Яңа фикерләр:

postheadericon Сценарий: “Гаилә бәйрәме” – 2

15-7 яшьлек балалар өчен

 

Максат. Гаиләләр белән элемтәне ныгыту. Балаларда үз милләтенә, аның теленә, гаиләсенә, иленә ихтирамлы мөнәсәбәт булдыру, горурлык хисе тәрбияләү. Гаилә – балалар бакчасы – мәктәп арасындагы дәвамчанлык өзелмәве өстендә эшне дәвам итү.

Материал. Гаилә альбомнары, гөлләр, К.В.Закирова, Р.Р.Гыйләҗетдинова “Мин бәйрәмнәр яратам” китабы.

 

Алып баручы. Хөрмәтле кунаклар, кадерле балалар, әти-әниләр, әби-бабайлар, бүген бездә Гаилә бәйрәме!

Гаилә! Никадәр шатлык, никадәр тантана бу сүздә! Бала hәм гаилә. Бу ике сүз тыгыз бәйләнгән, баланы гаиләсез, гаиләне баладан башка күз алдына китерүе кыен. Тату гаилә – ил терәге, Бала өчен иң кирәге. Тату гаилә бердәм булса, Бала бәхетле була. Ә нәрсә соң ул гаилә? Ул нәрсәдән башлана? Ни өчен бик кадерле, якын сүз ул? Без бу сорауларга җаваплар табарбыз hәм күңелле ял итәрбез.

 

Бала.

Мин бәхетле гаиләм белән,

Яшимен әти-әнием белән!

Татулык – гаиләбез нигезе!

Әби-бабам – иң кадерле кеше!

Мин бәхетле гаиләм белән,

Яшимен туганнарым белән!

Нәселебез дәвамчысы – мин, беләм,

Горурланам гаиләм белән!

 

Бала.

Дөньяларда яшәү рәхәт,

Туганнар бергә булса;

Гаилә учагы hәрвакыт

Безне җылытып торса.

Тормыш җиңел бергәләшеп,

Тату торганда.

Янәшәдә әти белән

Әни булганда!

 

Бала.

Йөрәгемнең иң түрендә –

Туганнарым, яраткан гаиләм!

Дөньяда ничек яшәргә,

Кеше булырга шунда өйрәнәм.

 

Алып баручы.  Әйе,  дөньяда ничек яшәргә, кеше булырга өйрәтүче дә, сине яратучы, яклаучы да – ул безнең гаилә. Гаилә ул – җылы учак. Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык шулкадәр көчле була. Гаилә ул – иң олы таянычыбыз, иң ышанычлы сыеныр урыныбыз.

 

Бәйрәмнәр кирәк әтигә!

Бәйрәмнәр кирәк әнигә!

Бабай белән әбигә!

Бәйрәмнәр бик күп болай да,

Ә шулай да, ә шулай да,

Иң шәп бәйрәм – балачак!

 

Җыр “Күңелле балачак”.

Алып баручы.  Әти, әни, әби, бабай – гаиләдәге иң хөрмәтле кешеләр, алар hәрвакытта сезнең турында уйлап, борчылып яшиләр. Сиңа ничә яшь булмасын – 5 яшьме, 6 яшьме, әллә 50 ме, hәрвакыт әни, аның назлы карашы, тәмле сүзләре, кайгыртуы кирәк. Әниеңнең яратуы никадәр зур булса, яшәве шулкадәр якты, шатлыклы булыр.

 

Бала.

Әнием, кадерлем,

Син – энҗе бөртегем.

Син – хөрмә җимешем,

Син – йөрәк тибешем.

 

Бала.

Әни, син минем җирдәге

Иң якын кешем!

Әни, син минем күктәге

Якты кояшым!

Таң йолдызын хәтерләтә

Синең күзләрең.

Балдан да татлы тоела

Синең сүзләрең.

Үләннәрдән дә йомшактыр

Синең чәчләрең.

Сиңа булсын бакчадагы

Гүзәл чәчәгем!

 

Алып баручы.  Әни – кояш кебек берәү генә. Аларны борчымагыз, аларга булышыгыз. Аларны яратыгыз. Әниегез сезне матур сүзләр белән шатландырса, әтиегез үзенең акыллылыгы, дөньядагы күп нәрсәне белүе белән сөендерә. Әтиләр дә, әниләр кебек балаларын яраталар. Кулларына  алып иркәләүче дә, төрле шаян сүзләр әйтеп уйнатучылар да – әтиләр. Әтиләрегез – гаиләгездә иң зур кеше, баш кеше, чөнки әтиләр гаиләнең башка кешеләре турында кайгырта. Өйдәге иң авыр эшне дә әтиләр эшли. Әйдәгез, иң  кадерле кешеләребез турында мәкальләр әйтик, уйнап алыйк.

 

Уен “Мин башлыйм, сез дәвам итегез”.

Әти – шикәр,

Әни – бал,

Әти – беләк,

Әни – йөрәк,

Әти-әнисен тыңлаган – әдәм булган,

Тыңламаган – әрәм булган.

 

Бала.

Әти кайтып керсә,

Өйләр китә яктырып.

Көне буе сагынгандыр,

Ул да кайта атлыгып.

Хәлне сорый баштан сыйпап,

Миңа чаңгы көйләшә.

Әнием белән дә әти

Гел елмаеп сөйләшә.

Барыбызга да булыша

Үзенең дә күп эше.

Әнигә, миңа, апайга

Әти – иң кирәк кеше.

 

Бала.

Бер ягымда – әтием,

Бер ягымда – әнием,

Уңымда да, сулымда да,

Яклар кешем бар минем.

