Муса галәйһиссәлам. 24 нче кисәк
Аллаһ аларга кайгыларны берсе артыннан берсе җибәрә башлый.
Аллаһ аларга су басуны җибәрә. Күктән яңгыр коя башлый. Нил ярларыннан чыга. Яңгыр коя да коя. Кыр-басуларны су баса. Арышлар һәм җиләк-җимешләр юкка чыга.
Хәерле була торган яңгыр алар өчен кайгыга әверелә.
Моңарчы алар корылыкка зарланган булсалар, инде хәзер су басуга зарланалар.
Аннары Ул аларга саранча җибәрә. Саранча өере үз юлындагы бөтен нәрсәне дә юк итә, бөтен үсемлекләр һәм агачларны ашап бетереп, юлын дәвам итә.
Фиргавен гаскәре Аллаһ гаскәре каршында көчсез була. Алар саранчага каршы ничек сугыш башласын ди?! Саранчага кылыч белән эләгергә мөмкин түгел, ук белән дә ату файдасыз.
Шулардан соң Фиргавеннең көчсезлеге, Һәманның зәгыйфьлеге, гаскәрнең бер нәрсәгә дә тормавы тагын да ачык булып күренә.
Ләкин мисырлылар әле һаман да дөрес нәтиҗәләргә килмиләр. Аларның йөрәкләре үле йокы белән йоклый.
Аллаһ аларга тагын бер җәфа җибәрә. Ул бетләрнең чутсыз армиясе. Бөтен Мисыр бет белән тула. Бетләр урын өстендә, киемдә – бөтен җирдә була. Алар чәч араларын һәм бөтен тәнне сырып алалар.
Фиргавннең кавеме кашынып, бетләрне иртәнгә хәтле үтереп һәм ачуланып йоклый алмый.
Ә Фиргавен һәм аның чиксез гаскәре, һәрвакыттагыча, боларны бары тик күзәтеп кенә тора: кылычлар, уклар һәм башка төрле корал бетләргә каршы көчсез булып чыга.
Шуннан соң Аллаһ мисырлыларга бакалар җибәрә. Ризыкта, суда, киемдә – бөтен җирдә бака…
Тормыш мәгънәсен югалта. Бу бакалар аларны көчле борчуга сала. Кая гына карасалар да, алар шул бакаларны күрәләр.
Өйләр бака тавышлары белән тулган була. Алар бер яктан икенче якка сикерә.
Бер баканы үтерү белән, аның урынына унау барлыкка килә. Өйдән берне алып ташлау белән, аның урынына тагын бишәү барлыкка килә. Алар, әйтерсең өйдә үрчиләр.
Сакчылар да, гаскәрләр дә бакалардан туялар…
Аллаһ аларга бишенче җәфаны – кан җибәрә.
Кешеләр бетмәс борын канавыннан хәлсезләнәләр. Бернинди дарулар да канны туктата алмыйлар. Бу сәер авыру каршында дәвачылар көчсез була.
Җәфадан соң һәрвакыт кәферләр Муса галәйһиссәламгә ялваралар:
– Үзеңнең Аллаңа дога кыл әле безнең өчен! Бу җәфаны алып атсын әле Ул бездән! Без тәүбә итәрбез һәм иман китерербез! Без Бану Исраилне синең белән җибәрербез! – диләр.
Ләкин җәфа бетү белән, алар үзләренең сүзләрен оныталар.
“Без аларга су басу, саранча, бет, бака һәм канны төрле билгеләр итеп җибәрдек. Ләкин алар тәкәбберләнделәр – алар гөнаһлы халык иделәр”. (Әграф сүрәсе, 133 нче аят)
Комментарии: |