Архив рубрики «ДИН»
Мультфильм “Пәйгамбәр сирасы”
Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в) нең тормыш юлы һәм эшчәнлеге турында балалар өчен күп серияле мультфильм.
Прочитать остальную часть записи »
Аллаһның гүзәл исемнәре – 9
Аллаһ Тәгаләнең башка исемнәре белән берлектә кулланыла торган исемнәре.
Аллаһ Тәгаләнең гүзәл исемнәре арасында үзләре генә һәм шулай ук башка исемнәре белән берлектә кулланыла торганнары да бар. Шулай ук бары тик башка исемнәре белән бер рәттән генә куллана торган исемнәре дә бар.
Прочитать остальную часть записи »
Аллаһның гүзәл исемнәре – 8
Безне юктан бар итеп, күркәм рәвеш бирүче, әйләнә-тирәбездә камил табигате белән сокландыручы гүзәллекләр биргән, безне ризыкландырып, тәрбияләүче Бөек Аллаһның бөтен исемнәре дә гүзәл. Алар яңгырашы белән дә, әйтелеше белән дә, мәгънәләре белән дә күркәм.
Прочитать остальную часть записи »
Аллаһның гүзәл исемнәре – 7
Аллаһның гүзәл исемнәрен белү – бөтен белемнәрнең нигезе.
Аллаһның гүзәл исемнәрен белү – бөтен белемнәрнең нигезе ул, дустым, чөнки бөтен белемнәр икегә бүленә: Аллаһ Тәгалә бар иткән нәрсәләр һәм Аллаһ Тәгалә үтәргә кушкан әмерләр.
Прочитать остальную часть записи »
Аллаһның гүзәл исемнәре – 6
Аллаһ Тәгаләнең исемнәрен ялгыш, без моңарчы әйтеп үткәнчә аңлау – Утка, Җәһәннәмгә илтә торган юллар.
Мондый аңлаулардан, шундый ялгыш уйлардан, акыллым, безгә синең белән ераграк торырга кирәк.
Прочитать остальную часть записи »
Аллаһның гүзәл исемнәре – 5
Аларның Аллаһ Тәгаләнең исемнәрен дөрес аңлаудан читләшүгә тагын бик күп мисаллар бар.
Кайбер кешеләр Аллаһ Тәгаләнең исемнәренең мәгънәсе булмыйча, аларның асылын кире кагалар. Мондый адашкан кешеләр, Аллаһның исемнәрне бары тик сүзләр генә, аларның мәгънәсе юк һәм бернинди сыйфатларны да күрсәтмиләр, диләр.
Прочитать остальную часть записи »
Аллаһның гүзәл исемнәре – 4
Аллаһ Тәгаләнең исемнәрен дөрес аңлаудан читләшү.
Шундый читләшүләрнең берсе булып кемнедер Аллаһ исеме белән атау тора.
Элеккеге мөшрикләр шулай эшләгәннәр.
Прочитать остальную часть записи »
Аллаһның гүзәл исемнәре – 3
Аллаһ Тәгаләнең исемнәреннән берничә нәтиҗә чыга. Һәм без синең белән, дустым, ашыкмыйча гына, төшенергә тырышып, аларны карап үтәрбез.
Аллаһ Тәгаләнең бөтен исемнәре дә гүзәл, алар Аның абсолют камиллегенә ишәрат итәләр.
Прочитать остальную часть записи »
Аллаһның гүзәл исемнәре – 2
Аллаһ Тәгаләнең исемнәрен кешеләр үзләре уйлап таба алмый!
Шуны ныклап исеңдә калдыр, дустым:
Бөек Аллаһның исемнәре бары тик вәхийдә генә өйрәтелә.
Прочитать остальную часть записи »
Аллаһның гүзәл исемнәре – 1
Бүген без синең белән Бөек Аллаһ Тәгаләнең гүзәл исем-сыйфатлары турында сөйләшә башларбыз.
Прочитать остальную часть записи »
Коръәндәге кешеләр – 18
Асхаб әр-Расс «Кое кешеләре» дигән сүз.
Әдитләр, сәмүдләр һәм Лут галәйһиссәламнең кавеме кебек үк, Асхаб әр-Расс Гарәп ярымутравының Төньяк-Көнбатышындагы Мәдйәннең халкы булалар.
Прочитать остальную часть записи »
Коръәндәге кешеләр – 17
Асхаб әл-Карйә «Авыл кешеләре» дигән сүз. Сүз бара торган бу авыл римлылар патшалык иткән вакыттагы Сириянең башкаласы, соңыннан Төркиянең Антакия авылы дип исәпләнелә.
Прочитать остальную часть записи »
Коръәндәге кешеләр – 16
Коръәндә Әл-Йаса’ “галәмнәрдә яшәүчеләрдән өстен ителүчеләрдән” дип әйтелә.
Ул Илйас пәйгамбәрнең укучысы була.
Прочитать остальную часть записи »
Коръәндәге кешеләр – 15
Асхаб әл-Кәхф - «Тау куышлыгы кешләре» дигән сүз.
Коръәндә әлеге кешеләр Аллаһ Тәгаләнең бер могҗизасы булып торалар.
Прочитать остальную часть записи »
Коръәндәге кешеләр – 14
Асхаб әл-Фил - «Фил кешеләре» дигәнне аңлата.
Коръәндә 570 нче елда Мәккәгә Кәгъбәне җимерергә дип киткән Эфиопия хәлифлегенең Йәмән җирендәге җитәкчесе Әбраха гаскәре атала.
Прочитать остальную часть записи »
Коръәндәге кешеләр – 13
Умм Җәмил Әбу Ләһәбнең хатыны һәм пәйгамбәребез Мөхәммәд салляЛлаһу галәйһи үәссәлләмнең түтие була.
Прочитать остальную часть записи »
Коръәндәге кешеләр – 12
Ансарлар «ярдәмчеләр» дигән сүз.
Мәдинә шәһәренең беренче мөселманнарын шулай дип атыйлар.
Прочитать остальную часть записи »
Коръәндәге кешеләр – 11
Коръәндә Әл-Йаса’ “галәмнәрдә яшәүчеләрдән өстен ителүчеләрдән” дип әйтелә.
Ул Илйас пәйгамбәрнең укучысы була.
Прочитать остальную часть записи »
Коръәндәге кешеләр – 10
‘Али Исламга керүчеләрдән пәйгамбәребез Мөхәммәд салләЛлаһу галәйһи үәссәлләмнең ир туганнары арасыннан беренче һәм сан ягыннан икенче кеше була. Исламга керүчеләрдән беренчесе — пәйгамбәребез салляЛлаһу галәйһи үәссәлләмнең хатыны Хәдичә була.
Прочитать остальную часть записи »
Коръәндәге кешеләр – 9
Әли Давыд — ул Аллаһ Тәгаләнең пәйгамбәре Давыд галәйһиссәламнең гаилә әһелләре. Аларны Аллаһ Тәгалә Коръәндә нәкъ менә шулай дип атый.
Прочитать остальную часть записи »
Коръәндәге кешеләр – 8
Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләЛлаһу галәйһи үәссәлләм ‘А’ишәгә үзенең беренче хатыны Хәдичәнең үлеменнән соң өйләнә. Ул пәйгамбәребезнең иң якын сәхәбәләреннән булган Әбу Бәкернең кызы була.
Прочитать остальную часть записи »
Коръәндәге кешеләр – 7
Ахл ал-Инҗил – христианнарның Инҗил китабы кешеләре дигән сүз. Әле бозылмаган вакытта, элеккеге аларның китапларында Коръәндәге кебек үк Аллаһның боерыклары булган.
Прочитать остальную часть записи »
Коръәндәге кешеләр – 6
Әл-Әхбәр — алар Китап әһелләренең галимнәре һәм “изге” йортларындагы эшчеләр.
Мөселманнар аларны төрле гөнаһлары өчен туры юлдан тайпылучылар дип исәплиләр.
Прочитать остальную часть записи »
Коръәндәге кешеләр – 5
Адәм галәйһиссәлам Аллаһ бар иткән иң беренче кеше була. Һәм ул иң беренче пәйгамбәр дә була. моннан тыш, ул Абу-л-Башар дигән горур исем дә йөртә. Тәрҗемәдә бу Кешелек атасы дип тәрҗемә ителә.
Прочитать остальную часть записи »
Коръәндәге кешеләр – 4
Әдитләр кавеме Нух галәйһиссәламгә ышанганнар, аңарга ияреп, тугры булып, ул кушканнарны үтәгәннәр, ул тыйганнардан тыелганнар. Бер Аллаһ Тәгаләгә генә гыйбадәт кылып, Аннан куркып, бөтен өметләрен Бер Аңарга гына баглаганнар.
Прочитать остальную часть записи »
Коръәндәге кешеләр – 3
Абу Джахл ‘Умара ибн ал-Хаттабның агасы була.
Ул пәйгамбәребез Мөхәммәд салляЛлаһу галәйһи үәссәлләмгә катгый рәвештә каршы була. Һәм Мөхәммәд салляЛлаһу галәйһи үәссәлләмнең дошманнарының башлыгы булып, алар белән җитәкчелек итә.
Прочитать остальную часть записи »
Коръәндәге кешеләр – 2
Сукыр булучы Абд Аллах ибн Умм Мактум беренче мөселманнардан була.
Көннәрнең берендә ул пәйгамбәребез Мөхәммәд салләЛлаһу галәйһи үәссәлләм янына, ул Коръәнне укысын өчен килә. Ләкин пәйгамбәребез кәфер курайшитларга Коръәнне аңлату белән мәшгуль була. Сукыр Абд Аллахның шулай вакытсыз килүенә пәйгамбәребез салләЛлаһу галәйһи үәссәлләм ризасыз була, кашларын җыера һәм аннан борыла.
Прочитать остальную часть записи »
Коръәндәге кешеләр – 1
Коръән — ул кешеләргә туры юл күрсәтүче һәм ничек яшәргә өйрәтүче китап. Ул – Аллаһ Тәгалә сүзләре.
Ул безне Аллаһ Тәгаләгә гыйбадәт кылып, Аллаһ риза булырдай яхшы гамәлләр кылырга өйрәтә.
Прочитать остальную часть записи »
Нәниләргә гарәп алфавиты – 4
طفل
Та-ун, тыфлюн.
Ул – бала.
Матур, пөхтә киенеп,
Кунакка әнә бара!
***
Прочитать остальную часть записи »
Гыйсә галәйһиссәлам. 7 нче кисәк
Мәръям улы Гыйсә – Бану Исраилгә Аллаһ тарафыннан җибәрелгән пәйгамбәр. Ләкин алар аның пәйгамбәр булуын кабул итмиләр һәм аның турында төрле фикергә киләләр. Кайберләре аңа карата артык мәхәббәттә булалар һәм аны шул хәтле зур дәрәҗәгә күтәрәләр ки, хәтта аңа һәм аның әнисенә гыйбадәт кыла башлыйлар. Алар – насаралар, яки икенче төрле әйткәндә, христианнар. Ә беришләре аның рәсул булуын кире кагалар һәм үзенә яла ягалар.
Прочитать остальную часть записи »
Гыйсә галәйһиссәлам. 6 нчы кисәк
Ибн Кәсир исемле галим болай ди:
«Аллаһ Мәръям улы Гыйсәне ачык могҗизалар һәм вәгазьләр белән җибәргәч, алар аның Аллаһ бүләкләгән пәйгамбәрлегенә һәм искиткеч могҗизаларына, кешеләрне Аллаһ кушуы буенча сукыр һәм авыруларны дәвалаганына, үлеләрне терелткәненә һәм башкаларга хөсетләнәләр.
Прочитать остальную часть записи »
Гыйсә галәйһиссәлам. 5 нче кисәк
Гыйсә галәйһиссәлам кавеменә һәрвакыт нәсыйхәт кыла торган була.
Көннәрнең берендә хәварийуннар аңа:
– Әй Гыйсә, синең Раббың безгә күктән ризык белән ашъяулыгы төшерә аламы? — дип сорыйлар.
Прочитать остальную часть записи »
Гыйсә галәйһиссәлам. 4 нче кисәк
Үзләренең кабахәт эшләреннән булган Тәүратны үзгәртүләре һәм аларның кешеләргә золым кылган гамәлләре ачыклануы мөмкин дип, алар Мәръямгә һәм Гыйсә галәйһиссәламгә каршы төрле мәкерлекләр кыла башлыйлар.
Прочитать остальную часть записи »
Гыйсә галәйһиссәлам. 3 нче кисәк
Димәк, Җибрил галәйһиссәлам кайгыга баткан Мәръямне тынычландыра, кайгырмаска куша.
Бу күренеш Коръәндә менә ничек сурәтләнә (мәгънәсе):
«Мәръям Гыйсәгә йөкле булды һәм корсагындагы йөген күтәреп, кавеменнән аерылып, ерак җиргә китте. Бала табуның авырлыгы Мәръямне хөрмә агачы янына китерде.
Прочитать остальную часть записи »
Гыйсә галәйһиссәлам. 2 нче кисәк
Җибрил фәрештә Мәръямнең баласы булачагы турында хәбәр иткәч, ул нык аптырый һәм:
– Ничек инде минем кияүгә чыкмаган килеш балам булсын? Мин фәхишәлектән дә пакь, һәм миңа һичбер ир-атның кулы тигәне юк?
Прочитать остальную часть записи »
Гыйсә галәйһиссәлам. 1 нче кисәк
Мәръямнең әтисе дә, әнисе дә изге кешеләрдән булалар.
Әнисе нәзер кылуынча, аны әл-Әкъса мәчетенә илтеп тапшыргач, Мәръямне үзенә карамакка дип, Зәкәрия галәйһиссәлам ала.
Прочитать остальную часть записи »
Зәкәрия һәм Яхъя галәйһиссәламнәр. 5 нче кисәк
Шулай итеп көннәр, айлар, еллар уза.
Яхъя галәйһиссәлам дөньяга килеп, инде үсә төшә.
Ләкин ул башка балалар кебек булмый. Аллаһ тәгалә аны изге, тәкъва балалардан кылып, хикмәт һәм башка күркәм сыйфатлар белән дә нигъмәтли.
Прочитать остальную часть записи »
Зәкәрия һәм Яхъя галәйһиссәламнәр. 4 нче кисәк
Көн артыннан көннәр уза.
Зәкәрия галәйһиссәламнең хатыны бик тә матур һәм сөйкемле бала таба.
Прочитать остальную часть записи »
Зәкәрия һәм Яхъя галәйһиссәламнәр. 3 нче кисәк
Зәкәрия галәйһиссәлам олыгаеп, картая төшкәч, үзеннән соң, бер Аллаһка дәгъвәт кылу туктамасын, дип Раббысына дога кыла.
Прочитать остальную часть записи »
Зәкәрия һәм Яхъя галәйһиссәламнәр. 2 нче кисәк
Әтисе Гыймран үлгәч, Мәръям ятим кала һәм имезү вакыты узгач, әнисе аны нәзерен үтәргә дип әл-Әкъса мәчетенә илтә.
Прочитать остальную часть записи »
Зәкәрия һәм Яхъя галәйһиссәламнәр. 1 нче кисәк
Бану Исраил кавемендә бозыклык, золым, дошманлык күбәеп тирә-якка таралуын дәвам итә.
Кавем шул кадәр бозыклыкка бата, хәтта шәйтан алар белән ничек теләсә, шулай уйный башлый.
Муса галәйһиссәламгә иңгән изге китаплардан булган Тәүрат китабын да алар хәтта үзләренә ничек ошый, ничек уңай булып тоела, шулай үзгәртәләр. Сүзләрен бозалар, җөмләләрен алыштыралар. Анда булмаган нәрсәләрне өстиләр, булганын алып ташлыйлар.
Прочитать остальную часть записи »
Әльясәгъ галәйһиссәлам
Әльясәгъ галәйһиссәлам Аллаһ тәгаләнең Бәнү Исраил кавеменә Ильястән соң җибәрелгән пәйгамбәрләреннән иде.
Ул Ильяс галәйһиссәламнән соң пәйгамбәр булып килсә дә, Ильяс галәйһиссәламнең сүзләрен тыңлап, бергә Аллаһка гыйбадәт кылып, бер чорда яши.
Прочитать остальную часть записи »
Ильяс галәйһиссәлам. 2 нче кисәк
Ләкин Аллаһның кешегә булган рәхмәте киң. Ул кешеләргә туры юлны күрсәтүче пәйгамбәрләр җибәрә.
Ул пәйгамбәрләр барча галәмне юктан бар кылучы, хак гыйбадәткә лаек булган Бер Аллаһка гына чакыралар.
Прочитать остальную часть записи »
Ильяс галәйһиссәлам. 1 нче кисәк
Ильяс галәйһиссәламне Аллаһ Тәгалә хәзерге Ливандагы Бәгләбәк исемле җирдә яшәүче халыкка пәйгамбәр итеп җибәрә.
Ул кавем, үзләренә кадәр булган адашкан кавемнәр кебек үк, үзләренә агачтан яки таштан потлар ясап, шуңа табыналар иде.
Прочитать остальную часть записи »
Юныс галәйһиссәлам. 3 нче кисәк
Күпмедер вакыт узганнан соң, Юныс галәйһиссәлам кавеме янына юнәлә.
Кавеме аны шатланып каршы ала һәм алар үзләренең Аллаһ Тәгаләгә иман китергәннәрен хәбәр иттеләр.
Прочитать остальную часть записи »
Юныс галәйһиссәлам. 2 нче кисәк
Кавеменең иман китермәгәннәренә Юныс галәйһиссәлам бик тә кайгыра һәм ул үзенең дәгъватенең файдасыз икәнлегенә ышанып, бу җирлектә кирәкмидер дип уйлап, Раббысының әмереннән тыш, икенче җиргә дәгъват кылырга дип, Найнавадан чыгып китә.
Прочитать остальную часть записи »
Юныс галәйһиссәлам. 1 нче кисәк
Гыйрак җирендәге Мусал янындагы Найнава шәһәрендә яши торган кавем, башка бөтен адашкан кавемнәр кебек үк, агачтан һәм таштан потлар ясап, шуларга табына торган булалар.
Алар үз куллары белән ясаган әлеге потларга – җансыз курчакларга – зур өметләр баглыйлар, аларны нинди дә булса көчкә ия дип беләләр.
Прочитать остальную часть записи »
Сөләймән галәйһиссәлам. 7 нче кисәк
Сөләймән галәйһиссәлам бер Аллаһка гына гыйбадәт кылырга чакыруын ахыргы көненә кадәр дәвам итә.
Шулай ук, җеннәрнең яшерен гыйлемнәрне белмәүләре хакында кешеләргә аңлатыр өчен көннәрнең берендә Раббысыннан үзенең үлемен җеннәрдән яшерүне теләп, дога кыла.
Прочитать остальную часть записи »
Сөләймән галәйһиссәлам. 6 нчы кисәк
Бәлкыйс Сөләймән галәйһиссәламнең патшалыгында бик күп гаҗәеп нәрсәләр күрә. Ул андагы байлыкка, искиткеч хәлләргә аптырап йөри.
Сөләймән галәйһиссәлам сараеның идәннәрен пыяладан ясатып, астыннан су ага торган итәргә боерган була.
Прочитать остальную часть записи »
Сөләймән галәйһиссәлам. 5 нче кисәк
Шулай итеп, Бәлкыйснең илчеләре Сәбәгә алып килгән бүләкләре белән кире кайтып китәләр.
Бу вакыйга турында Коръәндә менә ничек әйтелә (мәгънәсе):
«Бәлкыйс хатны алгач әйтте:
– Әй җәмәгать, миңа бер яхшы хат килде. Ул хат Сөләймәннән һәм ул анда: «Рахмән, рәхимле булган Аллаһ исеме белән әйтәмен. Миңа тәкәбберлек итмәгез, итагать иткәнегез хәлдә миңа килегез», — дип язылган”, – диде.
Прочитать остальную часть записи »
Сөләймән галәйһиссәлам. 4 нче кисәк
Шулай итеп, Сөләймән галәйһиссәлам хат яза. Аны ул һүдһүд кошына бирә һәм Йәмән җиренә патшабикә булган Бәлкыйскә әлеге язма белән җибәрә.
Прочитать остальную часть записи »
Сөләймән галәйһиссәлам. 3 нче кисәк
Көннәрдән бер көнне, Сөләймән галәйһиссәлам үзенең патшалыгында һүдһүд дигән кошны югалта.
Һүдһүднең кайдалыгы турында җавап ишетмәгәч, ачулана һәм:
– Әгәр дә кайткач, ни сәбәпле югалып торганын аңлата алмаса, мин аны каты җәзага тарттырырмын, — ди.
Прочитать остальную часть записи »
Сөләймән галәйһиссәлам. 2 нче кисәк
Сөләймән галәйһиссәлам шөкер кылучылардан була.
Ә Аллаһ Тәгалә шөкер кылучыларны ярата, ә үзен бар иткән Раббысына тәкәбберлек күрсәткәннәргә ачулана. Шөкер кылучылар турында Аллаһ Тәгалә Коръәндә (мәгънәсе):
«Дәхи Раббыгыз сезгә белдерде: «Әгәр дә сез шөкарана итсәгез, Мин сезгә арттырып бирермен, әгәр дә көферлек кылсагыз, Минем газабым бик каты булачак», – ди. (Ибраһим: 7)
Прочитать остальную часть записи »
Сөләймән галәйһиссәлам. 1 нче кисәк
Сөләймән галәйһиссәлам – Давыд галәйһиссәламнең улы.
Аллаһ Тәгалә аны пәйгамбәр итә.
Бөек Аллаһ, үзенең чиксез кодрәте белән Сөләйман галәйһиссәламгә хайваннар телен белгертә һәм шулай ук җеннәрне аңа буйсындырып, аларны аның гаскәре һәм хезмәтчеләре итә.
Прочитать остальную часть записи »
Давыд галәйһиссәлам. 5 нче кисәк
Көннәрдән бер көнне, Давыд галәйһиссәлам үзенең гыйбадәт йортына гыйбадәт кылырга дип кергәч, аның янына һич көтмәгәндә ике кеше килеп керәләр.
Прочитать остальную часть записи »
Давыд галәйһиссәлам. 4 нче кисәк
Давыд галәйһиссәлам Бәнү Исраил кавеменә патша булып, гаделлек белән хөкем итә башлый.
Прочитать остальную часть записи »
Давыд галәйһиссәлам. 3 нче кисәк
Шулай итеп, Давыд галәйһиссәлам үзенең яшьлегенә карамыйча, золымчы Җәлутка каршы бергә-бер көрәшкә чыга.
Прочитать остальную часть записи »
Давыд галәйһиссәлам. 2 нче кисәк
Ахыр чиктә, Бану Исраил кавеме Талутның үзләре өстеннән сугышта җитәкчелек итүенә ризалашалар.
Прочитать остальную часть записи »
Давыд галәйһиссәлам. 1 нче кисәк
Бәнү Исраил кавеме кылган бозыклыклар шул кадәр чикне уза ки, хәтта алар Аллаһ Тәгаләнең пәйгамбәрләрен дә үтерә торган булалар. Кызганыч ки, Исраил уллары бозыклык таратуларын дәвам итүдән хәзерге көнгә кадәр дә туктамый әле.
Прочитать остальную часть записи »
Зүл-Кифел галәйһиссәлам
Аллаһ Тәгаләнең пәйгамбәре булган Зүл-Кифел үзенең кавемен гаделлек белән хөкем итеп, араларында золымлык кылуны тыя һәм Аллаһ Тәгалә кушканнарын үтәргә боера.