 

Бала.

Әти эштән кайтуга

Чабам аның янына,

Сагындым, сине, диеп,

Сарылам муенына.

Әти булганда рәхәт,

Ул – безгә бик зур терәк.

Гаиләбез башлыгы ул,

Барыбызга бик кирәк.

 

Бала.

Җырла дисәләр, җырлыйбыз,

Бер дә каршы килмибез.

Карап торыгыз, hәммәгез:

Җырлыйбыз да, биибез.

 

Бию “Егетләр hәм кызлар”.

Бала.

Уйныйк әле, җырлыйк әле,

Биик әле күп итеп.

Безнең бәйрәм кичәбезне

Сагынып сөйләрлек итеп.

 

Алып баручы.  Хөрмәтле әти-әниләр, балаларыгызның сезгә булган рәхмәтен, җылы хисләрен бию аша кабул итеп алыгыз.

 

Бала.

Очыйм дисәм, оча алам –

Канатларым бар минем.

Мин бай малай,

Байлыгым шул –

Әтием дә, әнием дә

Бар минем.

 

Бала.

Әти, әни hәм дә мин –

Безнең тату гаилә.

Ямьле дөнья, рәхәт яшәү

Дуслыкта бөтен хәйлә.

Олы бәхет – рәхәтләнеп

Яшәүләре гел бергә.

Аллаһ насыйп итсен безгә

Шатланышып яшәргә!

 

Бала.

Яшәсен әти-әниләр

Сәламәт hәм шат булып

Кызларының, улларының

Кадерлеләре булып.

Иң кадерле кешеләребез сез,

Әтием hәм әнием.

Сез булганга, без бәхетле,

Тыныч, рәхәт яшибез.

 

Алып баручы.  Кадерлеләрдән кадерле, сөйкемлеләрдән сөйкемле, шәфкатьле, миhербанлы, олы җанлы әбиләребез, көчле, нык, туры сүзле бабаларыбыз. Сез картаймыйча оныкларыгызны итагатьле итеп тәрбия кылырга ярдәм итеп яшисез, урыныгыз hәрчак өйнең түрендә булсын.

 

Бала.

Иң-иң сабыр, иң-иң  тыйнак

Иң ягымлы кешеләр.

Иң сөйкемле, мәрхәмәтле

Алар безнең әбиләр!

Иң кадерле, иң хөрмәтле

Булсын җирдә әбиләр

Әбиләрне хөрмәтләсәк

Тыныч булыр ил-көннәр.

 

Алып баручы.  Безнең әниләребез, әбиләребез бик тә уңганнар. Алар пешергән тәмле ризыклардан өстәлләр сыгылып тора: кабарып пешкән ипиләр, балланган чәк-чәкләр, өчпочмак, бәлешләр. Ә оныклар аларны нинди тәмле сүзләр белән сыйлыйлар икән?

 

Уен “Ягымлы, тәмле сүзләр”

Алып баручы.  Күрәсез, бер-беребезгә эндәшергә никадәр матур сүзләр бар икән. Сез үстергән балалар уңган да, булган да, сәламәтле дә, тапкыр да.

 

Уен “Сорау бирер нәниләр, ни диярләр әбиләр?”

Бала.   “Бабайлар нинди була?”

 

Бала.

Бабай янымда булганда

Бернәрсәдән курыкмыйм мин.

Аның сүзе – миңа закон,

Бабамны тыңлыймын мин.

 

Бала.

Яшәсен безнең бабайлар

Сәламәт hәм шат булып.

Балаларының, оныкларының

Кадерлеләре булып.

 

Алып баручы.  Безгә тәрбия биргән әби-бабайларны Искә алыйк hәрбер адымда. Исән-саулыкларын белер өчен, Ешрак барыйк алар янына. “Һөнәрле булып ул үссен, уңган булып кыз үссен” дигән борынгылар. Сез дә, кадерле әниләр hәм әбиләр, кызларыгызны уңган, булган итеп күрәсегез киләме?

 

Уен “Йомганны кем тизрәк чорный?”

(Бергәләшеп йон җебен йомгакка чорныйлар)

Бәйрәмегез күркәм булсын,

Бакчагызда фәрештә тулсын,

Догаларым кабул булсын.

Дога уку.

Алып баручы.  Кызлар-әбиләр, әниләр янында, ә малайлар – әтиләр, бабайлар янындадыр.

 

Уен “Кемгә нәрсә яки кирәклесен сайлап ал”

Алып баручы.  Менә хуҗалыкта кемнең нәрсә белән шөгыльләнүен дә карап үтик. Балаларыбызны әдәпле, инсафлы, зиннәтле итеп үстерергә      тырышыйк.

 

Җыр “Туган илебез”.

 

Шәҗәрә агачы турында сөйләү.

Алып баручы.  Балаларыбыз әти-әниләренең пар канаты астында сау-сәламәт,     тәүфыйклы булып үссеннәр. Үрнәк гаилә булып, балаларыгызның игелеген күреп, шатланып яшәвегезне телибез.

 

Бию “Татар халык биюе” (Балалар чакыра).

 Без телибез имин көннәр,

Гел шатланып типсен йөрәкләр,

Гаиләдә бәхет, муллык, сәламәтлек булсын,

Кабул булсын әйткән теләкләр.

Гаилә бәйрәме белән!

 

Татарстан Республикасы

Арча шәһәре

 “8 нче балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

I квалификацион категорияле татар теле тәрбиячесе

СОЛТАНОВА ФӘНИЯ МИННЕГАЛИ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий