
“Күңелле балачак» дигән җырның көе астында балалар залга узалар, ярымтүгәрәк ясап кунаклар каршына тезелеп басалар.
Сценарий: «Язгы чәчәкләр»
(Яз кызы чәчәкләр болынында су сибеп йөри. Залга балалар керәләр. Яз кызы аларны каршы ала)
Сценарий: «Уңыш бәйрәме”
Максат: балаларны татар халык бәйрәмнәренең берсе – Уңыш бәйрәме бәйрәме белән таныштыру.
Бурычлар:
Уен-викторина: «Эш беткәч уйнарга ярый!»
Сценарий: «Тиктормас куян маҗаралары»
Максат: балаларны юл йөрү кагыйдәләре белән таныштыруны дәвам итү;
Сценарий: “Күңелле балачак”
Зал бәйрәмчә бизәлгән. Күңелле музыка астында балалар керә.
Сценарий: “Юллар гыйлеме мәктәбенә сәяхәт”
Сценарий: «Аҗаган уены»
Уенның максаты: Мəктəпкəчə яшьтəге балаларга хəрби – патриотик тəрбия бирү, балаларда мөстəкыйльлек, аңлы дисциплина, үзара дустанə мөнəсəбəт, ихтыяр көче, тапкырлык тəрбиялəү.
Сценарий: “Минзифа Әхмәтшина белән очрашу кичәсе”
Максат:
1. Балаларны Минзифа Әхмәтшина иҗаты белән таныштыру.
2. Әлмәт шәһәрендә яшәүче Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, шагыйрә Минзифа Әхмәтшина иҗатына кызыксынучанлык тәрбияләү.
Сценарий: “Уңыш бәйрәме”
Алып баручы: Балалар, хөрмәтле кунаклар! Бүген без халкыбызның иң гүзәл бәйрәмнәренең берсе – Уңыш бәйрәменә җыелдык. Карагыз әле безнең залны, ничек матур бизәлгән. Әйтерсең лә алтын көз үзенең сары, кызгылт яфракларын безнең залга кертеп тутырган.
Сценарий: «Батырларыбыз белән горурланабыз»
Куңел ачу иртәсе-уен ярыш: «Адымнар нык, юллар имин булсын!»
Сценарий: «Яшь ТВ каналында халыкара хатын кызлар көне»
Сценарий: “Кош – канаты белән, гаилә татулыгы белән көчле”
Сценарий: «Сабантуй»
Сценарий праздника на детской площадке для детей 3-7 лет, на двух языках, основанный на УМК З.М.Зариповой “Татарча өйрәнәбез“ по проекту “Уйный-уйный үсәбез” (старшая группа)
Звучит песня “Сабантуй” (трек №87). Группа детей собирает остальных на праздник на площадку. Ведущая держит в руках палку, на верху которой завязаны полотенца. Площадка украшена шарами, расшитами полотенцами, платками. Дети проходят в ворота с надписью Сабантуй. Приветствие детей, взрослых и гостей на русском и татарском языках. Фоном играет татарская народная мелодия.
Сценарий: “Алтын көз белән саубуллашу”
Максат:
– Балалар белән көз турында белемнәрне барлау.
– Көз билгеләрен искә төшереп, рәсемнәр буенча хикәя төзеп сөйләү.
Сценарий: “Ут белән шаярма!”
Сценарий: “И туган тел, и матур тел!”
Сценарий: “Без нәни Тукайчылар”
Сценарий: «Әтием, кадерлем!”
А.Б. Хәерле кич, хөрмәтле әтиләр! Бүген без Ватанны саклаучылар кичәсенә җыелдык. Сезне барыгызны да бәйрәм белән чын күңелдән котлыйбыз, алдагы тормышыгызда зур уңышлар, корычтай сәләмәтлек телибез!
Сценарий: “Габдулла Тукай иҗаты эзләре буйлап”
.
Максат: татар халкының бөек язучысы Габдулла Тукайның тормышы һәм иҗаты белән танышуны дәвам итү.
Сценарий: “И туган тел, и матур тел!”
(Зал бизәлеше: түрдә Г. Тукай портреты, уңда агачлар, болын куренеше. Магнитофон язмасында “И туган тел” көе яңгырый. )
Сценарий: “Әнием – кадерлем”
(Балалар музыка астында залга керәләр.)
Алып баручы. Сөйкемле әниләр, назлы әбиләр, газиз сабыйлар! Сезне бүген барыгызны да язның беренче бәйрәме 8 март белән котлыйбыз! Эшегездә, тормышыгызда уңышлар, сәламәтлек, бәхет, озын гомер телибез!
Сценарий: «Кырлайда туган әкиятче”
Сценарий: «Туган ягым хәтирәләре»
Максат: балаларның республикабыз һәм аның символикасы турындагы мәгълүматләрен арттыру.
Сценарий: “Әби-бабайларыбызның бакчада уйнаган уеннары”
Максат:
– Балаларны өлкәннәр белән дөрес итеп сөйләшергә өйрәтү, ягымлы сүзләрне ачык, аңлаешлы итеп әйтүләренә ирешү; әби-бабайларны хөрмәтләргә, аларның кайгыртучанлыгын аңларга тыңлаучан булырга өйрәтү.
Сценарий: «Яз килә, яз көлә!”
Сценарий: “Табигать – зур байлык”
Максат. Туган як табигатенә мәхәббәт тәрбияләү, балаларга әхлак тәрбиясе бирү.
Җиһазлау. Зал урман күренеше белән бизәлгән, стенада табигатькә багышланган рәсемнәр; каен, имән, чыршы агачлары рәсемнәре, башларына төлке, керпе ярымбитлекләр, ярымшарлар картасы куярга мөмкин.
Сценарий: “Чәчәкләр бәйрәме”
Максат.
Балаларда табигатькә мәхәббәт хисе, игътибарлы мөнәсәбәт, сакчыл караш тәрбияләү, дару үләннәрен танып белергә өйрәтү, “Кызыл китапка” кертелгән үсемлекләр белән таныштыру.
Сценарий: “Көзге уңыш бәйрәме”
А.б.: Балалар! Буген без халкыбызның иң гузәл бәйрәмнәреңнең берсе – Уңыш бәйрәменә җыелдык. Елның могжизалы фасылында, көн белән төн тигезләшкән вакытта, татар халкы бу бәйрәмне үткәргән.
Сценарий: «Хуш килдегез, кошкайлар»
Сәхнәгә алып баручы чыга.
– Хөрмәтле кунаклар һәм балалар! Без бүген «Хуш килдегез, кошкайлар» дип исемләнгән, кошлар кайту хөрмәтенә оештырылган бәйрәм кичәсенә җыйналдык. Рәхим итегез!
Сценарий: “Су анасы”
Зурлар төркемендә Г.Тукайга багышланган әдәби-музыкаль иртә
Татар халкының мәшһүр шагыйре Г.Тукайның иҗат кичәсенә җыелу – безнең балалар бакчасында традициягә әйләнде. Зурлар төркеменә йөрүче балалар белән аның әкиятләрен бик теләп өйрәнәбез, сәхнәләштерәбез. Сөекле шагыйребезнең “Су анасы” әкиятенә, балалар белән бергәләшеп, кечкенә генә үзгәрешләр дә керттек. Шулай итеп, әкияттәге куркыныч Су анасы нәниләр өчен мәрхәмәтле образга әверелде.
Сценарий: “Тукай теле”
Зурлар hәм мәктәпкә әзерлек төркеме өчен
КҮЧЕРҮ – Тукай иҗаты буенча викторина презентациясе
1 слайд. (“Туган тел” көе яңгырый)
Алып баручы. Нинди таныш моңлы көй бу?
Тукай җыры – “Туган тел”.
Истән бер дә чыкмый торган
Халык көе – “Туган тел”.
Сценарий: “Тукай теле – Туган тел. . .”
Сценарий: “Кәҗә белән Сарык” әкияте”
Максатлар:
1) Г. Тукай әкиятләре аша балаларда матур әдәбият белән кызыксыну уяту;
2) Балаларның фикерләү сәләтләрен үстерү;
Сценарий: “Әнием – җылы кочагым”
Максат: балаларда әниләргә карата җылылык, мәрхәмәтлелек тәрбияләү.
Үз әниләре белән горурлану хисләре уяту. Бакча һәм ата-ана бәйләнешен ныгыту.
Сценарий: “Сәяхәтче куян маҗаралары”
Мин 32 ел балалар бакчасында тәрбияче булып эшлим. Балалар өчен язган әкият, шигырьләрем, сценарийларым бихисап күп. Сезгә шуларның берсен җибәрәм.
5-7 яшьлек балалар өчен экологик тәрбиягә багышланган әкият тамаша.
Әкиятнең тәрбияви максаты: үзең яшәгән тирәлекнең матурлыгын күрә белергә өйрәтү, туган җирнең иң изге, кадерле җир булуын төшендерерү, дуслык, тугрылык сыйфатларын ныгыту.
Сценарий: “15 февраль – ватанпәрвәр – шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне”
Матур көй астында бәйрәмчә киенгән балалар залга керәләр. Зал бәйрәмчә бизәлгән: уртада Муса Җәлил портреты, песи, маэмай, әтәч һ.б. уенчыклар, сәгать макеты.
Сценарий: “Башак” украин халык әкияте
Тәрбияче: Яшәгән ди ике тычкан баласы – Әйләнчек белән Бөтерчек hәм яңгыравык тавышлы Әтәч. Тычкан балаларының бар белгән эше – уйнау, җырлау, күңел ачу булган. Ә әтәч иртән иртүк тора, бар кешеләрне үзенең җыры белән йокыдан уята, аннан соң җиң сызганып эшкә тотына икән. Бервакыт әтәч башаклар табып алган.
Сценарий: “Халыкара туган тел көне”
Зурлар төркеме балалары өчен бәйрәм кичәсе
Максат: Туган як, татар теле, татар халкының көнкүреше турында белемнәрен ныгыту; милләтебез, туган телебез – татар теле белән горурлану хисләре, әдәплелек тәрбияләү.
Алдан әзерлек: балалар белән туган як, туган тел турында әңгәмә үткәрү; шигырьләр, милли уеннар өйрәнү, халкыбызның элекке яшәеше турында сөйләшү, Г.Тукай, аның иҗаты турында белемнәрен ныгыту, туган як музеенда булу, читек бизәү.
Сценарий: “Әти белән көчле мин!”
Совет армиясе маршы яңгырый. Балалар залга кереп тезелеп басалар.
А.б.: Хәерле көн, хөрмәтле әтиләр, дәү әтиләр! Бүген без сезнең белән Ватанны саклаучылар көне уңаеннан кичәгә җыелдык. Кадерле әтиләребез, дәү әтиләребез! Без сезнең барыгызны да бәйрәм белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Сезгә алдагы тормышыгызда зур уңышлар, корычтай нык сәламәтлек, озын гомер телибез. Ә хәзер кичәбезне башлап җибәрергә рөхсәт итегез.
Сценарий: “Безнең Тукай бабабыз!”
Максат:
Габдулла Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру.
Балаларда җырлау, яттан сөйләү, бию күнекмәләрен үстерү.
Сценарий: “Тукай кичәсе”
Максат: мәктәпкәчә яшьтәге балаларда Габдулла Тукайның әсәрләренә, татар теленә, туган теленә, мәдәниятенә, сәнгатенә, гореф-гадәтенә мәхәббәт тәрбияләү.
Зал бәйрәмчә бизәлгән. Стенада – Тукай портреты, аның астындагы өстәлгә ваза һәм шагыйрьнең китаплары куелган, стенада балаларның Тукай әсәрләре буенча ясалган рәсемнәре эленә. Уң якта – урман күренеше, сул якта күл күренеше ясалган. Күл буенда алтын тарак ята.
Сценарий: “Дуслык чылбыры”
Зал шарлар, курчаклар эленгән чылбырлар белән бизәлә. (Курчак ясау буенча мастер-класс)
Балалар залга мызыка астында коллоналарга тезелеп керәләр («Я, ты, он, она…» җыры яңгырый). Бию башкаралар һәм тезелешеп басалар.
Сценарий: “Без бергә бәхетле!”
Тәрбияче: Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар! Бүген без “Бергә без бәхетле!” исемле гаилә бәйрәменә җыелдык. Гаилә – кешенең иң беренче һәм иң зур тәрбиячесе. Гаилә ул – иң олы таянычыбыз, иң ышанычлы таяныр урыныбыз.
Сценарий: «Ватанны саклаучылар көне. Әтиләр бәйрәме»
5-7 яшьлек балалар белән үткәрелгән бәйрәм сценарие
Максат:
1. Балаларда кыю, батыр солдат булу теләге уяту; әтиләре, абыйлары белән горурлану, патриотик хисләр тәрбияләү.
2. Ватанны саклаучылар турындагы күзаллауларын киңәйтү, аларның мөhимлеген аңлату.
3. Әти белән бала арасындагы элемтәне ныгыту, эмоциональ мөнәсәбәт формалаштыру, балаларның иҗади мөмкинлекләрен үстерү.
Сценарий: “Муса Җәлилнең иҗатына багышланган бәйрәм кичәсе”
Сценарий: “Әбиемнең күңел сандыгы”
Сәхнә өй кебек итеп бизәлгән: тәрәзәләрдә борынгы челтәрләр; тәрәзә араларында кызыл баулы сөлгеләр, чиккән кашагалар; уң якта – карват, аңа челтәрле япма ябылган, чигүле мендәрләр куелган. Сул якта – мич, мич янында – кисәү ачагы, табагач сөяп куелган, алъяпкыч эленгән. Мич алдында җиз комган, чүлмәк тора. Мич башында чабата күренә. Тар сәкеләргә суккан паласлар ябылган. Түрдә – сандык; алдарак – самавыр, чәйнек hәм чынаяклар, татар халык ашлары (өчпочмак, чәк-чәк, кош теле, түгәрәк ипи) куелган, борынгы ашъяулык япкан өстәл. Сандык өстендә – каба, йон hәм орчык. Идәнгә сугылган паласлар җәелгән. Карават янында – чаршау, келәм.
Сценарий: “Илдә – матурлык, җирдә – батырлык сезнең сәбәпле, газиз әниләр!”
Бәйрәм кичәсе.
Музыка астында балалар залга йөгереп керәләр да, ярым түгәрәк ясыйлар.
Сценарий: «Чәчәк»
Сценарий: “Су буенда”
Сценарий: “Гаилә бәйрәме” – 2
Максат. Гаиләләр белән элемтәне ныгыту. Балаларда үз милләтенә, аның теленә, гаиләсенә, иленә ихтирамлы мөнәсәбәт булдыру, горурлык хисе тәрбияләү. Гаилә – балалар бакчасы – мәктәп арасындагы дәвамчанлык өзелмәве өстендә эшне дәвам итү. Прочитать остальную часть записи »
Сценарий: “Иң кадерлем – әнием!”
5-6 яшьлек балалар өчен бәйрәм сценарие
Бәйрәмчә бизәлгән залга балалар керә һәм ярымтүгәрәк булып басалар.
Тәрбияче: Кадерле балалар, хөрмәтле кунакларыбыз – әниләр! Һәр елны ноябрь аеның соңгы якшәмбесендә илебездә Әниләр көне билгеләп үтелә. Прочитать остальную часть записи »
Сценарий: “Сабантуй”
Зурлар, мәктәпкә әзерлек төркеме
.
Спорт мәйданчыгы матур итеп бизәлгән. Балалар, укучылар колгалар тотып (колгада чигелгән сөлгеләр, яулыклар, матур материаллар һ.б.) спорт мәйданчыгына җырлый-җырлый узалар.
Сценарий: “Каз өмәсе”
5-7 яшьлек балалар өчен күңел ачу кичәсе
Музыка залы татар карчыгының өе кебек бизәлә. Салмак кына татар халыкының “Каз канаты” дигән көй уйнап тора. Каз өмәсе өчен кирәкле әйберләр, алдан тиешле урынга куела. Әби чыга, сөйләнә:
-И, и, и, гөмеркәйләр, менә тагы каз өмәләре җитте (тәрәзәдән карый). Нишләп бу кызлар һаман юк икән, кояш күтәрелеп бетте бит инде.
“Каз канаты” көенә кызлар көянтәгә чиләк асып керәләр, көянтә-чиләк белән 3-4 күнегү ясыйлар, көянтә, чиләкләрне илтеп куялар.
Сценарий: “Әнием – йөрәк тибешем!”
Сценарий: “Юллар имин булсын”
Ачык дәрес ( өлкән төркем балалары өчен)
Магнитофонда куңелле көй яңгырый, җәнлек, кош авазлары ишетелә.
Вакыйга урмандагы аланда бара. Ябалак булып киенгән тәрбияче очкан хәрәкәтләр ясап керә. Балалар төрле жәнлекләр булып киенгәннәр.
Ябалак: Балалар, әйдәгез утырышыгыз. Мин сезгә бер бик кызыклы әкият сөйлим.
“Онытылган уеннар” кичәсе
Күп еллар буе мин «Балаларны тәрбияләүдә татар халык фольклоры” дигән тема өстендә эшлим. Үз эшемне эзлекле алып бару өчен перспектив план төзедем. Планда күп урынны татар халык җырлары һәм уеннары алып тора. Бу уеннарны кечкенә чагыбызда уйный идек. Уеннар балаларга ошый, рәхәтләнеп уйныйлар.
Сезгә 5-7 яшьлек балалар өчен “Онытылган уеннар” кичәсен тәкъдим итәм.
Сценарий: “Көз бәйрәме”
Сценарий: “Абдулла Алиш “Койрыклар”
Өлкәннәр төркеме өчен
Максатлар:
- Балаларны А.Алишның “Койрыклар” әкияте белән таныштыру, эчтәлегенә төшенү.
- Балаларда акыл, хәтер, күзаллау, фикер йөртү сәләтен, сөйләм телен үстерү .
- А.Алишның “Койрыклар” һәм башка әкиятләре аша балаларда матур әдәбиятка кызыксыну тәрбияләү.
- Балаларда матур әдәбият аша табигатькә карата мәрхәмәтлелек, сакчыл караш тәрбияләү.
Сценарий: “Сак йөрегез зур юлларда!”
Зурлар төркеме өчен.
Максат: балалар белән юлда йөрү кагыйдәләрен, юл билгеләрен үзләштерү; аларда сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен тәрбияләү; сөйләмне мәкаль, акыллы гыйбәраләр белән баету; зиһенен үстерү; күңел ачу, игътибарлылык, дуслык хисләре тәрбияләү.
Сценарий: “Уңыш бәйрәме”
Максат: балаларны туган як мәдәнияте һәм традициясе белән таныштыру.
Бурычлар:
– тәрбияви: балаларны уңышның кадерен белергә, хөрмәт итәргә өйрәтү,
– үстерелешле: балаларның башкару осталыкларын үстерү,
– белем бирү: балаларның яшелчәләр турында белемнәрен арттыру.
Сценарий: “Дуслык бәйрәме”
Максат:
Балаларның бәйрәмнәр турында белемнәрен киңәйтү, үз-ара эмоциональ бәйләнеш булдыру, сөйләм телен камилләштерү, татар халык авыз иҗаты аша татар теленә карата мәхәббәт тәрбияләү.
Сценарий: “Тукай безнең күңелләрдә”
Зурлар төркеме өчен
Максат: Балаларны татар халкының бөек шагыйре Г.Тукай турындагы белемнәрен киңәйтүне дәвам иттерү.
Шагыйребезнең әкиятләре, шигырьләре һәм җыр-бию аша кешелеклелек, шәфкатьлелек сыйфатлары, туган телебезгә олы ихтирам хисе тәрбияләү. Ялганламаска, җәнлекләрне, табигатьне яратырга өйрәтү, аларны рәнҗетергә ярамавын сабыйлар күңеленә сеңдерү.
Сценарий: “Әниләр бәйрәме”
Алып баручы 1. Хәерле кич, хөрмәтле әниләр! Бүген без һәрбер кеше өчен әһәмиятле булган көнне билгеләп узарга җыелдык.
Алып баручы 2. Бүген без сезнең белән көннең яктылыгы кояшта, күкнең матурлыгы йолдызларда, җир йөзенең гүзәллеге әниләрдә икәнен расларбыз. Ана! Әни! Нинди бөек исем! Дөньяда әниләрдән дә газиз, изге зат юктыр.