Прочитать остальную часть записи »
Әюп галәйһиссәлам. 2 нче кисәк
Әюп галәйһиссәлам килгән авырлыклардан төшенкелеккә бирелми. Көннәрдән бер көнне, ул Раббысына дога кылып ялвара (мәгънәсе):
«Һәм Әюпне дә хәтерләгез, Ул Раббысына дога кылды:
– Әй Раббым! Мине сырхау вә катылык тотты, Син рәхмәт итүчеләрнең иң рәхимлесе». (Пәйгамбәрләр: 83)
Прочитать остальную часть записи »
Әюп галәйһиссәлам. 1 нче кисәк
Әюп галәйһиссәлам дә Шөгайб галәйһиссәлам кебек нәселе буенча Ибраһим галәйһиссәламгә тоташа.
Прочитать остальную часть записи »
Шөгайб галәйһиссәлам. 4 нче кисәк
“Шөгайб әйтте:
– Әй кавемем, минем кабиләм сезгә Аллаһка караганда якынракмы әллә? Аның әмерләрен артыгызга куясыз. Дөреслектә, минем Раббым сез кылган эшләрне белүче һәм чолгап алучы. Әй кавемем, сез үзегезнең бозык эшләрегезне кылыгыз! Әлбәттә, мин үз гамәлемне кылырмын һәм кем ялганчы һәм кемгә рисвай кылучы газап килгәнен тиздән белерсез. Көтегез Аллаһ газабын! Мин дә сезнең белән бер рәттән сезгә килә торган газапны көтүчемен.
Прочитать остальную часть записи »
Шөгайб галәйһиссәлам. 3 нче кисәк
“Шөгайб әйтте:
– Сездән Аллаһның хөкемнәренә ышанучы һәм ышанмаучы булса, Аллаһ арабызда хөкем иткәнгәчә кадәр сез — ышанучылар, сабыр итеп түзегез. Ул хөкем итүчеләрнең иң хәерлесе.
Прочитать остальную часть записи »
Шөгайб галәйһиссәлам. 2 нче кисәк
Йомшаклык һәм хикмәт белән вәгазьләп, аларны иманга чакыруын дәвам итә.
Ләкин алар аңа даими рәвештә явызлык белән җавап бирәләр.
Коръәндә бу хакта болай диелә (мәгънәсе):
«Әй Шөгайб, син сөйләгән сүзләрнең күбрәген аңламыйбыз һәм арабызда сине бик зәгыйфь күрәбез, әгәр синең нәсел туганнарың (кабиләң) булмаса иде, без сине ташлар белән бәреп үтерер идек һәм син безгә алай бик кадерле-газиз кеше түгелсең», — диделәр». (Һуд: 91)
Прочитать остальную часть записи »
Шөгайб галәйһиссәлам. 1 нче кисәк
Аллаһ Тәгалә Шөгайб галәйһиссәламне Мәдьян әһелләренә пәйгамбәр итеп җибәрә.
Мәдьянлылар гарәпләрдән булып, Шәм җирлеге тирәсендәге Мәган дигән урында яшиләр.
Прочитать остальную часть записи »
Ягъкуп галәйһиссәлам
Ягъкупның әтисе — Исхак галәйһиссәлам дөньяга килгәнче үк, Аллаһ Тәгалә Ибраһим галәйһиссәлам белән Сараны туачак оныклары Ягъкуп белән шатландыра.
Бу хакта Коръәндә болай диелә (мәгънәсе):
«Ибраһим галәйһиссәламнең хатыны да шунда аяк өстендә иде, хатыны Ибраһимның куркуыннан көлде, сөенеч хәбәр бирдек, ул хатынга Исхак исемле бала тудырачагы белән һәм Исхактан Ягъкуп исемле бала булыр», — дип». (Һуд: 71)
Прочитать остальную часть записи »
Лут галәйһиссәлам. 2 нче кисәк
Ибраһим галәйһиссәлам:
– Ул кавем бәлки тәүбә итәр вә аларның араларында Лут галәйһиссәлам бар», — дип, фәрештәләргә бераз кичектерергә сорагач, фәрештәләр:
– Без анда кем барлыгын беләбез», — диделәр.
Прочитать остальную часть записи »
Лут галәйһиссәлам. 1 нче кисәк
Иорданиядә, борынгы шәһәрләрдән саналган, «Сәдүм» дигән бер шәһәр бар. Ул «Үле диңгез» буенда урнашкан.
Моннан инде күп еллар элек, анда кешеләр дә яшәгән. Ләкин алар дәими рәвештә бозыклыкта яшәгәннәр. Аллаһ хәрам кылган нәрсәләрне үзләренә рөхсәт итеп, барча бозыклыкларны яхшыга саныйлар. Ә изгелекләрне начар гамәлләрдән саныйлалар. Алар көннәрен яңадан яңа бозыклыклар уйлап чыгарып үткәрәләр.
Прочитать остальную часть записи »
Исхак галәйһиссәлам
Ибраһим галәйһиссәлам һәм аның хатыны Сараның башта балалары булмый.
Билгеле булганча, хатын-кыз зур яшькә җиткәч, ул бала таба алмый.
Сара менә шундый бала таба алмый торган олы яшьтә булганда, Аллаһ Тәгалә Ибраһим галәйһиссәламне, хатыны Сараның Исхак исемле ир бала табачагы белән шатландыра. Ә Исхакның Ягъкуп исемле малае булачагын белгертә.
Гәҗәеп! Бу хәл бик тә гәҗәеп!
Прочитать остальную часть записи »
Муса галәйһиссәлам. 37 нче кисәк
Бану Исраил Муса галәйһиссәламнән соң.
Үзенең диннән китүе аркасында җәзаланып, Бану Исраил сахрада адашып йөргән вакытта Муса галәйһиссәлам үлә.
Аллаһ аларны мескен халык итә. Аларга Аллаһның ачуы төшә.
Галәмнәрне бар итүче Аллаһ аларга моңарчы беркемгә дә бирелмәгән нигъмәтләр бирә. Ул аларны хакимлек итүчеләр итә һәм алардан пәйгамбәрләр чыгара.
Прочитать остальную часть записи »
Муса галәйһиссәлам. 36 нчы кисәк
Аннары Хидр аңа:
– Монда мин синең белән хушлашырмын, ләкин син сабыр була алмаган нәрсәләрне аңлатырмын, – ди. – Корабка килгәндә, ул диңгездә хезмәт иткән ярлы кешеләрнеке иде. Мин аны алар кашында көч белән һәр бөтен булган корабны тартып ала тоган патша булганга күрә бозарга теләдем.
Прочитать остальную часть записи »
Муса галәйһиссәлам. 35 нче кисәк
Гыйлем юлында.
Пәйгамбәребез Мөхәммәд салляЛлаһу галәйһиссәламнән килә:
Бервакыт Муса галәйһиссәлам Бану Исраилгә вәгазь сөйләгәне вакытта, алар аннан сорыйлар:
– Бу дөньяда кемнең гыйлеме иң күп?
Муса галәйһиссәлам әйтә:
– Минем, – ди.
Прочитать остальную часть записи »
Муса галәйһиссәлам. 34 нче кисәк
Бану Исраил Мисырда коллар булалар. Аларның балалары һәм яшүсмерләре коллыкта үсә. Аларның ирләре түбәнсетелүгә һәм кыерсытылуга күнеккән, алар батыр булмыйлар.
Алар бәйсез тормыш өчен ничек көрәшергә кирәклеген оныталар.
Бану Исраилнең балалары мескен тормышка һәм туган җирсез күченеп йөрергә күнеккән була.
Аллаһ Тәгалә әмере белән, Муса галәйһиссәлам кавемен изге җиргә, алар анда хакимият итсеннәр һәм ирекле булсыннар өчен алып килә.
Прочитать остальную часть записи »
Муса галәйһиссәлам. 33 нче кисәк.
Аллаһ Тәгалә Муса галәйһиссәламгә кавеменең Самийрийның сихере белән фетнәгә төшүе турында белгертә.
Муса галәйһиссәламнең бик нык күңеле төшә һәм ул ярсуланып кайта.
Ул үзенең кавеменә һәм кардәше Һәрунга карата ярсый.
Ул:
– Йә Һәрун! Аларның адашуга кергәннәрен күргәч, минем арттан килерггә нәрсә комачаулады сиңа?! Син минем сүземнән чыктыңмы әллә?! – ди. (ТаҺә сүрәсе, 92-93 нче аятләр)
Прочитать остальную часть записи »
Муса галәйһиссәлам. 32 нче кисәк
Бану Исраил мөшрикләр белән күп вакыт Мисырда яшәгән була. Алар үз күзләре белән коптларның күптөрле нәрсәләргә гыйбадәт кылганлыкларын күрәләр. Шуңа күрә Исраил уллары тора бара ширектән, ягъни Аллаһка тиңдәшлек кылудан – Аллаһ Тәгалә беркайчан да гафу итми торган гөнаһтан борылмый башлыйлар.
Иске бинаның диварларыннан су үтеп кергән кебек, аларның йөрәкләренә ширек үтеп керә.
Җайлы вакыт чыгу белән, алар, кыядан су аккан кебек, ширек эшләргә йөгерәләр.
Прочитать остальную часть записи »
Муса галәйһиссәлам. 31 нче кисәк
Тәурат.
Аллаһ Бану Исраилнең моңарчы булган кавемнәр кебек, китаплары булмыйча, адашуларын теләми. Ул аларны сукыр дөяләр кебек адашкан кавемнәрнең язмышыннан коткарырга теләгән.
Аллаһ Тәгалә Муса галәйһиссәламгә утыз көн ураза тотып чистарынырга, аннан соң Тур тавына килергә куша.
Аллаһ Тәгалә Тур тавында Муса галәйһиссәлам белән сөйләшеп, аңа китап җибәрергә тели.
Прочитать остальную часть записи »
Муса галәйһиссәлам. 30 нчы кисәк
Шәригать.
Бану Исраил, ниһаять, кеше төсле яши башлыйлар.
Сахрада алар ирекле һәм азат булалар.
Инде хәзер бу кавемгә Аллаһның кануннары – шәригать кирәк була. Аның буенча карар кылып, аларның томыш юлларын яктыртыр өчен.
Кеше бары тик Аллаһ кануннары буенча яшәгәндә генә кеше төсле яши ала.
Дөнья караңгылыкка тиң. Анда Аллаһ тарафыннан бүләк ителгән яктырткыч кирәк.
Прочитать остальную часть записи »
Муса галәйһиссәлам. 29 нчы кисәк
Муса галәйһиссәлам Аллаһка дога кылып мөрәҗәгать итә.
Раббылары Бану Исраилгә бер сыер суярга боера.
Нәкъ менә шунда бөтен нәрсә дә бутала да инде.
Бану Исраил тагын үзләренең мыскыллау сорауларын бирергә тотыналар.
“Менә Муса үзенең халкына: “Аллаһ сезгә сыер суярга әмер итә”, – диде. Алар аңа: “Әллә син безне мыскыл итәсеңме?” – диделәр. Ул: “Мине Аллаһ наданнардан булудан сакласын!” – диде”. (Бакара сүрәсе, 67 нче аят)
Прочитать остальную часть записи »
Муса галәйһиссәлам. 28 нче кисәк
Бану Исраилнең рәхмәтсезлеге.
Ләкин Бану Исраилнең дәвам ителгән коллыгы аларда эз калдыра: аларның әдәпләре, томыштан ләззәт алу хисе нык үзгәргән була.
Бану Исраил сабый балага охшый: алар сабыр була алмыйлар, үз сүзләрендә тормыйлар. Алар түземсез, мәгънәсез кешеләргә әвереләләр.
Прочитать остальную часть записи »
Муса галәйһиссәлам. 27 нче кисәк
Сахрада.
Бану Исраил куркынычсыз урынга барып, ирекле кешеләр кебек иркен сулый башлыйлар.
Мода аларга Фиргавен дә, Һәман да, аларның сакчылары да янамаган.
Инде хәзер алар Аллаһтан башка берәүдән дә курыкмыйча, тыныч яши алганнар.
Ләкин яшел үзәндә үскән Исраил уллары сахраның эсселегеннән интеккәннәр.
Прочитать остальную часть записи »
Муса галәйһиссәлам. 26 нчы кисәк
Бану Исраилнең диңгез аша чыгуын күргән Фиргавен үзенең гаскәренә:
– Карагыз! Диңгез минем әмерем белән, мин качкыннарны тота алсын өчен бүленде! – ди.
Фиргавен һәм аның гаскәре Бану Исраил артыннан китә.
Бану Исраил тагын паникага бирелә:
– Явыз дошман безнең арттан килә! Һәм диңгез аша бернинди зарарсыз үтә!
– Бу безнең үлемебез! Эләктек!
Прочитать остальную часть записи »
Муса галәйһиссәлам. 25 нче кисәк
Мисырның киңлекләре Бану Исраилгә тар була башлый. Дөрестән дә, ничек инде Мисырның яшел үзәннәрен көн саен золымлык һәм рәнҗү күргән вакытта сөяргә мөмкин?
Кайчанга кадәр түзәр Бану Исраил? Алар да бит шул ук тән һәм сөяктән!
Прочитать остальную часть записи »
Муса галәйһиссәлам. 24 нче кисәк
Аллаһ аларга кайгыларны берсе артыннан берсе җибәрә башлый.
Аллаһ аларга су басуны җибәрә. Күктән яңгыр коя башлый. Нил ярларыннан чыга. Яңгыр коя да коя. Кыр-басуларны су баса. Арышлар һәм җиләк-җимешләр юкка чыга.
Хәерле була торган яңгыр алар өчен кайгыга әверелә.
Моңарчы алар корылыкка зарланган булсалар, инде хәзер су басуга зарланалар.
Прочитать остальную часть записи »
Муса галәйһиссәлам. 23 нче кисәк
Фиргавен үзенең баш күтәрүендә һәм наданлыгында киреләнә.
Аңа акыл кертер өчен, Аллаһ аны җәзаларга тели.
Ул үзенең колларының кәферлегенә беркайчан да риза булмас!
Аллаһ җирдә фетнә таралуын яратмый.
Прочитать остальную часть записи »
Муса галәйһиссәлам. 22 нче кисәк
Мисыр халкы, үзләренең патшаларыннан үрнәк алып, Бану Исраил кавеменә карата начар мөгаммәләдә була башлыйлар.
Хәтта мисырлыларның балалары да аларны мыскыл иткән һәм этләре аларны урамда куган.
Бану Исраил көн саен яңадан яңа авырлыклар белән очрашканнар.
Муса галәйһиссәлам үзенең кавемен сабырлыкка чакыра һәм аларга юаныч сүзләр әйтә:
– Аллаһтан ярдәм сорагыз һәм сабыр булыгыз. Дөреслектә, җир – Аллаһ Тәгаләнеке. Ул аны мирас итеп кемгә теләсә, шуңа бирә һәм Аллаһтан куркучыларга гомеренең яхшы ахыры әзерләнгән. (Әграф сүрәсе, 128 нче аят)
Прочитать остальную часть записи »
Муса галәйһиссәлам. 21 нче кисәк
Үзен кешеләрнең акылларының, җаннарының һәм тәннәренең хуҗасы дип исәпләгән Фиргавен, үзеннән башкага гыйбадәт кылуны күз алдына да китерә алмаган.
Мисырның бер онытылган почмагында гына булса да Муса галәйһиссәламгә иярүче барлыгын ишетсә, ул ярсуга килә.
Ул йә утыра, йә баса, йә шартлар дәрәҗәгә җитә, йә кызара.
– Ничек ул минем рөхсәтемнән башка Мусага иман китерә алган?!! Минем илемдә яшәп, миңа гыйбадәт кылмый! Минем нигъмәтләрем белән тукланып, миңа шөкер итми! Мисырдагы һәр кешенең хуҗасы мин түгел мени?!!
Ләкин Фиргавен үзе Аллаһның җирендә яшәп, Аңа каршы сугышканлыгын уйламый. Ул Аллаһ биргән нигъмәтләр белән ләззәтләнеп, мөртәдлекне чагылдыруын оныта!
Прочитать остальную часть записи »
Муса галәйһиссәлам. 20 нче кисәк
Иманлы ир үзенең кавеменә ихлас һәм дустанә киңәшләр бирә:
– И халкым минем! Миңа иярегез һәм мин сезне туры юлдан алып барырмын. (Гафир сүрәсе, 38 нче аят)
Иманлы ир үзенең кавеменең дөньяга мәхәббәт белән исергәнлеген белә иде.
Фиргавен үзенең байлыгы һәм көче белән исергән иде.
Ләкин бу дөнья – бары тик рәшәләр дөньясы гына һәм ул тиздән юкка чыгачак. (Гафир сүрәсе, 39 нчы аят)
Прочитать остальную часть записи »
Муса галәйһиссәлам. 19 нчы кисәк
Фиргавен гаиләсеннән иман китерүче.
Фиргавен Муса галәйһиссәламне үтермәкче була.
Фиргавеннең гаиләсеннән булган иман китерүче, ләкин иманын яшерүче ир:
– Сез аны бары тик “минем Раббым – Аллаһ”, – дигәне өчен генә үтерерсезме?! Ул бит сезгә Раббыгыздан ачык булган могҗизалары белән килде. – ди. – Ни өчен сез Мусага каршы чыгасыз? Ни өчен аңа газаплар китерәсез?! Аның юлын кабул итмәсәгез дә, аны тынычлыкта калдырыгыз! Тимәгез аңа, ул үз юлы белән йөрсен. Әгәр дә ул алдаша икән, аның ялганы бары тик үзенә генә зарар китерә. Ә әгәр дә дөресен сөйли икән, ул вәгъдә иткәннәр сезгә килер!
Прочитать остальную часть записи »
Муса галәйһиссәлам. 18 нче кисәк
Фиргавен Муса галәйһиссәламнең мәсьәләсе белән борчулы була. Аның тынычлыгы кача һәм ул йоклый алмый. Аңа ризык та, су да ошамый.
Сарай кешеләре:
– Мусага һәм аның халкына җирдә фәсәд таратырга һәм синнән, синең иләһләреңнән баш тартырга рөхсәт итәрсеңме? – дип ярсуын тагын да арттыралар.
Ярсуланган Фиргавен:
– Без аларның улларын үтереп, хатыннарын исән калдырырбыз. Без алар өстеннән какшамас хакимлеккә ия! – ди.
Фиргавен Бану Исраил һәм Мисыр халкын Муса галәйһиссәламнән ерагайтыр өчен бөтен явыз уйларын да куллана.
Прочитать остальную часть записи »
Муса галәйһиссәлам. 17 нче кисәк
Фиргавен ярсый.
Ул үз урынында утырып тора алмый башлый.
Аны яшен суккан кебек һәм өстендә күк күкрәгән кебек була.
Мескен Фиргавен! Бүген аның өчен көтелмәгән хәлләр булды!
Ул Муса галәйһиссәламне сихерчеләр ярдәмендә җиңмәкче иде. Ләкин сихерчеләр Муса галәйһиссәлам яклы булдылар.
Фиргавен халыкны Муса галәйһиссәламнән үз ягына аударыр өчен сихерчеләрне җыйды, ләкин нәкъ менә шул сихерчеләр Муса галәйһиссәламгә иман китерүчеләр булды.
Прочитать остальную часть записи »
Муса галәйһиссәлам. 16 нчы кисәк
Муса галәйһиссәлам аларга:
– Атарга җыенган нәрсәгезне атыгыз, – ди.
Алар үзләренең бауларын һәм таякларын аталар һәм:
– Фиргавеннең кодрәте өчен! – диләр. – Без һичшиксез өстен булырбыз!
Мәйданга җыелган халык искиткеч күренешкә шәһит була: мәйданда еланнар шуышып йөри башлый. Кешеләрнең котлары оча. Алар:
– Еланнар! Еланнар! – дип артка чигенәләр.
Прочитать остальную часть записи »
Муса галәйһиссәлам. 15 нче кисәк
Вәгъдә кылынган көнне кешеләр үзләренең өйләреннән мәйданга җыелалар.
Балалар һәм олылар, егетләр һәм картлар, ирләр һәм хатыннар мәйдан ягына таба ашыгалар.
Өйләрендә бары тик авыру һәм зәгыйфьләр генә кала.
Фирагвеннең баш шәһәре Мәтария бары тик сихер һәм сихерчеләрнең исемнәре турында гына сөйли.
Прочитать остальную часть записи »
Муса галәйһиссәлам. 14 нче кисәк
Муса галәйһиссәламнең могҗизалары.
Фиргавен Муса галәйһиссәламгә үзенең ачуын яудыргач, Муса галәйһиссәлам Аллаһның могҗизасын күрсәтмәкче була.
– Ә әгәр дә мин сезгә бер ачык нәрсә күрсәтсәм?
Фиргавен әйтә:
– Соң күрсәт безгә шуны! Әгәр дә син дөресен сөйләүчеләрдән булсаң.
Муса галәйһиссәлам үзенең таягын ташлый һәм тегесе еланга әверелә. Ул үзенең кулын чыгара, һәм ул караучыларга ак булып күренә.
Шуннан соң Фиргавен тагын бер аклану уйлап таба. Ул үзенең якын түрәләренә:
– Дөреслектә, ул белүче сихерче! – ди.
Прочитать остальную часть записи »
Муса галәйһиссәлам. 13 нче кисәк
Муса галәйһиссәлам һәм Һәрун Фиргавенгә киләләр.
Түрәләр каршында торып, аны хакыйкатькә чакыралар.
Муса галәйһиссәламнең мондый батырлыгын күреп, Фиргавеннең ачуы чыга һәм ул тәкәбберлек белән:
– Эй, син! Син мине акылга өйрәтергә кем булдың әле?! Син без елгадан табып алган сабый түгелме соң?! – ди. – Без сине кечкенә чагыннан үзебезнең яныбызда тәрбияләмәдек мени?! Син күп еллар үзеңнең гомереңне бездә үткәрмәдең мени? Син кылган гамәлеңне кылмадың мени?! Дөреслектә, син – рәхмәтсезләрдән берсе!
Прочитать остальную часть записи »
Муса галәйһиссәлам. 12 нче кисәк
Килешкән вакытны эшләп бетереп, Муса галәйһиссәлам үзенең гаиләсе белән Мисырга китә.
Алар карт белән саубуллашалар. Юлга озатканда, карт аларга:
– Аллаһ сезгә бәрәкәт бирсен, улым! Юлыгыз куркынычсыз булсын, кызым!
Шулай итеп, караңгы һәм салкын төнне Муса галәйһиссәлам үзенең гаиләсе белән юлга чыга.
Сахрада хәтта кечкенә генә очкын да булмый.
Җылынырга һәм юлны яктыртырга ут тапмасалар, алар нишләрләр микән?
Прочитать остальную часть записи »
Муса галәйһиссәлам. 11 нче кисәк
Муса галәйһиссәламгә бу өйдә бик зур хөрмәт күрсәтәләр. Бу өйсез егеткә улы кебек караганнар.
Бервакыт кызларның берсе әтисе янына килеп, оялып:
– Әтием! Син аны эшкә ал, син эшкә алганнардан көчле һәм ышанычны аклаучы иң яхшысы ул булыр. – ди.
Карт:
– И кызым! Син аның көчле һәм ышанычны аклаучы икәнлеген каян беләсең? – дип сорый.
Прочитать остальную часть записи »
Муса галәйһиссәлам. 10 нчы кисәк
Кызларының шулай иртә кайтканнарына гаҗәпләнеп, әтиләре алардан сәбәбен сорый:
– И кызларым! Сезне нәрсә ашыктырды? Бүген сез ничектер иртә кайттыгыз.
Алар:
– Аллаһ Үзе безгә бер яхшы кешене җибәрде, – диләр. – Ул безнең сарыкларны эчертте.
Кызларының сүзләрен ишетеп, карт нык гаҗәпләнә һәм әлеге егетнең бу җирнеке түгеллеген аңлый. Чөнки моңарчы әле аның кызларына берәү дә ярдәм итмәгән.
– Теге кешене сез кайда калдырдыгыз?
– Шул урында. Ул баш өстендә түбәсе булмаган сәфәрче.
Прочитать остальную часть записи »